Сыйныфтан тыш чара. Гаилә - бәхет ачкычы.
методическая разработка (8, 9, 10, 11 класс) на тему
Гаилә - бәхет ачкычы. Сыйныфтан тыш чара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Гаилә - бәхет ачкычы. Сыйныфтан тыш чара. | 33.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Сыйныфтан тыш чара.
Гаилә - бәхет ачкычы.
Хәйретдинова Фәридә Салих кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тактага түбәндәге сүзләр эленә:
“Әдәп вә тәрбия – ата-ананың баласына иң зур бүләге”
Ризаэддин Фәхреддин
Максат: Укучыларда татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре hәм халык аваз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, туган телебезгә, динебезгә карата хөрмәт, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләүгә омтылу.
Җиһазлар: Ризаэддин Фәхреддиннең портреты, тәрбия турында хезмәтләре, үрнәк шәҗәрәләр, презентация, компьютер, проектор, магнитофон.
Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Бәйрәмебезне башлыйбыз! Гаилә бәхете, гаилә тынычлыгы – болардан да мөhимрәк тагын ни бар икән! Бала өчен ата-анаң, туганнарың булу, ата-ана өчен балаларның сау-сәламәт, тәртипле, тәрбияле, иманлы булуы - моннан да зуррак бәхет юк дип саныйм. Бүгенге чара гаилә әгъзалары арасындагы бәйләнешне тагын да ныгытсын иде. Барчабызның да гаиләләре имин булсын иде.
(Сәхнәгә ана белән бала чыга)
Ана.
Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
Бала.
Иң назлы сүз, иң якын сүз
Бергә:
Ул матур сүз - әнкәем!
Ана.
Бар тагын бер иң матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
1 нче укучы.
Ул матур сүз,
Ул якын сүз - әткәем.
Укытучы. Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез! Бу сүзләр безнең өчен иң кадерле сүзләр. Әти, әни, әби, бабай - безгә бик-бик якын кешеләр. Алар бишек җырларын көйли- көйли бөтен өметләрен, хыялларын безгә багышлаганнар. Үскәч тә әти-әниләребезгә без бала булып калабыз.
2 нчы укучы. (утырган килеш сөйли).
Ак челтәрле тәрәзәдән
Бишек җыры яңгырый.
Япь-яшь ана сабыена
Борынгы җырлар җырлый.
Ана. (бишек тирбәтеп, җырлый).
Әлли-бәлли итәр бу, Йокла, улым, йом күзең,
Мәдрәсәгә китәр бу. Йом, йом күзең, йолдызым.
Тырышып сабак укыгач, Төнлә йокың кала да,
Галим булып җитәр бу. Еглап үтә көндезең.
Укытучы. Укучылар, бөек татар мәгърифәтчесе Р.Фәхретдиннең ата-ана хакы турында бик күп хезмәтләре бар. (Слайдларда портреты, хезмәтләре күрсәтелә). Әйдәгез, аның “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннын кайберләре белән танышып үтик :
(Укучылар чиратлап слайдлар укыйлар):
- Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.
- Сезгә иң якын кешеләр – ата-аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә, үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
- Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне тәрбияләп үстерделәр. Бер көнне сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.
- Бу китапта киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр бик күп. Һәм аларның һәркайсы тирән мәгънәгә ия.
- Сез барыгыз да өй эше итеп үзегезнең гаилә шәҗәрәсен, ягъни нәсел агачын ясадыгыз, алар белән безне дә таныштырып үтсәгез иде.( Һәр бала үзенең гаилә шәҗәрәсе турында аңлатып сөйли.)
Укытучы. Әби–бабай, әти-әниләрдән башка безнең гаиләләребездә туганнарыбыз: абый-эне, апа-сеңелләребез дә бар. Кем үзенең туганы турында сөйләп китәр икән? (Берничә укучы гаилә фотосурәтләре буенча үзләренең туганнары белән таныштыра.)
- Р.Фәхретдиннең туганнар турында да бик матур сүзләре бар. Укып китик әле.
(Укучылар слайдлар укыйлар):
- Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннырыгыздыр. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга карата итәгатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз, кечеләренә карата рәхим-шәфкатьле булыгыз.
- Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызга һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне кызганмагыз.
