Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәре
методическая разработка (9 класс) по теме

Бачкова Эльвира Васильевна

Әсәр буенча сорауларга җаваплар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyngyz_aytmatov.docx18.8 КБ

Предварительный просмотр:

Чыңгыз Айтматов

(1928 елның 12 нче декабре

2008 елның 10 нчы июне)

  1. Әсәрнең авторы – Чыңгыз Айтматов
  2. Милләте буенча – кыргыз халык  язучысы
  3. Кайсы елда язылган?
  • 1962 нче елда
  1. Әсәрнең жанры – повесть
  2. Геройларның исемнәре

     Төп геройлар                                 Ярдәмче геройлар

Дүшән                                                      балалар

Алтынай                                                  беренче ире

Сатымкол                                                милиция киемендәге кешеләр

Картанбай бабай                                    вагондагы кешеләр

Сайкал карчык

абыйсы

җиңгәсе

  1. Әсәр кайсы чорны (время) сурәтли? Әсәрдә вакыйга кайсы елларда бара?
  • Октябрь революциясеннән соң,  1924 нче елларда бара;
  • 20 нче гасырның 20 нче елларыннан башлап, Бөек Ватан сугышы һәм аннан  соңгы еллар
  1. Вакыйга кайда бара?
  • Вакыйга Акъяр авылында бара
  1. Әсәр кем тарафыннан сөйләнелә?
  • Чит кеше, әмма герой кичерешләре аша бирелә;
  • Әсәрнең  башы һәм ахыры  рәссам теленнән сөйләнә;
  • Алтынай үзе белән булган хәлләрне  хат итеп яза;
  1. Ике агач – яшәү символы

Яшеллек – яшәү, тормыш (кеше яшәү өчен туган, ике тополь бер-берсенә терәк)

Чишмә, су - яшәү чыганагы (источник)

  1. Төп геройларга характеристика
  • Дүшән  томана (укый-яза белмәүче) авылга килә. Тормыш алга барсын өчен кешеләрне наданлыктан коткара,
  • үзе сарайны мәктәп итә;        
  • авыл кешеләре аннан көлә, егет бар белгәнен балаларга бирергә тырыша;
  • авылдашлары башта көлеп карасалар, аннан чынлап тырышканын  белеп карашларын үзгәртәләр.
  • Дүшән хезмәтенең нәтиҗәләре күренә, укучылары югары дәрәҗәгә күтәрелә

Алтынай-  14 яшьлек ятим кыз, абыйсы һәм җиңгәсе тәрбиясендә тәрбияләнә;

  • тырыш, акыллы, максатчан, ихтыяр көче бар;
  • ятимлектә үскән үзенең күңелен кайгырткан кешене очрата, шуннан  куаныч таба;
  • укытучысының изгелегенә җавап итеп үзе дә бөтен җаны – тәне белән тырыша. Бу авылдан чыгып киткәч институтта укый, күп укытучыларны  күрә;
  • Дүшән булышмаса, мондый дәрәҗәгә ирешмәгән булыр иде. Үткән тормышын искә төшереп гел алга атлый, үзендә көч таба.
  1.  Әсәрнең проблемасы
  • Беренчедән, бу әсәрдә укытучыларга булган хөрмәт, һәрбер  кешенең беренче укытучысы  була, хәреф танытучы, укырга-язарга өйрәтүче
  • Икенчедән, үз алдыңа максат куя белү һәм аңарга ирешү,   дип уйлыйм.
  1.  Дүшән белән Алтынай  нинди мөнәсәбәттә?
  • Әсәр башында Алтынай  Дүшәнне абый итеп күрсә, ә әсәрнең ахырында аңа гашыйк  булуын аңлыйбыз. Ә Дүшән аны хатын-кыз буларак баштан ук ярата.
  1.  Геройларның исемнәре нишләп алай?
  • Милләтләре буенча – кыргыз, Урта Азиядә яшәүчеләргә хас исемнәр
  • Исемнәрнең мәгънәсе нәрсәне дә булса аңлата (мисаллар, татарлар)
  1.  Алтынай кайсы шәһәрләрдә укыган?
  • Алтынай башта Ташкентта, аннан соң Мәскәүдә укый. Зур уңышлар яулый  һәм  Академик һәм философия фәннәре докторы  дәрәҗәсенә ирешә.

     15. Бу әсәр кем тарафыннан тәрҗемә ителгән?

