Эссе "Мин -мөгаллим"
материал по теме
Предварительный просмотр:
Эссе
Минем методик табышларым – минем бәхетем.
Кеше бу якты дөньяга ни өчен килә? Тормышның мәгънәсе нәрсәдә?
Бәхет нәрсә ул ? Аны ничек аңларга ,кайдан табарга?Бу сораулар ,минемчә ,һәркемне борчый,һәркем бу сорауларга җавап эзли.Һәр беребез бу дөньяда бәхетле булырга телибез.
Әлбәттә, бәхет-күпкырлы төшенчә. Минемчә,бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый . Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы.Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында .
Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия.Укытучы! Кем ул? Нинди кеше?Укытучы булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Үз-үземне белә башлаганнан бирле әлеге сораулар мине еш кына борчый.
Нәселебездә укытучылар булуын хәтерләмим. Ә әбием Рабига , мин кечкенә чакта , тормышның барлык сынауларын узган ,сугыш афәтләрен күргән ,ләкин төшенкелеккә бирелмәүче пенсия яшендәге Ак әби иде. Шулай булуга карамастан,ул гыйлемлелеге белән аерылып тора иде .Биш вакыт намазын калдырмады,еш кына гарәп телендә язылган Коръәнен укый иде. Мин әле 4-5 яшьлек кызчык, аның көйләп укуын тыңлап ,аның артыннан кабатлап бара идем.Күрәсең, беренче укытучым минем әбием булгандыр.
Безнең авылда башлангыч мәктәп бакча башында гына урнашкан иде. Без,әле мәктәпкә дә кермәгән балалар, бик еш кына язгы матур көннәрдә шушы мәктәп ишек алларында уйный идек,ишекләре ябылып бетмәгән класс бүлмәләре янына килеп шыпырт кына тыңлап йөри идем. Менә беренчеләр укый торган бүлмә. Анда укытучы апаның Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен укуын ,мин аны онытылып тыңлап торуларым бүгенгедәй хәтеремдә. Шушы көннән башлап мәктәп минем күңелемә иң изге урын булып кереп калды. Мәктәптә укыганда мин алдынгылар рәтендә идем. Әле 7-10 сыйныфларда укыган вакытта ук 3 ел Дружина Советында булдым. Пионер оешмасының һәрбер сборына ныклап әзреләнгәнем бүгенгедәй күз алдымда тора. Мин шушы вакытларда ук үземне күпмедер дәрәҗәдә укытучы итеп тоя идем.
Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Ярмиева Фәридә апаның дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык шигырләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек, тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң... Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә мөгаллим булырга дәште. Чиремшән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алып, Яшел Үзән районы Норлат мәктәбенә эшкә кайттым. Үземнең хезмәт тәҗрибәмне 1985 нче елда башлап ,менә инде 31 ел дәвамында укучыларымны туган телгә мәхәббәт тәрбиялим, күп гасырлы әдәбиятыбызның серләренә төшенергә өйрәтәм.
Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.
Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.
Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.
Уйлана торгач, мин үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саяди.
Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.
Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!
Иҗади үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү.
Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар.
Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешергә мөмкин.
Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем.
Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә , мөстәкыйль уйларга өйрәтә.
Укучыларым ел саен нинди темага булса да фәнни-эзләнү эшләре алып баралар . Татар әдәбиятының күренекле язучыларының иҗатына багышлап эшләнгән чыгышлар , район үзәгебез Кайбыч, аның авыллары турында язылган фәнни эзләнү эшләре бар.
Шулай ук татар теленнән үткәрелгән олимпиадаларда уңышларга ирешкән укучылар да бар. 2014-2016 нчы елларда 3 укучым район туры җиңүчеләре һәм призерлары булдылар .
Урта звенодагы укчыларым исә үзләренең иҗат иткән шигырьләрен , әкиятләрен, татар язучылары һәм шагыйрьләренең төрле әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен район газетасына җибәрәләр һәм уңышлылары басылып та чыга.
Өч дистәдән артык укыту дәверендә төрле елларда тәмамлаган укучыларым арасында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап укытучы булып эшләүчеләр дә, әле шушы юнәлештә университетларда укучылар да бар. Моның өчен мин, әлбәттә, бик тә сөенәм . Димәк, хезмәтем бушка китмәгән.
Мин бәхетле, чөнки мин – татар теле укытучысы, милләт сакчысы!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Китап-галим, телсез мөгаллим.
3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....
Ведерникова О.В., Галл М.Ю. "ПРОБЛЕМЫ ОРГАНИЗАЦИИ ПОДГОТОВКИ К ВВЕДЕНИЮ ФГОС"
Ведерникова Ольга Васильевнакандидат филологических наук, доцентМесто работы: ГБОУ Лицей № 101 Выборгского районаЗанимаемая должность: научный руководительАдрес электронной почты (e-mail): olgav3103@y...
6 класс татар әдәбияты Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау
Татар мәктәбенең татар укучыларына элеккеге программа буенча тәкъдим ителә."Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау" дәресе автор биогафиясе, әсәр эчтәлеге, киләчәк турындагы фикерләр бел...
Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре
Әсәр буенча сорауларга җаваплар....
Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.
Бу чарада укучыларда китап укырга теләк тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....
интересно о химических элементах. Галлий
Материал посвящен истории открытия галлия...
«Китап галим- телсез мөгаллим»
* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....