“Татар теле грамматикасы” факультатив дәрес программасы
методическая разработка (9 класс) на тему
“Татар теле грамматикасы ” факультатив дәрес программасы 9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программада укучыларның сөйләм культурасын формалаштыру, аралашу, телне грамматик яктан өйрәтү өчен күп төрле мөмкинлекләр кулланыла. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү рус телле укучылардан күп көч таләп итә. Татар телен камилрәк белү өчен, аерым программа нигезендә үткәрелгән дәресләрнең дә роле зур.
Әлеге программа татар теленең сүз байлыгы, кагыйдәләре белән таныштыру белән бергә, укучыларны татарча сөйләм үзенчәлекләрен аңларга, мөстәкыйль эш һәм практик күнегүләр ярдәмендә аралашырга өйрәтүне алга чыгара. Татар теленең кагыйдәләре күнегүләр эшләү белән бергә ныгытыла.
Программа өстәмә белем алуга эшлекле якын килүне таләп итә, дәресләрдә алынган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту чарасы булып хезмәт итә. Бу программа рус телле укучылар аудиториясен күздә тотып эшләнгән, һәр укучыга шәхси якын килү, индивидуаль һәм фронталь эшләү, гадидән катлаулыга таба принциплары нигезендә төзелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
programma_fakultativnyh_urokov.doc | 277 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Чүпрәле беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина
“Татар теле грамматикасы” факультатив дәрес программасы
Практик дәресләр өчен күнегүләр
( рус төркемендәге 9 сыйныф укучыларын республика күләмендә үткәрелә торган тест бирүгә әзерләү өчен ярдәмлек)
Бу программаның максаты -элек өйрәнелгән темаларны кабатлау, укучыларның белем һәм күнекмәләрен үстерү өчен аерым дәрес темалары һәм күнегүләр белән таныштыру. Әлеге кулланма рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен тәкъдим ителә.
Аңлатма язуы
“Татар теле грамматикасы ” факультатив дәрес программасы 9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программада укучыларның сөйләм культурасын формалаштыру, аралашу, телне грамматик яктан өйрәтү өчен күп төрле мөмкинлекләр кулланыла. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү рус телле укучылардан күп көч таләп итә. Татар телен камилрәк белү өчен, аерым программа нигезендә үткәрелгән дәресләрнең дә роле зур.
Әлеге программа татар теленең сүз байлыгы, кагыйдәләре белән таныштыру белән бергә, укучыларны татарча сөйләм үзенчәлекләрен аңларга, мөстәкыйль эш һәм практик күнегүләр ярдәмендә аралашырга өйрәтүне алга чыгара. Татар теленең кагыйдәләре күнегүләр эшләү белән бергә ныгытыла.
Программа өстәмә белем алуга эшлекле якын килүне таләп итә, дәресләрдә алынган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту чарасы булып хезмәт итә. Бу программа рус телле укучылар аудиториясен күздә тотып эшләнгән, һәр укучыга шәхси якын килү, индивидуаль һәм фронталь эшләү, гадидән катлаулыга таба принциплары нигезендә төзелгән.
“Татар теле грамматикасы” программасы практик күнекмәләрне булдыру өчен зур әһәмияткә ия: укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынулары арта, татар теле буенча белемнәре, сүзлек запасы үсә, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм төзү күнекмәләре булдырыла, сөйләмдә булган кимчелекләрне бетерелә, хаталар төзәтелә, әдәпле сөйләшү күнекмәләре камилләшә.
Программа телне фонетик (авазлар әйтелеше), лексик (тел байлыгын үстерү), грамматик яктан өйрәнүгә басым ясый. Сүзлекләр белән эшләүгә, өстәмә методик ярдәмлекләр белән эшләүгә игътибар ителә. Эчтәлектә теоритик дәресләр белән практик дәресләр чиратлаша. Дидактик материаллар, электрон кагыйдәләр, күнегүләр бирелә.Тестлар, рәсемнәр, текстлар тәкъдим ителә. Укучыларның дәрес темалары буенча практик күнекмәләрен ныгыту өчен, электрон белем бирү сайтлары файдаланыла.
Төрле эш төрләрен үтәү укучыларны сүзләр дөньясына алып керә, татар теленә хөрмәт тәрбияли, үз теле белән башка тел арасындагы уртак һәм аермалы якларны күрә белергә өйрәтә, игътибарлылыкны үстерә.
Төрле формада үткәрелгән дәресләр укучыларның иҗади , индивидуаль үзенчәлекләрен: кабул итү сәләтен, күрсәтмә-образлы, сөйләмле логик фикерләү сәләтен үстерә.
Әлеге программа укучыларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.
“Татар теле грамматикасы” программасы елга 34 сәгать күләмендә төзелгән, дәресләр атнага бер мәртәбә үткәрелә.
Программаның максаты:
-тел белеме буенча белемнәрне үстерү, татарча сөйләм культурасын үстерү;
-аралашу чарасы аша, төрле өлкәләрдә файдалану максатыннан телгә, рухи кыйммәт буларак, уңай мөнәсәбәт формалаштыру;
-укучыларның интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрен, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз мәнфәгатьләрең өчен телдән файдалана белү.
Программаның бурычлары.
Өйрәтү өчен:
-программа материалын киңәйтү һәм тирәнәйтү; телне камил белгән сәләтле балаларны табу, аларга өстәмә белемнәр бирү;
-татар әдәби теленең сөйләм теле калыпларын өйрәнү; әдәпле сөйләмгә өйрәтү; сүзлек запасын арттыру;
-алынган белемнәрне практикада һәм көндәлек тормышта куллану;
- белем алу өчен өстәмә чыганаклар: методик ярдәмлекләр, дәреслекләр белән эшләргә күнектерү;
-сөйләм хаталарын һәм грамматик хаталарны кисәтү.
Үстерү өчен:
-тел белеме буенча белемнәрен үстерү;
- укучыларның аралашу культурасын камилләштерү;
-телне камил белү өчен иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Тәрбияви яктан:
-татар теленә, татар халкына, мәдәниятына, тарихына, әдәбиятына һәм сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү;
-милләтара аралашу мәдәнияты булдыру;
-җәмгыятьтә үз урынын тапкан һәр яктан камил шәхес тәрбияләү.
Дәрес формалары:
-сыйныф белән эшләү;
-күмәк эшләү;
-индивидуаль эшләү.
Укытучы һәм укучылар эшчәнлеге төрләре:
-теоритик (хикәяләү, хәбәр итү, әңгәмә);
-практик(тематик бәйгеләр, олимпиадалар, рольле уеннар, тестлар эшләү, сүзлек эше, сүзлекләр белән эшләү, кроссвордлар төзү һәм чишү, әкиятләр язу, тема буенча диалоглар төзү, ситуатив күнегүләр эшләү, мәкальләр һәм әйтемнәр сайлау, текстны анализлый белү, кечкенә күләмле сочинениеләр, хат язу, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясау)
-индивидуаль (сүзлек белән эшләү, кагыйдәләрне куллана белү, күнегүләр эшләү).
Укучыларның эшчәнлеген оештыру түбәндәге принципларга нигезләнә:
-фәннилек;
-аңлы караш һәм актив булу;
-күрсәтмәлелек;
-аңлаешлы булу;
-практика белән теория бәйләнеше;
-укучыларга индивидуаль якын килү.
