Без табигать балалары
план-конспект урока на тему

Гарипова Зульфира Хусаиновна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Без табигать балалары24.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының регионара семинарында күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе. Укытучы Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы

Тема: “Без – табигать балалары” (Ринат Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” повестенда күтәрелгән проблемалар).

Максат: 

1.  Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны ачыклауны дәвам итү.

  1. Ютазы районы җирлегендәге чишмәләрнең атамалары, аларның килеп чыгышы тарихы белән танышу.
  2. Туган як табигатенә ихтирам тәрбияләү, аны киләчәк буын өчен саклау теләге тудыру, табигатьтәге сафлык үрнәгендә укучыларның рухи чишмәләрен сафландыруга тырышу.  

Җиһазлау: Р.Мөхәммәдиевнең портреты, чишмәләр турында китап, Р.Мөхәммәдиев

                        китапларыннан күргәзмә, чишмәләр турында презентация, экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елының эмблемасы.

Тактада язучының портреты                                          

 Эпиграф

     Әсәрдән өзек.“Кешеләрнең йөрәге мүкләнүдән генә куркырга кирәк, башкасы  куркыныч түгел.  Йөрәге мүкләнгәннәр кулына  калдырасы килми шул авылны, тамыры нык әле аның...”

1 слайд

Без сезнең белән узган дәресләрдә Р. Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” әсәрен укып, анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшә башлаган идек. Бүген шушы эшебезне дәвам итеп, табигатьнең бүгенге көндә чишмә күз яшьләре белән сыкрануы, безгә рәнҗүе, һәм табигатьне киләчәк буын өчен саклау проблемасын карап китәрбез.

  • Искә төшереп китик әле, әсәрдәге вакыйгалар нинди авылда бара?  

(Нурлы Алан – ни өчен шулай атала? Нинди җиргә урнашкан?) Халык электән “Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма” дигән. Эчәр суы сакланса, иген чәчәр җиренең кадере китмәсә, шуларны саклаган, җанына якын алган кешеләре булса, авыл яшәгән, сакланган.

Язучы искиткеч оста итеп, Нурлы Алан чишмәләренең тарихын сөйли. Аның авыл кешеләре тормышындагы ролен, урынын күрсәтә. Нинди чишмәләр тарихын белдек?  (Ризван каеннары, Фазыл, Бакырчы, Карт тирәк, Ялгыз чишмә, Изгеләр чишмәсе искә төшерү. Дәреслек белән эш) 2 слайд

- Ни өчен чишмәләрне саклау проблемасын күтәргән?  

(авылга су кергән, торбадан килә, киленнәр чишмәгә юлны оныта язганнар, йөрәкләре мүкләнә башлаган килгән мелиораторлар чишмәне күмдерәләр, ярдәмгә килүче яшьләр чишмә янын чүпләп китәләр).

- Бу проблема бүгенге безнең тормышта актуальме соң? Без бит үзебезне шәһәр яшьләре дип саныйбыз?

(Авыллар үлеп бара, чишмәләр корый, күзләрен йома башлады.)

- Ә ни өчен, моңа нәрсә сәбәп булды?  

- Республика, без яшәгән төбәк нәрсә белән дан тота? (нефть)

Нефть артыннан куып, сан артыннан куып авылларыбызны югалта яздык, күпме чишмәләребез күзен йомды.                                                                                    

Сугыштан соңгы илне торгызу өчен Татарстан нефте бик күп кирәк булды. Ел саен өскә йөзәр миллион тонна җир мае күтәрелә иде. Нефть табуда куйган рекордларның табигатьне һәлак итүе өчен әллә ни кайгыручы булмады. Җир асты сулары үзләренең элекке мең еллык агымнарын үзгәртте һәм тозланды. Кое, чишмә сулары зарарлы матдәләр белән агулангач, халык начар чистартылган Кама суын эчәргә мәҗбүр. Сыйфатсыз су куллану нәтиҗәсендә кешеләр сырхауланып, милләтнең генетик фонды җимерелү чигенә килде. Су фаҗигасе якынлашуын, аңа ияреп, физик һәм рухи һәлакәткә юлыгуыбызны, йөрәкләренең ничаклы мүкләнә баруларын иң башлап нефтьчеләр үзләре төшенде. “Экология” программасы туды. Шушы еллар эчендә бик күп чишмәне төзекләндерергә өлгерделәр. Табигатьнең савыгуын раслаган шатлыклы билгеләрнең берсе – чишмә суларының чистаруы һәм тәмләнүе. Кайда су - шунда тереклек. Суга кытлык бетү белән үлеп баручы авылларга җан керде. 3 слайд  2013 елның дәүләт тарафыннан экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы дип игълан ителүен дә әйтеп китәсе килә һәм без бу елга зур өметләр баглыйбыз.

