6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (6 класс) на тему
Татар мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tat_d_6_kl.docx | 56.17 КБ |
Предварительный просмотр:
“Каралды” Методик берләшмә җитәкчесе: ________ Сафиуллина З.Т. Беркетмә №1, “_29__” __08____ 2016 ел. | “Килешенде” Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: ______Багаутдинова Р.Ф. “_29__” _08___ 2016 ел. | “Раслыйм” “Мәктәп директоры: _________ Шамсивалеев Р.Ф. Боерык № 99 “__31_” _08_ 2016 ел. |
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Балыклы Чүкәй урта гомуми белем мәктәбе”
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Зөлфирә Тәлгать кызы Сафиуллинаның
6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан
эш программасы.
“Кабул ителде”
Педагогик киңәшмә утырышы
Беркетмә№_1_“ 31 “08 “2016_
2016-2017 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәгарифкә кагылышлы хокукый- норматив документларга нигезләнеп эшләнде
6 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татар-стан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8)
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”)
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”)
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Рес-публикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республи-касы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар
8. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”
9. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы
10.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре(5-11 нче сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, Д.Ф Заһидуллина, Н.М.Йосыпова, 2013 ел
11.Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре(5-11 нче сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы ,7 сыйныф
Ф.А.Ганиева, М.Д.Гарифуллина,2014 ел
12.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Балыклы Чүкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1-11 сыйныфлар өчен 2015-2016 нчы елга белем бирү программасы.
13.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Балыклы Чүкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1-11 сыйныфлар өчен 2015-2016 нчы елгы укыту планы.
.
6 нчы сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятын укыту программасы” (Төзүче-авторлары: Ф.А.Ганиева, М.Д.Гарифуллина). – Казан, 2014), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку әсбабына нигезләнеп төзелде.
Эш программасы укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли.Әдәби теоретик төшенчәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.
Татар әдәбиятын укытуның максаты һәм бурычлары
Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:
- укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
- укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
- укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
- укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Әдәбият предметының укыту планында тоткан урыны
6 нчы сыйныфта уку атнасы – 35 атна, әдәбият дәресе атнага 2 сәгать укытыла. 6 нчы сыйныфта уку елына барлыгы – 70 сәгать.
Әдәбият укытуга - 58 сәгать
Дәрестән тыш укуга – 4 сәгать
Сөйләм үстерү – 8 сәгать
Сөйләм үстерү дәресләрендә сочинение, образга характеристика, әдәби әсәргә бәя язарга өйрәтү күздә тотыла.
6 нчы сыйныфта 4 сочинение яздыру планлаштырыла
Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)
. - рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын белү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау.
Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына максатчан мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше.
Укыту-методик комплекты
Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д. Гарифуллина Әдәбият: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Программаның эчтәлеге
Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология. Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.
“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары. (3 сәг.)
Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы. Әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. ( 2 сәг.)
К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор позициясе. (4 сәг.)
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). ( 5 сәг.)
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы.Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. (2 сәг.)
Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен, уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. (2 сәгать)
С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. (2 сәг.)
Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакый- га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. (4 сәгать).
Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. ( 5 сәгать).
Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. ( 2 сәг)
Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. (4 сәгать).
И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. (4 сәгать)
Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. ( 3 сәг.)
Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары
М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. ( 2 сәг).
Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. ( 3 сәг.)
Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау.
Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать).
Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:
1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.
2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.
3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.
4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.
Инша язу өчен үрнәк темалар:
1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?
2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.
3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).
4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?
Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:
1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.
2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.
3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.
4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | С/с | Планлаштырылган нәтиҗә | план | факт | искәрмә | |||||
Шәхескә кагылышлы | Метапредмет | Предмет | |||||||||
Мифлар (3 сәг) | |||||||||||
1 | Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология. | 1 | Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итү | Фольклор жанрларны, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү | Миф жанры турында белемнәргә ия булу, | 03.09 | |||||
2 | Мифлар белән танышу. “Алып кешеләр”. “Зур кешеләр”, “Җил иясе җил чыгара” | 1 | Үзеңдә милли гореф-гадәтләр турында караш булдыру | Миф жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү | Әсәрләрнең эчтәлеген белү. | 06.09 | |||||
3 | Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар | 1 | Татар халык иҗатына хөрмәт хисе, аларны өйрәнү теләге булдыру | Логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирә алу | Әсәрләрнең эчтәлеген белү. | 10.09 | |||||
Практик дәрес ( 2сәг) | |||||||||||
4 | Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. | 1 | Аралашу куль-турасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрби-яләү | үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү | Образлар системасын өйрәнү, әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын билгеләү. | 13.09 | |||||
5 | Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. | 1 | Үзаңын булды-ру | Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. Сиземләү, тою сәләтен үстерү | Образлар системасын өйрәнү, әдәби алымнар, тел-сурәтләү чараларын билгеләү. | 17.09 | |||||
К.Насыйриның”Әбүгалисина” повесте (4 сәг) | |||||||||||
6 | К.Насыйриның тормышы, иҗаты. «Әбүгалисина» повесте. | 1 | Хыял дөньяңны баету | Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү | әсәрләрнең эчтәлеген белү,фантастик әсәр жанры турында мәгълүматлы булу. | 20.09 | |||||
7 | К.Насыйриның «Әбүгалисина» повестенда тасвирланган идеяләр. | 1 | Аралашу куль-турасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрби-яләү | Тема буенча сорау- лар бирә белу, уз фикерен дәлилле җиткеру, билгеле бер курсәтмә нигезендә эшли белу | . әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдәә әсәрне сэнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләү. | 24.09 | |||||
8 | Әсәрнең эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. | 1 | Хыял дөньяңны баету | Төп образга карата башкаларның фике- рен тыңлау, уз фике- рең белән чагышты- ру, дәлилләу | әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләу. | 27.09 | |||||
9 | К.Насыйриның «Әбүгалисина» повестенда тасвирланган вакыйгалар, куренешлэр | 1 | үзеңдә ты- рышлык сый- фатлары булды- ру | Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү | әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләу. | 1.10 | |||||
10-11 | БСҮ.Сочинение язу № 1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? | 2 | Рухи-әхлакый сыйфатлар бул- дыру | Эсәрне уку, тыңлау һэм анализлау. Нәтиҗәләр ясау. | әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый белү, кыскартып сөйләү. | 04.10 08.10 | |||||
Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе ( 5 сәг) | |||||||||||
12 | Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты . «Алмачуар» хикәясе. | 1 | Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру | Язучының тормыш һәм иҗат юлларын- нан төп фактларны белу. Хикәядәге кутәрелгән пробле- маларны аңлый һэм аларга карата уз фи- кереңне дәлилләп әйтә белү | Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен уку, анализлау | 11.10 | |||||
13 | Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. | 1 | Аралашу куль-турасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрби-яләү | Текстларны яттан сөйли белу; әсәргә анализ ясый белу; | әсәрдән алынган өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйли белү | 15.10 | |||||
14 | Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. | 1 | үзеңдә ты- рышлык сый- фатлары булды- ру | Төп образга карата башкаларның фике- рен тыңлау, уз фике- рең белән чагышты- ру, дәлилләу | “Алмачуар” хикәясен уку, анализлый белү | 18.10 | |||||
15 | «Алмачуар» хикәясендә Алмачуар образы. | 1 | Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру | .Хикәядәге күтәрелгән проблемаларны аңлый һэм аларга карата уз фикереңне дәлилләп әйтә белү | Әсәрне сәнгатьле итеп укый белу, кыскартып сөйләү | 22.10 | |||||
16 | «Алмачуар» хикәясен анализлау. | 1 | үзеңдә ты- рышлык сый- фатлары булды- ру | Төп образга карата башкаларның фике- рен тыңлау, уз фике- рең белән чагышты- ру, дәлилләү | “Алмачуар” хикәясен уку, анализлый белү | 25.10 | |||||
Г.Рәхим “Яз әкиятләре” ( 2 сәг) | |||||||||||
17 | Гали Рәхимнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. «Яз әкиятләре» хикәясе. | 1 | Аралашу куль-турасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбия ләү | Төрле чыганаклардан язучының иҗатын өйрәнә белү | Язучының иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алу | 29.10 | |||||
18 | Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясендә образлар системасы. | 1 | Рухи-әхлакый сыйфатлар бул- дыру | Үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирү, иптәшеңнең фикерен ишетә белү | әсәргә карата дәлилле рәвештә уз мөнәсәбәтеңне белдерә белу | 08.11 | |||||
19-20 | БСҮ № 2. Сочинение язу.Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында) | 2 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | әдәәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзу кунекмәсенә ия булу. | 12.11 15.11 | |||||
Дәрдемәнд шигырьләре ( 2 сәг) | |||||||||||
21 | Дәрдемәнднең тормышы, иҗаты һәм шигырьләре. | 1 | Уку һәм танып- белүгә битараф булмау | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле турында мәгълуматлы булу. әсәрнең эчтәлеген аңлау. әсәргә карата дәлил- ле рәвештэ уз мөнәсәбә- теңңне белдерә белу. | 19.11 | |||||
22 | Дәрдемәнднең замандаш шагыйрьләр арасында узенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы. | 1 | Укыганга эмоциональ җавап кайтару | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау
| әсәргә карата дәлилле рәвештэ уз мөнәсәбәтеңне белдерә белу. | 22.11 | |||||
С.Рәмиев шигырьләре ( 2 сәг) | |||||||||||
23 | Сәгыйть Рәмиев – нечкә куңелле лирик | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу | С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшену. | 26.11 | |||||
24 | С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре. | 1 | Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү | С.Рәмиевнең Шигырьләренең эчтәлеген аңлау. | 29.11 | |||||
Г.Камал “Беренче театр” комедиясе (4 сәг) | |||||||||||
25 | Галиәсгар Камал - куренекле драматург. | 1 | Иптәшләре белән хезмәттәш лек итә алу | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Г.Камалның татар театрын устеругә керткән өлөшен аңлау. | 03.12 | |||||
26 | Г.Камал “Беренче театр”- көлке ситуациягә корылган вакыйга | 1 | Үз эшчәнлеге нәтиҗәлә рен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә уз мөнәсәбәтеңне белдерә белу. | 06.12 | |||||
27 | Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белем- нәрне киңәйту. Төп образ- ларның узенчәлекле сый- фатларын белу. Искелек гәудәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу. | 10.12 | |||||
28 | Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә. | 1 | Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | Төп образларның узенчәлекле сыйфатларын белу. | 13.12 | |||||
Г.Тукай “Исемдә калганнар”( 5 сәг) | |||||||||||
29 | Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Г.Тукай биографияен тагын бер кат искә төшеру, ныгыту. әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белу. | 17.12 | |||||
30 | Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу | Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшеру, ныгыту. әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген курсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белу. | 20.12 | |||||
31 | Г.Тукай. «Исемдә калганнар» . Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшеру, ныгыту. әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген курсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белу. | 24.12 | |||||
32 | Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшеру, ныгыту. әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, бу борылышларның халык язмышына бәйлелеген курсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белу. | 10.01 | |||||
33 | Әсәрне анализлау. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | 14.01 | ||||||
Практик дәрес ( 2 сәг) | |||||||||||
34 | Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү | Лирик әсәрне анализлау, әдәби алымнарны эзләу. | 17.01 | |||||
35 | Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Тел-стиль чараларын (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар) табу кунекмәләре. | 21.01 | |||||
Һ.Такташ шигырьләре ( 4 сәг) | |||||||||||
36 | Һ. Такташ - батыр йөрәкле әдип. | 1 | Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | әдипнең тормыш юлына карата соклану хисләрен белдерә алу. | 24.01 | |||||
37 | Һ.Такташ шигырьләрендә лирик герой образы.“Урман”, Болай гади җыр гына” | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Шагыйрьнец биографиясен искә төшерү, ныгыту. | 28.01 | |||||
38 | Һ.Такташ.“Пи-би-бип”. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәшлек итү | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү. | 31.01 | |||||
39 | Һ. Такташ шигырьлә- рендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләу чаралары | 1 | Укыганга эмоциональ җавап кайтару | логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү | 04.02 | |||||
И.Гази “ Кояш артыннан киткән тургай” ( 3 сәг) | |||||||||||
40 | И.Газиның тормышы, иҗаты. «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәш лек итү | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу | әдипнең иҗат үзенчәлекләрен өйрәну. | 07.02 | |||||
41 | Хикәянең төзелеше | 1 | Уку һәм танып- белүгә битараф булмау | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | әсәр төзелеше турында белемнәрне кулланырга өйрәну. | 11.02 | |||||
42 | «Кояш артыннан киткән тургай” хикәя- сендә сурәтләу обьекты, хикәяләуче образы, сурәтләу алымнары. | 1 | Укыганга эмоциональ җавап кайтару | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешу. | 14.02 | |||||
43 | ДТУ №2.И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшену. | 18.02 | |||||
Р.Батулланың “Имче”, “Көчек” , “Чагыр” хикәяләре ( 4 сәг) | |||||||||||
44-45 | Р.Батулланың тормышы һәм иҗаты , «Имче» хикәясе. | 2 | Нәрсә белү һәм нәрсә белмәвеңне аңлауның әһәмияте; үз белемеңне үстерүнең зарурлыгын аңлау | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау
| әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешу. | 21.02 | |||||
46 | Р.Батулланың “Көчек” хикәясе. | 1 | Иптәшләре белән хезмәттәш лек итә алу | әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу | әсәр герое турында төшен чәне узләштеру. өзек геро- еның шуклыгы, хаталары, холкы турында фикер йөртә белу. | 25.02 | |||||
47 | Р.Батулланың ”Чагыр” хикәясе. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Узәк геройның холкы турында фикер йөртә белу. | 28.02 | |||||
Ф.Яруллин “Ак төнбоек” хикәясе (3 сәг) | |||||||||||
48 | Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Узәк геройның холкы турында фикер йөртә белу. | 04.03 | |||||
49 | Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Конфликт һәм сюжет этаплары. | 1 | Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | әсәрдә тема-проблема чишелешен бирудә автор ысулын билгеләу. | 07.03 | |||||
50 | Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Хикәяләү алымнары. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәш лек итү | логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | әсәр герое турында төшенчәне узләштеру. Узәк героеның хаталары, холкы турында фикер йөртә белу. | 11.03 | |||||
51 | ДТУ.№ 3 Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу | әсәрдә тема-проблема чишелешен бирудә автор ысулын билгеләу. | 14.03 | |||||
52 | БСҮ.№ 3.Сочинение язу.” Мин кемнәрдән үрнәк алам?” | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | әдәәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзу кунекмәсенә ия булу. | 18.03 | |||||
Р.Миңнуллин шигырьләре.(3 сәг) | |||||||||||
53 | Р.Миңнуллин шигырьләре. “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла узебезгэ! ”шигырьләрендә тема уртаклыгы. | 1 | Укыганга эмоциональ җавап кайтару | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | Тематикасын билгеләу, язу узенчәлекләрен ачыклау. | 01.04 | |||||
54 | ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек курдем” шигырьләрендә образлар бирелеше. | 1 | Укыганга эмоциональ җавап кайтару | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | әсәр герое турында төшенчәне узләштеру. Узәк героеның хаталары, холкы турында фикер йөртә белу. | 04.04 | |||||
55 | Р.Миңнуллин ши-гырьләрендә бала-чакны гәудәләндергән образлар. | 1 | Үзеңнең эш-гамәлләреңне кабул ителгән кагыйдәләр нормасы белән туры китерү | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшену. | 08.04 | |||||
М.Җәлил “Сандугач һәм Чишмә” балладасы.(2 сәг) | |||||||||||
56 | М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. | 1 | Үз уңышларың(уңышсызлыкларың) ның сәбәпләре турында фикер йөртә алу | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау
| Символик образлар бирелешен ачыклау, баллада жанрына хас сыйфатларны билгеләу. | 11.04 | |||||
57 | М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» . Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | әсәрдәге вакыйгалар тәртибен ачыклау сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлегеңне контрольгә алу | Баллада турында башлангыч мәгълуматлы булу, әсәр белән таныш булу, балладага анализ ясау тәртибе белән таныш булу. | 15.04 | |||||
58 | ДТУ№ 4. . М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре. | 1 | 18.04 | ||||||||
И.Юзеев “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз Кашка турында баллада”( 3 сәг) | |||||||||||
59 | Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Символик образлар бирелешен ачыклау, баллада жанрына хас сыйфатларны билгеләу. | 22.04 | |||||
60 | Илдар Юзеев. “Йолдыз кашка турында баллада”. | 1 | Уку һәм танып- белүгә мотивация | фикерләү операцияләреннән файдаланырга өйрәнү сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү үз эшчәнлеген бәяләү | Образлар системасы: таби- гать, тереклек, кеше образ- ларының эстетик мэгънәләре, роле. Кискен каршы-лыкка, уйлан-малылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның узенчәлекле чишелеше. | 25.04 | |||||
61 | Арадаш аттестация эше | 1 | 29.04 | ||||||||
Ә.Фәйзи “Тукай “романы ( 5 сәг) | |||||||||||
63 | Ә.Фәйзи.Язучының тормышы һәм иҗаты. | 1 | Укуның кирәклеген, системалы укуның мөһимлеген аңлау | логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Язучы иҗаты турында мәгълумат биру. | 02.05 | |||||
64 | Ә.Фәйзи “Тукай”. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. | 1 | уку китабында орентлашу, шартлы билгеләрен уку тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу уку эшчәнлеге максатын кабул итү, аңа ирешергә омтылу | Язучы турында мәгълуматлы булу. | 06.05 | ||||||
65 | Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). | 1 | Тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек кә бәйләп, укудагы уңышлары(уңышсызлыклары) турында бәя бирү | әдәби әсәрне анализлау алгоритмын үзләштерү тыңлый белү һәм диалогта катнашу, коллектив фикерләшүдә катнашу үз эшчәнлеген бәяләү | “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | 09.05 | |||||
66 | Ә.Фәйзинең “Тукай” романында төп образның бирелеше. | 1 | Эмоцияләрен сәнгатьле укуда чагылдыру | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | 13.05 | |||||
67 | Ә.Фәйзи “Тукай” романы өйрәнүне йомгаклау. . “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | 1 | Уку эшчәнлеге барышында сыйныфташ лары белән хезмәттәш лек итү | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү укытучыдан һәм иптәшеңнән эшчәнлегеңә карата булган бәяләү тибындагы мәгълүматны кабул итә белү тыңлый һәм диалогка керә белү | Г. Тукайныц биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | 18.05 | |||||
68-69 | БСҮ. №4.Сочинение иязу.” Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре” | 2 | Үз эшчәнлеге нәтиҗәлә рен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу | телдән аңлы һәм ирекле сөйләм төзү үз фикереңне булдыра алу уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау
| 20.05 23.05 | ||||||
70 | ДТУ №2. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы. | Уку һәм танып- белүгә мотивация | логик гамәлләр куллану: чагыштыру, гомумиләштерү, аналогия, анализ һәм синтез үз фикерен әйтә белү ,үз эшчәнлекләрен анализлый белү | Жанр узенчәлеге турында мәгълуматлы булу. | 27.05 |
Методик кулланмалар:
- Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
- Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
- Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
- Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
- Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
Сүзлекләр:
1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997
Кушымта
Арадаш аттестация өчен контроль- бәяләү материаллары
Сораулар
1. Әбүгалисина белән Әбелхариска чагыштырма характеристика язарга.
2. Зур шагыйрь булып танылган Тукай нигә : “ Бу Кырлай авылы – минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, - дип яза? Ни өчен Тукай үзенең беренче әсәрләрен дә Кырлай истәлекләренә багышлаган?
3. Баллада жанры турында языгыз. Бу жанрга кайсы шагыйрьләр иҗат иткән?
Бәяләү
1.Өч сорауга тулы җавап- “5” ле билгесе куела.
2. Ике сорауга тулы җавап- “4” ле билгесе куела.
3. Ике сорауга тулы булмаган җавап- “3” ле билгесе куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләрендә 4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият пр...