“Кыр казлары урап узганда” темасына ачык чара
классный час на тему
- Халык педагогикасы мәрҗәннәрен белүне, РизаэддинФәхреддиннең мирасын өйрәнүне дәвам итү;
-Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү,алар белән горурлану хисләре уяту;
-Туган илебезгә,туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү;
-Әхлак тәрбиясе белән белем нигезләрен бергә үреп, милләтебезгә чын зыялы укучылар үстерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyr_kazlary_urap_uzganda_temasyna_achyk_chara.doc | 92 КБ |
Предварительный просмотр:
“Кыр казлары урап узганда” темасына ачык чара
Максат:
- Халык педагогикасы мәрҗәннәрен белүне, РизаэддинФәхреддиннең мирасын өйрәнүне дәвам итү;
-Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү,алар белән горурлану хисләре уяту;
-Туган илебезгә,туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү;
-Әхлак тәрбиясе белән белем нигезләрен бергә үреп, милләтебезгә чын зыялы укучылар үстерү.
Җиһазлау :
1.Күренекле галим, педагог,олпат дин әһеле, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең портреты, аның “Гүзәл китаплар - гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге ул.
Китап уку кешенең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер” дигән сүзләре.
2.Магнитофон тасмасында “Солдатка озату”җыры.
3 .”Алар илебез өчен көрәштеләр” темасына чыгарылгын газета(Чакырылган кунаклар – Бөек Ватан сугышы ветераны Комаров Владимир Илларионович,Әфган сугышында үзенең интернационал бурычын үтәгән ветеран Сабирҗанов Фәрхәт Тәлгат улларының фоторәсемнәре, алар турында мәгълүматлар)
4.Пионер галстугы, быргысы, барабаны.
5.Патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең портреты, аның “Җырым белән җиңдем дошманны”дигән сүзләре.
6.Магнитофон тасмасында “Яшь җәлилчеләр” җырының көе.
Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунакларыбыз!
Тактага игътибар белән карагыз әле:
- Сез кемнең рәсемен күрәсез ?
- Мәгърифәтче, тарихчы Ризаэддин Фәхреддиннең.
Әйе, укучылар,күренекле фикер иясе, якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнүне дәвам итәбез. Аның түбәндәге сүзләренә күз салыйк әле:
“Гүзәл китаплар –гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге ул.
Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер”
( Бу сүзләрне укучылар кычкырып укыйлар)
- Балалар, сез китап укырга яратасызмы?
- Әйе.
- Нинди китаплар укырга яратасыз?
- Сугыш турында, мәхәббәт турында, туган ил турында.
- Бигрәк тә нинди әсәр күңелләрегезгә кереп калды?
- Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы.
- Ни өчен?
Укучылар җавап бирә.
Бер укучы поэмадан өзекне яттан сөйли.
Укытучы дәвам итә.
Балачагын сугыш урлаган, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, шушы мәктәпнең элекеге директоры Владимир Илларионович һәм тыныч тормыш дәвам иткәндә әфган сугышы утына керүче подполковник Фәрхәт Тәлгатович бүген безнең белән очрашуга килде. Аларның икесе дә яу кырында безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән сугыш ветераннары.
Магнитофон тасмасыннан “Армиягә озату” җыры уйнатыла.
Ветераннарга сорау бирелә:
- Бу көй сезгә танышмы?
- Сезне дә шушы җырны җырлап озатып калдылармы?
Җаваплар тыңлана.
Башка сораулар бирелә:
1. Сугышның беренче көннәрен йөрәгегез белән ничек кабул иттегез?
2. Владимир абый, яу кырында иң истә калырлык мизгел булдымы?
3. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең “Җырым белән җиңдем дошманны” дигән шигырь юллары сезгә туры киләме?
Җаваплар тыңлана.
“Салют сиңа, Муса Җәлил” җырын җырлыйлар. Ветераннарның пионер сафларында булган яшь чаклары искә төшерелә.
Ветераннарга кызыл галстук бәйләү мизгеле ( быргы һәм барабан тавышы астында).
Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр,аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.
Сез булганга матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган.
һәр ветеран – чын каһарман.
Хөрмәте Владимир Илларионович!Сез сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәгездә татыдыгыз, олы тормыш юлы үттегез! Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз!