Методлар:
-әңгәмә, аңлату;
-уен;
-өлешчә эзләнү;
-тикшеренү;
-күрсәтмә-демонстрацион;
-проблемалы.
Метапредмет бәйләнешләр:
-рус теле;
-әдәбият;
- сәнгать;
-татар теле;
-тарих.
Предмет эчендәге бәйләнешләр:
-фонетика, орфоэпия, этимология;
-лексика, орфография, морфология, синтаксис.
Көтелгән нәтиҗәләр-
укучылар түбәндәгеләрне белергә тиешләр:
-тел нормаларын һәм аларның төрләрен, төрле өлкәдә сөйләм нормаларын истә калдыру;
-текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү;
-ситуация буенча сөйләшә белү,
-диалог төзи белү,
-70-80 сүздән хат яза белү,
-монолог-текст төзи белү.
Укучылар белергә тиешле күнекмәләр:
-иҗади эшләрне мөстәкыйль эшли белү;
-грамматик күнекмәләрне сөйләмдә куллана белү.
Җиһазлау:
-татар телен өйрәнү өчен кагыйдәләр, күнегүләр, тестлар тупланган методик китаплар;
-русча-татарча сүзлекләр;
-текстлар;
-олимпиада биремнәре;
-кагыйдәләр җыентыгы;
-компьютер, дисклар;
-электрон белем бирү ресурслары.
Тематик план
№ | Тема | Сәгатьләр саны | ||
Теория буенча | Практик дәресләр | барлыгы | ||
1 | Тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү | 1 | 2 | 3 |
2 | Текст белән эшләү | 1 | 3 | 4 |
3 | Фонетика һәм орфоэпия | 1 | 1 | 2 |
4 | Лексика | 1 | 3 | 4 |
5 | Сүз ясалышы | 1 | 4 | 5 |
6 | Морфология | 1 | 4 | 5 |
7 | Синтаксис. Пунктуация. | 1 | 2 | 3 |
8 | Ситуатив күнегүләр. Тәрҗемә итү | 1 | 3 | 4 |
9 | Хат язу | 1 | 3 | 4 |
Программаның эчтәлеге
1 нче тема. Тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү.
Практик эш.
Төрле темага диалоглар тыңлау. Репликалар буенча диалогның исемен билгеләү: “Даруханәдә”, “Кибеттә”, “Ашханәдә”, “Театрда”, “Китапханәдә”, “Аэропортта”, “ Вокзалда” һ.б. Тыңланган диалоглар буенча тестлар эшләү. Бирелгән текст буенча 15-16 репликадан торган диалоглар төзетү. Русча-татарча сүзлекләр белән эшләү.
2 нче тема. Текст белән эшләү.
Практик эш. Текстны өлешләргә бүлү. Текстның планын төзү. Төп фикерне билгели белү. Текстның эчтәлеген аңлауны тикшерү. Текстның эчтәлегенә туры килгән яки туры килмәгән вариантларны билгеләү. Текст белән эшләү күнекмәләрен булдыру өчен индивидуаль биремнәр бирү. Текстны рус теленә тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар, диалог төзү.
3 нче тема.
Фонетика һәм орфоэпия.
Практик эш.
Авзларны дөрес әйтү өстендә күнегүләр эшләү. Татар сүзләрендәге авазларны рус телендәге авазлар белән чагыштыру, аермалы якларын истә калдыру. Татар теленең үз авазларын дөрес әйтергә күнектерү. Тизәйткечләр, мәкальләр, сүзләр әйтү. Татарча тапшырулар карау. Аудиодисклар белән эшләү. Диктор артыннан сүзләрне кабатлау. Сүзләргә басым кую. Җөмләләрне интонация белән әйтү. Шигырьләрне, текстларны сәнгатьле уку.
4 нче тема.
Лексика.
Практик эш.Татар теленең сүзлекләре.Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр, аңлатмалы, фразеологик әйтелмәләр сүзлекләре белн эшләү. Укучыларның сүзлек запасын арттыру.
Этимологик сүзлекләр белән эшләү. Татар исемнәре, кош, хайван, үсемлек , Татарстандагы географик төшенчәләрнең татарча атамаларын өйрәнү. Проект “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Кош атамалары каян килеп чыккан?” һ.б.
Фразеологизмнарны өйрәнү.
Фразеологизмнар сүзлеге белән эшләү. Татар телендәге фразеологик әйтелмәләрнең рус телендәге эквивалентларын табу. Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне кулланып диалог төзү. Парлап сөйләшү.
Ситуация буенча сөйләшү. “Зинһар өчен”, “Рәхмәт”, “Гафу итегез”, “Мөмкинме?”, “Рәхим итегез”, “Хәерле юл!”, “Тыныч йокы!, ” сүзләрен кулланып әдәпле сөйләшү. (Темалар:Кибеттә. Автобуста. Телефоннан сөйләшү.)
5 нче тема. Сүз ясалышы.
Практик эш.
Тамыр, нигез, сүз ясагыч кушымча, бәйләгеч кушымча. Сүзне мәгънәле кисәкләргә таркату.
Исем ясагыч кушымчалар, сыйфат ясагыч кушымчалар, рәвеш ясагыч кушымчалар. Һөнәр исемнәре, яшәү урынына карап затларны атау ( Казанлылар, Татарстанлылар,авылдаш, шәһәрдәш һ.б.)
Бирелгән сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясау.
Проект. “Һөнәр исемнәре”.
6 нчы тема.Морфология.
Практик эш.
Сүз төркемнәрен туплау. “Сүз төркемнәренең атамалары”.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнәрнең тартым һәм килеш категориясе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Алмашлык, рәвеш һәм сан төркемчәләре. Сыйфат дәрәҗәләре. Затланышлы фигыльләр. Фигыль юнәлешләре.
Бәйге. Алмашлыклар, антоним сыйфатлар кергән табышмаклар җыярга.
Сөйләмдә сүз төркемнәренең кулланылышын тикшерү, бәяләү.
Тел бәйгесе.“Телләр белгән-илләр белгән”.
7 нче тема.Синтаксис.
Гади һәм кушма җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Сөйләмдә тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр куллану. Җөмлә кисәкләре.
Практик эш. Җөмләләрне тәмамларга, ахырын яки башын язарга. Рус теленнән тәрҗемә итәргә. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә төзергә.
8 нче тема. Пунктуация.
Ия белән хәбәр арасында тыныш билгеләре.Эндәш, кереш сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
9 нчы тема.
Ситуатив күнегүләр. Тәрҗемә итү.
Билгеле бер ситуация буенча фикерне татар телендә белдерү. Эндәш сүзләр куллану. Хәбәрлек сүзләр. Үтенүне белдерүче кушымчалар. Сөйләм әдәбе. Бәйрәмнәр белән котлау. Киңәш бирү. Сорауны белдерүче кушымчалар.Телефоннан сөйләшү әдәпләре.
10 нчы тема. Хат язу.
Хат язу тәртибе. Хатның өлешләре. Хатның төп өлеше. Йомгаклау өлеше. План нигезендә хат язарга күнектерү. Җөмләдә сүзләр тәртибенә игътибар итү.
Практик эш. Якын туганыңа яки дустыңа хат язу.
Контроль төрләре.
№ | Бүлекнең темасы | Сәгать саны | Укыту методлары һәм укучылар эшчәнлеге | Контроль төрләре. |
1 | Тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү | 2 | 1.Укытучы сүзе. 2.Төркемнәрдә, индивидуаль эш төрләре 3. Сүзлек белән эшләү. | Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү Сүзлек запасын тикшерү |
2 | Текст белән эшләү | 3 | 1.Текстны анализлау. 2.Сүзлек белән эшләү. 3Мөстәкыйль эшләү. | Текстны аңлаганны тест ярдәмендә тикшерү. Кечкенә текстларга исем кую. |
3 | Фонетика һәм орфоэпия | 1 | Татар сөйләмен тыңлау, үзенчәлекле авазлар яңгырашын күзәтү. Үз-үзеңне тикшерү. Әйтелештәге кимчелекләрне төзәтү. | Тизәйткечләр бәйгесе. Тел нормаларын бозып сөйләшүчеләрнең хаталарын табу.Сүзләргә басым кую. |
4 | Лексика | 2 | Сүзләрнең синонимнарын,антонимнарын табу. Фразеологик әйтелмәләрне куллану. | Монологик сөйләм төзү. Фразеологик әйтелмәләр белән җөмләләр төзү. |
5 | Сүз ясалышы | 3 | Парларда практик эш.Сүзләрне төркемләү. Сүзлекләр белән эшләү. | Cүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исем, фигыль, сыйфат, рәвеш ясау. |
6 | Морфология 1)Исем | 3 | Парларда практик эш. Сүзләрне төркемләү.Сүзлек белән эшләү. Мөстәкыйль күнегүләр эшләү. | Исемнең тартым, килеш белән төрләнүе, тартымлы килешләр белән төрләнүен тикшерү. |
2)Сыйфат | Мөстәкыйль эшләү. Индивидуаль һәм дифференциаль биремнәр. | Алмашлыклар, антоним сыйфатлар кергән табышмаклар җыю. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларның сөйләмдә кулланылышы. | ||
3)Саннар, рәвешләр,алмашлыклар | Саннарның, рәвешләрнең, алмашлыкларның төркемчәләре таблицасы ярдәмендә тестлар эшләү. | Саннарны, рәвешләрне, алмашлыкларны төркемчәсенә карап, урынлы куллана белү. | ||
4)Фигыль төркемчәләре. А)Затланышлы фигыльләр: хикәя фигыль, шарт фигыль. боерык фигыль, теләк фигыль. | Практик күнегүләр. Фигыль төркемчәләрен төркемләү. | Хикәя фигыльнең заманнарда төрләнеше. Затланышлы фигыльләрнең затта-санда төрләнеше. | ||
Б)Затланышсыз фигыльләр: исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив. | Фигыль төркемчәләрен төркемләү. Практик эш. | Затланышсыз фигыльләрнең ясалу кушымчалары, җөмләдәге роле. Исем фигыльнең тартым, килеш белән төрләнүе. Сыйфат фигыльнең заманнары. Хәл фигыльнең төрләре. Инфинитив ясаучы кушымчалар. Тел бәйгесе.“Телләр белгән-илләр белгән”. | ||
7 | Синтаксис. Гади һәм кушма җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. | 2 | Җөмлә төрләрен ныгыту өчен практик эш. Күнегүләр. Тәрҗемә итү. Парлап эшләү. | Төрле җөмләләр кулланып “Минем яраткан һөнәрем” темасына хикәя төзергә. |
Сөйләмдә тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр куллану. Җөмлә кисәкләре. | Укытучы аңлатуы. Таблица белән эшләү. Практик эш. Җөмләләрне тәмамларга, ахырын яки башын язарга. Рус теленнән тәрҗемә итәргә. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә төзергә. | |||
8 | Пунктация. Ия белән хәбәр арасында тыныш билгеләре. Эндәш, кереш сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. | 1 | Текстлар һәм аерым җөмләләр өстендә практик эшләр. | Төрле тыныш билгеләрен кую очрагына мисаллар язу. |
9 | Ситуатив күнегүләр. Тәрҗемә итү. | 3 | 1.Укытучы сүзе. Парлап һәм төркемнәрдә эшләү. | Бәйрәмнәргә котлау язу. “Файдалы киңәшләр” туплау. |
10 | Хат язу. | 3 | 1.Укытучы сүзе. 2.Мөстәкыйль эш. | Якын туганыңа яки дустыңа хат язу. |
Практик дәресләр өчен күнегүләр һәм тестлар.
I.Тыңлап аңлау, диалог, текст белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
1.Диалогларны тыңлагыз, исем куегыз.
А)
А: Сәлам, дустым!
Ә: Сәлам!
А: Хәлләр ничек?
Ә: Яхшы, рәхмәт. Ә син нихәл?
А: Ярыйсы. Хәзер нинди дәрес була?
Ә: Тарих дәресе.
Ә)
А: Гафу итегез, Сездә татарча-русча сүзлекләр бармы?
Ә: Әйе, бар. Сезгә нинди сүзлек кирәк: зурмы, кечкенәме?
А:Кечкенә сүзлек.
Ә:Рәхим итеп карагыз. Шундый ярыймы?
А:Әйе, шундый кирәк. Бу сүзлек ничә сум?
Ә:Җитмеш биш сум.
А: Алам.
Б)
А:Хәерле көн! Безнең кафега рәхим итегез!
Ә:Рәхмәт, исәнмесез!
А:Гафу итегез, Сез нәрсә ашарга телисез?
Ә:Мин татар ризыкларын ашап карарга телим.
А:Бүген бездә токмачлы аш, кыстыбый бар.
Ә:Миңа кыстыбый һәм чәй бирегезче
В)
А:Әйтегез әле, бүген “Ак Барс” командасы кайсы клманда белән уйный?
Ә:”Локомотив” белән.
А:Бу уенга билетлар бармы?
Ә:Юк, сатылып бетте инде.
А:Кызганыч, ә икенче уен кайчан була икән?
Ә:Берсекөнгә. “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” очраша.
А:Шул уенга ике билет бирегез әле.
Ә:Яхшы.
2.Бирелгән ситуация буенча 5-6 репликадан торган диалог төзегез.
А) Дустың белән җәйге ял турында сөйләшү.
Ә) Әниең белән белем бәйрәме турында сөйләшү.
Б) Көзге табигать турында сөйләшү.
3.Диалогның алдагы репликаларын куегыз.
......? ......?
а) ....... б) .......
- Ә мин быел диңгез буена бардым. – Анда ниләр җыясың?
- Шулаймыни? Димәк, сиңа диңгез - Каен җиләге, гөмбә җыям.
ошый.
4. Күп нокталар урынына сораулар куеп яз.
.............................................................?
Без Татарстанда яшибез.
-............................... ?
-Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.
- .................................................... ?
- Алар дус һәм тату яшиләр.
-………………………………………?
-…………………………………………
5. Текстны укыгыз. Текст буенча 15-16 репликадан торган диалог төзегез.
Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.
Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.
Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.
6. Текстны укып өлешләргә бүлегез. Текст буенча 15-16 репликадан торган диалог төзегез.
Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул.
Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана. . Шәһәребездә матур бәйрәмнәр күп була. Һәр көз мәктәптә Өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки безнең шәһәрдә олы яшьтәге кешеләр күп. Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе көтәләр.
7. Текстны укыгыз. Текст буенча диалог төзегез.
Без быел да бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә кунаклар килде. Без аларны каршы алдык, мәктәбебезне күрсәттек. Безнең мәктәбебез – шәһәрдә иң матур мәктәпләрнең берсе, ул кунакларга да бик ошады. Мәктәп директоры башта кунакларны ашханәгә чакырды. Өстәлләрдә тәмле ризыклар һәм кайнар чәй иде.
Аннан соң без өлкәннәргә концерт куйдык: биедек, җырладык. Кунаклар бәйрәм өчен укытучыларга мәктәп директорына һәм безгә рәхмәт әйттеләр. Әби-бабайлар мәктәптән шат күңел белән кайтып киттеләр.
8.Текстны укыгыз. Текст буенча сораулар төзегез.
Хәзер нинди генә компьютерлар юк! Соңгы вакытларда кибетләрдә бик кечкенә компьютерларны күрергә мөмкин. Аларны «персональ кесә компьютерлары » дип йөртәләр.
Алар бик җиңел, 100-200 грамм, ләкин бөтен эшләрне дә башкаралар. Кирәк булса, рәсем ясыйсың, җыр тыңлыйсың, фильм карыйсың, текст язасың, уеннар уйныйсың, интернетка керәсең. Димәк, бу бик уңайлы әйбер.
Ләкин мондый компьютер бик кечкенә, шуңа күрә анда уен, җыр компакт-дискын куярга мөмкин түгел. Чөнки ул үзе дә компакт-диск кебек зурлыкта бит. Шуңа күрә кесә компьютерын гади персональ компьютерга тоташтыралар.
Кесә компьютерының сенсор экраны «тычкан» белән клавиатураны алыштыра. Дисплей буенча йөрергә махсус каләм (стилус) бар. Экранда башта электрон клавиатураны, аннан соң кирәкле тәрәзәне ачасың һәм үзең теләгән эшне эшли аласың.
Кесә компьютерлары арзан түгел, бәяләре гади компьютерларныкы кебек.
Кесәдә - компьютер. Бу, минемчә, бик кызык!
9. Текст буенча тестны үтәгез.
Яз көннәрендә боз өстеннән йөрү бик куркыныч. Ачык сулыкларда бозның калынлыгы 80—90 сантиметрга җитә. Әмма кар астында ул 20—30 сантиметрдан артмый. Мондый урында боз, билгеле, тизрәк ашала һәм йөрү өчен шактый куркынычка әйләнә. Яз көне кар көпшәкләнә. Ә яр буендагы кар, астан су белән ашалып, бөтенләй тотрыксызга әйләнә.
Боз китү — матур күренеш. Ул олыны да, кечене дә үзенә тарта. Менә шундый чакта бигрәк тә балалар саклыкны онытып җибәрә. Кайчак су өстендәге бозга керүчеләр дә табыла...(Вакытлы матбугаттан.)
Словарь: куркыныч — опасно; ачык сулыкларда — на открытых водоемах; ашала — разъедается; көпшәкләнә — становится рыхлым; тотрыксызга әйләнә — теряет устойчивость, становится ненадёжным; үзенә тарта — привлекает; саклыкны онытып җибәрә — здесь: забывает об осторожности.
А1 |
Боз өстендә йөрү куркыныч түгел.
1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми
А2 |
Ачык сулыкларда боз калынрак.
1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми
А3 |
Кыш көне кар көпшәкләнә.
1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми
А4 |
Мин боз киткәнне карарга яратам.
1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми
А5 |
Балалар саклыкны онытмыйлар.
1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми
Фонетиканы кабатлау өчен тест
1. Кайсы рәттәге сүзләрдә о хәрефе языла?
а) т...рмыш, ак...л, бол...т
б) й...лдыз, б...рын, к...лын
в) с...лге, т...лке, к...зге
2. Кайсы рәттәге сүзләрдә къ авазы бар?
а)теләк, китап
б)аккош
в)көчле
3.W авазы булган рәтне күрсәтегез.
а) вак, авыл, авыз
б) врач, вагон, тавык
в) җавап, диван, вертолёт
4. Ә хәрефе төшеп калган сүзләрне табыгыз.
а) бүг...н, кеш...
б) өст...л, бүлм...
в) ик..., күзл...к
5. Ю хәрефе кайсы сүздә [й] һәм [ү] авазларын белдерә?
а) юрган
б) юл
в) аю
6. Кайсы рәттә аваз һәм хәреф саны туры килми?
а) якты, яшен, юкә, яттан
б) мәктәп, белем, хәтер, атаклы
в) уйлый, эзли, сикерә, оча
7. Е хәрефе кайсы сүздә [йэ] авазын белдерә?
а) беренче
б) елга
в) кием
8. [къ] авазы булган сүзне табыгыз.
а)күзлек
б)кыяр
в)көнбатыш
9.Кайсы сүздә 5 аваз бар?
а) сәяси
б) даһи
в) кеше
10) Җ хәрефе кайсы сүздә [ч] авазын белдерә?
а) җәмгыять
б) иҗади
в) иҗтимагый
11. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?
а) иг...лан, дөн...якүләм, мәг...рифәт
б) тә...сир, сәнгат..., ел...язма
в) яг...ни, вәг...дә, ик...тисад
12) Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла.
а) файдал.. ., шатлыкл... , бәхетл... ;
б) фәнн... , тарих... , рух... ;
в) җ...ен, көз...ен, яз...н;
13.Сүзнең дөрес транскипциясен табыгыз.
Сәнгать
а) сангат
б) сәнгәт
в) сәнгъәт
14. Билгеләмәне дәвам итегез: орфография – ул ...
а)Сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән
б)Телдәге язылыш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә дөрес язуны билгели торган фән
в)Телдәге аваз үзгәрешләрен билгели һәм аларга аңлатмалар бирә торган фән
15. О, ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы төркемдә дөрес бирелә?
а) О, ө хәрефләре сүз ахырында гына языла
б) О, ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла
в)О, ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз
16. Сүзләрнең дөрес язылышын табыгыз.
а) Канәгать, афәт, йөзгә-йөз (очрашу)
б) Кәнагәт, афәт, йөзгә-йөз (очрашу)
в)Канәгать, афәт, йөзгә йөз (очрашу)
17. Сүзләрнең дөрес язылышын табыгыз.
а) юка, төю, юеш, якты, Илсөяр
б) йука, төйү, йүеш, йакты, Илсөйәр
в) юка, төйү, йүеш, якты, Илсөяр
18. Кушма сүзнең икенчесе (мәсәлән, күп+еллык, аш+яулык) я, ю, е хәрефләренә башланса, алар арасына нинди билге яисә хәреф куела?
а) Ъ аеру яки ь аеру билгесе куела.
б) Сызыкча куела.
в) Бернинди билге дә куелмый.
19. ъ хәрефе нинди билге буларак кулланыла?
а) калынлык билгесе
б) калынлык һәм аеру билгесе, нечкәлек билгесе
в) аеру билгесе
20. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?
а) зи...енле
б) ...әбәр
в) рә...әт
21.Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?
Сәл...мәтлек
а) ә
б) а
в) я
22. Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?
а) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)
б) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)
в) табак (савыт), ут (су), ата (ана)
23. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына ң хәрефе языла?
А) Ул бүген укудан со... кайтты.
Ә) Дустым боры...гы әсәрләрне укырга ярата.
Б) Сәгать биш кенә булса да, урамда инде кара...гы.
В) Ул бу бүләкне үзенең дусты...а алды.
а) А, Б
б) Ә,Б
в) Ә, В
24. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?
а) Кал...м, ...ңган, б...з
б) Кун...к, т...рыш, б...лын
в)...авап, и...ади, ху...алык
25. Орфографик хаталы җөмләне табыгыз.
а) Ул минем сорауларыма җавап бирмәде.
б) Укытучы дәресне иртәрәк башлады.
в) Сәләмәтлек – зур байлык.
1 нче күнегү.
Сүзләргә басым куегыз.
Эшлибез, татарча, спектакльгә, һәркем, белмәделәр, кемдер, алыгыз, көнбагыш, ял итә, карамый, эшләми, сөйлә, барыгыз, кышын, кирәк.
3 нче күнегү.
Һәр сүздә ничә аваз, ничә хәреф бар?
Каен, шигырь, әкият, кеше, яфрак, яшь, коела, биек.
Лексика
1 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
Аз, әкрен, кыска, зур, салкын, олы, карт, яңа, күңелле, матур, килә, ала, иртән.
2 нче күнегү.
Фразеологизмнарның русча эквивалентларын әйтегез.
Алтын куллы, күз ачып йомганчы, телеңне йотарсың, ике тамчы су кебек, үз чиратыгызда, күздән югалту, имәндә икән чикләвек, саламга ябышу, чебеннән фил ясау, баштан чыкмый, уртак тел табу, шалкан бәясе, усал телләр, йөзгә-йөз, иге-чиге юк, күз карасы кебек, беренче карашка, урын таба алмый, баш әйләнә, утка-суга керү, җан көченә, тырай тибеп йөрү.
3 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрнең синонимнарын языгыз.
Матур, яхшы, кечкенә, шатлана, әби, бабай, күңелле, чиста, булыша, эшли.
Сүз ясалышы
Исем ясагыч кушымчалар
1 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрдән -лык/-лек кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясагыз, шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Җиләк, каен, бит, күз, баш, таш, сүз, тал, имән, бар, ун, илле, йөз, мең, сак, бала, кеше, буш, ач, сизгер, каршы, куркак, кыю, егет, таза, сау, исән, сәламәт, иске, яңа.
2 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрдән -чы/-че кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясагыз, шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Эш, урман, сату, укыту, пешерү, сак, сүндерү, икътисад, сәясәт, һөнәр, төзү, буяу, язу, уку, тыңлау, бәйләү, тегү, хисап.
3 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрдән -даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалары ярдәмендә исемнәр ясагыз, шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Авыл, шәһәр, сыйныф, парта, як, фикер, яшь, теләк, курс, хезмәт, төркем, бүлмә, юл, фатир.
4 нче күнегү.
Түбәндәге кушымчалардан яңа сүзләр ясагыз һәм тәрҗемә итегез.
-кы/-ке, -гы/-ге: пыч..., себер..., чал... .
-гыч/-геч, -кыч/-кеч: кыр..., у..., бел..., ач... .
-ма/-мә: кабарт..., яр..., сал..., куллан..., бүл... .
-ак/-әк, -к, -ык/-ек, -ак/-кәк, -гак/-гәк: кун..., ур..., тара..., көрә..., сыз..., тиш..., иш..., йом...
-ыш/-еш, -ш: тор..., төзел..., кер..., кара... .
-мак/-мәк: табыш..., кис..., ик.... .
-кын/-кен, -гын/-ген: таш..., оч..., кач..., ян... .
-мыш/-меш: яз..., тор... .
-ын/-ен, -ан/-ән, -н: кил..., туз..., җый... .
Сыйфат ясагыч кушымчалар
1 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрдән кушымчалар ярдәмендә сыйфатлар ясагыз, тәрҗемә итегез.
-лы/ле: тоз, вакыт, күңел, ике, акыл, биш, мәдәният, күләм
-сыз/-сез: туктау, тоз, файда, түләү, күңел, җир
-гы/ге, -кы/-ке: ар, яз, көз, җәй, кыш, тыш, элек, эч
-лык/-лек: ике көн, күлмәк
-лач/-ләч: йон, ит
-дам/-дәм: ел, күн, бер
-сыл/ сел: су
-даш/-дәш, -таш/-тәш: аваз, аһәң, тиң
-чан/-чән: оял, сугыш, эш
-ма/-мә: сайлан, куш, күрсәт
-ык/-ек: боз, ват, кит, кис
-ыч/-еч: куркын, аян, кызган, ашы(к)
-чак/-чәк, -чык/-чек: уен, ашам, басым, ирен, кылан, бәйлән
-гыч/-геч, -кыч/-кеч: башлан, коточ, әрнет
-гын/-ген, -кын/-кен: тал, кис, үт
-гыр/-гер, -кыр/-кер: сиз, тап, үт
-нак/-нәк: җый-нак, тый-нак, уй-нак
-ынкы/-енке: суз, төш, җә(й)
Рәвешләр ясалышы
2 нче күнегү.
Бирелгән сүзләрдән кушымчалар ярдәмендә рәвешләр ясагыз, җөмләләр төзегез.
-ча/-чә: рус, китап, дуслар, кичкә, алар, язган, уйлаган, әйтүем, минем, элекке
-дай/-дәй, -тай/-тәй: уйлаган, туяр, бала, бер, бүгенге, хәзерге, ут
-лай/-ләй: урта, буш, тере
-ыш-лый/-еш-ли: кайтышлый, үт, кер
-лап/-ләп: сәгать, көн
-гары/-гәре, -кары/-кәре: ю, эл, эч
-ын/-ен/-н: яз, кыш, җәй, кич, көз, иртә.
-лата/-ләтә: акча, икмәк
Морфология
1 нче күнегү.
Исемнәрне үрнәк буенча тартым белән төрләндерегез.
Зат | Берлек сан | Күплек сан |
I II III | -ым/-ем, -м күлмәгем -ың/-ең, -ң күлмәгең -ы/-е, -сы/-се күлмәге | -быз/-без, -ыбыз/-ебез күлмәгебез -гыз/-гез, -ыгыз/-егез күлмәгегез -лары/-ләре,-нары/-нәре күлмәкләре |
Китап, иптәш, әни, әти, бүлмә, йорт, шәһәр, абый, көндәлек, урам, укытучы, мәктәп, һөнәр, җир, баш кала, туган.
2 нче күнегү.
Имтихан, дәреслек, дустым сүзләрен килешләрдә төрләндерегез.
Үрнәк таблица
Килешләр | кушымчалар |
Баш килеш алма Иялек килеше алманың Юнәлеш килеше алмага Төшем килеше алманы Чыгыш килеше алмадан Урын-вакыт килеше алмада | - -ның/-нең -га/-гә, -ка/-кә -ны/-не -дан/дән, -тан/-тән, -нан/-нән -да/-дә, -та/-тә |
3 нче күнегү.
Җәя эчендәге сүзләрне тиешле килешләрдә куеп языгыз.
(Әни) башы авырта.
(Әни) дару үләннәре сатып алдым.
Җәй көне (урман) сабантуй була.
Мәктәп (бакчасы) матур чәчәкләр үсә.
4 нче күнегү.
Текстагы нокталар урынына килеш кушымчалары куегыз.
Кыш килде һәм урамнар... ак юрган җәйде. Рәшитнең әнисе... эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә үзе кебек кечкенә көрәк алды да кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән – җиңел.
Тротуар... кешеләр йөреп тора, берәүләр – бу якка, икенчеләре теге якка баралар. Барысы да ашыгалар, кайберләре хәтта көрәк... дә басып узалар. Баштарак Рәшит алар... игътибар итмәде, эшендә булды. Менә бервакыт Рәшит көрәге... күтәрә алмады. Караса, бер бабай көрәге... баскан. Ул уйлап тормыйча: “Йөрмәгез әле эш вакыты... аяк астында чуалып!” – дип кычкырып җибәрде. Бабай бер генә сүз әйтте: “Ай-һай!” Әйтте дә, китеп тә барды. Эш беткәч тә, ул сүз Рәшит... колак төбендә яңгырап торды. “Әни, нәрсә дигән сүз ул “ай-һай?” – дип сорады. Әнисе уйлап торды да болай диде: “Ай-һай”мы? Син, малай, эш яратасың икән - әйбәт! Әниеңә булышуың да матур! Тик олылар... тупас сүз әйтү әйбәт түгел дигән сүз ул “ай-һай”. (Абдулла Әхмәттән).
5 нче күнегү.
Кирәкле кушымчаларны өстәп языгыз.
Сез минем әбием... беләсезме? Юк, белмисез. Дөнья... әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби бер генә кебек тоела миңа.
Минем әбиемнең кулларыннан узган эшләр... тау итеп өйсәң, ул тау болыт... җитәр иде; юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала үстергән. Алар... киендергән, туйдырган, иркәләгән.
Хәзер инде әбием... куллары җыерчыкланган. Шулай булса да, әбием башым… сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоелалар. Әгәр дә: “Дөнья... кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?” – дип сорасалар, мин әбием... шул кечкенә куллары... күрсәтер идем.
(Нәби Дәүлидән)
Сыйфат
1 нче күнегү.
Үрнәк буенча сыйфатларның антоним парларын табыгыз, тәрҗемә итегез.
Үрнәк: Ялкау - тырыш, (ленивый - старательный).
Вак, тәбәнәк, куе, иске, яшь, дөрес, ялгыш, каты, тиз, карт, йомшак, әкрен, буш, сыек, тулы, ярлы, эре, бай.
2 нче күнегү.
Бирелгән сыйфатларның синонимнарын табыгыз, тәрҗемә итегез.
Яхшы, матур, шапшак, кечкенә, зур, ялгыш.
3 нче күнегү.
Кушымчаларны куегыз.
1)Җәй яз... җылы... . 2) Боз кар... каты... . 3) Әти әни... көчле... . 4) Ай атна... озын... . 5) Помидор суган... эре... . 6) Диңгез елга... тирән...
4 нче күнегү.
Мәкальләрдә сыйфатларны табыгыз, тамырын, сыйфат ясагыч кушымчаларын билгеләгез.
1) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
2) Бәхетле көләр, бәхетсез елар.
3) Хыялсыз кеше -канатсыз кош.
4) Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
5) Хәйләсез дөнья файдасыз.
6) Беләкле кеше берне егар, белемле кеше меңне.
5 нче күнегү.
Бирелгән сыйфатларны таблица үрнәгендә төрле дәрәҗәләргә куегыз.
Көчле, тату, кечкенә, күңелле, ак, еш, алтын, зур, ерак, кара, олы, авыр, вак, кызыл, тәмле, яшел, күк.
Сыйфат дәрәҗәсе | Дәрәҗә кушымчалары | Мисаллар |
Гади дәрәҗә (положительная степень) | - | матур (красивый), кызыл (красный) , зур(большой) |
Чагыштыру дәрәҗәсе (сравнительная степень) | -рак/-рәк | матуррак (красивее), зуррак (больше), кызылрак (краснее) |
Артыклык дәрәҗәсе (превосходная степень ) | 1)нигезнең аерым өлеше кабатлануы 2) көчәйтүче кисәкчәләр иң(самый) бик(очень) үтә(сверх) | сап-сары, кып-кызыл зуп-зур, ямъ-яшел иң яхшы, бик биек ,үтә кыю |
Кимлек дәрәҗәсе (уменьшительная степень) | -гылт/-гелт -кылт/-келт -сыл/-сел | кызгылт (красноватый), яшькелт (зеленоватый), аксыл (беловатый), зәңгәрсу(синеватый) |
6 нчы күнегү.
Бирелгән сүзләрдән үрнәк буенча сыйфатлар ясагыз. Сүзтезмәләр уйлап әйтегез.
Үрнәк: Көз, көзге, көзге урман.
а) Көз, кыш, яз, җәй.
б) Бүген, иртәгә, кичә, көндез,
в) Иртән, көндез, кич, төн.
г) Ал, арт, ахыр, соң.
Алмашлык
1 нче күнегү.
Алмашлыкларны рус теленә тәрҗемә итегез.
1. Зат алмашлыклары (личные местоимения)-мин, син, ул, без, сез,алар
2. Сорау алмашлыклары (вопросительные местоимения)-кем? нәрсә? кая? кайда? кайдан? нинди? ничек? ничә ? кайчан?
3. Күрсәтү алмашлыклары (указательные местоимения)-теге,бу,шул,ул, шундый,мондый,тегенди,андый
4. Билгеләү алмашлыклары (определительные местоимения)- һәр, барлык, барча, һәммә, бөтен, үз
5. Билгесезлек алмашлыклары (неопределенные местоимения)-кемдер, нәрсәдер, каядыр, кайдадыр, каяндыр, ничектер, нидер, кайсыдыр, күпмедер, кайчандыр
6. Юклык алмашлыклары (отрицательные местоимения)-беркем, һичкем, беркая, һичкая, беркайда, һичкайда, беркая, һичкая, берничек, һичничек, бернинди, һичнинди, беркайчан, һичкайчан
7. Тартым алмашлыклары (притяжательные местоимения)-минеке,синеке,аныкы,безнеке,сезнеке,аларныкы.
2 нче күнегү.
Нокталар урынына күрсәтү алмашлыкларын кирәкле формада куегыз.
1)... елгадан бервакытта да су эчмәгез, ... су чиста түгел. 2) ... апасы ... апасы белән бик дус диләр. 3) ... дә карадым, ... да карадым, беркайда да тапмадым. 4) Сез ... белән күптән танышмы? 5) ... турында миннән сорама, ... сора. 6) Сез ... кемнән ишеттегез? 7) ... да вакыты юк, ... дә вакыты юк, бу кешеләргә ни булган соң? 8)... яхшы киңәш көтәргә кирәкми.
3 нче күнегү.
Билгесезлек алмашлыклары белән сүзтезмәләр төзегез.Тәрҗемә итегез
а) Нәрсәдер, нәрсәнеңдер, нәрсәгәдер, нәрсәнедер, нәрсәдәндер, нәрсәләрдер, нәрсә беләндер, нәрсә турындадыр, нәрсә өчендер.
б) Кемдер, кемгәдер, кемнедер, кемнәндер, кем янындадыр, кемдәдер, кемнекедер.
в) Нидер, ниндидер, кайдадыр, каядыр, кайчандыр, ничәдер, ничектер, никтер, нигәдер, ни өчендер, кайсыдыр, күпмедер, ничәнче .
4 нче күнегү.
Төшеп калган кушымчаларны куегыз.
Без үзе... дә шушы ук мәктәптә укыйбыз. 2) Безнең үзебез... дә бакчабыз бик яхшы. 3) Безнең үзебез... дә зуррак фатир кирәк. 4) Безнең үзебез... дә бу кеше турында сорадынлар. 5) Безнең үзебез... дә мондый телевизор бар.
5 нче күнегү.
Билгеләү алмашлыклары белән җөмләләр төзегез.
Үзем, үземдә, үземдә дә, бөтенебез, барлык, һәммәбез
Сан
1 нче күнегү.
Җөмләләрне тәрҗемә итегез.
1) Без икебез дә шушы шәһәрнеке. 2) Сез икегез дә соңга калдыгызмы? 3) Бу эшне алар өчесе генә эшләгәннәр. 4) Концертка бишебез дә барабыз. 5) Өстәл бик авыр, дүртегез бергә күтәрегез. 6) Бу хәл турында алар бишесе дә беләләрме?
2 нче күнегү.
Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.
Один из нас; одному из нас; от одного из нас; для одного из нас; у одного из нас; с одним из нас; одного из нас; об одном из нас.
3 нче күнегү.
Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
а) Безнең өчебезгә; өчебезгә дә; өчебез өчен дә; өчебезнең беребез; бишебезнең икебез; дүртебезнең беребезгә; икебезнең беребездән; дүртебезнең өчебездән.
б) У двоих из нас; один из нас; четверым из нас; от троих из нас; для одного из нас.
4 нче күнегү.
Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.
а) Трое из нас; четверо из вас; двое из них; пятеро из вас; один из них; шестеро из них.
б) От нас двоих; от одного из нас. У вас троих; одного из вас. Им четверым; одному из четверых.
в) От кого? От нас троих; от одного из нас. Для кого? Для вас двоих; для двоих из вас; для одного из вас. Кому? Им троим; одному из них; двоим из четверых.
5 нче күнегү.
Тәртип саннарын табып әйтегез.
1) Бүген алтынчы дәрес буламы? 2) Беренче класслар шимбә көнне укымыйлар. 3) Син хәзер унберенче күнегүне эшлә. 4) Бу эшне икенче укучыга бирегез. 5) Син гаиләдә беренче баламы?
6 нчы күнегү.
Төшеп калган саннарны куегыз.
1) Мин ... елда туганмын. 2) Хәзер миңа ... яшь. 3) Мин ... мәктәптә, ... класста укыйм. 4) Безнең класста ... укучы бар: ... малай һәм ... кыз. 5) Көн саен ... дәрес була, татар теле атнага ... тапкыр керә. 6) Татар теле кабинеты ... катта урнашкан.
7 нче күнегү.
Сорауларга җавап языгыз.
а) Бүген мәктәпкә балаларның ничәсе килмәде? Балаларның инде ничәнчесе авырый башлады?
б) Дәресләрнең инде ничәсе бетте? Дәресләрнең ничәнчесе татар теле дәресе?
в) Теге йортларның ничәсе яңа?
г) Бу йортларның ничәнчесе сезнеке?
Затланышлы фигыльләр: хикәя фигыль, шарт фигыль, боерык фигыль, теләк фигыль. 1 нче күнегү. Фигыльләрне үткән заманда куегыз. 1)Мин кер юам. 2) Мин укытучыны тыңлыйм. 3) Мин дәрес әзерлим. 4) Мин кунаклар көтәм. 5) Син җырлыйсың. 6) Син сорыйсың.7) Син аңлыйсыңмы? 8) Син табын әзерлисең. 9) Син шатланасың.10)Син рәхмәт әйтәсең.11) Син җыештырасың.12) Син пешерәсең.13) Син су коенасыңмы?
Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1)Син нинди әкият укыйсың? 2) Син бүлмәне үзең җыештырасың. 3) Син бәйрәмгә барасыңмы? 4) Син кем белән уйнныйсың? 5) Син ике шигырь ятлыйсың. 6) Син нинди җыр өйрәнәсең? 7) Син бакчада эшлисең. 8) Син кемгә кычкырасың? 3 нче күнегү. Төшеп калган кушымчаларны куегыз. 1) Без бүген урамда бик туң... , ә сез туң... ? 2) Сез кичә урамда кичкә кадәр уйна... , ә без иртәрәк кер... . 3) Сез концертка соңга кал... , ә без вакытында кил... . 4) Сез Мәскәүгә кышкы каникулларда бар... , ә без анда җәй көне бул... . 5) Сез бәйрәмдә бие... , ә без җыр җырла... . 4 нче күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итегез. 1) В воскресенье мы ходили в гости, а вы сидели дома. 2) Мы накрывали на стол, а вы нам помогали? 3) Мы зонтики забыли дома, а вы их взяли? 4) Мы их встретили в театре, а вы их где видели? 5) Вы потеряли ключи, а мы их нашли. 5 нче күнегү. Бирелгән фигыльләрне хәзерге заманда, үткән заманда затта-санда төрләндерегез. а) Ярат! Юын! Яз! Чык! Ю! Ту! б) Киен! Сикер! Тек! Үс! Ки! Затланышсыз фигыльләр: инфинитив, сыйфат фигыль, хикәя фигыль, исем фигыль 1 нче күнегү. Фигыльләрдән инфинитив формасын ясагыз. а) Башла! Тукта! Кара! Ела! Уйна! Уйла! б) Әзерлә! Бие! Сөйлә! Яшә! Эшлә! 2 нче күнегү. Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез. 1) Дәрестә тәрәзәгә карап утырырга ярамый, укытучыны тыңларга кирәк. 2) Яңа тема авыр, ләкин без аңларга тырышабыз. 3) Кечкенә балалар озаграк йокларга тиеш. 4) Кем китап укырга ярата? 5) Син әниеңә нинди бүләк әзерләргә уйлыйсың? 6) Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк. 3 нче күнегү. Аңларга теләми. Туктарга куштылар. Йокларга вакыт. Дәрес әзерләргә онытма. Охшарга тырышалар. 4 нче күнегү. Тәрҗемә итегез. Пора (время) понять. Стыдно спросить. Нельзя красить. Велит сосчитать. Не должен останавливаться. Сорарга куркабыз. Яшәргә өйрәтә. Еларга оят. Башларга буламы? Күп ашарга ярамый. 5 нче күнегү. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез. Очрат, өйрәт, әзерлән, авыр, тап, котла, көл, аша, ку, сөрт, ю, буя, ташла, сагын. 6 нчы күнегү. Исемнәр ярдәмендә сүзтезмәләр языгыз. Үрнәк: Сикерүче малай. Юынучы, йөгерүче, рәсем ясаучы, тәмәке тартучы, йөгереп качучы, печән чабучы, ачуланучы, кер үтүкләүче. 7 нче күнегү. Исемнәрне нинди сыйфат фигыльләр белән тасвирлый аласыз? Үрнәк: Өрүче, йоклаучы, йөгерүче, ятып торучы, ашаучы эт.... күрше, ... әби, ... малай, ... артист, ... дус, ... бозау. 8 нче күнегү. Тәрҗемә итегез. Белүче бала; шигырь сөйләүче кыз; җиңүче егет; казлар саклаучы апа; дустын көтүче малай; гер күтәрүче батыр; су коенучы үрдәкләр; чәчәктән чәчәккә очучы күбәләк; кичәдә танышучы яшьләр; Чаллыга баручы автобус; машина йөртүче егет. 9 нчы күнегү. Тәрҗемә итегез. Мальчик, решающий задачу; смеющиеся люди; знакомый, живущий в городе; загорающие ребята; лежащий больной; самолет, летящий в небе; цветущий сад; спешащий на поезд пассажир; танцующая девочка; стоящий рядом человек; часто плачущий мальчик. 10 нчы күнегү. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләр ясагыз, алар белән сүзтезмәләр уйлагыз. Үрнәк: Егылма - егылмаучы. Басма, сукма, тырышма, киенмә, сизмә, өйрәнмә, җибәрмә, сындырма, бирмә, чыкма, ватма. 11 нче күнегү. Фигыльләрне үрнәк буенча хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Уйлап, уйлагач, уйлаганчы, уйлый-уйлый. а) Яшә, котла, бизә, аңла, тәмамла, казы, хәтерлә, тукта, телә, уйла, үтүклә, ташла, аша, төзе, сөйлә, ялганла. ә) Кирәк, чап, югалт, ач, сөйләш, кис, исәнләш, сип, тырыш, таныш, тек, ял ит, су сип. б) Сыз, эл, чакыр, йөз, җый, киен, яз, ышан, туң, көл, күтәр, җыештыр, боз, җыен, сатып ал. 12 нче күнегү. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: кычкырма-кычкырмыйча Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрсәтмә, әзерләмә. 13 нче күнегү. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Чистарткач - чистартмагач. а) Чакыргач, тыңлагач, юынгач, туктагач, туңгач, ышангач, ачулангач, теләгәч, элгәч, биегәч, өзгәч, гаҗәпләнгәч, үстергәч, бизәгәч. ә) Ашыккач, катнашкач, кызыккач, япкач, югалткач, ашатнкач, булышкач, әйткәч, чишкәч, тәрҗемә иткәч, көткәч, ярдәм иткәч, исәнләшкәч. 14 нче күнегү. Үрнәк буенча исем фигыльләр ясагыз, сүзтезмәләр төзегез. Үрнәк: Кил-килү, килмәү. Мәктәпкә килү. Яз, эшлә, бар, кайт, ал, куй, эзлә, әйт, сөйлә, булыш, киңәш, китер, тыңла, өйрән, сайла, күтәр, төшер. Гади һәм кушма җөмләләр. 1. Кушма җөмләләрне дәвам итеп языгыз. 1) Әңгәмәдәшегез озак сөйли башласа, ......................................................................... 2) Ул килгәнче, .................................................................................................................. 3) Су акканын карарга дип, ............................................................................................. 4) Якшәмбе көн булганга, ................................................................................................ 5) Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә ............................................................................... 6) Күргәзмә әзер булу белән, ......................................................................................... 7) Без эшләгәндә, .............................................................................................................. 8) Җәй үтсә дә, ................................................................................................................... 9) Аралашу уңышлы булсын өчен, .................................................................................. 10) Дустым әдәбият белән кызыксына, ә ........................................................................ 2. Җөмләләрнең башын уйлап языгыз. 1) ......................................................: мин сезнең уңышка ирешүегезгә ышанам. 2)..........................., Бауман урамында урнашкан В.Качалов исемендәге Зур рус драма театрына барыгыз. 3)............................, шуңа күрә Казан шәһәрендә бик күп спорт корылмалары төзелә. 4)........................................, кызыклы темаларга әңгәмә алып барырга кирәк. 5).................................., чөнки тәрҗемәләр аша башка халыклар да татар әдәбияты белән таныша ала. 6)..................... китапларны Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә табарга мөмкин. 7)......................................................................., әйтерсең лә җир ак юрган ябынган. 8)........................................................, моның өчен һәр кеше үз эшен яратып башкарырга тиеш. 9).........................................................., аның хәле бераз яхшырды. 10)......................., чын дусларың күп булыр. 3. Җөмләләргә сораулар куегыз. 1) Мин песиемне бик яратам. 2) Песием дә мине бик ярата. 3) Ул бик акыллы һәм хәйләкәр. 4) Ул кара һәм ак төстә. 5) Аның тәпиләре көчле. Ситуатив күнегүләр. Тәрҗемә итү. 1. Как скажете о том, что: - вы любите свой родной край; - вы знаете несколько национальных праздников; - вам нравится город, в котором вы живёте; 2.Предложи другу: - поехать в Казань в аквапарк; - посмотреть башню Сююмбике; - прочитать стихи Габдуллы Тукая. 3.Сорауларны тәрҗемә итегез.
4.Тәрҗемә итеп языгыз. а)Трудолюбивый, скромный, умный, серьёзный, грубый, старательный, трусливый, отзывчивый, ленивый, спокойный, гордый, невнимательный. б) Все книги; все пришли; со всем классом; вся школа; всё красиво; всё вкусно. 5.Җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итегез. 1.Когда переходишь улицу, надо быть очень внимательным. 2. Мне очень понравилось выступление этого певца. 3.В воскресенье мы пойдем на каток. 4.Длина Волги — три тысячи шестьсот восемьдесят восемь километров. 5.Я кратко ответил на каждый вопрос. 6.Повторите стихотворение Г.Тукая «Родной язык». 7.Наступила осень, стали опадать листья с деревьев. 8.Казанский университет внес огромный вклад в развитие образования и науки. Хат язу. Бирелгән схема буенча хат языгыз. 1)Исәнме, Алина! 2)Мин синең хатыңны алдым. 3) Әти-әниемнән, сеңелемнән күп сәлам.4) Яңалыкларыңны укып белдем. 5)Син..................................................турында сорагансың. 6)Мин…... ........... . 7)Бигрәк тә .......... (ошый, яратам). 8) (Дусларым, туганнарым белән)......... ..... .9)..................................................... . 10)......................................................................... 11)......................... 12)Лена, син ял көнен ничек үткәрәсең? 13) Нинди яраткан шөгыльләрең бар? 14)Барысы турында да яз. 15) Мин синнән хат көтәм. 16) Исән бул, Алина! Сәлам белән Наташа 15 апрель Кулланылган әдәбият: 1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова.2011 ел. 2. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр : Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен/Р.Р.Нигъмәтуллина/”Мәгариф” нәшрияты,2004 ел. 4. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез: Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма/ К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова.-Казан:Мәгариф ,2009.-111б. 5.Татар теле. Кагыйдәләр.
|
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"
Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 5 класс татар теле
укытучыларга ярдәмгә...
“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)
Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясаган чыгыш. "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....
5-11 нче сыйныфларда (рус төркеме) татар теленнән факультатив “Күңелле татар теле” программасы
ldquo;Күңелле татар теле” факультатив программасы 5-11 нче сыйныфларда укучы рус телле балаларга татар телен уен, тыңлап аңлау, диалогик-монологик сөйләмгә чыгу рәвешендә өйрәнү өчен төзелгән....
УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...
Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”
ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...