Санны гомумиләштерү
план-конспект урока (6 класс) по теме
Сан темасын кабатлау буенча 6 нчы сыйныф татар төркемендә ачык дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_san_18.02.2015.docx | 21.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Саннарны гомумиләштереп кабатлау
Тема: Саннарны гомумиләштереп кабатлау
Максат:1.Сан сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.
2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.
3. Туган як табигатенә
Җиһазлау: проектор, карточкалар, тест, презентация, күнегүләр җыентыгы.
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
-Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Көннәрегез тыныч, эшләребез куанычлы булсын.
-Бүгенге дәресебезнең темасын белү өчен бер уен уйнап алыйк. “Яшеренгән сүзне тап” дип атала. Тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшербез.
Тактада сүзләр.
Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, берләшмә.
-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Сан турында.
II. Өй эшен сорау.
- Әйе, дөрес. Без инде алдагы дәресләрдә сан сүз төркеме турында яхшылап өйрәндек, бүгенге дәрестә гомумиләштереп кабатларбыз. Аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын карарбыз. Өй эшенә сан буенча кагыйдәләрне кабатлап килергә кушылган иде. Өй эшләрегез сорау-җавап формасында тикшереләчәк.
III. Актуальләштерү.
-Сан ул нинди сүз төркеме?
-Ул нинди сорауларга җавап бирә?
-Гарәп һәм рим цифрларының язылышындагы аермаларны әйтегез.( - Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчалар аерым языла: 10 нчы укучы
Рим цифрларыннан соң кушымчалар язылмый: VI сыйныф укучысы.
-Нәрсә ул саналмыш?
-Саннар төрләнәме? Кайсы очракта төрләнә?
-Сан ясалышы буенча ничә төрле була?
-Җөмләдәге функциясе буенча нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?
-Молодцы, рәхмәт. Димәк безнең бүгенге дәресебезнең максаты...?
Укучылар:
-Саннарны тагы да яхшырак белү, кабатлау, истә калдыру.
Бирем.
Беренчедән, без сезнең белән сан төркемчәләрен кабатларбыз. Моның өчен, без конерс структурасын кулланырбыз. Карточкаларга карагыз, анда мисаллар язылган, кемдә кайсы төркемчә-шунда басыгыз.
Микъдар саны: ун, ике йөз, унике
Тәртип саны: тугызынчы, җитмеш җиденче, уникенче
Бүлем саны: дүртәр, утыз алтышар, йөзәр
Чама саны: утыз-кырыклап, йөзләп, меңләгән
Җыю саны: берәү, бишәү, алтау, йөзәү
Молодцы! Тәртип саны дип кайсы сүз төркемен атыйбыз?
-Ничәнче соравына җавап бирүче сүз Тәртип саны дип атала. һ.б...
-Рәхмәт, утырыгыз. Хәзер саннарны ясалышлары буенча кабатлыйбыз.
-Барыбыз да экранга карадык. Бу текстны мин очраклы гына алмадым. Кичә Әлмәттә чаңгы ярышы узды. Шуңа бәйле рәвештә, узган ярыш турында мәкаләдән өзек укырбыз, һәм гомумән спорт белән бәйле мәгълүматлар алырбыз.
(1)“Чаңгы ярышы -2016” ның тантаналы ачышы сәгать унбердә ипподромда булды. (2)Анда Әлмәт муниципаль районы җитәкчеләре, уку йортлары, предприятие җитәкчеләре катнаштылар. (3)Йөгерешне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин ачты:
-Безнең районны чынлап та Татарстан Республикасының спорт үзәкләренең берсе дип атарга мөмкин. (4) Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында илле ике төрле спорт төре үсеш ала, массакүләм спорт һәм физик сәламәтләндерү белән җитмеш мең кеше шөгыльләнә. (5)Сигез спорт мәктәбе, ун спорт клубы эшли. (6) Бүген Рәсәйнең җитмеш ике шәһәрендә утыз дүрт бөтенрәсәй массакүләм чаңгы ярышында йөз җитмеш мең кеше катнашуы планлаштырыла. (7) Шулар белән беррәттән Әлмәтнең дә “Чаңгы ярышы -2016” ярышларында актив катнашуы белән бик горурланабыз,- дип ассызыклады Айрат Ринатович.
Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре официаль сайтыннан.
Бирем. Ясалышы буенча билгеләргә.
Текстлар алларыгызда да бар. 3 минут вакыт бирәм, саннарны саналмышлары белән язып алыгыз, ясалышын билгеләгез. Бөтен санда да саналмыш буламы? (юк)
((1)Ике мең уналты- саналмышы юк, тезмә сан. (3) берсе-саналмышы юк, тамыр. (4) илле ике спорт төре, тезмә. (5) Сигез спорт мәктәбе- тамыр. Ун спорт клубы –тамыр. (6) җитмеш ике шәһәрендә-тезмә, чаңгы ярышында- тезмә, йөз җитмеш мең кеше-тезмә. (2016-тезмә, саналмышы юк)
Берәмләп җавап бирәләр.
Физминутка.
-Хәзер ял минуты. Бастык.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары – артка,
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иңбашларны сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
-Рәхмәт, утырыгыз.
Парлап эшләү.
Карточкалардагы җөмләләрдән исемләшкән саннарны пралап, киңәшләшеп табыгыз, аңлатма бирегез.
1. Бишлегә үрелмим инде, бишлеләр алар минем төшемә дә керми. (Л.Ихсанова)
2. Дүртлеләр эләккәли. Ә безгә дүртлесе дә җиткән. (Л.Ихсанова)
3. Җиде бала, җидесенең берсе кул астына кермәгән. (М. Хәбибуллин)
Бирем. Исемләшкән санны табыгыз.
4. «Авыл көе»н җырлап чыгып киттем, Унсигезем калды озатып. (С. Әхмәтҗанова)
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен. (Э. Мөэминова)
5. Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга.
Менә ун җиләк тапты,
Бишне авызга капты.
Ничә калыр чиләктә-
Уйла тизрәк, исәплә!
Гашыйк булдым буй җитмәслек
Йолдызга тиң берәүгә. (Г. Зәйнашева)
6. Соңыннан землянка эченнән коты очкан бер финны сөйрәп чыгардылар. Калган алтысы үле иде. (Г. Әпсэләмов).
Берсе сөйли, икәү тыңлый.
7. Ул бер уч кар алды һәм шуның белән кулын юарга тотынды. Алар икесе дә көрәнсу төстәге хәтфәдәй йомшак майга буялган иде. (Г. Ахунов)
Мин бер чынаяк чәй эчтем, әни өчне эчте.
8. Гадәттә бер уңыш икенчесен китерә. (Ф. Яруллин)
Берсе суга, унысы бармак тырпайтып тора. (Г. Әпсэләмов)
-Вакыт чыкты. 1нче карточка кемдә- шул җавап бирә. Һәрберегезгә берәр сүз туры килә.
Хәзер гарәп һәм рим цифрларын кабатлау максатыннан сүзлек диктанты язабыз.
Искә төшерегез, кайсы очракта кушымчалар ничек язылырга тиеш?
10 нчы укучы, VI сыйныф, VIII том, 100 нче кеше, XX гасыр, 4000 нән 5000 гәчә.
Хәзер битләр белән алмашабыз, карандашлар алабыз һәм бер-беребезнең эшләрне тикшерәбез.
Белемнәрне бәяләү. Тестлар эшләү.
-Рәхмәт, балалар, хәзер тестлар таратам, мөстәкыйль рәвештә дөрес итеп эшләргә тырышыгыз.
Тестлар 2 вариантта, 9 сораудан тора.
Рефлексия. Йомгаклау.
-Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән? Нәрсәләр эшләдек без бүген?
- Мин сездән бик канәгать. Әйдәгез әле, үзебезне үзебез мактап, матур сүзләр әйтик. Без нинди укучылар? (Яхшы укучылар, тырыш укучылар, әйбәт укучылар,уңган укучылар, булган укучылар).
Билгеләрегезне тестлар буенча дәрестән соң куям. Молодцы, рәхмәт!
Өй эше. Сан турында әкият язаргаһәм диалог төзергә. (тактаның икенче ягына язылган)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.
рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...
Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү
Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...
"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү
1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...
"Квадрат һәм рациональ тигезләмәләр чишүне гомумиләштерү" темасына 8 класста КВН-дәрес
" Квадрат тигезләмәләр чишү"темасы 8 класс өчен генә түгел,гомумән, алгебра курсында иң әһәмиятле тема. Чөнки гомуми урта белем бирү мәктәп базасында алгебрада тигезләмәл...
11 класста "Эволюция теориясе нигезләре" темасын гомумиләштерү
Бу дәрес эшкәртмәсе "Эволюция теориясе" темасын гомумиләштергәндә кулланыла ала. Дәрес өчен презентация әзерләнде. Өстәмә чыганаклардан материал кулланылды....