Укыту процессының эффектлылыгын күтәрү һәм сыйфатын үстерү.
учебно-методический материал на тему

Даминова Римма Александровна

Педагогик эшчәнлек барлык компонентларны кулланганда гына яхшы сыйфатлы итеп башкарыла һәм укыту процессының эффектлылыгы үсә.  Әгәр дә берәр компонент җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаса, укытучы эшчәнлеге формасы үзгәрә.Билгеле, эффектлылыгы да кими.

      Укучыларның танып белү активлыгын, аралашу, белем алудагы мөстәкыйльлелеген арттыруны күздә тоткан күптөрле пелагогик технологияләрдән, алым һәм чаралардан нәтиҗәлерәк файдаланып, алдынгы укытучыларның эшчәнлеген күздә тотып, үземнең педагогик тәҗрибәмә таянып, авторлык программаларымны, эшкәртмәләремне кулланып укуту- тәрбиянең эффектлылыгын күтәрү,  белем сыйфатын үстерү өстендә һәрдаим эшлим.  

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                        Укыту процессының эффектлылыгын күтәрү һәм сыйфатын  үстерү.

     Хәзерге чорда укытучы  укыту- тәрбия процессын җәмгыять, хөкүмәт , хезмәт базары, шәхес таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртә ала. Укытуның эффектлылыгы, сыйфаты һәм нәтиҗәсе тулысынча укытучының эшне ничек оештыруына бәйле.

      Педагогик эшчәнлек шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү юлларын тулысынча хәл итә. Бу эшчәнлек яшь буынга белем бирү һәм аны үстерү бурычын гамәлгә ашыруны үз эченә ала.

      Педагогик эшчәнлекне  түбәндәге төрләргә бүлергә мөмкин: укыту, тәрбияләү, оештыру,пропагандалау, идарә итү, диагностикалау, үзлегеңнән белем алу.

       Галимнәр эшчәнлекне шәхси һәм иҗтимагый мәгънәдә нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итүче максатчан активлык дип карыйлар һәм 6 компонентын аерып күрсәтәләр: 1) максат- ниятләгән нәтиҗә; 2) мотив- эшчәнлеккә теләк тудыру, аның мәгънәсен ачыклау; 3)чаралар, яңа технологияләр- эшчәнлектә кулланыла торган алымнар һәм ысуллар; 4)зш- эшчәнлекнең төп элементы;5) нәтиҗә- эшчәнлекнең матди һәм рухи ягы;6) бәя.

      Педагогик эшчәнлек барлык компонентларны кулланганда гына яхшы сыйфатлы итеп башкарыла һәм укыту процессының эффектлылыгы үсә.  Әгәр дә берәр компонент җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмаса, укытучы эшчәнлеге формасы үзгәрә.Билгеле, эффектлылыгы да кими.  Мәсәлән, без барыбыз да беләбез: укытучы педагогик максатны мөстәкыйль рәвештә куймаса, аны методик эшкәртмәләрдән алса, ул үз эшчәнлегенең субъекты була алмый. Шулай итеп, укучыларга белем бирүдә  нәтиҗәлелек кими.

       Укытуны тагын да эффектлырак итәр өчен укытучының психологик сыйфатлары да мөһим роль уйный һәм төп үзенчәлекне тәшкил итә. Аларга педагогик максатны фаразлау, тирән белемле булу, фикер йөртү( педагогик интуиция, импровизация) керә.Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучыдагы педагогик күзәтүчәнлек, сизгерлек, тапкырлык, оптимизм, алдан күрә белү кебек психологик сыйфатлар да камилләшергә тиеш.

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз- үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Укытучы педагогик бурычны гына куеп калмый, ә бәлки аларның укучы тарафыннан кабул ителүенә дә омтыла. Без, укытучылар, шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә  итә дә белергә тиеш. Укытучы үзенең бөтен булган белемен һәм күнекмәләрен кулланып, фикер йөртергә сәләтле, укыту процессы белән кызыксынган шәхес тәрбияләү максаты куеп, укучыны иҗади эшчәнлеккә тарта.

      Педагогик техника- укыту- тәрбия ысулларын, алымнарын һәм чараларын нәтиҗәлерәк куллану өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр җыелмасы. Педагогик техника- педагогик осталык та. Ул аралаша белү: үзеңнең игътибарың, эчке тойгыларың белән идарә итү, үз- үзеңне тота белү, дөрес, ышандырырлык итеп сөйли алу һ.б. тора. Укыту- тәрбия системасында яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләп, максатчан куллану, иҗадилык, ачыш ясау сыйфатына ия булу оста, яңалык кертүче, эзләнүче- тикшерүче укытучының төп үзенчәлекләре. Укыту процессының эффектлылыгын үстерү, белем сыйфатын күтәрү  яңалыкка омтылу аша ирешелә.

