"Туган ягым- яшел бишек"
план-конспект урока на тему

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.tugan_yagym_-yashel_bishek.docx25.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :   Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-   гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

Максат: 1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау

2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ;

4. Милли үзаң тәрбияләү.

Материал: Г.Бәширов портреты , китаплары , магнитофон , туган як турында мәкальләр язылган плакат.

                                            Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син !

                                                         Үткәннәрне онытма син.

                                                          Бел син ерак бабайларның

                                                          Ничек итеп көн иткәнен.

                                                           Нинди уйлар , нинди моңнар

                                                          Безгә калдырып киткәнен.

                                                                            Р.Фәйзуллин.

    План.

1. Актуальләштерү.Класста Психологик уңай халәт тудыру.

     Якты чырай , якты кәеф

     Күрәм мин йөзегездә.

     Исәнмесез , хәерле көн,

     Телим мин барыгызга.

 Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Укучылар, сез үз фикерләрегезне кыю һәм уйлап әйтерсез дип ышанып калам.

Безнең илдә гореф-гадәтләргә гел уңай караш кына яшәп килде дип әйтеп булмый. Киресенчә, озак еллар буена алар дини карашлар белән, совет кешесенә кирәксез борынгылык, кадимилек, искелек белән бәйле бер нәрсә дип исәпләнде. Безгә бәйрәмнәребезне, аларга нисбәтле аерым йолаларның сәламәт, халыкчан рухын кире кайтару кирәк. Бу җиңел булмаган юлыбызда безгә Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре шактый ярдәм итәр.

Яңа тема

-Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган ?

-Әйе , һәрбер халыкның үзенең гореф-гадәтләре , йолалары , бәйрәмнәре , моңнары була. Безнең дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик әле. (бер укучыдан укыту)

- Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели ?

-Әйе , һәрбер кеше үзенең халкының үткәнең, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

а) –Без дәрестә Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек “ әсәреннән өзекләр укыдык. Әсәр нәрсә турында ? ( кечкенә Гомәр, аның бала-чагы , туган як табигате , кешеләре , гореф-гадәтләре турында )

- Сезнеңчә , Г.Бәширов әсәрен ни өчен шулай атады икән ?

- Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган ?

-Әсәрдә гади авыл халкының тормышы яктыртыла. Халык эшли дә , ял да итә белә . Г.Бәширов бу әсәрендә халкымның күңел байлыгын бөтен тулылыгы белән җыйнап биргән. Ул халыкның гасырлар буе җыелып килгән рухи байлыгын йола-бәйрәмнәрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләрендә дә, гаилә мисалында да күрсәтә.

 Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты , үз тәртибе бар. Без нинди гореф-гадәт һәм йолалар белән таныштык ? ( Сабантуй бәйрәме , чәчүгә чыгуның беренче көне, каз өмәсе , кич утыру һ.б.)

б) Әйдәгез әле һәрбер йола турында кыскача гына искә төшереп китик.

-Сабантуй бәйрәме ничек уздырыла?

-Каз өмәсе кайчан,ни рәвешле уздырыла?һ.б.сораулар биреп искә төшерелеп китә.

-Ә хәзер Сабан туй бәйрәменә аерып тукталып узыйк.

Сингапур структурасы:МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР эшләп алыйк.

Өстәлдәге ак битләрне алабыз,2гә,аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез.Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгабыз.һәр килеп чыккан өлешкә номер сугабыз.Уртага һәркем “Сабантуй” дип язып куя.1нче өлешкә бәйрәм хас характеристика ,2нче өлешкә бәйрәмгә бик хас булмаган характеристика, 3нче өлешкә бәйрәмдә уйнала торган уеннар,4 нче өлешкә бәйрәмдә уйналмый торган уеннар.

 

Физкультминутка Әйдәгез әле без дә “ Йөзек салыш” уйнап алыйк.

в)- Әсәрдә бирелгән йолаларның  кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган ? Бүгенге көн һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ? Мәсәлән , сабантуй бәйрәме нәрсә белән аерыла?

-Чәчүгә чыгуның беренче көне зур бәйрәм булган. Ни өчен ?

