Х. Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү
методическая разработка (11 класс) на тему

Файзуллина Лейсан Тагировна

Х. Туфанның  “Киек  казлар”  шигырен  өйрәнү. 11 сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon adab.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

     10  сыйныф  әдәбияты  программасы  буенча   Х. Туфанның  “Киек  казлар”  шигырен  өйрәнү

     Тема:  «Киек  казлар»  тавышында  үткәнебез  авазы

     Максат:  Әдәби  әсәрләргә,  шигърияткә,  халык  җырларына  мәхәббәт  тәрбияләү,  халкыбызның  үткәненә  кызыксыну  уяту,  укучыларның  фикерләү  дәрәҗәләрен,  сөйләм  күнекмәләрен  үстерү.

    Җиһазлау:  11 сыйныф  дәреслеге,  магнитофон,   плакатлар,  портрет

    Дәрес  магнитофон  язмасында  “Киек  казлар”  җыры  белән  башланып  китә.

  • Укучылар,  сезнең  кыр  казларының  киткәнен  күргәнегез  бармы?
  • Әйдәгез,  әзгә  генә  тын  калыйк  та,  киек  казларның  китү  күренешен

 күзаллыйк.  Сезне  нинди  уйлар,  хис-тойгылар  биләп  ала?

    -    Әйе,  без  аларның  артыннан  хәерле сәфәр  теләп  калабыз.  Кыр  казлары  китү  күренеше  шагыйрьләребезне  дә  уйсыз  калдырмаган  икән.  Хәсән  Туфан  үзенең   хис-тойгыларын  “Киек  казлар”  шигыренә  салган.

    Без  бүген  сезнең  белән  Х.Туфанның  шигырьләрен  өйрәнүне  дәвам  итеп  “Киек  казлар”  шигырен  анализларбыз.

   Киек  казлар...  Кыр  казлары...

   Югарыда  аларның  кыйгак-кыйгак  кыйгылдау  авазлары  ишетелә.  Күңелдә шулкадәр  моңсу...

   Ә  табигатьтә...  табигатьнең  көйсез  чагы:  көз...  каракучкыл   кара  болытлар,  җил,  яңгыр,  хәтта  карлы  яңгырлар...

   Нинди  сәбәпләр  кошларны  корган  ояларыннан  кузгалырга  мәҗбүр  итте  икән?

     -Кыр  казлары  җылы  якларга  бала  чыгару  өчен  очалар

     -Нәсел  калдыру  өчен

   Әйе,  кыр  казлары  табигый  дөньяның  бөтенлеген,  тулылыгын  саклау,  буыннар  чылбырын  өзмәс  өчен  корган  ояларын  калдырырга  мәҗбүрләр.

   Безне,  кыр  казларының  бердәм  булып,  хәтәр,  әмма  максатчан  юлга  чыгулары,  матур  тезелеп  очулары,  канатларының  ныклыгы  сокландыра.

   Һәм  шунда  ук  моңлану,  сагышлану  хисләре  дә  биләп  ала,  асылда,  аерылышу  бит  бу.  Шуңа  күрә  дә  кыр  казлары,   аларның  каңгылдаулары  халык  җырларында  еш  кына  туган-үскән  яктан  аерылу,  аерым  яшәү,  китү-кайту  хисләренә  символ  булып  киткән.

   Әдипләр,  бигрәк  тә,  шагыйрьләр,  табигать  дөньясындагы  күренешләргә  күңел  сизгерлеге,  күңел  нечкәлеге  аркылы  карый  һәм  аны  туган  телебезнең  һәр  сүзен  барлап,  бик  тә  кадерләп,  аңа  ничәмә-ничә  төрле  төсмерләр  сала-сала,  үзләренчә,  образлы  итеп  әйтеп  бирә.  Хәсән  Туфанның  “Киек  казлар”  шигырен  өйрәнгәндә  моңа  ышанырбыз.

     Укытучы  шигырьне  укый.  Укучылар  эчтән  генә  бер  кат  укыйлар.  Аннары  сәнгатьле  итеп  1  укучы  укый.

  • Я,  очып  барган  киек  казлар  төркеме  шагыйрь  күңелендә  нинди    хисләр  уяткан?

     Ул  хисләрнең  уянуына  нәрсәләр  сәбәп  булган  дип  уйлыйсыз,  укучылар?

    -минемчә,  монда  төп хисләрнең  берсе- моңлану

           Безнең  дә  бит  шулар  сыман

           Киткән  еллар  бар  иде.

           Кыйгак – кыйгак,  илем  ерак,

           Дигән  чорлар бар  иде.

    -туган  якларыннан  аерылып  китү  кайгылдашу  авазларында  ачык  ишетелә.

           Киек  казлар  кыйгылдаша,

           Җырлашалар  микәнни?

           -  Туган  илләр  кала  бит,  -  дип

           Елашалар  микәнни?