       Без бөтен гомеребез буе укыйбыз. Белем эстәүдә алга куелган бурычны уңышлы үтәү өчен, яхшы укырга, материалны әйбәтрәк хәтергә сеңдерергә, үзләштерергә, һөнәри мәсьәләләрне гамәлгә ашырырга ярдәм итә торган кайбер мөһим рекоминдацияләрне истә тотарга кирәк.

Безнең эштә беренче шарт- киеренкелекне йомшарта белү.Ул уңышка ирешү өчен гаять зур әһәмияткә ия. Әлеге мәсьәлә турында хәтере бик яхшы булуы белән аерылып торган профессор Эткен менә мондый фикер әйтә: “Мин үземә шуны ачыкладым: нәрсәне дә булса хәтердә калдыру өчен тырышкан саен, миндә киеренкелекне булдырмау халәте  арта бара. Башта игътибар тупларга, ә аннары киеренкелекне “йомшартырга” кирәк”. Иң беренче без, укытучылар бу халәтне үзебездә булдырырга тиешбез.Минемчә, моңа балаларны да өйрәтергә кирәк. Күбесенчә белем мәктәптә кабатлау аша гына туплана. Киеренке булмаган вакытта балалар төгәлрәк уйлыйлар һәм организм тулы көчкә эшкә җигелә һәм материалны үзләштереп баралар. Һәр кеше дә киеренкелекне булдырмау күнемәләренә ия булырга тиеш. Талгын классик музыка тыңлап та тынычланырга була.Кирәгеннән артык киеренкелекне булдырмауга хыялга чуму, фараз итүләр дә нык булыша.Моның өчен үз тормышыңда булган тынычландырырлык хәлләрне искә төшерү зарур.  

Тирәнтен белем алуның тагын бер шарты-яхшы кәефле һәм кызыксынучан булу.

Кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләү безнең һәрберебезнең исендә кала. Укыту эшен мавыктыргыч итеп оештырган укытучы гына үз эшенең остасы була.Әмма укучы үз- үзендә белем алуга кызыксыну булдырырга мөмкин. Моның өчен ул үз алдына билгеле бер максат куярга тиеш. Бу максаты аны билгеле бер фәннәрне тырышып өйрәнүгә этәрә. Без үзебездә һәм балаларда уңай хисләр, яхшы кәеф булдырырга тырышырга тиешбез. Шушы уңайдан мондый тәҗрибә үткәргәннәр: класс ике төркемгә бүленгән. Беренче төркемгә билгеле бер тема буенча уку фильмы,  икенчеснә күңелле комедия күрсәткәннәр.Шуннан соң класска математик мәсьәлә чишәргә тәкъдим иткәннәр. Аны икенче төркемдәгеләр, беренчеләренә караганда тизрәк һәм дөресрәк чишкәннәр. Дәрескә хәзерләнмичә килгән балаларга  “2”ле билгеләре кую, ата- аналарны мәктәпкә чакыру белән куркыта торган укытучылар бер дә дөрес эшләмиләр. Хис, кәефләрен “сүндереп”, укучыларның материалны үзләштерү, күңелләренә сеңдерү сәләтен киметәләр.Шуны истә тотарга кирәк: курыккан, нервларыбыз киеренкеләнгән вакытта, безнең аналитик сәләтебез, дикъкатебез начарлана.

Үз- үзеңә, үз көчеңә ышану- өченче шарт.

Талант- үз- үзеңә ышану ул, дип әйткән бер акыл иясе. Үз- үзеңә ышану сәләтен тыныч һәм түземле рәвештә тәрбияләргә кирәк. Үз- үзеңә уңай караш үзеңә бәя бирә белү сәләтен арттыра.Бу халәт һәм яхшы итеп башкарылган  эштән ләззәт алу алга таба уңышка ирешергә ярдәм итә. Үз- үзеңә ышаныч тәрбияләү укуда гына түгел, җан тынычлыгы булдыруда да ярдәм итә. Үз- үзеңә бәя бирә белү күнекмәсен һәм ышанычны арттыру киеренкелекне “йомшартырга” һәм үз аңыңа “Мин тыныч һәм үз- үземә ышанам” дигән формуланы сеңдерергә кирәк. Укытучылар да, ата- аналар да баланы кимсетмәскә, син бер эшкә дә сәләтсез, берни дә эшли белмисең, дип әйтмәскә тиешләр. балалар мондый сүзләрне бик авыр кичерәләр, аларны ишеткәч үзләрен сәләтсез, булдыксыз итеп сизәләр.

Тирәнтен белем алуның дүртенче шарты- психологик басымны “алу” методы. Үсеш- тәрбия, белем алу процессында, һәрберебездә сәләтебез, мөмкинлекләребез турында билгеле бер күзаллаулар барлыкка килә. Бу күзаллаулар күп очракта укытучы, ата- аналарның бала турындагы фикерен белдерә.Гадәттә кешенең үз  сәләте  хакындагы тискәре карашлар бик  үк дөрес булмый. Күп еллар буена тупланган тәҗрибәм күрсәткәнчә, һәр сәламәт бала да талантлы һәм сәләтле була.

    Укуга тискәре карашларны булдырмау өчен, сүзләр белән эшләү методы яхшы нәтиҗәләр бирә.

    Кайвакыт кеше үзе безнең янда булмаса да, аның исеме генә дә балаларда начар тәэсир калдырырга, курку хисе тудырырга мөмкин. Кайбер укучыларга имтихан, БДИ шулкадәр каты тәэсир итә ки, ул авырый башлый. Аңа әзерләнү вакытында баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый,  шуның белән бергә игътибарны туплау сәләтен киметә һәм кешедән йокы кача.Начар кәеф хәбәрчеләрен, “Стресс сүзләре” дип атыйлар.

      Тормышка, укуга уңай караш күнекмәсе сеңдерергә ярдәм итәрлек сүзләрне истә калдырыру, алардан курыкмаска һәм каушап калмаска өйрәтү-  төп бурыч.

      “Тылсымлы” сүзләрне күбрәк кулланып балалар күңелен сафландырыйк. Аларда мәктәп, класс, укытучы, дәрес тылсымлы сүзләр белән бәйләнештә күзаллана. Бала мәктәпкә теләк белән, сөенеп килә. Алда әйтелгәннәргә үзебез дә өйрәник, балаларны да өйрәтик. Боларның барысы да, һичшиксез, укытуның эффектлылыгын күтәрәчәк.

       Мин  түбәндәге педагогик принципларны истә тотып эшлим, практик, иҗади дәресләр үткәрәм.

1. Укытучы дустанә мөхит булдыра, укучыны мәҗбүриләп эшләтү, аның абруен төшерердәй алымнар бөтенләй кулланылмый.

2. Баланың эмоциональ  өлкәсен колачлый,  аның хис- тойгыларына таяна, теманы өйрәнүдә укучы күңелендә шәхсән кызыксыну уята.

3. Гыйлем өстәүдә укытучы укучы белән бер дәрәҗәдә, барысы белән бергә,  тыгыз һәм иҗади хезмәттәшлектә эшли.

4.Укытучы һәркемгә хакыйкатькә үз юлы белән килү мөмкинлеген бирә. Белемне башка тукып кертмиләр, ә көч түгеп  алалар.

5. Остаз  укытучы сорауларга җавап бирергә бик үк ашыкмый, укучыларның  үзләренә җавап табу мөмкинлеге бирә.

6. Укучы хезмәтен рәсми төстә бәяләүгә юл куелмый (остаз укытучы берәүне дә мактамый, орышмый) социальләштерү аша аларның эшен тәкъдим итү, эшләрне пропагандалау, балага үз – үзенә бәя бирү, үзкоррекцияләү мөмкинлеге бирә. Болай эшләү бик нәтиҗәле.

      Укучыларым үз- үзләренә бәя бирергә өйрәнделәр. Үз эшләрен анализлый беләләр.  Төрле юнәлешләрдә иҗади эшлиләр. Нәтиҗәләре дә куанычлы: олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда призлы урыннар алалар. Күптән түгел генә укучым Хаммадиев Альберт үз теләге белән иҗади  конкурста катнашып, призлы урын яулады.

    Укучыларның танып белү активлыгын, аралашу, белем алудагы мөстәкыйльлелеген арттыруны күздә тоткан күптөрле пелагогик технологияләрдән, алым һәм чаралардан нәтиҗәлерәк файдаланып, алдынгы укытучыларның эшчәнлеген күздә тотып, үземнең педагогик тәҗрибәмә таянып, авторлык программаларымны, эшкәртмәләремне кулланып укуту- тәрбиянең эффектлылыгын күтәрү,  белем сыйфатын үстерү өстендә һәрдаим эшлим.  

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

“БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЛӘРНЕҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫН КУЛЛАНУ”

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәд...

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр

Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр. Әлеге язмада Үстерешле укыту технологиясе турында сѳйләнә. Проблемалы- үстерешле белем бирү методларын эшләүгә М.И. Мәхмүтовның...

Укыту-тәрбия процессын контрольгә алуның нәтиҗәлелеген күтәрү

Укыту процессының төп формасы булып - дәрес, ә дәрестән тыш эштә сыйныфтан тыш чара тора. Шуңа күрә укытуның сыйфатын күтәрүне контрольгә алуның төп алымы – дәресләргә һәм класстан тыш чараларга...