Рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын ФДББСна нигезләнгән эш программалары
материал на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының муниципаль мәгариф
учреждениесе 2нче санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе
Рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын ФДББСна нигезләнгән эш программалары
Материалны I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы әзерләде
2015нче ел
Рус мәктәләренең рус төркемендә эшләүче укытучы буларак, яңа буын ФДББСна нигезләнгән эш программалары төзү мәсьәләсе килеп басты. Алдагы елларда мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча укыттым. Быел 5нче сыйныфта татар телен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге, ә әдәбиятны Ә.Мотыйгуллинаның дәреслеге белән укытырга тиешмен. Иң элек бу дәреслекне кулга алып карадым.Ә.Мотыйгуллинаның дәреслеге рус төркемнәре өчен авыр түгел микән дигән уй килде. Интернеттан бу дәреслек турында фикерләр эзләдем.Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Әлфия Мотыйгуллина сүзләренчә, беренче тапкыр рус мәктәбендә рус балалары өчен дәреслек язу шактый авыр булган. Ник дигәндә, моңа кадәр чыккан дәреслекләр, таянып эшләрлек программалар булмаган. Алар бары тик үрнәк һәм авторлык программаларына гына таянып эш иткән. “Федераль дәүләт стандартларына туры килгән дәреслекне төзү, беренчедән, ул балаларны кызыксындыру чарасы итәргә, икенчедән, рус мохитендә тәрбияләнгән балага татар әдәбияты хакында тулы канлы белешмә бирү өчен бик күп эзләнергә, махсус бер эзлеклелек булдырырга туры килде”, - ди ул.
Ул безнең Россиядә яшәвебез, балаларның рус телендә имтихан бирүләрен искәртә. “Без бу сәясәттән бер кая да китә алмый идек. Без үзебезнең милли үзенчәлекләребезне бетерәбез дип әйтәсем килми, чөнки бу аерым тәртипкә генә кагыла. Ул яңа тәртипләрне без кабул иттек. Әмма без русларның эчтәлек ягын түгел, ә форма ягын үзебезгә алдык”, - ди дәреслекләр авторы.
Яңа дәреслекнең яңалыгы нәрсәдә?
Филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева сүзләренчә “Федераль стандартлар мәктәпкә, бөтен булган традицияләрне җимереп, яңаларын тәкъдим итмәде. Гамәлдә бар да нәкъ шулай ул. Иң беренче чиратта, мәктәптәге элеккеге традицияләр сакланырга тиеш, шулай булмаган очракта, укыту системасы “чери”. Яңа стандартларда исә төп яңалык икәү: беренчесе белем бирү эчтәлегенә бәйле. Моңа кадәр басым укучы әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белүгә ясала иде. Хәзер исә әдәбиятны әдәбият белеме теориясе һәм әдәбият тарихы белән бергә үреп өйрәнелә”,- ди галимә. Яңа федераль стандартлар буенча укытуның икенче яңалыгы - программаны укучының мөстәкыйль өйрәнүенә басым ясауда.
Гомумән, әдәбият фәненнән белем бирү хәзер баскычларга бүленә, ягъни укучылар 9 нчы сыйныфка кадәр әдәбият буенча белем туплый, 10-11 нче сыйныфларда шул алган белемнәрне кабатлау гына булачак.
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркеме өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов: “Әдәбият фәне дигәндә, без татар әдәбиятын гына күздә тотабыз һәм аны дөнья мәдәнияте дәрәҗәсендә карамыйбыз. Татар әдәбияты — ул, гомумән, халыкның мәдәнияте дә, байлыгы да, тарихы да... Безнең физикабыз да, химиябез дә юк, әмма татар әдәбиятыбыз бар. Безнең тарихыбыз бар. Кызганыч, тарихыбызны укыттырмыйлар, әмма күкрәк кагып әдәбиятыбызны укыту мөмкинлеге бар”, - ди.
Яңа дәреслектә ул мәдәният, сәнгать, бию сәнгате, җыр сәнгате кыйпылчыклары урын алганы хакында әйтеп, бу дәреслек аша татар халкының рухы, менталитеты бирелергә тиеш, дип саный яшь галим, чөнки балалар бу хакта башка бернинди фәннән укый да, белә дә алмыйлар, ди ул.
Дәреслекләрнең тагын бер яңалыгы — дәреслектәге текст азагында сүзләрнең тәрҗемәсен (сүзлек) урнаштыру. Дәреслек авторлары текстларны да баланың яшь үзенчәлегенә һәм ул яшьтә сүз байлыгының күпме булуыннан фикер йөртеп төзегән. Шулай ук, фразеологик әйтелмәләрнең аерым сүзлеге булу да укучыларга ярдәм йөзеннән эшләнгән.
Методик әсбап, эш дәфтәре булу да бу дәреслекләрнең яңалыгы булып тора. Балаларга уку хәзер шулкадәр җайлаштырылган ки, хәтта текстта җыр кертелгән икән, аны махсус комплект булып җыела барган дисктан тыңларга мөмкин. Бу, билгеле инде, укытучы өчен дә, ата-ана өчен дә бик җайлы.
Моңа кадәр укытучы китапны, әсәрләрне табып, үзе булдыра алганча укучыга җиткерә иде. Шуңа да яңа дәреслекләр комплексын алар бик шатланып кабул иткән. Шулай да, дәреслекләрдән алган белемнәрнең ни дәрәҗәдә булуын һәм нәтиҗәлелеген 2-3 ел укытканнан соң гына белеп булачак.
Яңа дәреслекләр чыгарылса да, укытучылар 2014-2015 уку елында гамәлдәге дәреслекләр белән белем бирергә хокуклы булган. Бу исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. Ә быел әдәбият фәнен Ә.Р.Мотыйгуллина дәреслеге буенча укытырга кирәк.
Татар әдәбиятыннан 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисматова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.
Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.
Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларын каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.
Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп каралды. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.
Универсаль уку гамәлләрен рус телле балаларга татар әдәбиятын укыту барышында куллану нәтиҗәсендә, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү юнәлеше көчәйде (мәсәлән: өй эше бирү − берничә вариантта). Бу вакытта укытучы эшчәнлегендә идарә итү алымнары көчәя.
Шул рәвешле, федераль дәүләт стандартларына таянып татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты да ачыкланды: туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;
− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларне да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.
5 НЧЕ СЫЙНЫФ
I бүлек
Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.
Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.
Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоетик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлләп куя.
Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:
К. Насыйри, “Патша белән карт”;
Г. Тукай, “Су анасы”;
М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);
Ф. Кәрим, “Кыр казы”;
Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);
М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;
Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”
II бүлек
5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне сүзләрен дөрес әйтеп йөгерек уку;
– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;
– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;
– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;
– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
– төрле темаларга проект эше яклау;
– әдәби әсәргә тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
I бүлек
Курс темаларының эчтәлеге
Эчтәлек | Сәгать саны |
Борын-борын заманда... | 8 |
Әкият яздым – укыгыз... | 5 |
Хыял канатларында. | 5 |
Белем баскычлары. | 7 |
Балачак – хәтердә мәңге калачак... | 9 |
Ватаным өчен. | 15 |
Кояшлы ил – бәхет иле. | 9 |
Кеше − табигать баласы. | 7 |
Эш беткәч көләргә ярый. | 5 |
Барысы: | 70 |
Сәгатьләр:
Тест – 8;
Проект – 4;
Әсәрләрне өйрәнү – 58.
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:
Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”
Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”
Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”
Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр
(укытучы сайлавы буенча):
Башмак (татар халык әкияте)
Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)
Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте)
Куркак юлдаш (татар халык әкияте)
Каюм Насыйри. Күләгә
Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке
Владимир Даль. Кар кызы
Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса
Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян
Тукай-Апуш. Рабит Батулладан
Илдус. Ибраһим Газидан
Мөнирә Булатова
Фатих Кәрим. Ватаным өчен
Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан
Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан
Шәүкәт Галиев
Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан
Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан
Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле
Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан
Нури Арсланов. Ринат авылда
Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан
Борис Вайнер. Искиткеч китап
Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе
6 НЧЫ СЫЙНЫФ
I бүлек
«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:
1. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;
2. М.Гафуриның «Ана» шигыре;
3. Һ.Такташның «Мокамай» поэмасы;
4. М.Җәлилнең «Чәчәкләр» шигыре;
5. Ә.Еникинең «Туган туфрак» хикәясе;
6. Г.Бәшировның «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.
II бүлек
6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;
– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;
– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;
– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;
– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;
– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;
– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
– төрле темаларга проект эше яклау;
– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
III бүлек. Укыту-тематик план
Эчтәлек | Сәгать саны |
1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка. | 6 |
2. Халык моңнары: җырлата да, елата да... | 6 |
3. Кадерле син, кеше-туганым! | 14 |
4. Энҗе карлар явып үткән... | 6 |
5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое. | 13 |
6. Ил өстендә илле дустың булсын. | 10 |
7. Көлке көлә килә... | 5 |
8. Һәр фасылың гүзәл, табигать! | 10 |
Барысы: | 70 |
Әдәби әсәр өйрәнү: 54 сәгать
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе: 10 сәгать (монда кабатлау, проект дәресләре)?
Сыйныфтан тыш уку дәресе: 4 сәгать (өстәмә уку өчен бирелгән әсәрләрне алган дәресләр)?
Кабатлау: 2 сәгать (иң соңгы ике дәрес)?
7 нче сыйныф
Курс темаларының эчтәлеге
I бүлек. Мифлардан чынбарлыкка.
Халык авыз иҗаты.
Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.
Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.(1 сәгать)
Мифлар. Татар халык мифлары.
Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы. Мифик геройлар турында төшенчә. Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.
Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар.(3 сәгать)
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.
Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем.(1 сәгать)
II. Халык моңнары: җырлата да, елата да...
Халык җырлары.
Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге. Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.
Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары.(3 сәгать)
Шигърияттә халык көе.
Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.
Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. Кешенең балачагы үткән туган якның кадере.
Әдәбият теориясе. Автор җырлары.(1 сәгать)
Татарстан Республикасы гимны.
Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе.
Әдәбият теориясе. Гимн.(1 сәгать)
Җырны башкаручы – җырчы.
Җырның яшәвендә башкаручының роле. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы.
Әдәбият теориясе. Профессиональ җырчы.(1 сәгать)
III. Кадерле син, кеше-туганым!
Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә.
“Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.
Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.
Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. Рус мәсәлчеләре белән чагыштырып өйрәнү.
«Әтәч белән Сандугач» мәсәле. Мәсәлдә туган җир кадере темасының дәвам итүе. Ирек, кеше өчен ирек кадере турында белешмә. Мәсәлдә сынландыру алымы. Мәсәлнең морале.
“Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.
Әдәбият теориясе. Мәсәл. (2 сәгать)
Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.
“Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. (3 сәгать)
Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.
“Шүрәле” балеты. Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә.
Әдәбият теориясе. Балет. (1 сәгать)
Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.
“Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе.
Әдәбият теориясе. Символ, строфа. (2 сәгать)
Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.
“Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак” төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше. Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре. Авыл проблемалары. (4 сәгать)
IV. Энҗе карлар явып үткән...
Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.
“Кар ява” хикәясе. Кышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар. (1сәгать)
Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.
“Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор. (1сәгать)
Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.
“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы. (1сәгать)
Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.
“Нәни чыршы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема. (1сәгать)
Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).
“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы. Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре. (1 сәгать)
V. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.
Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.
“Әбүгалисина” кыйссасы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.
Әдәбият теориясе. Кыйсса. (3 сәгать)
Габделхәй Сабитов. Язучы турында кыскача белешмә.
“Чүкеч” хикәясе. Язучының әйтергә теләгән фикере. Хикәядә малай һәм ата образлары. Әсәрдә искә алынган эш кораллары.
Әдәбият теориясе. Хикәяләү. (1 сәгать)
Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.
“Әни ялга киткәч” хикәясе. Хикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.
Әдәбият теориясе. Хикәяләүче. (2 сәгать)
Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.
“Кояштагы тап” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы.
Әдәбият теориясе. Притча. (2 сәгать)
Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.
“Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.
Мәгъсүм Латыйфуллин. Язучы турында кыскача белешмә.
“Сәйдәшнең юл башы” хикәясе. Салих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр.
Әдәбият теориясе. Биографик әсәр. (1 сәгать)
Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле. (1 сәгать)
Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.
“Бердәнбер” шигыре. Шигырьнең төп идеясе. Бердәнбер сүзенең мәгънәсе. Шигырьнең төзелеше. (1 сәгать)
VI. Ил өстендә илле дустың булсын.
Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.
“Ике туган” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре. (2 сәгать)
Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында мәгълүмат.
“Мокамай” поэмасы. Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.
Әдәбият теориясе. Поэма. (3 сәгать)
Ренат Харис. Әдип турында кыскача белешмә. Аның төрле яклы иҗаты.
“Серле алан” пьесасы. Пьесаның эчтәлеге. Малайлар, карт образлары. Пьесадагы символик образлар. Ваемсызлык нәтиҗәләре. Бәхет, тынычлык өчен һәр кешенең җавалылыгы.
Әдәбият теориясе. Символик образ. Диалог. Монолог. (2 сәгать)
Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.
“Дуслык, чын дуслык!” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану. (1 сәгать)
Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.
“Дуслык балы” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.
Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар. (1 сәгать)
VII. Көлке көлә килә...
Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләре. Шигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор. (1 сәгать)
Фаил Шәфигуллин. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.
“Ике тиен акча” хикәясе. Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере. (1 сәгать)
VIII. Һәр фасылың гүзәл, табигать!
Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.
“Иртә әле...” шигыре. Шигырьдә табигать тасвиры. Кулланылган әдәби алымнар. Туган ил кадере.
Әдәбият теориясе. Пейзаж. (1 сәгать)
Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.
“Апрель” хикәясе. Әсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.
Әдәбият теориясе. Портрет. (1 сәгать)
Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.
“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек. Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы. (3 сәгать)
Лотфулла Фәттахов.
Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре. (1 сәгать)
Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.
“Сабантуй” журналы. Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге. ( 2 сәгать)
Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:
– Уен җырлары.
– Татарстан Республикасы Дәүләт гимны.
– Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”.
– М.Җәлил “Чәчәкләр” (өзек).
– Р.Вәлиева “Нәни чыршы”.
– Э.Шәрифуллина “Дуслык, чын дуслык!”.
– Г.Морат “Сабан туе”.
Өстәмә уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр: (укытучы сайлавы буена)
– «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар», “Албасты” мифлары.
– Батулла. “Албасты” пьесасы.
– “Әпипә” җыры.
– Г.Тукай. “Туган тел” җырының башка телләргә тәрҗемәсе.
– Н.Исәнбәт. “Туган ил” шигыре.
– И.Крыловның “Ат белән Эт”, Г.Шамуковның “Арыслан белән Куян” мәсәлләре.
– Г.Морат. “Чит тел”, “Сабан туе” шигырьләре.
– М.Җәлил “Тик булса иде ирек” шигыре.
– И.Юзеев “Бакчачы турында баллада” поэмасы.
– Г.Хәсәнов “ Иң кыен вакыт – шул...” хикәясе.
– Н.Арсланов “ Минем кунагым” шигыре.
– Л.Шагыйрьҗан “Ап-ак икән эзләрем” шигыре.
– Йолдыз “Китапханәдәге бәхәс” шигыре.
– Җ.Дәрзаман “Бүләк” шигыре.
– Н.Измайлова “Кеше турында – кешегә” шигыре.
– Ф.Яруллин “Тугры дус” шигыре.
– Н.Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы шигыре.
– Н.Сладков “Дуслар-ахирәтләр” әкияте.
– Ф.Шәфигуллин “Акбай белән Карабай” хикәясе.
– Г.Остер “Серне ачты” хикәясе.
– Н.Мадьяров “Урман аланына баргач” шигыре.
– Г.Рәхим “Беренче күкрәү” шигыре.
– Б.Рәхмәт “Сабан туенда” шигыре.
8нче сыйныф
I бүлек. Халык әйтсә — хак әйтә
Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).
Гаилә йолалары. “Бәби туе”, “Туй” йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).
Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. “Яшь йөрәкләр” драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).
Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. “Сак-Сок” бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).
Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).
Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. “Милли моңнар” шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).
Аталар сүзе — акылның үзе
Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. “Ай өстендә Зөһрә кыз” әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.
Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).
Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. “Җирән чичән белән Карачәч сылу” драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).
Галимҗан Ибраһимов . Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алмачуар” хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре . Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек,чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).
Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. “Килен төшкәндә” шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).
Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).
Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Көмеш дага” шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).
Ил язмышы — ир язмышы
Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы — ир язмышы” шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.
Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).
Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сагыну” нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.
Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).
Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Бакчачылар” поэмасы, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).
Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. “Җиләкле аланнар” повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлеклә детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).
Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. “Без — кырык беренче ел балалары” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.
Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).
Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. “Изге сукмак”шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).
Һәр чорның үз герое
Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Беренче кар” шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).
Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Алсу” поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).
Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр?” шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).
Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Кояш болытка кергәндә” романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).
Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Өч аршын җир” повестеннән өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).
Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә. “Ак калфагым төшердем кулдан...” драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.
Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).
Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. “Туган җиремә” шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше
(1 сәгать).
Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Нигез” повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.
Әдәбият теориясе. Повесть. (4 сәгать).
Актыктан хаклык җиңә
Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.
Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).
Роза Хафизова. Язучы турында белешмә. “Әти кайткан көн” хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).
Фәнис Яруллин. “Ак төнбоек” хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү(2 сәгать).
Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. “Ярдәм итик” шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).
Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. “Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).
Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. “Табыш” хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).
Табигатькә дә табип кирәк!
Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. “Сөйли ак каен...” шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).
Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. “Балык кычкыруы” шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы –
кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).
Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. “Карач” хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).
Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана теле һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә.
Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты предметын укытуга 820сәгать билгеләнә.Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. Бу сәгатьләр санының инвариатив өлеше уку вакытының 75% ын тәшкил итә. Калган 25% уку вакыты программаның вариатив өлеше булып тора һәм эш программасын төзүчеләр тарафыннан билгеләнелә.
Тел материалын өйрәнү 5–9 нчы сыйныфларда төгәлләнә, ә югары баскычта барлык үзләштерелгән материал сөйләм эшчәнлеге барышында кабатлана һәм ныгытыла.
Урта баскычта базис укыту планы буенча татар теле һәм әдәбият укытуга һәр сыйныфта сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:
V – 5 cәгать (165 сәг.)
VI – 6 cәгать (210 сәг.)
VII – 4 cәгать (140 сәг.)
VIII – 4 cәгать (140 сәг.)
IX – 5 cәгать (165 сәг.)
Барлыгы: 820 сәгать
Татар теле һәм әдәбиятын укытуга сәгатьләр саны бүленешен, атналык сәгатьләр санын саклаган хәлдә, белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль хәл итәләр. Татар теле һәм әдәбият дәресләре бер дәреслек, бер эш программалары нигезендә үзара бәйләнештә, интегратив укытыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...
Тамчы шоу (татар теле һәм әдәбияты буенча класстан тыш чара)
класстан тыш чара...
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары...
Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары
Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында куллану өчен эш программалары....
Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә презентацияләр
Цикл презентаций по татарскому языку для русскоязычных учащихся, помогут в игровой форме изучить материал. На уроках идёт сравнение с русским языком....
VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН
Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү, фәнне тирә...