Бөек Җиңүнең 65 еллыгын да күтәренке рух, зур куанычлар белән каршыларга язсын!
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып Ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Буыннардан – буыннарга күчәр
Сезнең батырлык җыр булып,
Илне яратудан өстен хис юк,
Чын батырлык илгә тугрылык!
Эх, абыйлар сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык,
Заман авырлыгын күтәрергә
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Мәңге-мәңге хәйран калырлык?
Сораулар бирүне дәвам итәләр:
1. Фәрхәт абый, сугыш сүзе, сугышның үзе сезне куркыттымы?
2. Сугышта сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?
- Кошларның баш очыннан урап, туган . якларга очып китүләре һәм хезмәттәшләремнең яу кырында ятып калулары...
Аудиокассета куела.
“Кыр казлары” Рафаэль Сафин.
Өндә түгел, төштә күрдем аны
Язгы таңның сызылып атканын
Көмеш чылбыр булып атканын.
Җир ямь-яшел иде, күк зәп-зәңгәр
Шундый матур язгы таң иде,
Җиргә, күккә-төпсез галәмгә
Бак та, акылыңнан яз инде.
Кыр казлары очып бара иде
Таң нурына манып түшләрен
...Ник соң әле шул төш онытылмый
Онытылганда башка төшләрем.
Кыр казлары очып килеп төште
Зәңгәр күл өстенә таллыкка.
“Исәнмесез, казлар!” дигән идем,
“Саумы, туган!”, дигән тавышка
Ышанмый да торам. Минем алда
Казлар түгел иде, солдатлар
Түшләрендә чыңлый медальләре
Шинельләрен төреп алганнар.
“Саумы, туган!”,- диләр, безне әле
Онытмадылармы якташлар?
Сагыналармы безне, без бит, диләр
Яуда үлеп калган солдатлар.
Елның шулай матур мизгелендә
Һәр яз саен шулай итәбез
Сабан сөреп киткән җиребезне
Һаман көткән әниләребезне
Хатыннарыбызны, балаларны
Ел саен бер күреп китәбез,
Тик үзләре генә күрми кала
Күренәбез бары төштә без
Төштә генә, бары төштә генә
Күренергә хокук бирелгән.
Һәм бары тик казлар булып кына
Кайталабыз очып илгә без.
Безгә сездән берни кирәк түгел
Тик шуңа сез колак салыгыз
Онытмагыз безне, онытмагыз
Ешрак безне искә алыгыз.
Кояшлырак булыр таңнарыгыз
Аяз күкне япмас болыт та.
Онытмагыз безне, онытмагыз
Кайталмабыз казлар булып та.
Шулай диделәр дә югалдылар...
Ә бүген мин, бүген таң калып
Төштә түгел, өндә карап тордым
Язгы таңның сызылып атканын
Көмеш чылбыр булып тезелешеп
Кыр казлары очып кайтканын.”
-Казлар нәрсә ди?
-Алар кемнәрне сагынып, күрергә дип кайта? Әйе, алар безгә “Онытмагыз!”- диләр.
Укучы. Әй, сез, сугыш уты кабызучылар! Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез! Сугыш ялкыны безнең дөньяны чолгап алмасын яңадан! Җир йөзе балаларның тынмасын көлүеннән!
Учитель. Почтим память погибших минутой молчания.
Минута молчания.
Учитель. На встречу с нами пришли наши малыши- ученики 2 а класса. Они хотят вам выразить слова благодарности.
Ученик 1. Благодарим, солдаты, вас!
Ученик 2. За жизнь!
Ученик 3. За детство!
Ученик 4. За весну!
Ученик 5. За тишину!
Ученик 6. За мирный дом!
Ученик 7. За мир, в котором мы живем!
Песня «Песня о мире» (муз.Филиппенко)
Учитель. – Да, они защищали нашу Родину, наше Отечество.
- Что такое Отечество?
(ответы детей)
- это наша Родина
- это наш город
- дом, в котором ты родился
- это наша земля .
Учитель. Все может родная земля: может накормить тебя теплым и вкусным хлебом, напоить родниковой водой, удивить своей красотой и только защитить себя она не может.