    -киек  казларның  авазында  ышаныч  та,  өмет  тә  бар.

          Казлар  кебек  очасылар,

          Китәселәр  идек  инде;

          Кыйгак-кыйгак,  илем  ерак,

          Дияселәр  юк  инде.

     -  Дөрес,  укучылар.  Ә  хәзер  әйтә  алмассыз  микән  сез,  ничек  туды  икән  шагыйрь  күңелендә  мондый  моң-сагышка  тулган  шигырь?  Х. Туфанның  биографиясенә  күз  салыйк  әле.  Кем  искә  төшерер?

     -Без  Х.Туфанның  тормыш  юлын  өйрәнгәндә,  аның  16  ел  сөргендә  (1940-1956)  булуын  белдек.  Шигырь  билгеле  булганча,  1956  елда  иҗат  ителгән.  Сталин  үлеп,  аның  сәясәтендә  җитди  хаталары  ачылганнан  соң,  Х.Туфан  иреккә  чыга.  Туган  илен  сөйгән  шагыйрьгә,  16  ел  Ватаныннан  еракта  булу  бик  авыр  була.

    -Х.Туфан  “Киек  казлар”  шигырендә  тайга   сазлыкларында  сөргендә  булган  чакларындагы  кайгы-сагышларын,  кайткач,  шатлануларын  чагылдыра.

    -Минемчә,  шагыйрь  шушы  шигыре  эченә  тулы  бер  чор  сыйдырган:  сөргенгә  китү,  сөргендәге  кичерешләре  һәм  туган  иленә  кайтуы.

     Бик  яхшы,  укучылар.  Сез  дөрес  әйтәсез.  Х.Туфанның  бу  әсәренә  Марс  Макаров  көй  иҗат  иткән.  Бу  җыр  башкарылганда  күпне  күргән,  сугыш  елларында  яки  башка  сәбәпләр  белән  аерылып  торырга  мәҗбүр  булган,  яисә  фашист  илбасарларын  үз  оясына  куып,  исән-имин  кайткан  апа-абыйларның,  әби-бабайларның  күзләреннән  яшь  килә.  Бу  ни  өчен  шулай  икән?

     Әлбәттә,  шигырьдә  җанландырылган  хисләр – бер    шагыйрь  хис-кичерешләре  генә  түгел,  ә  бәлки  гомумкешелек  хис-кичерешләре.

    С.Хәким  әйткән:  “Бу  шигырьдә  Туфанның  үз  биографиясе  генәме?  Юк,  бик  күпләрнең  язмышын  искә  төшерә,  бик  күп  нәрсәләр  турында  уйландыра  бу  шигырь...  “Киек  казлар”  кыйгылдавы  артыннан  бүтән  авазлар  -  кешеләр  авазын  да  ишетәм.  Чын  художникның  биографиясен  мин  тау  токымына  охшатам.  Тау  токымына  карап,  тауның  үзе  турында  сөйли  алмыйлармыни?”

     Хәзер  рәхим  итеп,  “Киек  казлар”  җырын  авылыбызның  моңлы  сандугачы  Галиева  Альмира  башкаруында  тыңлап  үтик.

              Җыр  тыңлана.

      -  Әйе,  искиткеч  дулкынландыргыч  җыр.  Бу  җырны , беренчеләрдән  булып , танылган  җырчы  Нәфисә  Василова  башкарган.

      Кошлар  һәм  кеше  язмышлары  охшаган  дидек  без.  Мин  сезгә  хәзер  үзебезнең  Пимәр  бабаларыбызның  үткәненә  күз  салырга  тәкдим  итәм.  Пимәр  авылына  кагылышлы  тарихи  риваятьне  тарих  укытучысы  Мәгъсүм  абыегыз  сөйләп  үтәр.

      -Казан  ханы  башкаладан  90  чакрым  ераклыкта,  көньяк-көнчыгыш  юнәлештә  Чаллы  шәһәре  төзетә  (хәзерге  Балык  Бистәсе  районы).  Бу  кала  тиз  үсә,  күтәрелә.  Шәһәрнең  бие  Хаҗи  Гәрәй  Казаннан  аерылмакчы  була.  Би  булып  Хафиз  Гәрәй  утыргач,  Казан  белән  каты  сугыш  башлый.  Ике  ел  барган  сугышта  Хафиз  Гәрәй  җиңелә  һәм Б.га  кача.  Халыкның  байтагы  аның  белән  китә.  Бер  өлеше  җимерелгән  нигездә  кала.  Аны  Иске  Йорт  дип  атыйлар.  Шәехзадә  исемле  карт,  нәселе  белән,  чакрым  ярым  ераклыкка  китеп  төпләнә.  Авылны  картның  исеме  белән  Шәехзадә   дип  йөртә  башлыйлар.

