Билгеле үткән заман хикәя фигыль
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Татар теле, 5 сыйныф.
Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль (1 слайд)
(2 слайд) Максатлар: 1) Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне формалаштыру;
2) Телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын арттыру;
3) Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Чыганаклар: Р. З.Хәйдәрова "Татар теле" 5 нче сыйныфлар өчен дәреслек, кагыйдә дәфтәрләре, карточкалар, сүзлекләр.
Техник чаралар: компьютер, проектор, презентация.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Хәерле иртә!
- Хәерле иртә! Яхшы кәефләр сезгә!
Дежур укучы рапорты.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Көз турында сөйләшү (яңгыр,яфраклар коела, кошлар китә )
-Хәзер елның нинди фасылы? (Какое время года?)
- Көз
- Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Осенью в природе какие изменение бывают?)
- Көз көне яңгыр ява (дождь бывает), салкын җил исә (дует холодный ветер), агачлардан яфраклар коела (из деревьев листья падают), кошлар җылы якка оча...(птицы улетают в теплые края)
- Бүген көн нинди? (Сегодня день какой?)
- Бүген көн салкын, болытлы.
- Әйдәгез, искә төшерик әле, үткән дәрестә хикәя фигыль белән таныштык.Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган икән?
Максат: Укучыларның белгән белемнәрен искә төшереп, тагын бер кат кабатлап, яңа темага кереп китү.
Методлары: укытучы сүзе, әңгәмә, презентация.
III. Яңа теманы формалаштыру.
1. Кроссворд чишү. (3 слайд)
Укытучы: Кроссвордны дөрес чишсәгез, дәреснең темасы килеп чыгар. (Если правильно ответите на все вопросы, то выйдет название темы сегодняшнего урока)
(рәсемнәр күрсәтелә, балалар әйтеп бара)
Укытучы: Бу нәрсә?(дәфтәр, китап, бетергеч, укучы, көндәлек, портфель)
Д | Ә | ф | т | ә | р | |||||
К | и | т | а | п | ||||||
б | е | Т | Е | Р | г | е | ч | |||
у | К | У | Ч | ы | ||||||
к | ө | Н | Д | Ә | л | е | к | |||
п | о | р | т | Ф | Е | Л | ь |
2. Әңгәмә
Укытучы: Укучылар, нинди сүз язылды? (Какое слово получилось?)
Укучы: Фигыль.
Укытучы: Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? (На какие вопросы отвечает глагол?)
Укучы: Нишли? нишләде?
Укытучы: Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?
(4 слайд)
Укучы: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы
-ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: әйтте, язды (сказал, написал)
Үзләре сүзләр уйлыйлар һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.
Экранда текст чыга. (Текстагы билгеле үткән замандагы фигыльләрне табалар)
(5 слайд)
Көз җитте(наступила осень). Көннәр салкынайды (дни стали холодные). Салкын җил исте (дул холодный ветер). Кошлар җылы якка ките (птицы улетели в теплые страны). Агачлар яфракларын койды . Көннәр кыскарды, төннәр озынайды (дни стали короче, ночи длиннее).
IV. Алган белемнәрен ныгыту.
3. Күнегү башкару
Укытучы: Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз, число, сыйныф эше, дип языгыз. Экранда карагыз.
Бирем: Выпишите глаголы – Фигыльләрне языгыз.
Дәфтәр, язды, уйнады, китап, укучы, укыды, укытучы, басты, барды, малай, әни, китте, бирде.
Укучылар яза:
(6 слайд)
язды, уйнады, укыды, килде,җырлады, китте. (үзләрен тикшерәләр (проверьте себя) һәм шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр ( с этими словами составьте предложения).
Физминут (7слайд)
Без инде хәзер зурлар
Күп эшли безнең куллар
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә юабыз.
Эре-эре заводлар,
Заводларда станоклар,
Без үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез
V. Мөстәкыйль эш. (8 слайд)
Билгеле үткән заман хикәя фигыльне билгеләгез. (определите прошедщее неопределенное время)
а) булыша;б) булышырга; в) булышты.
