Таҗи Гыйззәтнең иҗатына күзәтү.
план-конспект урока (9 класс) на тему
Открытый урок по татарской литературе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tazhi_gyyzztnen_izhatyna_kuztu.docx | 27.03 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес планы
Тема: Таҗи Гыйззәтнең иҗатына күзәтү. «Изге әманәт» драмасы. Максат: 1Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗатына тулырак мәгьлүмат бирү.
Укучыларнын бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Таҗи Гыйззәт әсәрләре белән кызыксыну уяту.
Жиһаз: драматургның портеты,4 томлыгы , альбомы,С. Сәйдәшев Ж.Фәйзи портретлары, Казбек Таҗи улының журнал-газета битләрендәге мәкаләләре, аудиоязмада Хәдичә Гыйниятова башкаруында «Гайнавал» җыры, видеоязмада «Чаткылар» дан өзек, Казбек Таҗи улының өендә интервью, компьютерда тестлар, фотолар, Таҗи Гыйззәтнең үз куллары белән тезәтмәләр керткән әсәрләре .
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Дежур укучының рапорты.
Үткәнне актуальләштерү:
Компьютердагы тестлар ярдәмендә драматургның биографиясен үзләштерүгә анализ.
Т.Гыйззәт сүзләренә язып килгән җырларны сәнгатьле итеп уку
Сорауларга җавап ( Нинди әсәренә язылган җыр? Музыкасын , көен кем язган?).
Хәдичә Гыйниятова башкаруында «Гайнавал» җырын тыңлау, кушылып, күмәк җырлау
II Яңа материал:
Видеоязмада академик КазбекТаҗи улы. Гыйззәтов белән интервьюны карау
Драматургның оч улы: Үзбәк (16яшендә үзе теләп сугышка китә, танкта янып улә). Казбек (80 яшендә Казанда яши, философия фәннәре докторы, академик, кызы Гүзәл- доцент, авыл хужалыгы институтында кафедра мөдире, Гөлназ - университетта философия фәннәре доценты), Рубин- бик талантлы инженер-конструктор иде 2 ел элек вафат булды, аныҗ кызы Гөлнар 18 нче мәктәптә татар телен укыта .
З.Таҗи Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган. Язучы-драматург үз эшенә бик таләпчән булган ( Язучы үз кулы белән төзәтмәләр керткән хезмәтләре укучылар га күрсәтелә)
Фоторәсемнәрдә драматургны төрле рольләрдә уйнаганын күрәбез (фоторәсемнәр күрсәтәм )
«Чаткылар» драмасыннан укучылар башкаруында өзек карау. (видеоязмада өзек карау)
IV Материалны ныгыту:
- Язучының “Изге әманәт” әсәре турында мәгьлумәт .
- Бөек Җиңугә : 60 ел булды (Укучыларның сугыш турында әзерләп килгән материалны тыңлау)
- Татарстан халкының сугыштагы батырлыклары турында укучыларның сөйләүләре
- Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның керәштәшләре түрында падре Юрытко сүзләренең мәгьнәсен аңлату.
- Бөек полководец Жуков сузләре.
- «Әманәт» сүзенең мәгьнәсен аңлату.
- Дәреслектән «Изге әманәт» әсәреннән өзекне рольләргә бүлеп сәнгатьле уку.
Укылган өзеккә анализ.
Йомгаклау:
- Язучы турында дәрестә алган мәгьлүматларга нәтиҗә.
- «Изге әманәт» әсәренә керешкә анализ.
- Укучыларга дәрестә катнашуларына билгеләр кую.
Өй эше: дәреслектән драманы укырга , сорауларга жаваплар әзерләргә, эчтәлеген сөейләргә өйрәнергә.
Оештыру моменты.
- Исәнмесез, хәерле көн укучылар!
-Исәнмесез укытучы апа!
-Бүген сыйныфта кем дежур?
-Бүген сыйныфта мин дежур. Буген 24нче ноябрь,пәнҗешәмбе көн. Дәрестә.... юк. Өй әше- Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнергә, драматург язган җырлар язып килергә иде. Дежур укучы ...
-Ярый,рәхмәт.
Актуальләштеру:
-Әйдәгез хәзер өй эшен тикшереп үтик. Рәхим итеп компьютерлар артына утырыгыз. Анда сезгә драматург тормышыннан тестлар бирелгән,сезгә дөрес җавапларны билгеләргә кирәк.
Укучылар компьютерда тестларга җавапларны билгелиләр.
-Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз, һәркем өй әшенә билгесен алды. Бөтен сорауларга дөрес җавап булса 100%-“5”,70-90%-“4”,ә 50%- “3” билгесе.
Ә хәзер өй эшенең икенче өлешенә - җырларга тукталыйк.Кем нинди җырларын язып килде? Бу нинди сәхнә әсәренә язылган җыр?
-Музыкасын, көен кем язган.
-С.Сәйдәшев,Ж;.Фәйзи
(Укытучы портретларын күрсәтә).