      Картларның  берсе -  Би - Әмир  туганнары  белән  көньяк-көнчыгышка  4  чакрымга  күчеп  авыл  кора.  Бу  авылны  Би - Әмир  исеменнән  алып  Пимәр  дип  атый  башлыйлар.  Авыл  урман  аланына -  кечкенә  инеш  буена  урнашкан  була.  Инешне  дә  “Пимәр  инеше”  дип  йөртәләр.

      Шул  чакларда  бу  якларга  кайдандыр  “казаклар”  килә  һәм  хәзерге  Мәмли  Казаклар  Чаллысы  (Балык  Бистәсе)  урынында  яши  башлыйлар.  Соңыннан,  без  алда  әйтеп  узган  өч  авыл  халкын  (Шәехзадә,  Иске  Йорт,  Пимәр)  казаклар  кыерсыта  башлый.  Һәм  алар,  үзара  киңәшеп,  бу  өч  авыл  Мишә  елгасы  янына,  70  чакрым  ераклыкка  китеп  шул  ук  исемдәге  авылларга  нигез  салалар (хәзерге  Питрәч  районы).

     1619  еллардан  бирле  шушы  өч   авыл  тыныч  кына  хәзерге  урыннарында  яшәп  яталар.  Ягъни  без.

      -  Рәхмәт,  Мәгъсүм  Госманович.  Күрәсезме,  укучылар,  игътибар  иткән  булсагыз,  кайчандыр  безнең  бабаларыбыз  да  корган  ояларыннан  кошлар  кебек  күчеп  китәргә  мәҗбүр  булганнар.  Торган-корган  нигезләрен  калдыру  бер  дә  җиңел  булмагандыр.

       Нәрсә  этәрде,  нинди  сәбәпләр  юлга  чыгарды  икән  аларны?

       Кошларныкы  кебек  бабаларыбызның  язмышында  да  охшашлык  табып  булырмы?  Әйтеп  карагыз  әле.

       -Казаклар  тарафыннан  бөтенләй  юкка  чыкканчы,  нәселләрен  калдыру  өчен,  күчеп  китәргә  мәҗбүр  булганнар.

       -Нәсел  калдыру,  токымны  югалтмау,  буыннар  чылбырын  өзмәү  бурычы  бар  нәрсәдән  өстен  булып  чыга  дип  уйлыйм  мин.

       -Безнең  бабаларыбыз  да  кошлар  кебек  яңа  нигез,  оя  кору  өчен  тыныч  урыннарга  юл  тотканнар.

      Әйе,  кошлар  язмышы  белән  кеше  язмышы  да  охшаш  икән.

      Ә  хәзер  татар  халкының  бөек  җырчысы  Илһам  абый  Шакиров  яратып  җырлый  торган  татар  халык  җыры  -  “Ак  калфак”  җырын  тыңлап  үтәрбез.  Сүзләренә  игтибар  итеп  тыңлагыз.

                “Ак  калфак”  җыры  тыңлана.

    Укучылар,  бер  җөмлә  белән  генә  әйтегез  әле,  бу  җыр  нәрсә  турында?

     -Бу  җырда  бабайларның  үткәне,  сагышы,  аерылып  киткән  нигезен  сагынуы  чагылган.

    Шулай.  Әйдәгез,  хәзер  сезнең  белән  Х.Туфанның  “Киек  казлар”  шигыренә  анализлауны  тәмамлап  нәтиҗәләр  чыгарыйк.  Шигырь  нәрсә  турында?

    -моңлану,  киек  казларның  киткән  вакытларындагы  борчылып  каңгылдашулары;

    -Х.Туфан  үз  йөрәге  аша  үткәреп  кешенең  хис-кичерешләрен  күрсәтә;

    - кешеләрнең  язмышын  кошлар  язмышы  аша  күрсәтә;

    - кешеләр  дә,  кошлар  да,  дөньядагы  барлык  җан  иясе  дә  үзеннән  нәсел  калдырырга,  яшәешне  дәвам  итәргә  бурычлы;

    - монда  шагыйрь  үзе  турында  гына  түгел,  ә  ил,  дөнья,  кеше  язмышын  чагылдырган.

      Дөньядагы  барлык  җан  ияләре  дә  яшәеш  тукталмасын  өчен  токымын  югалтмаска  тиеш,  бурычлы.  Шуңа  күрә,  адәм  балалары  да,  кошлар  да  язмышның  төрле  сынауларын  (аның  авыры  да  була  һәм  бик  авыры  да)  сынмыйча  үтәргә  тиеш!

      Шул  юлларны  үтәр  өчен  барыбызга  да  Ходай  көч-куәт,  сабырлык  бирсен!

      Өй  эше:  “Киек  казлар”  тавышында  үткәнебез  авазы” темасына  иҗади  эшкә  хәзерләнеп  килергә.  120-124  битләрне  укып  килергә