Р.Фәхреддин
статья на тему

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fhreddin_statya.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия процессында куллану

                                                                                     Алтыннан да кыйммәтле,

                                                                                  оҗмах нигъмәтләреннән дә

                                                                                  кадерле булган нәрсә-

                                                                                  тәрбияле баладыр.

                                                                                                Р.Фәхреддин

 

    Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мәктәп, андагы укыту-тәрбия процессын Ризаэддин Фәхреддиннең бүгенге милли мәгариф өчен дә әһәмиятен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә аваздаш. 

       Мин, рус мәктәбендә татар теле укытучысы буларак, үз бурычымны укучыларга татар телен өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, рухи яктан бай, милли үзаңлы укучылар тәрбияләүдә дә күрәм. Белем һәм тәрбия эшләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен актив кулланам, аны балалар күңеленә җиткерүгә үз өлешемне кертәм. Галим хезмәтләре - һәрвакыт минем өчен алыштыргысыз хәзинә.Безнең мәктәптә балаларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бигрәк тә Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү һәм аны укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану системага салынган. Эшебездә Р. Фәхреддиннең  китаплары  төп кулланма булып тора, дисәм дә, ялгыш булмастыр.    Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара. Һәрбер әдәбият дәресе – тәрбия фәне һәм тәрбия сәгате ул. Ә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану, аның киңәшләрен тоту бүгенге көн укучысын тәрбияләүдә отылышлы чара дип саныйм.

          Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә генә түгел, һәр очрашуда балаларга тәрбия бирергә, гореф-гадәтләребезне, ата-аналарыбызны, хөрмәт итәргә тырышам. Һәрвакыт Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мисал итеп китерәм. 5 нче сыйныфтан башлап татар теле һәм әдәбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре бирелә.Сыйныфтан тыш уку, бәйләнешле сөйләм үстерү   дәресләре исәбенә Р. Фәхреддин иҗатын укучыларга тагы да тирәнрәк өйрәтергә тырышам. Төрле әхлак проблемаларын яктырткан әсәрләрне укыганнан соң, фикер алышу өчен нәсыйхәтләрдән өзекләр китерелә.7 нче сыйныфның  рус төркемнәрендә Г.Кутуй, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Ә.Еники , Г.Бәширов һәм

 башка язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә дә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланам. Әңгәмә корулар дәресләрне нәтиҗәле итә, балаларны мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерли. Бөек мәгърифәтчебез халык традицияләрен, культурасын саклау һәм үстерү, яңа буынга тапшыруга зур әһәмият биргән. «Һәр милләт кешесе үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын» ,ди Р.Фәхреддин. Мәктәптә шул уңайдан  укучылар  сыйныф җитәкчеләре  белән гаилә шәҗәрәләрен төзү буенча киң эш җәелдерделәр.Һәр укучы үзенең нәсел агачын төзеде һәм туганнары белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштырды.Бу эштә аларга әти-әниләренең ярдәме нык сизелде.

         Районыбызның күренекле кешеләре, район тарихын өйрәнү буенча укучылар белән  күпкырлы эзләнү эше алып барыла  һәм алар әдәби альбомнар, рефератлар язалар. Сыйныф җитәкчеләребез, тел фәне укытучылары, тәгәрәк җитәкчеләребез тарафыннан мәктәбебездә милли йола, гореф – гадәтләрне онытмау, барлау йөзеннән дә күп эшләр башкарыла: гаилә бәйрәмнәре, “Нәүрүз”, “Балалар өчен Сабантуй” бәйрәмнәре, “Минем әбием”, “Ягез әле, кызлар!” бәйгеләре, “Аналар көне” кичәләре уздырыла. Әлеге чараларның нигезен халык педагогикасы, Р.Фәхреддиннең бай мирасы, тәҗрибәсе тәшкил итә. Алар укучыларның эчке дөньясын рухи яктан баеталар, тулыландыралар. Галим сүзләре белән әйтсәк: «Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, яшь буынны шул традицияләрдә тәрбияләгәндә генә милләт, шәхес үсеше тәэмин ителә».    

   Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның  шәхси үрнәге  генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар  дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, ди Р.Фәхреддин.Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.  Мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә без мәктәптә Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары үткәрәбез:                                                    

   -“Гаилә учагы нинди булырга тиеш?”                                                                                       -“Ата-ана әдәпләре”                                                                                                             -Эчкечелек-бозыклыкның анасы”    

 Бала шәхесен тәрбияләүдә бөек мәгърифәтченең түбәндәге хезмәтләрен тәкъдим итәргә була:

  • “Тәрбияле бала”
  • “Нәсыйхәт”
  • “Балаларга үгет-нәсыйхәт”
  • “Шәкертлек әдәбе”
  •  “Гаилә.Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын”.

Укыту-тәрбия системасында түбәндәге алтын кагыйдәләрне куллану бала шәхесен тәрбияләүдә кулланма итеп алу мөһим.

  1. Сак бул! Син балаңа үрнәк күрсәтәсең!
  2. Ялгыша күрмә!
  3. Балага зарар китермә!
  4. Укучының  ышанычы бул! Балаңның ышанычы бул!

  1. Үзеңне, йөрәгеңне балаларга бүләк ит! Балаңа игътибарлы бул!
  2. Нәрсәгә омтылганыңны бел! Киләчәгеңне бүгеннән тәрбиялә!
  3. Бертуктамый баладагы күңел байлыгын эзлә! Рухи камиллеккә омтылыш булдыр!
  4. Баладан могҗиза көткәндә сабыр бул, шул могҗизаны очратырга әзер тор!

         9.Һәр баланы шәхес итеп күрергә өйрән! Балаңа мөстәкыйльлек бир!          

          Шулай итеп, укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уятуда Р.Фәхреддиннең хезмәтләре, аның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора.Мәктәп ишеген ачкан  һәр укытучының изге бурычы-баланы белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итү.Киләчәктә дә  укучыларыбызга Р.Фәхреддин кебек олуг шәхесләребезнең хезмәтләре нигезендә тәрбия бирсәк, туган халкыбыз милләт булып яшәр, үткәнен, телен онытмас.  

                 “Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә - гыйлемдер. Гыйлем дәрәҗәсе ныклы дәрәҗә булып, аның үз иясеннән аерылып китү куркынычы булмас. Гыйлем - икеләнү вакытында сердәш, мосафирлык вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр. Гыйлемнән артык — байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр”

                 Кулланылган әдәбият:

  1. Ризаэддин бине Фәхреддин.Балаларга үгет-нәсыйхәт.-Казан.”Дом печати” нәшрияты.2001
  2.  Р.Фәхреддин.Тәрбияле бала// Тәрбия.-1999.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Р.Фәхреддин һәм ислам дөньясы

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы хезмәте турындагы конференция материалы.Дин галиме, ислам белгече Р.Фәхреддингә имам, казый, мөхәррир, мөфти вазифалары дин гыйлемен Рәсәй мөселманнары арасында ...

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...