Рафаил Төхфәтуллин эзләреннән....
статья на тему
Предварительный просмотр:
Рафаил Төхфәтуллин эзләреннән.....
Рафаил Төхфәтуллин - авылда туып үскән шәхес. Әллә шул сәбәпле,укучылар белән берлектә Татарстан АССРның культура работнигы исеменә лаек булган,”Почёт билгесе” ордены иясе,күп кенә әсәрләр авторының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән чакта,укытучының гына түгел,укучыларның күңеле дә җиргә тартадыр кебек тоела...
Укытучымы ул,укучымы-һәр кешенең әсәрләргә карата,авторга карата үз тоемлавы,үз фикере бар.Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен мәктәп программасы буенча узган чакта-без авторга ияреп аның белән берлектә авыл мохитенә кереп китәбез. Аеруча,авторның сугыштан соңгы чорны тасвирлаган әсәрләре көчле тәэсир калдыра.”Балам көлүе” әсәре-күләме ягыннан бик кыска,шуңа карамастан,автор әйтергә теләгән төп фикер ярылып ята.Хикәядә фашизмга карата нәфрәт якты чагылыш тапкан.Каһәр суккан сугыш аркасында,күпме бала ярымятим калып,авыр тормышта үскән, кайбер сабыйлар аталарын сугышка алган чакта әле яралгы хәлендә булып,яисә сабый килеш калып,гомер буена “әтием” дип әйтергә тилмереп үскән.Аларны тормыш аямаган,әтисез дип яклап тормаган-кече яшьтән кул арасына кереп,ныгып та җитмәгән җилкәләрендә дөнья йөген тартырга мәҗбүр иткән.Менә шушы хакыйкать турында автор укучыларына җиткерергә тели.Балаларның балалык чорын сугыш мәшхәре тапларга тиеш түгеллеген әйтергә тәкърарлый.”Көлегез,шаулатып,яңгыратып,дөньясын ямьләндереп көлегез сез,балалар! Без инде бу көлүне туктатырга,шат көлү көтми торган аерылышуларга юл куймабыз!”-ди Рафаил абый укучыларга.
Арча районында туып үссә дә,язучы 1959 нчы елда безнең шәһәргә,Әлмәткә, күчеп килгән.Шул ягы белән дә якындыр ул безнең укучыларга. Ул да шушы шәһәрдә яшәгән,шушы ук матур табигатьне күреп,сизеп гомер иткән.Урсалы ягындагы тауларның матурлыгын әсәрендә телгә алып киткән.
“Бөтнек үләне исе” хикәясендәге Зиннур әйткәнчә,һәр якның үз үләне,үз көе бар. Үз ягыңнан читкә китеп,Татарстанның башка почмакларын да үзеңнекедәй тоя алу-зур сизгерлек сәләтенә ия булуны таләп итә. Авторга хас тагын бер яхшы сыйфат ачылып китә.
Билгеле инде,һәр кешене мәхәббәт һәм өмет яшәтә. “Өметсез- шайтан гына”-дигән мәкаль юкка килеп чыкмаган. Һәр әсәр мәктәп баласын үзенең бер ягы белән эләктереп алырга һәм үз өермәсендә тоткан хәлдә ниндидер нәтиҗәләр ясарга,уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.Бу ягы белән автор әсәрләрендә чагылыш тапкан мәхәббәт сызыгы бик үтемле алым.”Таныш көй”,”Авылдашым Нәби”,”Бөтнек үләне исе”-моның ачык дәлиле... Никтер Нәбинең гомер буе Зөһрә турында җыр җырлап,уйлап яшәве өчен Нәбинең үзен түгел,Сәрвәрне юатасы килә.”Без генә менә шулай сөйкемсез сөяк булдык инде,улым”-дип аңлата бит хатын баласына.Димәк,иренең әлеге кыйланмышы аңың үзәгенә үткән,күптән тынычлыгын алган.
Бу әсәрләрдә Рафаил Төхфәтуллинның хатын-кыз психологиясен шулкадәр төгәл ача алуы аптырашта калдыра.”Таныш көй”дәге Гөлфия дә ирен онытылып йөргән өчен хөкем итә,ашны термоска салып карават астына яшерә.Ирексездән елмаю туа. Автор-ир-ат бит,югыйсә.Шулчаклысын каян белеп язган.
Рафаил Төхфәтуллинның нефтьчеләр тормышына нигезләнгән әсәрләрендәге төгәллек-шулай ук игътибарга лаек.Җир асты көчләренең колонна трубкасын ничек кысуы,нибары алтмыш метр борауларга калгач пласт ярылуын да бик аңлаешлы тел белән яза ул.Хәтта әлеге һөнәрдән читтә торучы укучыларга да анык аңлашыла.
Рафаил Төхфәтуллин иҗатын дәрестә өйрәнгән чакта, үзебезнең “Әлмәт таңнары” газетасында урын алган хатларга игътибар юнәлтергә туры килде.”Әти архивындагы маҗаралар цикл”ын укып чыккач,күңелле булып китә.Ул вакытта булачак танылган язучыбыз сигезенче сыйныфта гына укыган бит әле.Тугызга күчкән.Мәхмүт Хөсәен,Фатих Хөсни белән хат алышкан.Аның хатларыннан аерым юлларны алып бер кечкенә әсәр тудырып булыр иде.Дустың белән аралашкандагы игътибарлылык,”Пионер каләме”н табу нияте белән янып,кайлардан гына эзләмәве,биргән сүзен азагына чаклы үтәү өчен тырышуы-мактауга лаек. Хат,гадәттә,ирекле сөйләм теле белән языла,ә Рафаил Төхфәтуллинда ул тел әдәби телгә якын.Һәр җөмләсе озын булмаса да,ачык,төгәл,аңлаешлы.Фәнис Яруллин да хатларны нәкъ шулай яза торган булган бит.Бернинди читкә чыгу юк,уйнау,күңел ачу турындагы сүзләр юк,бар нияте-әсәрләр,иҗат,тәнкыйть...
--Су коенам, физкультура белән шөгыльләнәм, кояш нурларыннан файдаланам. Кичләрен тәмле хыялларга бирелеп, ярыша-ярыша кычкырышкан балалар тавышын тыңлый-тыңлый, үзем дә яр буеның матур күренешләрен чагылдырган тыныч су өстенә карап, бик озак яр буенда утырам; офыкны алсуландырып баеп баручы кояш нурларына кул болгап озатып калам. Хуш исле чәчәкләр исен иснәп, җырчы кошларның шат җырларын тыңлап, акрын гына бакча буйлап атлыйм. Кешеләрнең эчке характерын, үзенчәлекләрен табарга тырышып аларның эчләренә керердәй булып карап узам. Аларның сөйләшүләренә колак салып базарларда тулганам. Үз яныма малайларны, иптәшләремне җыеп урманнарга, болыннарга чыгам.
Никадәр көч! Никадәр тормышны сөю,күрә белү! Билгеле инде,әлеге хатны язган кеше язучы булып киткән.Кечкенәдән шундый көчле каләмгә ия шәхеснең үз юлын таба алуы-ул вакытта ук шикләнерлек җирлек калдырмаган икән,ләбаса!Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен укыгач,кулга каләм алу теләге уяна.Күңелгә илһам килә!Аның әсәрләрендәге саф чәчәкле бульварларда йөрисе, Урсалы табигатенә чумасы,бөтнек сибелгән ашны тәмләп карыйсы килә башлый...
Димәк,автор үз максатына ирешкән-укучы күңеленә үтеп керә алган дигән сүз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Учебный фильм "Рыцарский турнир короля Рене" и "Виртуальный музей средневековой книги. Король Рене. Книга турниров"
Сноска на фильм - "Рыцарский турнир короля Рене"(Примечания - я монтировал фильм в моло распространенной программе Serif, как выяснилось в процессе монтажа, программа практически не работает с к...
Флера Гыйззәтуллина иҗатына күзәтү
Флера Гыйззәтуллина...
Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.
Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....
Презентация. Т.Ғиниәтуллин. "Миҙал" хикәйәһе
Презентация. Т.Ғиниәтуллин. "Миҙал" хикәйәһе...
Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең тормышчанлыгы
Үз гомерендә 33 китап авторы Рафаил Төхфәтуллин укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый. Сәләтле язучының хезмәте күп кенә эзләнүләргә һәм тәҗрибәләргә бай. Б...
Талха Ғиниәтуллин ”Мәтрүшкә еҫе”хикәйәһе.
Әсәйҙәргә ҡарата һөйөү, иғтибарлы ҡараш тәрбиәләү....
Рафаил Төхфәтуллин иҗатында авыл хезмәтчәннәре язмышы.
Статья для участия в Республиканской научно-практической конференции «Творческий мир Рафаиля Тухфатуллина», приуроченной к 90-летию со дня рождения Р. Тухфатуллина....