Ачык дәрес: Дәрдмәнд ”Бер хәзинә” әсәре белән танышу.
методическая разработка (8 класс) на тему
Ачык дәрес: Дәрдмәнд ”Бер хәзинә” әсәре белән танышу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 16.31 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең темасы: Дәрдмәнднең ”Бер хәзинә” әсәре белән танышу.
Дәрдмәнднең “Бер хәзинә” әсәре белән танышу.
Дәрес тибы. ЛКК.
Дәреснең максатлары:
1. Укыту - өйрәтү максаты: - алдагы дәрестә өйрәнгән лексиканы сөйләмдә
куллану күнекмәләре булдыру;
2. Тәрбияви максатлар: - укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт
тәрбияләүне дәвам итү ;
- сөйләм культурасы тәрбияләү;
-үз теләгәнеңәирешкәнчеуйларга,эзләргә,
өлкәннәрдән киңәш сорарга ,киңәшкә колак
салырга өйрәтү.
- Белем – күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары:
- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;
- балаларны татарча аралашуга тарту һәм арала-
шуга омтылышны арттыру;
- кирәкле мәгълүматны сайлап алырга, үз
фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, татарча – русча сүзлекләр, карточкалар,
Дәрдмәнд иҗатына багышланган альбом.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
Дежур укучы белән әңгәмә.
- Өй эшен тикшерү.
Сүзлек эше.
-укучыларга алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләр язылган карточка таратыла.
Укучылар бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр,асларына сызылган сүзләрне
транскрипциядә язалар.
( соңгы,басу,хәзинә, күмелгән, үлгәннән соң, мохтаҗ, мирас, хыянәт итү, актардылар, туфрак, тырышлык, кайгырдылар, ындыр табагы )
Укучылар эшләрен тапшыралар.
- Үткән материалны актуальләштерү.
Ситуатив күнегүләр эшләү.
Как скажешь о том, что:
- дед оставил нам наследство;
- в поле нашли большое богатство;
- они очень переживали;
- будет богатый урожай.
- Яңа материалны үзләштерү.
Без бүген күренекле әдип Дәрдмәнднең “ Бер хәзинә “ әсәре белән танышырбыз.
Текст өстендә лексик биремнәр эшләрбез
- Дәрдмәнд турында кыскача белешмә бирү.
- Дәрдмәнд иҗатына багышланган альбом белән танышу
( 10-12 нче битләр ).
- Әсәр белән танышу.
- Дәреслекнең 126 нчы битен ачыгыз. Игътибар белән карап барыгыз. Кайбер
җөмләләрне рус теленә тәрҗемә итәрбез.
- Укытучы хикәяне укый.
- Укучылар, хәзер сез пышылдап укып чыгыгыз.
- Чылбырлы уку.
4. Материалны ныгыту.
Текст өстендә эш.
- 127 нче бит,3 нче күнегү. Биремне укучы укый.
- 127 нче бит,5 нче күнегү. Биремне укучы укый.
- Укучылар,дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенге числоны,теманы язып куегыз.
Барыгызда дәреслекнең 128 нче битен ачып, 7 нче күнегүне карагыз.
- Укучы биремне укый. Күнегүне язмача эшлиләр.
- Укытучы сүзлек эшен тикшерә тора.
- Укучылар эшләрен төгәлләгәннән соң 7 нче күнегү тикшерелә.
- Укучылар, укылган текст буенча сөйләшеп алыйк әле:
а) хикәядә кемнәр катнаша? / карт игенче, балалары /
б) карт игенче балаларына нинди васыять әйтә?
в) аталары үлгәч балалары нишли?
г) балалар ничек эшләделәр? / басуның бөтен җирен казып чыгалар/
д) казылмаган җир калдырмадылар дигән җөмлә нәрсәне аңлата?
/ аларның җирне яхшы эшкәртүен /
е) бу турыда тагын кайсы юлларда язылган? Шул юлны табып укыгыз әле.
з) алар ни өчен бодай чәчәргә уйлыйлар?
и) бу аларның нинди сыйфаты турында сөйли? / алар нәтиҗәле эшләргә күнеккән , уйлап эшлиләр /
й) хәзинә табылмагач нишләделәр? / кайгырдылар /
к) ни өчен аларның игене башкаларныкыннан артык була?
/ чөнки аларның җире яхшы эшкәртелгән / Шул җөмләне табып укыгыз әле.
л) игеннәренең күп булуы турындагы җөмләне табып укыгыз.
м) алар кайчан әтиләренең сүзен аңладылар? / өем-өем бодайны күргәч /
н) ике туган ни өчен шундый зур хәзинә тапты?
/ әтиләре кушканны игътибар белән тыңладылар. Төгәл үтәделәр. Акыллы булдылар, уйлап эшләделәр – бодай чәчтеләр. Тырышып эшләделәр. Бергә дусбулдылар /
о) тагын нәрсә ярдәм итте? / Әтиләренең хәзиә сүзен аңлатып бирмәве /
п) ә ни өчен хәзинә сүзен аңлатмады икән? / Ул аларны хезмәткә өйрәтергә, үз юлларын сайлауларын теләгән /
р) сез ничек уйлыйсыз алар киләчәктә үз юлларын таба алырлармы, нинди кеше булырлар?
с) ни өчен шул уйлыйсыз? / чөнки алар әтиләре белән эшкә өйрәнеп үскәннәр.
- Дәреслек белән эшне дәвам итү.
- 127 нче битне ачыгыз, 4 нче күнегүгә игътибар итегез. Биремне укучы укый. Һәр төркем әсәрне өлешләргә бүлеп план төзи. Соңыннан һәр төркем үз планын укый.
- Йомгаклау.
- Без бүген нинди әсәр белән таныштык?
- Авторы кем?
- “Бер хәзинә” әсәре белән әдип нәрсә әйтергә теләгән?
Укытучы сүзе:
-бүгенге көндә сезнең төп хезмәтегез нинди?
-киләчәктә үз теләгегезгә ирешер өчен, БДИны уңышлы тапшырыр өчен бүгеннән үк зур тырышлык куярга, эзләнергә, укытучыларыгызны игътибар белән тыңларга,укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең киңәшләренә һәрвакыт колак салыгыз, аларны тыңлагыз. Шул вакытта гына сез тормышта үз хәзинәгезне
табарсыз.
- Белемнәрне бәяләү.
7 Өйгә эш.
129 нчы бит, 12 нче күнегү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.
7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)
Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру. ...

М.Җәлил иҗаты белән танышу.
Тема:М.Җәлил иҗатына күзәтүМаксат:1.Укучыларны М.Җәлил шигырьләре белән таныштыру. 2.Уку күнекмәләрен,иҗади фикерләү...

Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)
Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...

"Казан" тексты белән танышу
Разработка урока татарской литературы в 6а классе (русская группа)Дата: 28.12.2012 г.Тема: Казан – Татарстанның башкаласыДәрес тибы: ЛГКК (Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү)Дәреснең максаты: 1)...

XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу
XIX- XX гасыр татар һәм рус әдипләренең иҗатлары аша мәхәббәт лирикасы белән танышу.Татар әдипләреннән - Г.Кандалый, Г.Тукай, Х.Туфан; рус әдипләреннән –А.Пушкин, Р.Рождественский, А.Фет, А.Ахматова, ...