Поэтому защита Отечества и родной земли долг тех, кто ест ее хлеб, пьет ее воду, любуется ее красотой.
Мы с вами должны защищать нашу землю, должны беречь ее природу.
Ученик . Любите родную природу
Озера, леса и поля.
Ведь это же наша с тобою
Навеки родная земля.
На ней мы с тобою родились,
Живем мы с тобою на ней.
Так будем же люди все вместе
Мы к ней относиться добрей.
Учитель. Красивы наши города, поселки. Красивы наши леса и реки, наши родники, красива наша природа. Но самое прекрасное- это люди, чьими руками создается это богатство. И вы должны помочь взрослым сохранить эти богатства, эту красоту.
Ученик . Давайте будем беречь планету,
Во всей Вселенной похожей нету.
Во всей Вселенной совсем одна
Что будет делать без нас она.
Пусть мир будет в мире везде и всегда
Пусть птицы щебечут и пчелы гудят,
И дети на мирное небо глядят.
Пусть мирное солнышко утром встает,
И мирных людей на работу зовет.
Учитель. – В какой республике мы с вами живем? (Татарстан).
Учитель. Раз мы с вами живем в республике Татарстан- должны знать и ее государственные языки- и татарский и русский, знать традиции и национальные праздники татарского народа.
Укучы. Татар дисәм, мине дөнья белә,
Ул исем бит ташка сырланган.
Шушы исем белән халык гомер иткән,
Шатланган да, янган, сызланган.
Укучы. Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без көч биреп, яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне.
Ученик. Великую землю,
Любимую землю,
Где мы родились и живем.
Мы Родиной светлой,
Мы Родиной милой,
Мы Родиной нашей зовем.
Песня «Наш край»
Учитель. Сейчас Рамазан расскажет стихотворение «Илгә хезмәт итәрмен» . Гыйльми Таһирова.
Туган илем бик ямьле,
Эчәр суы бик тәмле,
Бик бай урман- кырларга,
Диңгезләргә, суларга.
Шундый матур, бай илдә
Бик бәхетле үсәм мин.
Укып белгәч, зур үскәч
Илгә хезмәт итәрмен.
Учитель. – Как вы понимаете слова «Укып белгәч, зур үскәч
Илгә хезмәт итәрмен»?
Учитель. О службе в армии мечтают многие мальчики. Послушаем М.Ильфата. Стихотворение «Солдат булдым» Җәүдәт Дәрзаман.
Каеш будым билемә,
Тасма тактым җиңемә,
Йолдызлы бүрек кидем:
- Мин солдат булдым!- дидем.
Иңемә мылтык астым,
Әти каршына бастым!
-Килдем, иптәш командир,
Әйдә, берәр фәрман бир.
- Смирно!- ди әти дә,-
Печән ашап бәтигә.
Бераз утын ярырсың.
Аннан… суга барырсың!
- Була!- дидем фырт кына
Һәм борылдым кырт кына.
Шуннан китте, и китте…
Мине чын солдат итте.
Бетте ялкау гадәтем,
Санаулы һәр сәгатем,
Иртүк торам,юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне,
Аннан эшлим эшләрне.
Бүлмәдә тәртип хәзер,
Ни кирәксә, шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
Учитель. Ваши папы, старшие братья тоже ведь служили в армии, стояли на защите нашего государства.
- Об этом расскажет Ш.Федор. «Мой брат уехал на границу» О. Высотская.
Мой брат уехал на границу.
Он пограничник. Он солдат.
Когда нам дома крепко спится,
В ночной дозор идет мой брат.
Идет он в темноту ночную,
И автомат с собой берет.
Он бережет страну родную,
Семью родную бережет.
Он слышит самый тихий шорох,
Он замечает каждый след.
В глухих лесах, в степных просторах
Нигде врагам дороги нет!
Домой не скоро возвратится,
Не скоро он обнимет нас.
Но знаю, где-то на границе
О нас он думает сейчас.
Учитель. Все мы, как Муса Джалиль, Владимир Илларионович, Фархад Талгатович, должны быть патриотами своей земли, любить и беречь ее, чтобы на земле царили только мир и покой.
Укучы. Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чәчкәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот аларның син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен…
Һәр карыш җир сугарылган
Шәһит җаннар каннарында.
Ученик. Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар.