2. Кушымча ялгагыз. (прибавляйте нужные окончание)
Бүген дәрестә Марат бишле ал...
а)-рга; б) -ды; в) -ган.
3. Тәрҗемәсен табыгыз. (найдите правильный перевод)
Не вынес мусор
а) идән себерде; б) Кибеткә барган; в) чүп чыгармады.
4. Тәрҗемәсен табыгыз.
Дустым кошларны ашатты.
а) Друг кормил птиц. б) Птиц нужно кормить.
в) Друг кормит птиц.
V. Алган белемнәрне ныгыту.
1) Бирелгән фигыльләрне тәрҗемә итеп, җөмләләр төзегез.(Переведите глаголы и с ними составҗте предложение)
Прочитал, рисовал, дал, полил, помог. (9 слайд)
Кушымчалар куеп языгыз. (10 слайд)
Салкын вакытлар җит... (наступили холодное времена) Көннәр салкынай...(дни стали холоднее) Кошларның хәле авырай... (Птицам стало тяжело)
Аларга азык табу кыенлаш... (им трудно найти еду)
Айдар кошларга җимлек ясап куй... (Айдар птицам делал кормушку) Җимлеккә бодай, ипи сал...(в кормушку положил пщеницу, хлеб) Кошлар рәхәтләнеп аша... һәм Айдарга рәхмәт әйт...(птицы с удоволствием кушали и Айдару сказали спасибо)
Кошлар - безнең якын дусларыбыз. (Птицы наши близкие друзья) (11 слайд)
Ни өчен шулай дибез? (почему так говорим) Сез нинди кошлар беләсез?(вы какие птицы знайте) Кайсылары җылы якка оча? (какие птицы улетают в теплые страны) Кайсылары бездә кышлыйлар? (какие птицы зимуют у нас) Сез кошларга ничек булышасыз? (как вы птицам помогаете)
Ситуатив биремнәр.(12 слайд) как скажете о том, что:
- прочитал интересную книгу;
- сделал домашнее задание и получил оценку 5;
-дома помогал маме;
-наступила дождливая осень.
8) Бар - ул бармады (13 слайд)
Утыр - ул утырмады
Ал - ул алмады
Буя - ул буямады
Фигыльләрне тәрҗемә итегез, бу нинди фигыльләр? Алар ничек ясалган? Нинди сорауга җавап бирәләр? Димәк, бу билгеле үткән заман хикәя фигыльнең нинди формасы?
Җөмләләрне дәвам итегез (14 слайд)
Бүген дустым мәктәпкә...китте
Ул китапханәдән китап...алды
Оля җәй көне авылга...кайтты
VI. Дәрескә йомгак.
Максат: Дәреснең үтелеш дәрәҗәсеннән чыгып, балаларның ничек җавап бирүләреннән дәрескә анализ ясау.
1. Әңгәмә
- Без бүген дәрестә нинди фигыль турында сөйләштек? (Сегодня мы с вами на какую тему разговаривали)
- Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең нинди кушымчалары бар? (прошедщее неопределенное время с помощью каких аффиксов образуется)
(-ды,-де, -ты,-те кушымчалары)
- Сезгә дәрес ошадымы?
- Нәрсәләр ошады? Бу дәрес безнең соңгысы булмас. Әле шулай дәресләрдә өйрәнүебезне дәвам итәрбез, төрле биремнәр эшләрбез.
2. Билгеләр кую.
VII. Өй эше.
Максат: Өйрәнелгән теманы истә тотып, кагыйдәне өйрәнү. Игътибарлы булу.
Укытучы: Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль.
МаксаМаксатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү; ...
Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)
Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту; ...
Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.
Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....
Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)
ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ : 1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2. Билгеле ү...
Билгеле үткән заман хикәя фигыль
План-конспект урока...
Билгеле үткән заман хикәя фигыль
-ды -де: ¨Если основа оканчивается на гласный или звонкий согласный¨например: бар-ды, кил-де -ты -те: ¨Если основа оканчивается на гласный или звон...
Прошедшее время глагола изъявительного наклонения Билгеле үткән заман хикәя фигыль (таблица)
Прошедшее время глагола изъявительного наклонения...