"Шалкан" әкияте (на татарском языке)
методическая разработка на тему
Сценарий сказки "Репка" на татарском языке для начальной школы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Шалкан" әкияте | 14 КБ |
Предварительный просмотр:
Башлангыч сыйныфлар өчен “Шалкан” әкиятенә сценарий
Укытучы: Садрутдинова Ләйлә Идмасовна, Казан шәһәре 84нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Шалкан” әкияте
Бабай чыга, каранып йөри,көрәк ала:
- Шалкан утыртам. Кая утыртыйм икән? Эх-хы,хы,менә монда утыртам!
(Казый, утырта, су сибә, чыгып китә)
Әйләнеп килә, караса – шалкан үскән , тек үскән (Музыка – фанфары)
Бабай: Менә сиңа мә! Карагыз! Нинди зур шалкан! Ай-яй-яй... Әйдә чыгарыйм әле.
(Шалкан чыкмый, “чыкмыйм; юк, чыкмыйм)
Бабай: Нишләргә инде? Карчык, әйдә, кил, булыш әле!
(Әби чыга, карый, аптырый. Шалкан бик горур басып тора)
Әби: Ай-яй-яй, кара син аны. Үскән тек, үскән бу шалкан! Әйдә, бабай, тартып карыйк!
(Тарталар, тарталар – шалкан чыкмый)
Бабай: Булмый шул, сиңа әйтәм!
Әби: Нишләргә инде? Кызым, чык әле әйдә, булыш безгә.
( Кыз бии –бии чыга, карый да көлеп җибәрә)
Кыз: Кара син аны, бу нәрсә? Нинди шалкан! Хәзер без аны тиз генә чыгарабыз. Чык дим, чык!
Бабай, әби: Юк,шул,кызым,юк,булмый.
Кыз: Актүш,чык әле безнең янга,булыш.Чыкмый бит бу шалкан.
(Эт чыга, әйләнеп йөри, иснәп карый)
Актүш: Вау, вау! Бу нәрсә бу?
Кыз: Нәрсә булсын – шалкан!
Актүш: Нишләп ул шундый зур? Аны ничек ашыйбыз?
Әби: Ашыйбыз сиңа! Башта чыгар! (Бабай баш сөлки,кашый)
Актүш: Мин иң көчле эт.( Мускуллар күрсәтә). Хәзер без аны тиз генә!Әйдәгез!
(Шалкан чыкмый)
Актүш: Мыраубикә, кил әле, кил, булыш безгә. Кая йөрисең инде?
Песи: (Вальяжно) Чыгам инде,чыгам, кычкырма болай. Башым авырта.
Нәрсә кирәк сиңа? (Туктап кала) Вау!Вау! Бу нәрсә бу?
Барысы: Шалкан!
Песи: Үскәнсең син,ә? Ну вот даешь!
Әби, кыз: Күп сөйләшмә, әйдә, булыш.
(Шалкан чыкмый)
Песи: Тычкан, син кайда? Булыш әле, чыкмый бит бу шалкан!
Тычкан: Пи-пи-пи... Мин?Мин кирәкме? Мин нигә кирәк?
Барысы: Шалкан чыкмый!
Тычкан: Мин аны чыгарам!Беләсезме, мин нинди көчле!Хәзер без аны!
Шалканны тартып чыгаралар.
Барысы: Булды бу! Чыкты!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа
Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...
Тематическое планирование по татарскому языку и литературе 5 класс татарская группа
Тематическое планирование для 5 класса...
"Шалкан" әкияте
"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү....
Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"
Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)
Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения
Рабочая программа для 6 классов по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...