Выступление "Рус мәктәпләре шартларында укучыларның һәм укытучының коммуникатив компетенциясе"
методическая разработка на тему
"Рус мәктәпләре шартларында укучыларның һәм укытучының коммуникатив компетенциясе" дигән темага татар теле укытучыларының август киңәшмәсендә чыгыш
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad_na_temukommunikativ_kompetentsiya.docx | 35.66 КБ |
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МБББУ «ПЕТРОВКА ЗАВОД УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ»
«Татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри педагогик компетенциясе» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучысының традицион август киңәшмәсендә чыгышы
Рус мәктәпләре шартларында укучыларның һәм укытучының коммуникатив компетенциясе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гимадеева Римма Зуфаровна
Ләке 2016 ел
Кереш
Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддəсе нигезендə татар һəм рус теллəре — тигез хокуклы дəүлəт теллəре. Күп миллəтле Татарстанда дəүлəт теллəренең икесен дə белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшəвенең нигезен тəшкил итə. Татар теле, дəүлəт теле буларак, барлык урта гомуми белем бирү мəктəплəрендə төп укыту фəннəренең берсе булып тора. Программа татар телен аралашу чарасы буларак укытуны тəэмин итəргə тиеш. Татар телен дəүлəт теле буларак укытуның гомуми максаты — укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру. Моңа бəйле рəвештə татар теленə өйрəтүдə аңлы-коммуникатив методка өстенлек бирелергə тиеш.
“Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.” А.Сент-Экзюпери.
Гомуми белем бирү һəм тəрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмəте күнекмəлəрен үстерү, татар сөйлəм этикеты үрнəклəрен урынлы кулланырга өйрəтү, татар дөньясы, шул исəптəн татар халкының гореф-гадəтлəре, милли бəйрəмнəре, халык авыз иҗаты үрнəклəре белəн таныштыру сорала. Татар теленə өйрəтү беренче чиратта фəннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсəтмəлелек, укучыларның яшь үзенчəлеклəрен исəпкə алу кебек гомумдидактик принципларга нигезлəнə. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тəшкил иткəн телгə өйрəтүне гамəли эшчəнлеккə юнəлтү, тел һəм сөйлəм берəмлеклəрен сайлау һəм өйрəтүгə функциональ якын килү, тел берəмлеклəрен концентрик рəвештə урнаштыру һəм этаплап өйрəтү, тел берəмлеклəрен ситуатив-тематик нигездə өйрəтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездə үзлəштерү, укучыларның ана теле үзенчəлеклəрен исəпкə алу принципларын да истə тотып эш итү талəп ителə.Тыңлап аңлауга өйрəтү барышында укучылар, аерым сүзлəрне, җөмлəлəрне һəм бəйлəнешле текстларны ишетеп, аларның əйтелешен, мəгънəлəрен һəм эчтəлеклəрен аңларга күнегергə тиешлəр. Диалогик сөйлəмгə өйрəткəндə, укучыларның мəктəптəге һəм җəмəгать урыннарындагы тормышына бəйле диалогларны сəнгатьле итеп уку һəм яттан сөйлəү, охшаш диалог төзү эшлəренə өстенлек бирү əһəмияткə ия. Алар аша укучылар татар сөйлəм этикеты үрнəклəрен, тотрыклы сөйлəм гыйбарəлəрен, реплика төрлəрен актив рəвештə үзлəштерə алалар. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны үз фикерлəрен төгəл һəм дөрес итеп белдерергə өйрəтү зарур.
“Укучының үсеше бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала”, - дип яза үзенең фәнни хезмәтләрендә В. Давыдов. Һәрвакытта укытучының педагогик эшчәнлегенең максаты булып бөтен яклап та үсешкән шәхес тәрбияләү тора. Бу максатка ирешергә бүгенге көндә нәрсә комачаулый соң?
Без дәрес һәм дәрестән тыш эшләр барышында каршылыкларга китерүче түбәндәге кимчелекләрне ачыкладык:
Беренчедән, социаль-психологик киртә: шәһәрдә үскән, рус мөхитендә тәрбияләнгән балаларның туган телне белмәве.
Икенчедән, традицион калыплашкан укыту системасында укучыны индивидуаль шәхес буларак тәрбияләү хыял гына булып калуы.
Өченчедән, балаларның милли йолаларны, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрен югалтуы.
Дүртенчедән, коммуникатив метод нигезендә төзелгән татар теле дәреслекләренең һәм ярдәмлекләренең безгә килеп җитмәве бу мәсьәләне тагын да катлауландыра.
Бишенчедән, татар теле укытучысы кулланырдай теоретик чыганакларның җитешмәве.
Алтынчыдан, коммуникатив методның теоретик нигезләрен белү дәрәҗәсенең түбән булуы.
Бары тик укытучы гына, дәрестән һәм сыйныфтан тыш чараларда, тарихи-мәдәни мөхит тудырып, балаларның үзара аралашуына этәргеч ясаган ысуллар кулланып, буыннардан калган гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә ихтирам уята ала. Туган тел дәресендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә шартлар тудырып, укытучы аларның танып белүен, кызыксынуын арттыра, иҗади фикерләвен һәм укуга омтылышын үстерә, телне өйрәнүгә дәртләндерә.
Танылган методистлар В. Костомаров һәм О. Митрофанова фикеренчә, чит телгә өйрәтү методикасын коммуникативлыктан башка күзаллау мөмкин түгел. Коммуникатив метод кулланылганда, укучылар “коры” кагыйдәләрне истә калдыру белән генә шөгыльләнмиләр, алар җанлы аралашу аша тел берәмлекләрен сөйләмдә кулланырга күнегәләр. Шуңа күрә татар теле дәресләрендә укучыларны алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү зур әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган, бүгенге көндә бигрәк тә актуальләшкән методларның берсе – ул коммуникатив метод.
Яңа дәүләт стандартларында дүрт эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү эшчәнлегенә һәм коммуникатив эшчәнлеккә. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”, – дип ассызыклана яңа дәүләт стандартларында һәм укучыларның уку эшчәнлеген үстерүдә төп ысулларның берсе булып тора. Димәк, федераль дәүләт стандартларына ярашлы рәвештә татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.
Коммуникатив компетенция формалаштыру төшенчәсе.
Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен практик үзләштерүгә ирешү, икенчедән, аларда коммуникатив компетенция формалаштыру, ягъни туган телдә аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.
Компетенция сүзе нәрсәне аңлата? С.И. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен”.
Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте.
Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына.
Минем тарафтан мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары:
1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2.Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3.Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланам: -проблемалы ситуация тудыру өчен; -яңа материалны аңлату өчен; -өй эшен тикшерү өчен; -дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.
Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра.
Коммуникатив компетенцияне үстерүгә миңа түбәндәге электрон ресурслар ярдәм итә:
Әзер электрон ресурс булган “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын (БРТ) ның В өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган укучылар, бик кызыксынып, дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне гамәли үзләштерә алалар. Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята.Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучыларымда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша.
Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану дә уңышка китерә. Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да нәтиҗәле файдаланам. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Хәтта дәресләре беткәч тә, карау теләкләрен белдерәләр. Андагы аңлаешлы булган гади генә вакыйгалар рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга һәм уртак фикергә (коммуникатив) килергә өйрәнәләр. Бу алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.
Шулай итеп, «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның берсе.
Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты һәм сыйныфтан тыш чараларда мин мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа технологияләрен максатчан файдаланырга кирәк дип уйлыйм.
Йомгаклау.
Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа.
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.
- Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.
- Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.
- Коммуникатив компетенцияне кутәрергә электрон ресурслар да ярдәмгә килә
Кулланылган әдәбият:
- Актуальные проблемы современного образования. Под ред. Махмутова М.И.- Казань, 2001.
- Выготский Л.С. Мышление и речь. Собрание сочинений в 6 томах; Т.2.- М., Педагогика, 1982.
- Вәлиева Ф.С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000.
- Вагыйзов С.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2003.
- Костомаров В.Г., Митрофанова О.Д. Методическое руководство для преподавателей русского языка иностранцам.- М., Русский язык, 1988.
- Леонтьев А.Н. Деятельность, сознание, личность. – М., 1977.
- Мифтахова Б.И. Методы и приемы преподавания татарского языка. – Казань, 20003.
- Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар.- Казан, 2009.
- Пассов Е.А. Коммуникативный метод обучения иноязычному говорению- М., Просвещение, 1991.
- Примерная основная образовательная программа образовательного учреждения. Начальная школа. – М, Просвещение, 2010.
- Сахипова З.Г. Речевое общение в многоязычной семье. – Уфа, “Китап”, 1998.
- Татарча-русча сүзлек. – Казан, 2004.
- Фәтхуллова К.Ф. Тел аралашу чарасы булсын. - //Мәгариф, №10, 2009.
- Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. – Казан, 1999.
- Хәйдәрова Р.З. Икетеллелек – заман таләбе.- // Мәгариф, №10, 2007.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.
Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү....
ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.
ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...
Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү
Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....
ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.
"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...
ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.
ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.Мәктәптә укытуның яңа максатлары:1.Фикерләү сәләте...
ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ
Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...