"Татар икәнемне онытмадым"
материал на тему

Һадиева Резеда Мәҗит кызы

Гамил Афзалга багышланган фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_iknemne_onytmadym.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Алабуга районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

 “Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле һәм әдәбият укытучысы

                                          Һадиева Резеда Мәҗит кызы.

2013

“Татар икәнемне онытмадым”

                      Гамил Афзал лирикада да, юмор - сатирада бигрәк тә,                                                                                          турыдан – туры Тукайдан, Бабичтан килә. Дөресрәге,

                                               аның үсеп чыгуы да шушы ике шагыйрьдән.

Сибгат Хәким, Татарстанның халык шагыйре. 1967

    Кереш

 Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде.

Кайда килеп туктар юл азагы,

                                         Ел үтәсе юлны ай үтәм.

                                         Бөтен гомрем минем – юл газабы,

                                         Аннан татлы газап бар микән,- дип яза шагыйрь.

     Гамил Афзал Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Ләкин язмыш җилләре аны Магнитагорск шәһәренә илтеп ташлый. Мәктәптә укыган елларда ук ул татар  әдәбияты белән кызыксына, Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. Беренче шигырьләрен язуны ул болай дип искә ала:

“Урал таулары артындагы далада, без татарча сабак укыдык. Безнең кечкенә кулларыбызга Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафуриларның гүзәл китаплары килеп җитте һәм күңелләребезне дулкынлатты, нурландырды, үстерде. Бала башлангыч сыйфныфларда ана телендә укысын икән ул. Ана телендә сабак укып үскән бала телен онытмый, милләтен югалтмый, Ватанын алыштырмый!”

 Шагыйрь ана тел белән горурланырга куша:

                                        Ана телен кимсетәбез икән,

                                        Кимсенәбез без дә.

Язучы Г.Гыйлманов “Иманлы юл” шигыре турында болай ди: “Бу әсәрне һәр мәктәп түренә зур- зур хәрефләр белән язып куяр идем мин”,- ди.

Мәхмүт Әхмәтҗан үзенең “Шигърият” аша тәрбия” мәкаләсендә болай дип яза: “Нигә, мәсәлән, Гамил Афзалның түбәндәге юлларны һәрбер сәхнәдән һәм радио – телевидение аша яңгыратмаска икән:

                                     Очам, телем,сине өзелеп яратканга,

                                     Дисәк, безгә булдың канатлар да;

                                     Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч

                                     Балдлай татлы – дуслар белән сайрашканда.

Гамил Афзалның ана теле – татар теле турындагы мондый фикерләре укыту – тәрбия эшендә һич артык булмас, дип уйлыйбыз,”- ди ул.

“Әгәр миннән торса, күренекле әдибебез, Татарстан халык шагыйре Гамил Афзалның юмор – сатира шигырьләрен китап итеп бөтен татар дөньясына таратыр идем. Чөнки әлеге әсәрләрнең тәрбия көче, потенциясе бик зур”,- дип яза Мәхмәт ага Әхмәтҗанов. 

 

                                        Г.Афзал – авыл баласы, табигать баласы. Ул                                        табигатьне бик нечкә тоеп, садә һәм халыкчан итеп

тасвирлый ала,  тасвирлап кына калмый, аны кеше                                                                                                                                                                                                                    күңеленә якынайта, кешенең үзен табигатькә күзгә

                                            күренмәс җепләр белән бәйли  аларның берлеген          

                                                  искәртеп тора..

Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре. 1971

50-60 нчы еллар Гамил Афзалның физик һәм рухи яктан терелүе – ныгуы өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе дә ифрат шифалы тәэсирен ясый.  Язмыш  аны кага – суга, ләкин көчле рухлы шагыйрь бирешми. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы , урманлы, сандугачлы авылга, Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларына килеп эләгә. Авылда көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле, җөмлә саен мәкаль - әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, шигъри иҗатының эчтәлеген тормышчан кеше типлары, көлкеле – сатирик сюжетлар белән баета. Шушы бәрәкәтле мохиттә шагыйрь, үз сүзләре белән әйткәндә, «төннәр буе кич утырып, чумып – йөзеп” шигырьләр язарга тотына.

А. Шамов, С.Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең хатлар аша язган киңәшләре белән яшь шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Балар өчен язылган “Кар сулары” (1957) зурлар өчен “Вөҗдан сүзе” (1958)  исемле  беренче ике китабы дөнья күрә. Бу китаплар юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгырап татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң аның бер- бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә.

50 нче еллар уртасында әдәбият бусагасын лирик буларак атлап кергән Гамил Афзал үзен шул ук вакытта юмор, сатира жанрында да таныта.

