Ачык дәрес: «Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»
план-конспект урока (11 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
master-klass_mirhan_eniki_hikyalrend_sugysh_hm_keshe_temasynyn_bireleshe.docx | 24.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
Чикчинская средняя общеобразовательная школа имени Х.Х. Якина
Гагарина ул., д. 7, 625537
Тел./факс (3452) 775-016. E-mail:Chikcha @ mail.ru
ОКПО 42153060 , ОГРН 1027200881828, ИНН/КПП
7224009980/722401001
Открытый урок татарской
литературы в 11 классе на тему:
«Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше»
Составила: Муллачанова
Гузалия Халиловна,
учитель татарского
языка и литературы
с. Чикча, 2013 г.
Тема:
Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше
Максат:
- XX гасыр башы әдәбиятына кереш сүз әйтү;
- Ә.Еникинең хикәяләр остасы, нечкә психолог булуын ачыклау;
- Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли һәм дәлли белү күнекмәләрен үстерү;
- Әмирхан Еники әсәрләрендә күтәргән проблемаларның хәзерге вакытта да мөһим булуына игүтибар итү;
- Җирле язучылар белән чагыштыру һәм уртак проблемаларны табу;
- Кеше характерының уңай моментларын ачыклау;
Җиһазлау:
- Унбереллык урта мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек;
- Ә.Еники, Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев хикәяләре;
- “Мәгариф” журналлары: 1986 ел. №3, 2002 ел. №11, 2003 ел. №3
- Портретлар, плакатлар
- Дәрескә презентация
Дәреснең тибы: әсәрләрне анализлау.
Методлар: эзләнү, тикшеренү ысулы.
Алымнар: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, китап белән эшләү;
Дәрес барышы
- Оештыру моменты.
1.Уңай эмоциональ атмосфера тудыру
II.Укытучы:
XX гасыр башында татар әдәбиятына бик күп каләм осталары килеп керде: Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Г.Ибраһимов кебек күренекле шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар. Бүгенге дәрестә аеруча игътибарны үзенең иҗатын XX гасырның беренче яртысында башлаган, әдәбиятыбызда зур урын алып торган күренекле әдип, хикәяләр остасы, әдәбиятыбызның аксакалы – Әмирхан Еникигә юнәлтәбез.
- Бер укучы Ә.Еники турында кыскача сөйләп китә.
Укучылар 4 группага бүленгән, һәркайсы группага алдан ук хикәяләр бирелгән.
1 группа Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясе;
2 группа Ә. Еникинең “Тауларга карап” хикәясе;
3 группа Ә. Еникинең “Ана һәм кыз” хикәясе;
4 группа Б.Сөләймановның “Әни” һәм Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр” хикәяләре.
- Мультимедия ярдәмендә экранда сугыш күренешен карап китәбез.
- Бер укучы сөйли:
- 1941т елның 22 июнендә немец-фашистлары безнең илгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык халыклары белән авыр көрәштә татар язучылары да катнашты. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә.Еникине китерергә була.
- Укытучы: Укучылар, әйдәгез группаларда эшебезне дәвам итик.
Слайдта беренче группаның “Бер генә сәгатькә” хикәясенә сораулар чыга:
- Бу әсәрнең төп геройлары кем һәм ни өчен әсәр шулай атала?
- Гомәр бер генә сәгатькә өйгә кайтып нинди тәэсирләр алып китә?
- Гомәрнең тагын кемне күрәсе килде?
- Ни өчен Гомәр белән сөйләшкәндә әти-әнисе ачуланышып китәләр?
- Гомәр сезгә нинди егет булып тоелды?
- Өйдәге кешеләр ничек яшиләр иде?
- Авыл малайларына нәрсә кирәк иде?
- Ни өчен анасы бигрәк тә борчыла иде?
- Өйдәге килен нәрсә турында сораша?
- Командирга карата нинди җылы мөнәсәбәтләр туды?
- Хикәянең ахыры нинди һәм сез аны ничек тәмамлар идегез?
Укытучы: «Бер генә сәгатькә» әсәрендә гади авыл халкы тормышы сурәтләнә. Сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе — туган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка — бары тик бер генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый. Станция ягыннан поезд тавышы ишетелгән саен тәрәзәдән карап улларын көтеп торган ана кинәт кайтып төшкән төпчеген яраткан ризыгы белән сыйлый алмавына да, мунча кертергә өлгермәвенә дә борчыла. Ә. Еники бер генә сәгать эчендә булган күпме вакыйганы күрсәтте, шул ук вакытта төрле буын кешеләренең эчке кичерешләрен нечкә психолог кебек сурәтләде.
Слайдта икенче группаның “Ана һәм кыз” хикәсенә сораулар чыга:
- Әсәрдә нинди гаилә турында сүз бара?
- Автор ананың сәламәтлеге турында нәрсә әйтә?
- Рәхиләгә карата нинди уңай сыйфатларны әйтергә була?
- Ананың васыяте язылган моментларны китаптан табып укыгыз?
- (Иң мөһим җөмләләрне)
- Хат ташучы китергән нинди кәгазьне ни өчен Рәхилә әнисенә күрсәтми?