     Хәзер, балалар, без чишмәләр турында презентация карап карарбыз.(1-2 минут)

     Шушының белән бәйләп, укучылар, сезнең эшләрегезне дә карап китәрбез. Районыбыздагы чишмәләр, аларның атамаларының килеп чыгышы турында эзләнү эшләре үткәргән идегез, хәзер сүз сезгә, балалар. 4 слайд

(Әзерләп алып килгән фотосурәтләр буенча һәр укучы кыска чыгыш ясый)

     

     Кече Урыссу авылының нәкъ  уртасында урнашкан  Исмәгыйл чишмәсе, бүгенгесе көндә, тирә-якта иң тәмле чишмәләрнең берсе булып тора.

Авылның Исмәгыйл исемле бер карты, суы саекмасын өчен, һәрвакыт чишмәне чистартып, карап торган. Бу бабай инде күптән вафат, ләкин авыл халкы хөрмәт йөзеннән чишмәгә аның исемен биргән.

Бик корылыклы елларда да бу чишмәнең суы бер дә кимеми, һәрвакыт чиста тора. Хәзерге көндә бу чишмәне нефтьчеләр оешмасы чистартып тора.  Авылның өч ягыннан чишмәгә төшү өчен юл салынган, тимер басма ясалган. Чишмә бәреп чыккан урыннан торба үткәрелгән. Ә чишмәнең тирә-ягын авыл халкы көче белән утыртылган таллар бизәп тора.

Чишмәнең тау башына куелган боланнар читтән килгән кунакларны гүя: ”Безнең суны да авыз итегез”,-дип, ерактан ук дәшеп тора. Чынлап та, әлеге чишмә суыннан авыл халкы гына түгел, ә якын тирәдәгеләр дә файдалана.

Кәрәкәшле авылындагы Ак чишмә.

Бу чишмә тауда 7 урыннан бәреп чыгып, бер җиргә җыелып, зур чишмәгә әверелә. Ул өч авыл – Ак чишмә, Кәрәкәшле, Көчле елгаавылларын су белән туендыра. Кышын аның суы җылы, ә җәен тешләрне камаштырырлык салкын. Ак чишмә бервакытта да туңмый. Шушы җишмәгә хозурланып бөек язучыбыз Гомәр Бәширов “Җидегән чишмә” шигырен язган, Сара Садыйкова көен иҗат иткән.

Каразирек авылы янындагы Салкын чишмә күле.

Иске һәм Яңа Каразирек авыллары арасында, Ык елгасына якын җирдә Салкын чишмә күле бар. Бабайлар әйтүе буенча, бу күлнең төбендә чишмәләр кайнап чыга һәм аның суы җәйнең бик кызу көннәрендә дә җылынмый, тәнне өтеп алырлык салкын була. Тирәнлеге 2 метр чамасы.

Бәйрәкә авылындагы Упкын чишмәсе.

Аны авылның төп чишмәсе дип тарга мөмкин, чөнки авылның 60% лап халкы шуннан су эчә. Элек ул Тишек бит дип аталган. !960 елларда геологлар нефть эзләү буенча тикшерү эшләре алып барганнар. Тишкәли торгач, бу чишмә  юкка чыккан. Ләкин аннан 500-700 метр көнчыгыштарак чокырлырак урында яңа чишмә юл алган. Урнашкан урынына карап, аңа Упкын чишмәсе дип исем биргәннәр.

Куптарай чишмәсе

Бәйрәкә авылына кергәндә уң якта аерылыбрак тора торган урын бар. Җирле халык бу урынны “утрау” дип йөртә. Элегрәк елларда шул урында бер абзый чишмә чокып чыгарган. Хәзер бу чишмәнең исеме Куптарай. Бу атаманың килеп чыгу тарихы болайрак. Бу абзыйның бик шәп айгырлары була. Авыл байлары аңардан көнләшәләр, һәм бер җәйне болар бәхәсләшәләр: “Кемнең айгыры, йөк төяп, Бөгелмәгә барып кайта ала?” Байның аты Бөгелмә шәһәренә барып та җитә алмыйча үлә, ә абзыйныкы исән-сау әйләнеп кайта. Шул вакытта бай бу абзыйга: ”Чистый Куптарай икәнсең”,-ди. Шул хәлдән соң чишмәне дә шушы атама белән атый башлыйлар. Чишмә бик уңайлы урында урнашмаганга, суын бик кулланмыйлар.

Буралы чишмәсе

Элек бу тирәләрдә кирпеч ясаганнар, анда бура торган. Атамасы шуннан килеп чыккан дип аңлаталар.

Көрәш Бүләк авылында Закуан чишмәсе

Кайчандыр колхоз председателе булып эшләгән Закуан абзый авылдагы чишмәләрне тазарттырып, кызыл кирпечтән кечкенә өйләр төзеткән. Шуңа күрә чишмәне аның исеме белән атап йөртәләр.

Имаметдин чишмәсе.

Туган авылым Урыссу,

Чишмәсендә татлы су,

Кешеләргә, табигатькә

Яшәү көче биргән су.

Борын заманда исеме булган икән  Ырыс су,

Җанга рәхәт, тәнгә саулык бирә торган изге су.

Иван-патша суын эчкән, тәмле булган Ырыс су

Тик исемен яратмаган, булсын дигән “Урыссу”.

Чишмә моңа ачуланган, ачуыннан ярсып ташыган

Ә берчакны хәсрәтләнеп, тынып калган, корыган.