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син.
Ученик. Атсын өчен Туган илнең
Һәр таңы матур булып.
Үсәрбез корәшче булып,
Үсәрбез батыр булып.
Ученик. Тырышырбыз әтиләрнең
Өметләрен аклар өчен.
Ата-бабай каны тамган
Туган җирне саклар өчен.
Ученик. Һәрберебез булырбыз без
Намуслы, батыр, тырыш.
Без үз кулларыбыз белән
Төзербез матур тормыш.
Ученик. И, конечно, тревожно,
Что порой мы безбожно
Не храним, что имеем
Не щадим
Не жалеем.
Ни за что не в ответе
Словно самую малость
Нам на этой планете
Жить и править осталось.
Не хозяева вроде,
Так добро свое губим.
А гордимся природой
И Отечество любим.
Ученик. У нас мечта одна
Пусть будет на планете
Мир добрый, как весна.
Песня «Син дә җырла батыр егет»
Учитель. «Родина- это огромное, родное, дышащее существо, подобное человеку»,- писал А.Блок.
Давайте будем бережно относиться к нашей Родине, защищать ее, чтобы будущие поколения могли с гордостью сказать: «Это моя Родина!...»
Песня «Большой хоровод»
Учитель. – Спасибо вам, ветераны, за встречу с нами. Какие пожелания будут у вас к нашему молодому подрастающему поколению?
ТАТАРСТАН
Май аенда шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбендә “Искә төшерергә дә авыр,онытырга да мөмкин түгел”дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Тантана Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Укучылар белән очрашуга яшьлек елларын сугыш урлаган, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган,бу мәктәптә 1958 – 1980 елларда директорлык вазыйфасын башкарган Комаров Владимир Илларионович, тыныч тормыш дәвам иткәндә Әфган сугышы утына кергән подполковник Сабирҗанов Фәрхәт Тәлгать улы килгән иде.
Тальян моңы... Вальс көе...
Ветераннарны зал тулы тамашачы басып каршы алды.
... Күкрәкләрегездәге медальләрегез
Чыңлашып куялар – моң гына-
Кинәттән йөрәкне сызлатып,
Чыңлыйлар әйтерсең, яшенләп
Кылычлар кисешә һавада.
Кылычлар йөзеннән үткәреп,
Сынады сезне замана,- дип башлады сүзен кичәне алып баручы - башлангыч сыйныфлар укытучысы-Сагитова Роза Мизгатовна.
Укучылар ветераннарга бик күп сорауларын бирделәр:
- Сугыш сүзе,сугышның үзе сезне куркыттымы?
- Сугышта сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?
- Муса Җәлилнең “ Җырым белән җиңдем дошманны!”- дигән шигырь юллары сезгә туры киләме?
“ Бик тә туры килә,- диде Владимр Илларионович.Үзем тальянда уйнап җырларга яраткангамы, күңелем гел моң белән тула иде.Олыгайган саен үткәннәргә Хәтер еш кайта,
бүгенге очрашулар да сугыш яраларын кузгата”
“ Ә минем өчен иң авыры кыр казларының баш очыннан урап-урап туган якларга очып китүләре һәм хезмәттәшләремнең яу кырында ятып калулары булды,- диде Фәрхәт Тәлгать улы.
Укучылар Рафвэль Сафинның “Кыр казлары” шигырен укып үттеләр
Ветераннарны быргы һәм барабан тавышы астында пионер сафларына кабул итү
мизгеле дә истә калырлык булды.
Аларның чыгышлары балаларның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.
Балалар “Герман көе”н башкардылар,яшь егетләр ,ир-атларны сугышка озату күренешен сәхнәләштерделәр.
Чара тынычлык символы буларак күгәрченнәр тотып , А.Гарифуллин көенә язылган “Дуслык” җырын башкарып тәмамланды.
Сабирҗанова Җәмилә Фаткылгаен кызы
9нчы мәктәпнең
милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
-
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.
“ Исән-имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен”!...
Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"
Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....
"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект
"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....
Кыр казлары артыннан
Илдар Юзеев һәм Фәнис Яруллин – бөек шагыйрьләребезнең – юбилейлырына багышланган кичә....
Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...
Х. Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү
Х. Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү. 11 сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы...