Сценарий праздника
материал на тему
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме.
Исәнмесез! Хәерле көн сезгә,хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар! Әйдәгез әле бергәләп көчле алкышлар белән 1 нче сыйныф укучыларын каршы алыйк! (Музыка уйнаганда укучылар керә)
Авыл өе күренеше. “Аулак өй” җыры яңгырый.
Тамашачылар алдында серле бакча күренеше. Әкрен генә музыка астында бабай белән әби әкият сөйли.
Бабай : Борын- борын заманда ук түгел , безнең замандарак, бик-бик еракта ук түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика,Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та шул агачка күбрәк карап елмайган, кошлар да шул агачка кунып гел сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр гел шул агач тирәсендә бөтерелгәннәр. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: Улым, бу агачның исемен Әлмәт шәһәре 25 нче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белергә тиеш, син шулардан сора,- диде.
Әби: Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да шул агачның исемен беләсезме әллә?
Укучылар: Әйе шул без ул агачның исемен беләбез.
Әби һәм бабай : Белсәгез , әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.
Укучылар: Әлифба.
Алып баручы:Карагыз әле, укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамладыгыз бит. Шуңа бик яхшы беләсез инде сез бу агачның исемен.
Кадерле ,укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез- әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады.. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
1 Алтын яуган көзге көндә 2. Бүген бездә зур тантана
Тыйнак үттек класска. Моңсу да ул, ямьле дә
Әлифбаны кулга алдык Әлифбабыз китә бездән,
Әй,сөендек шул чакта. Бу көн калыр хәтердә.
3. Тышта кыш булганда 4. Бүген сезнең алда без
Без җыелдык бәйрәмгә. Зур сынаулар үтәрбез.
Безнең шатлык эчкә сыймый Үзебезнең осталыкны
Сезгә ничек сөйләргә? Сезгә дә күрсәтербез.
5 . Зур ярдәм итәр безгә 6. Әлифба син алып кердең
Дәрестә алган белем. Безне белем иленә.
Таяныч булыр юлда Ялкаулык та, тырышлык та
Әлифба биргән белем. Шушы илдә беленә!
7. Хәрефләрне тиз өйрәндек, 8. Язарга да өйрәндек
Сүзләр төзеп уйнадык. Ручка тотып кулларга.
Көн дә иртән сагынып килдек, Хәрефләрне тездек без
Мәктәптән без туймадык. Тигез матур юлларга.
9. Зур ярдәм итәр безгә 10. Әти-әнием дә әле
Дәрестә алган белем. Әлифбаны сагынган.
Таяныч булыр юлда Кызыгып торалар иде
Әлифба биргән белем. Мин укыган чагында.
11. Беренче китап син булдың,
Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул –
Син аерылмас дус инде!
Әби: Әйе, укучылар, күреп торам, сезгә Әлифба белән хушлашуы бер дә җиңел түгел. Чөнки ул сезнең икенче әниегез кебек булды. Әниләрегез сезне сөйләшергә өйрәткән булса, әлифба сезне укырга, язарга өйрәтте. Әлифба булмаса, иң беренче укырга, язарга өйрәнмәгән булсагыз, сез санарга да, җырларга да, биергә дә, рәсем ясарга да өйрәнә алмаган булыр идегез. Ләкин сез боекмагыз әле, әлифбаны тәмамлаган булсагыз да, сезнең яныгызда бүген бәйрәм буена Әлифба агачы бар бит. Ул сезне үзенең серле дөньясына чакыра. Агачы серле булгач, аның алмалары да серле була икән. Һәрбер алма сезгә төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар тәкъдим итә. Ә аларның җавапларын Әлифбаны яхшы үзләштергән укучылар гына белә ала икән. Сынатмассызмы, укучылар? Әлифбаны яхшы үзләштерүегезне әти-әниләр, укучылар, укытучылар алдында күрсәтә алырсызмы?
Укучылар: Сынатмабыз, укучылар бервакытта да сынатмыйлар.
Бабай: Мин сезгә ышанам, укучылар. Әйдәгез. Әлифба бәйрәмен дәвам итәбез.
Әлифба агачының серләрен ачар вакыт җитте. Алмагачтагы биремнәрне чишәрбез, ә аларны чишәр өчен,әйдәгез танышыйк!
Танышу шигырьләре:
1.Мин гаиләдә кече малай 2. Класста мин берәү генә -
Булышам бөтен эштә. Исемем минем – ... .
Бик тырышам мәктәптә дә Булырмын һәрвакыт
Укыйм гел “биш”кә генә Тырыш һәм тәртипле генә.
3. Ә мин буламын – ... , 4. Мин дә ... булам,
Я, кайсыгыз мине белә? Күршем - минем ярдәмчем
Кечкенә генә булсам да, Әниемә рәхмәтлемен –
Кулларым бар эшне дә белә. Ул - минем киңәшчем.
5. Апам белән абыем үсте инде хәзер зур
Хәзер инде әниемә булышырга мин әзер.
6. -Олы кыз мин гаиләбездә, кечкенә энем дә бар.
Әниемнең эше бик күп, минем дә вакытым тар.
7. -Мин гаиләдә олы малай булышам бөтен эштә.
Нәни сеңлемне карау да әле бит минем өстә.
Кибеткә дә мин йөрим, юл ачам, карлар көрим
Бик тырышам , мәктәптә дә яхшы укырга телим.
8. Исемем минем Эмиль 9. Мин Адилә-тырыш кыз мин
Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.
Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.
10. Русча дөрес,матур сөйлим 11. Гаиләдә без алты кеше,
Яратам исәпләргә. Иң зурысы мин булам
Матур-матур сүзләр өстәп Карлар көрим,утын ярам
Әкиятләр сөйләргә. Укуда да булдырам.
12. Абыемнан калышмыйм диеп 13. Гаиләдә мин бер генә
Тырышам бар көчемә. Яратам күп укырга
Тәртипле бул,күпне бел,-дип Башваткычлар чишәргә
Максат куйдым үземә. Чиста,пөхтә язарга
14. Дуслар белән күңелле 15. Безнең дуслык нык булсын
Яшәве рәхәт . Мәңгелек булсын .
Дустың булганың өчен Көннәребез гел шулай
Сиңа зур рәхмәт . Шатлыкта узсын .
16. Син минем якын дустым,
Мин синең дустың .
Яхшы һәрвакыт янда
Булганы өчен .
Әби: Балаларым, безнең серле агачтан кала, тылсымлы сандыгыбызда бар бит әле.
Кем зирәк, кем тапкыр икән?
Сынап карыйк, әйдәгез!
Сез җавапларны табыгыз.
Без табышмак әйтәбез.
1.Әлифбадан икенче өйрәнгән хәрефегез нинди? (ә)
2.Иң ахырдан нинди хәреф өйрәндегез? (я)
3.Нинди хәрефләр аваз белдерми? (ъ,ь)
4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк? (ъ,ь,ң)
5. Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел-тегелгән.(Китап)
6.Мәктәптә һәр көн нәрсәдән башлана? (кыңгырау тавышы)
7. Иң көтеп алган вакыт мәктәптә? (тәнәфес)
8.Сумка тотып керәсең. Белем төяп чыгасың. (мәктәп)
9.Армый-талмый, ат артыннан калмый.(арба)
10.5олан, 5чолан,чолан саен бер олан.(перчатка, бармаклар)
11.Йомры йомшак йон йомгак, йортта чирәм йолкадыр.
12.Йөзә,йөри,йөгерә, чума, оча да белә.(үрдәк)
13.Канаты бар йоны юк, үзе бара, юлы юк. (самолет)
14.Ак ашъяулык таптык, җир өстенә яптык.(кар)
15.Әйтегез әле,сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
-Укырга
-Язарга
-Санарга
-Дус,тату булырга
-Җырларга
-Биергә
-Туган илне сөяргә
16. Хәрефләр турында шигырьләр әйтергә (укучылар яраткан хәрефләре турында шигырьләр сөйлиләр)
1. А хәрефе алмада 2. “Әни”, - дип телем ачылган
А хәрефе агачта Әни сөйгән, назлаган,
А хәрефен яратабыз Кайсыгыз соң дәфтәренә
Өйрәнәбез иң башта. “Ә” хәрефе язмаган.
3. Бакалар җырлый буада, 4. Г – күәтле күтәрү краны
Отып калырга уйлыйм. Төзүчеләр ярдәмчесе
“Б” хәрефен яхшы белеп Зур ташларны күтәрә ул
“Бишле” алырга уйлыйм. Бик биеккә тиз генә .
5. Е- хәрефе еланда 6.Үзе хәреф,
Е – хәрефе елгада . Үзе сан —
Е хәрефе карый безгә Бик аз гына Санасаң
Елмаеп елаганда . (3 хәрефе, өч саны)
7. Бер карасаң, үзе кырда була, 8. Бу мәктәпкә ни булган
Исең китә башак җырына. Мәктәп к белән тулган
Бер карасаң, табын түрендә ул, Карандаш, каләм,китап
Җыя барсын үзе кырына. Кайчы,кәгазь һәм картон.
9. Күзләремнән яшьләр чыкты, 10. Н – волейбол сеткасы
Капкан идем лимонны. Спорт залында да бар ул
Сары булгач, бик тәмле дип Бик тә килә укыйсы
Белгән идем мин аны. Башта өйрәнәсе бар әле .
11. «Т»—антенна түбәдә: 12. У уйлап укыгыз ди
Бөтенесен күрә, ишетә. Урындыкка утырыгыз ди .
Телевизорныкабызабыз
Мәктәптәнкайтыпкерешкә.
13. Фил китергәннәр циркка , 14. Я хәрефе яшьлектә
Йөз кешелек ашый , ди. Я хәрефе яшәүдә
Һәр көнне борыны белән Я хәрефе бик кирәк
Физзарядка ясый , ди. Язилә диеп дәшәргә.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Бабай: Укучылар, сез “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын җырладыгыз. Ә сезне мәктәптә ничек укыталар соң?
Мәзәкләр күренеше:
Татар халык биюе.
Алып баручы: Рәхмәт укучылар! Сез матур шигырьләр дә беләсез, матур итеп җырлыйсыз да , сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә моның өчен сез кемгә рәхмәтле икәнегезне беләсезме соң?
Укучылар: Әлбәттә әлифбага.
Алып баручы:
Әлифба – телнең ачкычы
Белем иленең тәүге баскычы.
1 сентябрьдә сезгә бирелгән ачкыч бик ярдәм итте –Белем иленең ишекләрен ачты.
Ә хәзер ачкычны нәни дусларыбызга тапшырыйк. Киләсе уку елына аларга да ярдәм итсен!
1 сыйныфка керүче балаларга ачкычны бирәләр.
Алып баручы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
1.Әлифба, син алып кердең 2.Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз
Безне белем иленә. Олы бәйрәмең өчен.
Тырышлык та, ялкаулык та Тагын да күп белер өчен
Шушы илдә күренә. Беркем кызганмас көчен
3.Өйрәттең укырга син, 4.Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Кадерлем-Әлифбам. Бәлки юлларым китәр еракка.
Инде китәрсең миннән, Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Ә мин сине онытмам. Сине онытмам, дустым Әлифба!
5. Сине укып бетерсәк тә, 6.Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз
Күңелләрдә калырсың. Бик озын-озак юллар узарбыз.
Синсез белем дөньясына Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,
Юлны ничек табарсың? Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!
7. 39 хәреф белән 8. Сәнгатьле итеп сөйләргә
Таныштык без тиз генә. Аңлаешлы укырга
Олы ярдәмчең булдың син Табышмаклар чишәргә,
Рәхмәт инде Әлифба! Өйрәттең син Әлифба.
9. Хәреф безгә юлны ачты 10.Өйрәтте чиста булырга,
Әкиятләр иленә. Пөхтәлекне сакларга,
Шигырьләр һәм хикәяләр Усал, ямьсезләрдән безгә -
Өйрәндек без тиз генә. Кечеләрне якларга.
11. Әлифба тормышта 12. Өйрәттең син миңа
Беренче баскычым. Ватанны сөяргә.
Син белем дөньясын Рөхсәт ит зур рәхмәт,
Ачучы ачкычым. Мең рәхмәт - дияргә.
13. Һәммәбезнең үз урыны 14. Өйрәтте Әлифба безне
Барыбыз да кирәкле Табигатьне сөяргә.
Безне Әлифба китабы Кечкенә дусларыбызга
Дус булырга өйрәтте Бул син, дустым, дияргә.
15. Кызларны ул зур ярдәмче 16. Ә малайларга әлифба
Булышчы булсын диде. Өйрәтте җитез булырга.
Эшләгән һәрбер эшләре Батыр, кыю кешеләрдән
Елмаеп торсын диде. Үрнәк алып торырга
17. Курыкмаска салкыннан, 18. Өйрәтте чиста булырга,
Яңгыр, яшен, карыннан. Пөхтәлекне сакларга,
Дус булсагыз, яратсагыз, Усал, ямьсезләрдән безгә
Файда тияр барыннан. Кечкенәләрне якларга.
19. Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне
Җыр “Әлифба”
Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Сезнең дә аларга әйтер сүзегез бардыр.
Әти-әниләр котлый.
Бию (1 нче сыйныф укучылары)
Алып баручы: Рәхмәт,укучылар! Бик матур биисез дә икән! Безнең серле агачыбызда тагын бер алманы өзеп алып, аның да серен бергәләп чишик әле.Бу алма- “Туган тел” дип атала.Ә сез балалар туган тел турында нинди шигырьләр беләсез?
1.Әткәм-әнкәм сүзе белән 2.Иң газиз татар телем син.
Ачылган телем минем Кадерле туган телем.
Син бирдең миңа ышаныч Төрле телләр бакчасында
Кичкәндә белем илен. Хуш исле гүзәл гөлем.
3. Нигә безгә куанмаска 4.Туган тел – иң әйбәт шигырь
Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр
Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап
Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел
5. Туган тел – иң татлы тел. 6. Татар теле – туган тел
Туган тел – иң тәмле тел. Безгә газиз булган тел.
Тәмле дип телең йотма, Атаң- анаң. Әби- бабаң
Туган телне онытма! Сине сөя торган тел.
7. Туган тел ул бездән соң 8. Рәхмәт, Туган тел, сиңа
Яшәр өчен туган тел. Безгә килүең өчен
Бүгенгедән киләчәккә Дуслашырбыз, серләшербез
Дәшәр өчен туган тел. Белем алып үтәр безнең
Туачак һәр көнебез.
Алып баручы: Димәк,Әлифба агачы сезне бәйрәмдә актив катнашканыгыз, барлык сорауларга дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре -дипломнар белән бүләкли. Һәм сезнең һәрвакыт 5легә генә укуыгызны теләп кала.
Дипломнар бирелә.
Укучылар: Кадерле укытучыбыз, әти-әниләребез!
Сезнең алда вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска, 2ле алмаска,
Тырыш булырга, 5ле алырга.
“Туган тел” җыры.
- Бәйрәмебез шуның белән тәмам! Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"
Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия; организовать праздник-концерт для класса и их родителей...
Сценарий праздника "С праздником, любимые!"
Сценарий общешкольного праздника 8 марта....
Сценарий праздника "Праздник цветов"
Традиционно в октибре в школе проходит праздник цветов. К празднику мы организуем выставку цветочных компазиций,проводим конкурс детских рисунков.Зал оформляется цветочными гирляндами.При проведении п...
Сценарий праздника: «Женский день – праздник прекрасный!»
В Международный женский день 8 марта только для женщин прозвучат ласковые, теплые слова, в магазинах с полок исчезнет даже то, на что раньше никто не обращал внимания. А сколько будет подарено цветов!...
Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)
Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...