-Әйдәгез әле бездә бергәләп бер җырын тьңлап үтик.(Җырның сүзләре тактага язылган,әкрен генә кушылып җырлап та булла, караоке).Җыр “Әдрән диңгез”
-Бик яхшы. Димәк без Т.Гыйззәтне С.Сәйдәшев белән бергә эшләгәнен белдек.Ә бит беренче татар музыкаль “Башмагым” комедиясенең дә авторы Т.Гыйззәт. Бу әсәр бүгенге көндә дә опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми,ел саен куела,халык аны кетеп ала, яратып карый.
3 Яңа материал:
-Без укучылар белән бүгенге көндә драматургның эшен дәвам итүче Т.Гыйззәтнең улы профессор,академик Казбек Таҗи улы Гыйззәтов фатирына бардык. Хәзер кечкенә генә өзекне карап үтик.
Видеоязма карау.
-Күргәнегезчә Т.Гыйззәтнең 3 улы - Үзбәк,Казбек,Рубин булган.(Фотоларын күрсәтәм). Үзбәк - 18 яшендә узе теләп сугышка китеп,танкта янып үлә. Кечкенә вакыгта бик сәләтле була,7 класста үзе пьеса язып,мәктәп укучылары белән клубта куялар “Исән булса һичшиксез язучы булган булыр иде, ул төрле мәзәк бәетләр язарга ярата иде,”- ди Казбек Таҗи улы.
Рубин - бик талантлы инженер-конструктор иде, 2003 елда вафат булды. Рубинньщ кызы Гөлнар 18 мәктәптә татар теле укыта.
Казбек- философия фәннәре докторы, академик, аңа хәзер 80 яшь.Кызы Гузәл- доктор авыл хуҗалыгы институтында кафедра мөдире.
Тажи Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган. Язучы- драматург үз эшенә теләпчән булган, менә сезнең каршыгызда язучы үз кулы белән төзәтмәләр керткән хезмәтләре (китапларын күрсәтәм,төзәтмәләре бик күп).Ә бит ул әле драматург кына түгел, артист та булган. Менә бу фоторәсемнәрдә без Таҗи Гыйззәтне төрле рольләрдә күрәбез(фотоларын күрсәтәм).
Ә хәзер әйдәгез “Чаткылар” драмасыннан укучылар башкаруында бер өзек карап үтик.(Видеоязмадан өзек карау). Бүген без драматургның сугыш темасына багышлап язылган “Изге әманәт” әсәренә керәбез. Бу безнең кереш дәрес, алдагы дәрестә дәвам итәрбез.
Быел Бөек Жиңүгә 68 ел була .Жиңү җиңел генә бирелмәде. 20миллионнан артык кеше бу сугышта корбан булды. Бөек Ватан сугышы гитлерчылар фашизмына каршы илебезнең иреген,бәйсезлеген саклап калу өчен көрәштә ватандашларыбызның батырлыгын, кыюлыгын, мәгърур булуын күрсәткән дәлил дә булды.
Татарстан бу гомуми көрәшкә үзеннән зур һәм сизелерлек өлеш кертте - фронтка меңләгән самолет,миллионлаган снаряд,хәрби кием-салым, корал, азык- телек, икмәк озатып торды.
Татарстан халкы сугышта зур югалтуларга дучар булды. Аның 350меңнәң артык егет һәм кызлары сугыш кырларында ятып калды.
-Укучылар, сез инде герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында беләсез.Аларны хөкем карары үтәлгәннән соң падре Юрытко бары бер генә җөмлә әйтә:
-Татарлар елмаеп үлделәр.
-Ә менә бөек полководец Жуковка сорау биргәч ,ул болай дип җавап бирә:
-Ә татарлармы? Беләм мин аларны, алар белән сугышып була, ягъни аларга таянырга була.
-Инде драматургның “Изге әманәт” драмасының исеменә күз салыйк. Башта әманәт сүзенең язылышына игътибар итик, бу сүз сингармонизм законына буйсынмаган, димәк ул алынма сүз.
Әманәт- һичшиксез, хыянәтсез тапшырылырга тиешле әйбер яки сүз- сәлам, йомыш.
Димәк, безнең әсәр сугыш темасына багышланган.”Изге әманәт” - 1944 елда языла.Әсәрдә Донбасс хезмәт ияләренең немец фашистларына каршы патриотик көрәше гәүдәләнә. Т.Гыйззәт пьеса өстендә эшләү процессында Донбасс җирләрендә була,әсәр өчен материал җыя.Әсәргә музыканы Салих Сәйдәшев яза.
-Әйдәгез хәзер дәреслекләрне ачып, драмадан өзекләрне рольләргә бүлеп укыйбыз.(дәреслектән уку).
Укылган өлешнең эчтәлеген сөйлиләр.
Йомгаклау: Димәк, без бүген Т.Гыйззәтнең иҗатына тулырак анализ ясадык һәм “Изге әманәт” әсәренә кердек.
Дәрес өчен укучыларга билгеләр
Өй әше:Драманы укырга
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәгълүмати технологияләр кулланып Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү
Тукай иҗатына анализ...
Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме
Урок башкирского языка в русской школе по теме "Башҡорт ҡатын- ҡыҙҙарының кейеме" в 11 классе....
“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)
Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...
«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты
10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....
КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.
Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш. (5-8 класслар өчен)...
Флера Гыйззәтуллина иҗатына күзәтү
Флера Гыйззәтуллина...
Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"
Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз"...