“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"
план-конспект урока (6 класс) на тему
“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
_yasalyshy_yagynnan_san_torlre_hm_alarnyn_dores_yazylyshy.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы”.
Максатлар: 1) коммуникатив максат: гаилә темасына карата фикер алышу, ясалышы ягыннан сан төрләрен кулланып җөмләләр төзү;
2) фәнни максат: ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы турында тирән мәгълүмат бирү;
3) тәрбияви максат: гаиләгә карата мәхәббәт хисен уяту.
Материал:1) Тумашева Д., Юсупов Ф.,Зиннатуллина К. Татар теле. 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. -Казан: “Мәгариф”, 2001.
2) Ф.М. Хисамова Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен (д - лек) / Ф.М. Хисамова.- Казан: Мәгариф, 2006 – 335б.
3) Татар грамматикасы. – Т.II. - М. - : “ ИНСАН”, Казань : “ ФИКЕР”, 2002.- 448б.
4)Интернеттан алынган мәгълүмат.
Җиһазлау: компьютер,проектр,презентация,тактада кроссворд,язулар, карточка.
Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү.
Дәреснең методы: өлешчә эзләнү,аңлату-күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе,әңгәмә,биремнәр үтәү.
Дәрес планы.
- Башлам.
- Исәнләшү.
- Укучыларны барлау
- Актуальләштерү.
- Үтелгән сан теманын кабатлау.
- Сорауларга җавап алу.
- Өй эшен тикшерү.
III. Яңа материалны аңлату.
- Презентациядән яңа тема белән таныштыру.
- Дәреслектәге параграфны уку.
IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Санлы ребуслар чишү.
2. Дәреслектәге 237 нче күнегүне эшләү.
3.карточка белән эш.
Физкультминутка.
4.Кроссворд чишү.
5.Гаилә темасы турында фикер алышу.
V . Өйгә эш: 1.148,150,151 нче бит кагыйдә.
2.240 нчы күнегү.
VI . Йомгаклау.
- Сорау-җавап формасында бүгенге теманы кабатлау.
- Билгеләр кую.
- Саубуллашу.
Дәрес барышы:
Укытучы: Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!
Укучы: Исәнмесез! Сезгә дә хәерле булсын.
Укытучы: Рәхмәт.Утырыгыз.Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?
Укучы: Әйбәт.
Укытучы:Мин бик шат. Бүген кем дежур? Кемнәр дәрестә юк һәм ни сәбәпле юк икән?
Укучы: Бүген мин дежур.Бөтенебез дә дәрестә катнаша.
Укытучы: Бик әйбәт. Ә хәзер эшкә керешик.Без сезнең белән нинди сүз төркемен өйрәнәбез?
Укучы: Без сан сүз төркемен өйрәнәбез.
Укытучы: Әйе, дөрес.Сан дигән төшенчәгә билгеләмә бирегез әле?
Укучы: Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.
Укытучы: Нәрсә ул саналмыш?
Укучы: Сан белән ачыкланган сүз саналмыш була.
Укытучы: Цифр дип нәрсәгә әйтәбез?
Укучы: Цифрлар — санның шартлы билгеләре.
Укытучы: Әйе,дөрес.Укучылар,ә хәзер өй эшен тикшереп китик.Сезгә өй эшенә 232 нче күнегү бирелгән иде.Эшләдегезме? Диас,биремне укы әле?
Диас: Саннарны язып алыгыз һәм һәр пунктта нинди цифр булуын,аның ничек белдерелүен сызык аша күрсәтегез.
(карап чыгам,телдән тикшерәбез)
Укытучы: Ярый,молодцы,укучылар.Бүген без ясалышы ягыннан сан төрләрен һәм аларның дөрес язылышын өйрәнәбез.Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм теманы языгыз:
Егерме җиденче февраль.
Сыйныф эше.
Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
Хәзер интерактив тактага карыйбыз һәм мине тыңлыйбыз!
(презентациядән тема аңлатам)
Ә хәзер әйдәгез санлы ребуслар чишәбез:
6н 100ек 1дәм
К3 5мәт 1лек
Т10 100ү 1үк
5ек б6рган
Җаваплар: Алтын Йөзек Бердәм
Көч Бишмәт Берлек
Тун Йөзү Берүк.
Бишек Балтырган ( үлән исеме )
Укытучы: Әйдәгез,дәреслекнең 148 нче битен ачабыз һәм 237 нче күнегүне язмача эшлибез.Булат,биремне укы әле?
Булат: Ясалышы ягыннан саннарны төркемчәләргә аерып языгыз, аларның дөрес язылышын ачыклагыз.
(язып эшлиләр, тикшерәбез.)
Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар. Ә хәзер мин сезгә карточка таратам. Такта янына чыгып,шушы күнегүне эшләрбез.Монда мисаллар бирелгән. Сезгә саннарны сүзләр белән әйтергә һәм язарга,ясалышы ягыннан сан төрләрен билгеләргә кирәк.