- Туганнарыгызның серләрен саклыгыз, аларга гел шатлыклы хәбәрләр китерүче булыгыз, бик мөһим булмаса яманнарын сөйләмәгез. Сүзегез һәм эшегез белән аларга ихласлы булыгыз.
- Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Укучыларның җаваплары, фикерләре тыңлана.
(«Әнкәмнең догалары» җыры башкарыла, (магнитофон язмасында тыңлау)
Укытучы. Язучы Ф.Яруллин ата-ана хакы турында бик күп тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр иҗат иткән. Сез аның шигырьләрен, әкиятләрен бик яратып укыйсыз. Ф. Яруллинның берничә шигырен тыңлап китик.
1 нче укучы. “Калыйк вакытында сорап.”
Озын-озын нәрсә озын?-
Озын-озын бәхет юлы.
Үз бәхетенә бара кеше
Кайвакытта гомер буе.
Олы-олы нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Ерак-ерак нәрсә ерак?-
Үткәннәргә юллар ерак.
Ата-ана фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
2 нче укучы. “Сез кирәк.”
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Сүнгәнг чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәсен өчен йөрәк-
Сез кирәк, әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
3 нче укучы. “Бай кеше.”
Мин бай кеше.
Күп малайлар
Карый миңа көнләшеп
Юмарт булсам да аны мин
Бирә алмыйм өләшеп.
Очыйм дисәм, оча алам
Канатларым пар минем.
Байлыгым шул- әтием дә,
Әнием дә бар минем.
4 нче укучы. “Әни, синең хәер-фатихаң.”
Ашкынабыз ерак юлларга без
Яулау өчен күбрәк җиңү-дан.
Юлда безне бәлаләрдән саклый,
Әни, синең хәер-фатихаң.
Баш очында кайчак кояш сүнә,
Атмас кебек була якты таң.
Караңгыда безгә юл күрсәтә,
Әни, синең хәер-фатихаң.
Киңәшергә янда дус югында,
Бәргәләнгән чакта ялгыз җан -
Иң акыллы бер киңәшче була
Әни, синең хәер-фатихаң.
5 нче укучы. “Молодец минем әби.”
Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә-ул идәндә,
Көчен һич тә жәлләми.
Алъяпкычларым үтүкли,
Көн дә чәчләрем үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.
Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен укырга да
Барыр иде ... яраса.
6 нчы укучы. “Әти карап торганда.”
Курыкмыйм мин бүген,
Өрекмим мин бүген
Явыз малайлардан да,
Явыз маэмайлардан да.
Ата казлар ысылдап,
Муенын сузып калса да,
Сөзгәк усал тәкәнең
Күзе уттай янса да -
Курыкмыймын бер тамчы,
Уйнап йөрим урамда:
Әй рәхәт соң уйнавы
Әти карап торганда.
- Булдырдыгыз, укучылар. Фәнис абыегыз язган шигырьләрне бик матур сөйләдегез.
(Сәхнәгә әби белән бала чыга)
Әби.
Ата-ана хакы дигән Ата-анадан башка
Кануннар яшәп калсын. Бар нәрсә дә табыла.
Гаиләләр һичкайчан да Һәр бала ата-анага
Кыйбласын югалтмасын. Изге итеп табына.
Гаилә - бәхет ачкычы:
Ир - беләк, хатын - терәк.
Тату гаиләдә һәрчак
Ачык йөз, тыныч йөрәк.
Бала.
Ата йөрәге таудан өлкән,
Ана йөрәге диңгездән тирән.
(«Матур булсын» җыры башкарыла.)
Укытучы. Ә хәзер бүгенге сөйләгәннәр, фикер йөртүләр аша нәтиҗә чыгарыйк:
- Гаиләдә иң мөһиме.. (укучылар үз фикерләрен әйтәләр: ышаныч, җылылык, ярату, хөрмәт, татулык, дус яшәү, бәхет).
- Бүгенге дәрестә алган киңәшләр, үгет-нәсыйхәтләр эзсез югалмаслар дип ышанам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныфтан тыш чара.
Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....
Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)
Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....
"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)
Ризаэтдин Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә багышланган тәрбия сәгате эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)
Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...
"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара
Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара
«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....
Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.
Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...