Сагына халкым моңлы Сәйдәшен
методическая разработка (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Разработка внеклассного мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Салих Сайдашев55 КБ

Предварительный просмотр:

Сагына халкым моңлы Сәйдәшен...

     Максат. Халкыбызның сөекле композиторы профессиональ татар музыкасына нигез салучы, күренекле шәхес С.Сәйдәшевнең тормышы һәм бай иҗат юлы белән якыннан таныштыру.

    Җиһазлар. С.Сәйдәшев портреты; композиторның тормыш һәм иҗатын чагылдыручы китаплар; газета-журналлар; магнитофон язмасында С.Сәйдәшевнең әсәрләре (дисклар, кассеталар); курай, гармун, скрипка, пианино кебек уен кораллары; плакатлар:

                        “Татарстанның Чайковские син,

                                                          Тукае син көйле дөньяның”.

                                                                                                    Мәхмүт Хөсәен

     Салих Сәйдәшевнең   “Каршылау” маршы яңгырый.

     Клара Булатованың “Таныш көйләр” шигыре укыла.

Бу – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу – татарның җир-табигать биргән

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

Бу көйләрдә -

Көнбатыш та, көнчыгыш та түгел,

Үз аһәңе шушы якларның.

Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

Кан тибешен тоям татарның.

Туган якның табигатен таныйм

Бу көйләрдән – Сәйдәш моңыннан.

Кыйгачлатып әнә киек кошлар

Күтәреллә Кандыр буеннан...

Туган якның болыннарын күрәм:

Шул кйләрдә җайга тирбәлеп,

Яшь егетләр әнә печән чаба,

Изүләрен чишеп җибәреп.

Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,

Матурлыгы туган якларның.

Бу – Шопен да,

Бетховен да түгел,

Бу – Сәйдәше безнең татарның.

     Тыныч музыка астында “Замандашлары сөйли” циклыннан түбәндәге сүзләр әйтелә:

  1 нче слайд

    Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы гына бер дәвер булып санала ала.

  Муса Җәлил, татар халык шагыйре, Советлар Союзы Герое

   2 нче слайд

     Салих Сәйдәшев бөтен иҗаты белән татарсныкы гына түгел, мин әйтер идем, ул барлык төрки халкының: казак, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗанның популяр композиторы.

     Без, башкорт композиторлары, аны бик яратабыз, әсәрләрен һәрвакыт дулкынланып тыңлыйбыз. Сәйдәш моңнары безнең халыкларыбызда якты хыяллар тудыра, яшәүгә дәртләндерә.

Заһир Исмәгыйлов, Башкортстан халык композиторы

   3 нче слайд

     Салих Сәйдәшев ягымлы көйләр авторы, татарның профессиональ музыкасына нигез салучы буларак тарихка кереп калыр. Әйтергә яраса, мин аны татар совет музыкасында тулы бер дәвер, дияр идем.

Андрей Эшпай, мари композиторы

   4 нче слайд

     Татар музыка мәдәниятен үстерүдә Салих Сәйдәшев зур өлеш кертте. Аның музыкасы – халыкның җаны, аның җырлары – халыкның холкы. Шуңа күрә Сәйдәшев исеме халыкта популяр һәм олы хөрмәт белән искә алына.

Филипп Лукин, Россиянең халык артисты, дәүләт премиясе лауреаты

     

1 нче алып баручы. (5 нче слайд)

   Татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы, талантлы композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең тууына 3 декабрьдә 110 ел тула. Сәйдәш музыкасы көннән-көн, елданел үз әһәмиятен арттыра, үз бәясен күтәрә бара бит. Ул халыкка 400 дән артык җыр, романс, увертюралар, маршлар бүләк итте.

    Бетховен дисәк, без Германияне, Шопен дисәк, Польшаны, Моцарт дисәк, Австрияне уйлыйбыз. Ә Сәйдәш – Салих Сәйдәшев дисәк, без сөекле Татарстаныбызны, ямьле Кама-Идел буйларын, гүзәл Казаныбызны күз алдына китерәбез. Әдәбиятта без иң беренче Тукай дисәк, музыкада иң беренче Сәйдәш исемен әйтәбез.

   Сәйдәш моңнары... бу сүзләрдә никадәр тирән мәгънә, никадәр туган җиргә, туган якка булган мәхәббәт, никадәр тылсымлы, серле көч ята.

Җыр “Җәй айлары”. (Таҗи Гыйззәт сүзләре)

Әрәмәдә, болынлыкта

Батыр егет, киң сулап,

Чалгы тотып печән чаба

Җанкай-җанашын уйлап.

     Кушымта:

        Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,

        Бик күңелле болын һәм тугайлары.

Кич салкында, һава ярып,

Яңгырый чалгы тавышы;

Дошман явы ауган төсле,

Ава печән покосы.

      Кушымта.

Чапкан печән асларына

Җир җиләге сибелә;

Арып егет өйгә кайткач,

Иркәсеннән сөелә.

     Кушымта.

2 нче алып баручы.

   Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Әтисе, крестьян чыгышыннан, башта бер купецта кучер булып эшли, соңыннан вак сәүдәгәр булып китә. Салихның туарына 15 көн кала ул дөнья куя. Әнисе Мәхүпҗамал апа вак һөнәрче гаиләсеннән. Шәфкатьле, ярдәмчел, хәрмәтле кеше була ул.

    Салихның тормышында якты, тирән эз калдырган, булачак композиторның беренче терәге, ярдәм күрсәтүче җизнәсе Шиһап Әхмәров турында бүген әйтмичә калу һич ярамас. Әминә апасы кияүгә чыккач, Шиһап җизнәсе Салихны үзенә тәрбиягә ала. Аның музыка белән кызыксынуын күреп, татарлар бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына укырга бирә.

Укучылар вальс бииләр.

       Ренат Харисның “Сәйдәш” шигыре укыла.

Халык күңеленең мәгърур моңы,

Әверелеп кеше сынына,

Казан урамнары буйлап йөргән,

Уйчан гына йөргән, тын гына.

Күрүчеләр аны – бәхетлеләр...

Күрмәсәм дә, миңа ул таныш –

Бала чактан бирле куаныч бирде

Зәңгәр күзле сихри бу тавыш.

Сүзләр, төсләр ярдәм итмәгәндә,

Кичергәндә рухым буталыш,

Һәрвакытта миңа ярдәм итте

Киң күңелле дәртле бу тавыш.

Зәңгәр күзле, якты йөзле Сәйдәш,

Әверелеп халык моңына,

Күңелләрдән күңелләргә үрли,

Уйчан гына үрли, тын гына.

    Баянистлар дуэты.

1 нче алып баручы.

    Бала вакытында Салих Сәйдәшев Тукай маршы авторы Заһидулла Яруллин белән очраша. Бу олы җанлы, сизгер һәвәскәр композитор Салихны халык музыкасының байлыгы белән таныштыра. Ул аңа дөньядагы барлык гүзәллекнең бердәнбер чишмәсе халык икәнлеген төшендерә. Менә шул еллардан гомеренең соңгы елларына кадәр Салих Сәйдәшев халык иҗатын өйрәнә. Һәм аның музыкасы һәрвакыт яңа, үзенчәлекле, искиткеч халыкчан.

   

  “Өмә җыры” җырлана.  

“Их күңелле өмәсе!” җыры җырлана.

2 нче алып баручы.

   Салих Сәйдәшев балаларның якын дусты иде. Аның замандашы һәм хезмәттәше, артист Хәким Сәлимҗанов болай ди.

   “Мин үз гомеремдә балаларга “сез” дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе шагыйрь – Дәрдмәнд, икенчесе – Салих Сәйдәшев. Безнең ишек алдында бала-чага һәрчак тулып ята иде. Салих аларның барысы белән дә исәнләшер иде”.

    Билгеле инде, Салих Сәйдәшев балаларга менә дигән җырлар бүләк итә.

“Зәңгәр күл” җыры. (Г.Насыйри)

1 нче алып баручы.

   “Совет Армиясе” маршы Салих Сәйдәшев иҗатының һәр гомер юлының төп асылы һәм матурлыгы булып яңгырый. Ул татар милли мәдәниятының гына түгел, ә Рәсәй музыкаль хәзинәсендә зур урын тота. “Совет Армиясе” маршы яңгырамаган бәйрәмнәр юктыр. Бу көчле рухлы, дулкынландыргыч маршны композитор 1929 нчы елда, данлы Кызыл Армиянең 11 еллык уңае белән яза. Беренче таркыр бу марш башкарылганда, залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә.

    Һәм тагын бер моңсу хатирә. Салих Сәйдәшев үзен соңгы юлга озатканда, кабергә иңдергәндә әлеге маршны уйнарга васыять итеп калдыра. Татарстан суверенлыгын игълан иткән минутларда да шушы маршның яңгыравы һәркемнең тулып торган күңелләрен тагын да дулкынландырды, әлбәттә.

 “Совет Армиясе”  маршы уйнала. Музыка астында Хәсән Туфан “Якты авазлар” шигыре укыла.

Якты авазлар

Киләчәккә барган юл өстендә

Яңгырап тора таныш тавышлар:

Адымнарны безнең тизләтәләр

Дәртле җырлар, көчле маршлар!

Канат җәйгән җылы җырга әвереп

Туган илнең яңа хисләрен.

Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син

Безнең күңел ниләр сизгәнен.

НәкъТукайча синең, нәкъ Тукайча

Иҗаттагы нигез ташларың:

“Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле...”

Дигән сүзне эштә расладың.

Дәртле, моңлы, кыю авазларың

Мәңгеләште безнең күңелдә:

Син мәгънәви, рухи һәйкәл, Сәйдәш,

Миллионнарның күңел түрендә.

Тыңлый-тыңлый үсмер талантларың,

Яңаларның чая авазын,

Чын  Тукаен безнең музыканың –

Сәйдәшкәен сагына Казаның.

Киләчәккә барган юлыбызда

Яңгырый синең якты тавышлар,

Адымнарын илнең җиңеләйтәләр

Синең җырлар, синең маршлар.

2 нче алып баручы.

  Музыкасы белән генә түгел, шәхес буларак та Сәйдәшев халык арасында ифрат популяр кеше булган. Аны барысы да яратканнар, үз күргәннәр. Ул үзе дә аларга шундый ук ярату белән җавап кайтарган. Кешеләр белән ул бик тиз элемтәгә керә белгән, мохтаҗларга ярдәмгә һәрвакыт әзер торган. Зур популярлыгына карамастан, кешеләр арасында үзен искиткеч дәрәҗәдә тыйнак тоткан, беркайчан да, беркемне дә авыр сүз әйтеп рәнҗетмәгән.

1 нче алып баручы.

   Герой – шагыйрь  Муса Җәлилнең  шигырьләре Казанга кайткач, һәммә кеше аның матбугатта басылып чыгуын зур түземсезлек белән көтә.

   С.Сәйдәшев Мөхәммәт Садри белән бергәләп нәшриятка китәләр. Һәм, бәхеткә каршы, Җәлилнең яңа гына беренче китабы төпләнгән була. Алар иртәгә кайтарып бирү шарты белән китапны алалар һәм Шиһап Әхмәровларга барып, җыентыкны кабат-кабат кычкырып укыйлар. С.Сәйдәшев бер шигырьне үз блокнотына язып ала, ә икенче көнне аңа язылган көне М.Садрига уйнап күрсәтә. Бу мәшһүр “Җырларым” була. Җәлил белән Сәйдәш бу җырда икесе бердәй. Авыруының каты булуын, үлемнең вакытсыз якынлашуын сизгәндәй, әйтерсең лә, композитор юлына йомгак ясый.

“Җырларым” җыры тыңлана.

2 нче алып баручы.

   Әйе, татар музыка сәнгатен үстерүдә Салих Сәйдәшевнең өлеше чиксез зур. Аның музыкасы – халыкның җаны; аның җырлары – халыкның холкы. Шуңа күрә сагына халкым моңлы Сәйдәшен. Татар халкы үзенең сөекле улының истәлеген барлый.

  1. 1993 елның 25 июлендә Горький урамында С.Сәйдәшев музее ачыла.
  2. 2000 елның 15 декабрендә Татарстанның Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә.
  3. 2005 елның 12 августында Татарстан урамында С.Сәйдәшевкә һәйкәл куеды. Авторы – Мәхмүт Гасыймов.

Эчке тоем белән рухка үтү –

Сәйдәш талантының иркендә.

Җырлары аның – шәхси үзенеке дә,

Шул вакытта – һәркемнеке дә!

                             (Р.Фәйзуллин)

М. Хөсәеннең “Сәйдәш моңнары” шигыре укыла.

Уйный Идел дулкынында                   Сагыш белән тибрәнгәндә

Кояш нурлары.                                     Йөрәк кыллары

Кояш нурларыннан җылы                   Иң әйбәт юаныч безгә

Сәйдәш моңнары.                                Сәйдәш моңнары.

Сандугач сайравы назлый                   Дәртле җырдан ләззәт ала        

Урман, кырларны.                                Хезмәт уллары.

Сандугачны көнләштерә                      Күңелләрдән мәңге китмәс

Сәйдәш моңнары.                                 Сәйдәш моңнары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Кутуй "Сагыну" нәсере буенча дәрес

"Сагындым,бик сагындым сине Туган ил!" дәрес...

Сагыну

Сагыну...     Яши – яши генә тормышны аңлый, кешеләрне таныйсың. Акны карадан, дусны дошманнан аера белергә дә вакыт өйрәтә. Кечкенә чагымда : “ Әни ничек өйдәге әйберләрнең ...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ

Г. Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ...

Ачык дәрес "Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ"

7 нче сыйныфта үтеләсе Гадел Кутуйның "Сагын" нәсеренә дәрес эшкәртмәсе...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Сагына халкым бөек Тукаен

Г,Тукай иҗатына багышланган Брейн-ринг "САГЫНА ХАЛКЫМ БӨЕК ТУКАЕН"...