5 + 10 = 15 22 - 2 = 20
21+11= 32 175 – 2 = 173
19- 8 = 11 3 + 1997 = 2000
Үрнәк: Бишкә ( тамыр) унны(тамыр)кушсаң,унбиш (кушма)була.
Укытучы: Әйдә,Тимур,син такта янына чык,беренче мисалны яз.
Тимур: Егерме бергә ( тезмә) унберне ( кушма) кушсаң , утыз ике була (тезмә).
Укытучы: Бик дөрес.Әйдә әле,Алинә,икенчесен син әйтеп кара.
Алинә: Унтугыздан ( кушма) сигезне ( тамыр) алсан, унбер ( кушма) була.
Укытучы:Әйе,Алия,син дәвам ит.
Алия: Егерме икедән ( тезмә) икене(тамыр)алсаң,егерме (тамыр) була.
Укытучы: Дөрес.Ләйлә,әйдә әле син әйтеп кара.
Ләйлә: Йөз җитмеш биштән ( тезмә ) икене ( тамыр) алсаң, йөз җитмеш өч (тезмә) була.
Укытучы: Әйе, соңгы мисалны Диас әйтә.
Диас: Өчкә (тамыр) бер мең тугыз йөз туксан җидене кушсаң (тезмә) ике мең ( тезмә) була.
Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар.Ә хәзер ял итеп алыйк. Басабыз. Мин сезгә саннар әйтәм,сез ясалышына карап:
Тамыр булса, кул чабыгыз.
Тезмә булса, сикерегез.
Кушма булса,урыныгызга утырыгыз.
Парлы булса,күзләрегезне йомыгыз.
Укытучы: ике,егерме тугыз,унике,биш-алты, 1945, 17, алтышар-алтышар,мең,йөз,35,бер-ике,ундүрт, җиде.
(эшлиләр)
Укытучы: Булдырдыгыз,ә хәзер әйдәгез,укучылар,сезнең тапкырлыкны сынап карыйк,кроссворд чишеп алыйк.
(тактада ясалган,укучылар чыгып җаваплар язалар)
Укытучы: 1.Башы бер,күзе унике. (сәгать)
2. Төбе бер,башы мең. (агач)
3. Табын түрендәге иң кадерле ризык. ( икмәк)
4. Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)
5. Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
Укытучы: Булдырдыгыз,укучылар.
Безнең аерым алган өлештә нинди сүз чыкты инде?
Укучы: Гаилә.
Укытучы: Әйе,укучылар. Нәрсә икән соң ул гаилә?
Укучы: Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.
Укытучы: Әйе.Укучылар, ә менә сез гаиләдә ничә кеше?
(берничә укучыдан сорала)
Укытучы: Әниеңә ничә яшь?
Укытучы: Әбиең бармы, аңа ничә яшь?
(балалар җавап бирәләр)
с | ә | г | а | т | ь | ||||||
а | г | а | ч | ||||||||
и | к | м | ә | к | |||||||
ө | с | т | ә | л | |||||||
к | ә | б | е | с | т | ә |
Укытучы: Укучылар,менә сез җавап биргәндә саннар кулландыгыз. Ясалышы ягыннан төрләрен әйтеп китегез әле.
Укучы: Тамыр,тезмә.
Укытучы: Дөрес. Укучылар, үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.
Укытучы: Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшләрен язып куегыз.148,150,151 нче бит кагыйдәне белергә, 240 нчы күнегү. (аңлатам).
Укытучы: Шулай итеп,укучылыр,дәресебез ахырына якынлаша.Бүген без нинди тема өйрәндек инде?
Укучы:Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
Укытучы: Әйе,ә хәзер такта янына чыгып,менә бу чәчәкнең берәр таҗын алып, җаваплар биреп карыйк.
(укучылар бөтенесе җавап бирә)
Укытучы: Молодцы,укучылар. Бүген Диаска,Тимурга,Булатка,Әмиргә, Алинәгә “5”ле.Алия,Ләйлә,Илназ һәм Эльвирага “4”ле билгеләрен куям.
Укытучы: Укучылар,миңа сорауларыгыз юкмы?
Укучылар: Юк.
Укытучы: Булмаса, дәрес тәмам,чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!
Укучылар: Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ясалышы ягыннан сан төрләре.
Саннарның ясалышы ягыннан төрләре турында мәгълүмат....
ТЕМА: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
Бу дәрестә укучыларның сан турында белемнәрен ныгыту; ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышын өйрәтү; фикерләү сәләтен,тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү; санны та...
Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
“ Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы" дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф )....
Татар теле дәресе. Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.
Тема: Ясалышы ягыннан сан төрләре һәм аларның дөрес язылышы.Максатлар:1. 5 нче сыйныфта алган белемнәренә нигезләнеп, саннарның ясалышын танып белүләренә ирешү.2....
Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре
Укучыларга фигыльләрнең төзелеше һәм ясалышы турында мәгълүмат бирү; фигыль төркемчәләре буенча беренчел белемнәрен ныгыту; балалар шагыйре Ш.Галиев иҗат...
Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре
Исемнәнең ясалышын өйрәнү буенча 6 класс өчен дәрес планы....
Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"
Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"...