- Безнең Ютазы ягында халкыбызның нинди гореф-гадәтләре һәм йолалары үткәрелә ?

( Нәүрүз , Сабантуй , Карга боткасы, Каз өмәсе һ.б. ) Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар. Болар кеше тормышындагы онытылмаслык вакыйгалар.

Укучылар, әсәрдә бирелгән барлык бәйрәм һәм йолалар да хәзерге көндә үткәреләме?

 Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. “Бу кыйммәтле рухи хәзинәбезнең бер өлешен генә булса да теркәп калуым белән мин үземне бәхетле саныйм” ди Г.Бәширов. Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирешкәннәр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. 

3.     Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сорауларга җавап бирү: 1) Ничек уйлыйсыз: автор фикеренчә, ул заманнарда авылда яшәү җиңел булганмы? (Авылда тормыш авыр: физик хезмәт, җир җитмәү, хәерчелек, ач-ялангачлык хөкем сөрә.)

2) Шулай да халык нинди кәеф белән яши? (Өмет белән карый. Бер өмет өзелсә, тагын яңа ышаныч туа. Кешене шул яшәтә.)

3) Халык матди авырлыкта яшәсә дә, аның нинди байлыгы зур? (Күңел байлыгы яки рухи байлыгы.)

Укытучы: Укучылар, ә хәзер дәфтәргә таблица ясап, беренче баганага үзебездә сакланып калган гореф-гадәтләрне (Сабантуй, Каз өмәсе, туй үткәрү, балага исем кушу…), икече баганага әсәрдә искә алынгән барлык йолаларыбызны, милли бәйрәмнәребезне язып чыгабыз. (Сабантуй, Каз өмәсе, Тула өмәсе, киндер тукмаклау, урак уру, чәчүгә, печәнгә төшү, яңгыр боткасы һ.б. Халыкның үзенә генә хас йолалары да урын тапкан. Алар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, ат саклаулар…)

 

Әсәрдә искә алынгән   барлык йолалар һәм милли бәйрәмнәр.

Үзебездә сакланып   калган йолалар һәм милли бәйрәмнәр .

Сабантуй, Каз   өмәсе, Тула өмәсе, киндер …

Сабантуй, Каз   өмәсе, туй үткәрү, балага исем кушу…

Стенд, күргәзмә материаллар белән танышу.

4. Нәтиҗә ясау.

1) Әсәрдә автор әйтергә теләгән фикер. (Тормыш авыр, катлаулы булса да, кешеләрнең күңелләре киң, гореф-гадәтләр саклана, яхшы яшәргә өмет бар.)

2) Әсәр “Туган ягым – яшел бишек” дип атала. Ни өчен бишек икән? Туган якны бишек белән чагыштырып, нәрсә әйтергә тели? (Бишек – баланың үсә торган, рәхәтләнеп ял итү урыны. Г.Бәширов та туган җирендә үскән, халык язучысы булып танылган. (Тактада: бишек – туган як) Бишек үрелеп ясалган. Туган якта бик күп хатирәләр саклана. (бишек – туган якталчыбык – хатирәләр) Димәк, туган як бишеге соклану, моңланулардан, сагыну-сагышлардан үрелгән.)

3) Әсәрнең эчтәлеген бер вакыйга белән генә сөйләп буламы? (Юк. Автор күп вакыйгалар тасвирлый.)

4) Алар ничек тасвирлана? (Матурлап, һәр сүз тиешле урында кулланылып язылган. Әсәрне уку барышында, үзебезне шул чорда (20 нче йөз башы) итеп хис итәбез. Моңа туган тел аша ирешәбез.)

 Халкымның күңел байлыгы турында сөйләшкәндә, Г.Бәшировның сүзләренә тукталмыйча мөмкин түгел. “…Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”, – ди ул.  

Боларны саклау – һәркемнең изге бурычы. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ата- бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телим.

(Билге кую)

5. Өй эше бирү.  Берәр йоланы алып МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

"Туган ягым- яшел бишек"

Календарно- тематическое планирование кружка "Родной мой край, зеленая колыбель"...

Туган ягым - яшел бишек

Экология елы белән бәйләнешле рәвештә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...