“Мин Гамил Афзал иҗатын, “сатирасы” һәм “лирикасы” дип, икегә бүлеп карамас идем. Аның лирикасы да, сатирасы да ил фаҗигасы тудырган үз фаҗигасының сәбәбе һәм нәтиҗәсе дияр идем”,- дип яза А.Яхин.

                                                  Шагыйрьдә әйтеп – аңлатып бетереп булмый

                                         торган моң яши. Кеше моңы. Табигать моңы.

                                        Бу моң шигырьдә тургай җыры булып һавага            

                                        күтәрелә, урамнарда эңгер булып йөзә, арыш

                                      кырларында рәшә булып агыла, үләннәрдә күз яше –

                                     чык булып ялтырый.

                                               Нил Юзиев, әдәбият галиме. 1977

Аның туган авылы Такталычыкны изгеләштереп яраткан, соңыннан да аны гомер буе төшләрендә күргән Гамил Афзал туган якларына нибары бер тапкыр – 1959 елда, инде танылган шагыйрь булып, нигезен эзләп кайта һәм берни дә, хәтта үлән бөртеге дә тапмый.

      Мылтык белән куган идең мине,

     Мөлкәтемне талап, туган ягым.

     Сөргеннәрдә каргамадым сине,

     Ватан диеп, сагынып кайттым тагын.

    Баемагансың син безне талап,

    Кызыл талаучылар үлгән инде.

   Менә, йөрим туган җирне карап,-

   Туган авыл тәмам бөлгән инде.

  Гамил Афзалның шигырьләрендә чәнечкеле сүзләр белән түрәләрне, югары катлауны чеметкәләп алырга яратканлыгы бик яхшы сизелеп тора. “Үпкә” шигырендә мондый юллар бар:

      Оста гына тәти кәгазь сырлап

      Зур түрәләр яклы.

      Утырыр идем рәхәт йокымсырап

      Пенсиягә чаклы...

     Минем кебек кадр арагызда

     Сирәк булыр әле...

     Берәр вакыт Әптери абзагыз да

      Кирәк булыр әле.

“Милли рух” шигырендә үзе белән бергә булган татарларның татар телен онытмыйча саклап, белем алып, кача- поса булса да дин  тотуларын яза.Бөтен гомерен Гамил Афзал үзлегеннән укый, Максим Горький кебек, тормыш университетларын тәмамлый, кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

     Мин күп күрдем туган – үскән җирдә

     Замананың кара болытларын.

    Гомер итеп урыс белән бергә,

    Татар икәнемне онытмадым.

   Татар җыры, әкиятләре килде

   Таулы – ташлы Урал артларына.

   Милли рухым хәсрәтләрне җиңде

   Кайгылы һәм авыр чакларымда.

Йомгаклау.

“Аның бердән- бер максаты – халыктан алган

шигъри таланты белән шул  халыкка хезмәт итү”

Сибгат Хәким, Татарстанның халык шагыйре

 Язучы һәм шагыйрьләрне, бүгенге көндә,  кешеләр язмышы кызыксындыра.

Гамил Афзалның шигырьләрендә юмор – сатира жанры, туган җир, туган ил, туган тел, хезмәт, гади кешеләр тормышы өстенлек ала. Бугенге көн кешесенә, нәкъ менә шул темалар кызыклы. Әдипнең туган җиргә, табигатькә, татар халкының гореф- гадәтенә хөрмәте, матурлыкны, гүзәллекне күрә белүе һәм аны укучыларына җиткерә беләү һәр чор укучысы өчен актуаль.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Әдипләр: Гамил Афзал /Электрон адрес//  http://adiplar.narod.ru/ 
  2. Гыйлманов Г. Шагыйрьнең биеклеге. Шагыйрь Гамил Афзал иҗаты. Афзал Г. Гомер кичәләре .- Казан – 2000.
  3. Гилаева И. Гамил Афзал иҗаты мәктәптә: Шагыйрь . “Фән һәм мәктәп”, 2003,-№9- 10.
  4. Даутов Р. Балачак әдипләре .- Казан- 2002
  5. Куркусыз шагыйрь. Гамил Афзал /Электрон адрес// http://www.azatliq.org/
  6. Татар энциклопедиясе /Электрон адрес// http://tatarile.org/   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

игра по станциям " Петербург и немного физики"

Внеклассная работа позволяет развить интерес к предмету, раскрыть творческие способности учащихся, учит работать в команде. Использование литературного материала, городского фольклора, краеведческого ...

Немного о себе

фотоотчет о работе Потехиной Т.В. за 2011-2021 г. : фотографии выпусков, учебная деятельность, научно-практические конференции, внеучебная деятельность по предмету, работа классного руководителя, отзы...

Немного интересных фактов о Дне знаний.

Некоторые дети земного шара начинают учебный год не Первого сентября. А когда?...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...