Этаплары / укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек Эш ритмына кертү. Оештыру моменты. Укытучының сөйләме. Укучыларны дәрескә әзерләү. | Сыйныфны эшкә әзерләү. - Укучылар бер-берсенә,укытучы-га хәерле көнтеләп, дәрес-кә әзерләнә.
| Шәхс: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучылар-ның үз иптәшләре белән укыту планын-да хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү Белем дәрәҗәсен тикшерү . 1) Өй эшен тикшерү. - Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә гаиләдәге кешеләрнең исемһәм фамилияләрын язарга һәм үз исемнәре-гезнең мәгънәсен карап килергә кушыл-ган иде. Тикшерү, билге кую. | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
- Укучылар эше, аларны бәяләү
| Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Укыту максатын кую Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. Слайд буенча эшләү. Минем исемем - йолдыз. Минем лилия, роза исемле дус кызларым бар. Беркөнне без миләүшә апа белән чәчәк бакчасына бардык. Без анда миләүшә, роза, лилия чәчәкләре күрдек. - Укучылар, тактадагы текстка игътибар итегез әле. –Монда нәрсәләр дөрес түгел? -Әйе, сезгә хәзер хаталарны табып, төзәтергә кирәк. Эш тактада эшләнә.Нәтиҗә ясала. - Кайсы очракта без сүзләрне баш хәрефтән язабыз? − Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң? - Ә кечкенә хәрефтән языла торган сүзләр ничек йөртеләләр? - Безнең класс бүлмәсендә ничә кеше бар? − Ә Зәлия ничәү? − Безнең класстагы Зәлияне башка сыйныфтагы Зәлия белән бутамас өчен нишләргә? − Димәк, бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар?− Шул исемнәр нәрсә дип аталалар? -Бер үк төрдән булган әйберләрнең барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз? Нәтиҗә ясала. - Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дәресебезнең темасыәйтелә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында сөйләшербез. | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.
Укучылар эше, җавабы.
...
...
...
Күп.
Берәү.
Шакирова Зәлия дияргә була. Кешенең ялгызына гына бирелә торган исем.
Ялгызлык исемнәр дип
Уртаклык исемнәр дип.
Баш һәм кечкенә хәрефтән языла торган сүзләр ... | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү:гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. 1) - Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, число, теманы язып куябыз. Матур язу күнегүе эшлибез. Тактадагы сүзләрне матур итеп күчереп язабыз. - Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә тагын бер кат игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган. Ни өчен? (Чөнки ул китап исеме).
- Димәк, нинди исемнәр куштырнаклар эчендә языла?
2) Дәреслекнең 72,74 нче биттәге кагыйдәләрне укыйбыз, нәтиҗә ясыйбыз. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
Мин Рәшит Бәшәрнең “Җиләк малай” китабын укыйм.
“Җиләк малай” китабы. Газета-журнал, әдәбиәсәр, кино-фильм һәм спек-такльисемнәре.
| Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту. Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) 1.Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш. Кеше исемнәреһәм фами-лияләре | Хайван куша-матлары | Ил, дәү-ләт, шә-һәр,авыл, тау, күл, елга,исем-нәре | Бәйрәм, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре | Газета, журнал китап... исемнәре |
Сүзләрне дөрес итеп таблицага туты-рырга кирәк. (Җаваплартыңланыла, хаталартөзәтелә). Карточкадабирелгәнсүзләр Җәлил, Аналаркөне, “Туган тел”, Ландыш, Мөхтәр, Манзарас, Ватаннысаклаучыларкөне, Тукаева, Актәпи, Энҗе, Белембәйрәме, Рәшит, Акбай, Кама, Корбанбәйрәме, “Татар теле”, Илнар, Мырауҗан, Россия, Яңа ел, 2.Физкультминутка. Чебиләр зарядкасы Өй алдында чебиләр, Чип-чип-чип, - дип йөриләр (йөрү хәрәкәтләре белән). Кечкенә канатлары (кулларын як-якка сузалар), Муеннары сап-сары (муеннарын сузып, уңга-сулга карыйлар) Күпереп тора йоннары (бер-береңне сыйпау), Ул аларның туннары. -Рәхмәт, молодцы. 3. “ Тик-Тэк-Тоу” структурасы. 9 карточкага 1нче өстәл – ялгызлык исемнәрен, ә 2 нче өстәл уртаклык исемнәрен яза. Шул язган сүзләр белән җөмләләр төзи. Молодцы! | Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.
Укучылар парлап эшлиләр.
Физкультминутка ясыйлар.
Төркемнәрдә эшлиләр. | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. 1) Ребус чишү. 1нче өстәл -нар, -нур , 2 нче өстәл ил сүзенә сүзләр уйлый.
... нар, -нур ... ил ...
2) Тест ярдәмендә белемнәрне ныгыту. 1. Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтәләр? а) кешеләрнең, бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә; б)бер төрдән булган предмет-ларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә; 2. Җөмлә эчендә ялгызлык исемнәр ничек языла? а) юл хәрефеннән б) баш хәрефтән 3.Ялгызлык исемнәрен тап. а) урман, күл б) әни, дәфтәр в) Мәскәү, Идел г) казан, савыт 4. Түбәндә бирелгән сүзләрнең кайсысы уртаклык исемнәргә керәләр: а) Хәкимов, Зөя елгасы, Корбан бәйрәме, “Сабантуй” газетасы б) фамилия, елга, бәйрәмнәр, күл, агач 5. Җөмлә эчендә уртаклык исемнәр ничек языла? а) баш хәрефтән б) юл хәрефеннән -Җавапларын слайдтан карап тикшерү. - Молодцы, бик яхшы. Эшләрне бәяләү | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.Индивдуаль яки төркемләп эшли-ләр. Илнар, Гөлнур, Айнур, ... Илназ, Илнар, Илгиз, Илсаф, ...
1. а 2. б 3. в 4. б 5. б | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) 1) Рефлексияне оештыру. - Бүген без сезнең белән нәрсәләр белдек? - Нинди сүзләр белән таныштык?
Схема буенча сөйләгез:
беләм Мин истә калдырдым эшли алдым
-Ялгызлык исемнәре ничек әйтелә? - Ә уртаклык исемнәрдип нәрсәгә әйтәләр? 2) Өй эше бирү. 170 күнегү 74 бит үрнәк буенча эшләп килергә. Дәресне тәмамлау. | Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. - Мин ялгызлык һәм уртаклык исемнәре турын-да белдем. -Мин аларның ничек язылуын истә калдырдым. - Мин аларны дөрес язарга өйрәндем.
| Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару . |