Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары
методическая разработка на тему

Хуснутдинова Гульнур Закиевна

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны

бәяләү критерийлары

Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгын, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикшерү, үзмаксатка әйләндерелеп, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү ысулына, укытучы эшенә бәя бирүгә генә кайтарылып калырга тиеш түгел. Ул — укыту процессының аерылгысыз өлеше, чөнки бу очракта укытучы тарафыннан белем дәрәҗәсе турында алынган мәгълүмат уку материалын, укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.

Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.

Татар теле һәм әдәбияты буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен сөйләмдә ачык чагылышын тикшерү максатыннан дәресләрдә төрле эшләр – укучылардан төрле темаларга диалоглар төзетү, текстның эчтәлеген сөйләтү, сәнгатьле уку минутлары үткәрү, ирекле яки аерым бер темага әңгәмә оештырулар каралган.

Сөйләм теленә бәяләр, гадәттә, сөйләмнең аңлаешлыгына, сөйләүченең хәзерге әдәби теленең орфоэпик нормалары белән идарә итүенә, фактик хаталарның булмавына бәйле була.

Нигездә «5» ле билгесе югарыда ассызыклап үтелгән критерияләрнең барысыда искә алынса, ягъни сөйләүченең сөйләме аңлаешлы, эзмәэзлекле, бер мантыйкка корылган, эчтәлекле, сәнгатьле, татар әдәби теленең барлык орфоэпик нормаларына җавап бирсә куела.

«2»ле билгесе исә, укучының сөйләме аңлаешлы , логик эзмәэзлекле булмаса, байтак фактик хаталар китсә, чыгыш татар теленең орфоэпик нормаларына җавап бирмәсә куела.

Татар теле һәм әдәбияты буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан дәресләрдә төрле язма эшләр – диктант, изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы, грамматик ялгышлары, логик һәм фактик хаталар да исәпкә алына.

Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йөртелә.

Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм бу уку елында үтелгән орфографик, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә.

Тупас булмаган орфографик хаталар:

а) укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә); язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ялгышлар (Акъегет, көньяк һ.б.); мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә сүзләрне бутап язу ( аш казаны - ашказаны, өй алды - өйалды һ.б.);

ә) программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик хаталар;

б) беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар;

в) дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан юлга күчерүдә ялгышу.

Тупас булмаган пунктуацион хаталарга җөмлә эчендәге синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнең берсе икенчесенә каршы куюны белдергән очракта сызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янында – ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына – сызык, ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер: ымлык яки аваз ияртемнәреннән соң - өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә – өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш кисәкләр арасында – өтер яки нокталы өтер; иярченле кушма җөмләдә – өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында сызык, өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык; тиңдәш гүгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу; үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки ике нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.

Контроль диктантларның күләме

Бәяләү нормалары контроль диктант күләменнән чыгып бирелә. Язма эшләрнең күләме кимрәк яки артыграк булганда, нормалар да шуңа мөнәсәбәттә кими яки арта. Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Сүзләр саны

уку елы башында

уку елы ахырында

V

100

110

VI

110

120

VII

120

130

VIII

130

140

IX

140

150

X

150

160

XI

160

170

                                    Бер минутка уртача язу тизлеге түбәндәгечә тәкъдим ителә:

Сыйныфлар

Сүз саны

Хәреф саны

V

10

55-56

VI

11-12

60-65

VII

13-14

70-75

VIII

15-16

85-90

IX

16-17

90-95

Контроль диктантларны бәяләү:

1. «5» ле билгесе куела: орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә;

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуаңион) бер хаталы пөхтә башкарылган эшкә.

2. «4» ле билгесе куела: 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә;

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуаңион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә.

3. «3» ле билгесе куела: 2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә.

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик,  4 пунктуацион хаталы эшкә.

4.«2» ле билгесе куела: 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә.

Грамматик биремле диктантларны бәяләү

Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10-15 сүзгә кимрәк була. Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе - диктантка, икенчесе - грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5» ле куела, дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Сүзлек диктантларын бәяләү

Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Сүзләр саны

V

1 5-20

VI

20-25

VII

25-30

VIII

30-35

IX

35-40

Хатасыз башкарылган эшкә - «5» ле, бер - ике хаталы эшкә «4» ле, өч яки дүрт хаталы эшкә «3» ле билгесе куела.

Өйрәтү характерындагы язма эшләрне бәяләү

Өйрәтү характерындагы язма эшләр (төрле күнегүләр, контроль характерда булмаган диктантлар һ.б.), контроль эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый эшләрдә: а) укучының аны ни дәрәҗәдә мәстәкыйль башкаруы; б) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгыту яисә кабатлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ.б.) эшләнүе; в) эшнең күләме; г) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытында башкарылуы исәпкә алына.

Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән очракта «5» ле билгесе ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле (укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булган эшкә «3» ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2» ле билгесе куела.

Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелмәсә, мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктант нормасы белән бәяләнә.

Изложениеләр күләме

Сыйныфлар

Изложениеләр

Уку елы башында

Уку елы азагында

саны

Текстның күләме

Язманың

күләме

Текстның

күләме

Язманың

күләме

V

6(2)

150-170

100-110

170-200

110-120

VI

6(2)

200-220

120-130

220-250

130-140

VII

5(2)

250-300

140-160

300-350

160-180

VIII

5(2)

350-400

180-200

400-450

200-220

IX

2(1)

150-475

220-240

475-500

240-250

X

2(1)

175-500

240-250

500-525

250-260

XI

2(1)

500-525

250-260

525-550

260-275

Изложениеләрне бәяләү

1. «5» ле билгесе куела: текст, планга нигезләнеп ( яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк, 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар.

2. «4»ле билгесе куела: тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән. 2 орфографик, 1 пунктуацион ( яки 1 грамматик) хата бар.

3. «3» ле билгесе куела: текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән, 3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата бар.

4. «2ле билгесе куела: тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк, сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. Орфографик хаталарның саны өчтән, пунктацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык.

Сочинениеләрнең күләме

Сыйныфлар

Бит саны

Сүзләр саны

V

1-2

100-120

VI

1.5-2

120-140

VII

2-2,5

140-180

VIII

2,5-3

180-220

IX

3-3,5

220-250

X- XI

5-6

250-350

Сочинениеләрне бәяләү

1. «5»ле билгесе куела: әгәр дә эчтәлек темага туры килсә, аны бирүдә зур хаталар булмаса; плансыз яки план нигезендә эзлекле язылса, морфологик күренешләрне һәм синтаксик төзелмәләрне уңышлы кулланса; текстта образлылык һәм стиль бердәмлегенә ирешелсә; 1 орфографик яки 1 пунктуацион яисә 1 грамматик хата булырга мөмкин.

2. «4»ле билгесе куела: эчтәлек темага туры килсә, ул дөрес ачылса; берәр хата җибәрелсә, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелсә; теле бай, образлы булса, стиль бердәмлеге сакланса, 2 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хата булырга мөмкин.

3. «3» ле билгесе куела: эчтәлекне нигездә дөрес биреп, кайбер читләшүләр, кайбер төгәлсезлекләр җибәрелсә; хикәяләү эзлеклелегендә аерым бозулар очраса, теле бай булмаса, күбрәк бер төрле синтаксик төзелмәләр файдаланылса, сүзләрне куллануда ялгышлар җибәрелсә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәсә, теле җитәрлек дәрәҗәдә образлы булмаса, 3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик хата булса.

4. «2»ле билгесе куела: эш темага туры килеп бетмәсә, фактик төгәлсезлекләр җибәрелсә, планга туры килмичә, эзлеклелек бозылса, теле ярлы булып, кыска һәм бер типтагы җөмләләр белән язылса; стиль бердәмләге булмаса, 7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле иҗади эш алымнарын кулланып, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

Укучының гомуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше үз фикерен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә, ягъни әдәби тел культурасы үсешенә бәйле....

10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы

10 нчы сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...

Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары

Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында  куллану өчен эш программалары....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН

Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү, фәнне тирә...