Сандугачлар сайрамаган, су эчәргә сусаган.

Җан иясе хәсрәтләнеп, Алладан ярдәм сораган.

Чишмәнең хәлен аңлаган Каравыл тавы гына,

Ул үзендә дәрман тапкан чишмәнең саулыгына.

Әбиләр бисмилла әйтеп таң суында бәби юганнар

Ырыс суга гомер теләп намаздан соң дога кылганнар.

Челтер-челтер чишмә ага,

Сөйли ул сагышларын

Чишмәләр дә кичерә икән

кешеләр язмышларын.(Ахмаров Фиданның әбисе язган)

     Хезмәтләрегезгә зур рәхмәт. Сезнең сөйләгәннәрегезгә өстәп, тагын шуны әйтәсе килә, су-тере организм. Аңа яхшы мөнәсәбәттә булсаң, ул да сиңа шулай җавап бирә: көч өсти, дәвалый. Суны нинди савытта саклауга да игътибар итәргә кирәк.

Менә мин сезгә Көрәш Бүләк авылының Закуан чишмәсеннән алган суны алып килдем. Авыз итеп карарсыз.

     Табигатьтәге яңарыш милләтнең рухи чишмәсен ныгыта, яшәешебезнең көзгесе чистара дигән сүз. Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Шуңа күрә иҗат, моң сүзләренә кушып әйтәбез.

Язучыларыбыз, композиторларыбыз да чишмә образына еш мөрәҗәгать итәләр. Әйдәгез әле чишмәләргә багышланган җырларны, исемнәрен генә булса да искә төшереп китик. (“Җидегән чишмә”, ,”Фазыл чишмәсе”, “Ак чишмә” һ.б.)  5 слайд

Бүгенге дәрескә кергән кунакларыбызга һәм укучылар сезгә бу җыр дәресебезнең бүләге, ядкаре булып яңгырар. Гарипова Айгөл “Ак чишмә” җырын башкара. (Алсу репертуарыннан)                  

  Ак чишмә
Буш чокырдан аккан ак чишмәнең
Чыккан җиркәендэ кушылсак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчтем куш учлап.

Кешеләрне ак күңелле иткән ак чишмә,
Үзе жырлый, үзе серле ак чишмә.
Кешеләрне ак күңелле иткән ак чишмә,
Гомергә серле булып кал, ак чишмә.

Буш чокырдан чыккан ак чишмәнен
Шифасыннан тәндә көч арта.
Чит жирләргә китсәм, туган жиргә
Суы тарта икән, су тарта.

Кешеләрне ак күңелле иткән ак чишмә,
Үзе жырлый, үзе серле ак чишмә.
Кешеләрне ак күңелле иткән ак чишмә,
Гомергә серле булып кал, ак чишмә.

– Укучылар, Бөек Биләр җирендә 1997 елда Татнефть ярдәмендә “Изге чишмә”  ачылу тантанасында М. Шәймиев “Чишмәләргә кайту – тарихка кайту ул... Тарихын онытмаган халык – рухи үзәген югалтмаган халык ул” дигән иде. 6 слайд

 “Татар халкының киләчәге булсын иде”, - дип өметләнеп яшәгән Р.Мөхәммәдиевкә иҗат чишмәсенең саекмавын, иҗат утларының иң кызуын теләп калабыз. Ә сезгә, балалар, өметләр зурдан. “Беренче умырзая” әсәрендәге Рәхимҗан, Төхфәт карт, председатель Мирзанур кебек үз туган җирен яратучы, саклаучы, яклаучы шәхесләр булып үсегез, якыннарыгызны, күрше-күләннәрне тәмле, шифалы чишмә сулары белән сыйлагыз.

- Ни өчен Р.М. повестька «Беренче умырзая» дигән исем биргән? (Укучылар фикере; урманда беренче умырзаялар табалар, язның беренче чәчәкләре, беренче хисләр,  Рәхимҗанда бабасы тәрбияләгән беренче туган җирне ярату, чишмә кадерен белү хисләренең үсүе, нәтиҗәсе, аның чын кеше булып үсүе.) “Су һәрнәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый” – ди халык. “Йөрәкләре мүкләнүдән” курыккан Төхфәт бабай кебек аксакалларыбызга нәрсә дип ышандыра алабыз? (Укучылар фикере) Әби – бабаларыгызны чишмә сулары белән сөендерегез.

2. Дәрестә катнашучыларга билге кую.

3. Өй эше.

  - Әсәрдә күтәрелгән проблемаларның 1 турында бүгенге үзебезнең

 шәхси тормышыбызга, туган бистәбезгә бәйләп мини-сочинение язып

 килергә. Дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Сәләтле балалар белән эшләү.Табигать фәннәреннән олимпиадаларга әзерләү.

Әлеге тестны 8-9 нчы классларда географиядән олимпиадага әзерләгән вакытта кулланырга мөмкин. Сораулар фәннең төрле юнәлешләреннән алынды....

Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...

Тема: Без – табигать балалары!

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Сыйныф: 4 Б (рус төркеме)....