- Рәхилә дөрес эшләдеме икән?
- Ни өчен Рәхилә Хәлимәгә каты булды?
- Әсәрнең ахыры нинди? Гыйбрәтле моментлар кайда?
- Ананың үлүен без беләбезме?
Укытучы: «Ана һәм кыз» хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади бер гаиләдә тасвирлана. Ана авырый, ул сугыштагы улын көтә. Кызына киңәшләрен бирә, гомеренең соңгы көннәрен үткәрүен аңлый. Дөнья белән саубуллашканчы, улын күрәсе килә аның, күңеле белән баласының кайтасына ышана. Ләкин... Тормыш һәм сугыш үз рәхимсезлекләрен исбатлый торалар. Бу дәһшәтле дулкын ана йортының да ишеген кага. Кояшлы көндә Рәхилә энесенең батырларча һәлак булуы турында куркыныч хәбәр ала. Аның йөрәге шашып тибә, күңеле каядыр ашкына, күзләрдән яшь ага... Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, Рәхилә моны анага әйтми. Бакчадагы чәчәкләр дә, күктәге кояш та аңа сабыр булырга куша. Ә ана йөрәге көтә, өметләнә. Рәхилә гөлләрдән, кояштан үзенә рухи сыену урыны эзли. Рәхилә чыннан да көчле образ. Без аның әнисен алдавына башта гаҗәпләнсәк тә, соңыннан баш ияргә мәҗбүр булабыз.
Слайдта өченче группаның “Тауларга карап” хикәясенә сораулар чыга:
- Әсәрнең төп геройлары кем?
- Локман абзый сезгә нинди кеше булып төелды?
- Әсәрә күңелне тетрәндергеч нинди вакыйгалар була?
- Әсәр ничек һәм ни өчен шулай тәмамлана?
- Сез авторны нечкә психолог дип әйтә аласызмы?
- Әсәрдәге гыйбрәтле моментлар кайда?
- Сез Сания исемле яшь киленнең киләчәген нинди итеп күз алдына китерә аласыз?
Укытучы: Нәселне саклау, аның дәвамы өчен борчылу, нәсел җепләрен ныгытырга омтылу - бу һәркем өчен аңларлык төшенчәләр, ләкин Ә.Еники кебек бөтен халкыбызның киләчәге өчен уйлану, аны безгә җиткерү – зур эш.
Слайдта дүртенче группаның Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр” һәм Б.Сөләймановның “Әни” хикәяләренә сораулар чыга:
- “Кан кардәшләр” хикәясенең кыскача эчтәлеге нәрсәдә? Төп геройлар кем?
- 1988 елда Гермадиядән Ева Азизга хат яза: “Кан кардәшем, кунакка кил”, - ди. Бу сүзләрдән нәрсә әйтә аласыз?
- Б.Сөләймановның “Әни” хикәясенең эчтәлеген кыскача сөйләп бирегез?
- Вәлишнең авыр язмышы турында нәрсә әйтә аласыз?
- Әсәрнең гыйбрәтле моментлары нәрсәдә?
- Ә.Еники әсәрләре белән уртак яклары кайда?
- Йомгаклау: Ә.Еники сугыш гарасатлары эчендә кеше булып калырга кирәклекне ассызыклый. Аның әсәрләре безне Туган илне, туганнарны яратырга, үз илеңнең патриоты булырга, нәсел җепләрен сакларга өйрәтә. Сугыш үтте, әмма Ә.Еники әсәрләре әле һаман да укучыны битараф калдырмый, безне тетрәнергә, гаҗәпләнергә мәҗбүр итә.
- Дәрес барышында Ватан, патриот, патриотизм, нәсел, шәҗәрә кебек сүзләрнең аңлатмаларына игътибар итәбез.
- Актив укучырга билгеләр куела.
- Өй эше (укучыларның теләкләренә карап) бирелә:
А) Тактада бирелгән план буенча “Әмирхан Еники хикәяләрендә сугыш һәм кеше темасының бирелеше” дигән темага сочинение язарга.
Б) Хикәяләрдәге геройларның уңай һәм кимчелекле якларын табып анализлагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог
Перо А.Еники удивительно тонко и чутко чувствовало и понимало красотучеловеческой души и изображало ее с совершенством непос...
Әмирхан Еники
Әмирхан Еники хикәяләре хакында...
"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..
"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....
Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять" хикәясе
Бу дәрестә Акъәбинең үз балаларына җиткерергә теләгән өч васыятенә басым ясыйсым килә. Буыннан -буынга бирелә торган изге төшенчәләр (Туган җир, нәсел, ата-баба туфрагы) белән бәйлән...
Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт бирелеше
Максат: 1. Ә. Еники әсәрләрендә мәхәббәт төрләрен билгеләү (ана һәм бала, туган җир, яшь йөрәкләр арасындагы мәхәббәт хисләре), образларның характер сыйфатларын ач...
“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы
: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретикяктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен төзергә һәмәсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү, образларны танып-белү, фике...
Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы.
Әмирхан Еники әсәрләрендә мәхәббәт темасы....