  • Бу әсәр Әмирхан Еники тарафыннан тәрҗемә ителгән.
  1.  Алтынайның язмышының аяныч моментлары
  • Ятим кала, 15 яше тулар - тулмас көчләп кияүгә бирелүе
  1. Әсәрнең сюжеты ничек төзелгән?
  • Әсәр башта рәссам теленнән сөйләнә;
  • Алтынай үзе белән булган вакыйгаларны хат итеп яза
  1.  Ни өчен әсәр “Беренче мөгаллим” дип атала?
  • Минемчә,  Дүшән балаларның гына түгел, гомумән, авылда беренче мөгаллим була, шуңа күрәдер дип уйлыйм;
  • Алтынай аңа беренче мөгаллим итеп карый, ә мөгаллимнең үзенең укучысына мәхәббәте, аны олы юлга чыгару турында хыяллануы.
  1.  Ничек  коткара?
  • Дүшән Алтынайны поездга утыртып калага озата.
  1.  Дүшән үзе кем була?
  • Ачлык елны тимер юлга күчеп киткән Таштинбәкнең улы
  • Минем уйлавымча, Кыргызстанда да большевикларның үз тәртипләрен оештырган чоры, шуңа күрә халыкта  наданлыкны бетерү өчен җибәрелгән кеше була.

 

  1. Нәрсә белдек?
  • Бездән бөтенләй ерак җирләрдә яшәүче  халыкларның гореф – гадәтләрен, яшәү рәвешләре белән таныштык. Чын мәхәббәтнең ничек тууын, максатка ирешү өчен зур көч куярга кирәклеген һәм Дүшәннең чын мөгаллим булуын аңладык.
  •  (Инде моңар бер гасыр үтсә дә, бу әсәрне укыгач, хәзер дә шундый мөгаллимнәр бар икәнлеген аңладык.(әйтеп үтелә).
  • Безнең әти – әниләребез дә бу әсәрне бик яратып укыганнар.
  1.  Автор турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  • Кыргыз халык  язучысы булуын
  • Кыргыз һәм рус телләрендә язуын
  • Әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүен һәм аларның яратып укылуын
  • Әсәрләре буенча кинофильм һәм спектакльләр куелуын  
  • 1988-90 елларда «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире булуын
  • 1990-94 тә СССР һәм РФнең Люксембургтагы илчесе булуын
  • 1994 елдан башлап Франция һәм Бенилюкс илләрендә Кыргызстан Республикасы илчесе булуын
  • 1966-89 елларда СССР Югары Совет депутаты булуын
  • 1989-92 дә СССР халык депутаты булуын белдек.
  • “Таулар һәм далалар  повестьлар”  җыентыгы  өчен 1963 елда Ленин премиясе белән бүләкләнә

Повестьлары:

“Ак пароход” повесть-риваять  (1970 ел)

“Дөя күзе”

“Хуш, Гөлсара!” (1965-1966 нчы еллар)

“Таулар һәм далалар  повестьлар”  җыентыгы  (1963 ел)

“Диңгез кырыеннан йөгерүче ала – кола эт” (1977 ел)

Романнары:

“Гасырдан озын көн” (1980 ел)

“Плаха” (1986 ел)

“Кассандра Тавросы” роман-кисәтү (1994 ел)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Ведерникова О.В., Галл М.Ю. "ПРОБЛЕМЫ ОРГАНИЗАЦИИ ПОДГОТОВКИ К ВВЕДЕНИЮ ФГОС"

Ведерникова Ольга Васильевнакандидат филологических наук, доцентМесто работы: ГБОУ Лицей № 101 Выборгского районаЗанимаемая должность: научный руководительАдрес электронной почты (e-mail): olgav3103@y...

6 класс татар әдәбияты Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау

Татар мәктәбенең татар укучыларына элеккеге программа буенча тәкъдим ителә."Ч.Айтматов "Беренче мөгаллим" әсәрен укуны йомгаклау" дәресе автор биогафиясе, әсәр эчтәлеге, киләчәк турындагы фикерләр бел...

Эссе "Мин -мөгаллим"

Минем методик табышларым....

Класстан тыш чара. Китап - галим, телсез мөгаллим.

Бу чарада укучыларда китап укырга теләк  тудыру, кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ.б сыйфатлар тәрбияләнә....

интересно о химических элементах. Галлий

Материал посвящен истории открытия галлия...

«Китап галим- телсез мөгаллим»

* Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән....