"Сүз төркемнәре илендә"
план-конспект урока (5 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Алабуга муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“1 нче гимназия”
Сүз төркемнәре илендә
5 нче сыйныфта сүз тɵркемнəрен гомумилəштереп кабатлау дəресе
Югары категорияле татар теле
һəм əдəбияты укытучысы
Ильдарханова З.М.
Тема: Сүз төркемнәре илендә. (Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш темаларын гомумиләштереп кабатлау)
Дәрес тибы: кабатлау һәм йомгаклау
Дәрес максатлары:
- Белем бирү максаты:
- сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне дөрес куллану;
- сүз төркемнәрен аера белү.
- Үстерү максаты:
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;
- сөйләм телләрен үстерүгә җирлек булдыру.
- Тәрбия бирү максаты
- Укучыларда әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов), презентация, таратма материаллар, интерактив такта.
Дәрес барышы
- Оештыру.
- Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
- Мин дә сезгә бүген зур уңышлар телим!
2. Мотивация
- Укучылар, экрандагы күренешләр турында сез ни әйтә аласыз?
+ Бу күренешләр “Яңа гасыр” каналында баручы “Тамчы-шоу” тапшыруы, аның алып баручысы Марсель Әхмәдуллин турында сөйли.
- Актуальләштерү.
- Әйе укучылар, бу күренешләрне мин юкка гына алмадым, чөнки бу тапшыруга бары тик белемлеләр, тырышлар гына эләгә ала. Ә безгә бүген Марсель Әхмәдуллин 1 тур - өйдә әзерләнү өчен бик күп сораулар һәм биремнәр тәкъдим итә. Әгәр дә без үзебезнең белемебезне күрсәтсәк, сорауларга дөрес җавап бирсәк, 2 турга юл ачык дигән сүз. Башлыйбызмы, укучылар? Игътибар – экранга.
- Рәсем буенча берничә сорау бирелгән. Ни өчен дип уйлыйсыз? Без бу сораулар белән кая таныштык?
- Әйе, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә. Ә нинди сүз төркемнәре белән таныштык?
+ Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш.
- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
+ Сүз төркемнәрен искә төшерәбез.
- Ә нинди максатлар куябыз?
+ Сүз төркемнәрен аера белү, сөйләмдә куллану...
- Ныгыту.
1. Исем буенча биремнәр.
- Укучылар, әйдәгез, беренче бирем белән танышыйк. Сезнең каршыда Исем дип аталган агач. Тик менә ул тулы түгел. Матур булсын өчен, шушы түгәрәкләрне тутырырга кирәк. Димәк, Марсель абыегыз исем буенча белемнәрегезне тикшерә.
+ 6 килеш белән тулыландырабыз. (интерактив тактада тутыралар)
- Бик яхшы. Ә икенче биремдә килешләр белән дөрес төрләндергәннәрме? Тикшереп алыйк.
Баш килеш Болында
Иялек килеш Болынга
Юнәлеш килеш Болын
Төшем килеш Болынның
Чыгыш килеше Болынны
Урын-вакыт килеше Болыннан
+ Юк, хаталар бар. (интерактив тактада тикшерәләр, төзәтәләр)
- Әйдәгез, белемнәрне бәялик. Бәяләү карточкаларына үзегезгә билге куегыз.
2. Сан буенча биремнәр.
- 2 биремгә игътибар итик. Сезгә кызыклы сораулар тәкъдим ителгән. Тик
менә җавапларын таба алырсызмы, тикшереп карыйк.
- Имәндә 6 алма үсә иде. Берсен өзеп алдылар, ничә алма калды?
- Алсу җиде яше тулгач нишли?
- 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк?
- Өстәл өстенең 4 почмагы бар, 1 почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды?
- Ә хәзер, әйдәгез, җөмләләрдәге саннарны билгеләгез. Барлыгы ничә сан табарсыз? (8)
3. Алмашлык буенча сораулар.
- Укучылар, ничә?, нишли? сораулары җөмләдә нинди сүз төркеменә карый?
+ Алмашлык.
- Ә сез тагын нинди алмашлыклар беләсез?
+ Зат алмашлыклары.
- Әйдәгез әле, мин сезнең алмашлыклар буенча белемегезне тикшереп карыйм. “Тэйк офф – тач даун” . Әгәр дә минем белән килешәсез икән – басасыз, килешмисез икән – утырасыз.
Мин – 1 зат, берлек сан
Син – 2 зат, күплек сан
Алар – 3зат, берлек сан
Без – 1 зат, күплек сан.
Ял вакыты.
- Бик яхшы. Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк. ( физминутка). Марсель абыегыз сезгә бик матур ял вакыты тәкъдим итә. Сораулары да бар: ничә предмет, нинди төсләр, нинди хәрәкәтләр башкаралар?
- Әлеге ял вакытында ничә төрле предмет күрдегез?
+ 17
- Нинди төсләргә игътибар иттегез?
+ Сары, шәмәхә, зәңгәр...
- Ә төсләр нинди сүз төркеменә якын?
+ Сыйфат
- Әйе, сыйфат нинди билгеләргә ия?
+ Предметның билгеен белдерә, нинди соравына җавап бирә.
4. Сыйфат буенча биремнәр.
- Ә хәзер алдыгыздагы 4 нче биремгә игътибар итик. Сезгә сыйфатлар бирелгән, ләкин аларның тагын иптәшләре бармы икән?
Әдәпле – тәрбияле, тәртипле, итагатьле
Матур –гүзәл, чибәр, күркәм
Белемле – укымышлы
- Ә менә, укучылар, әдәпле сүзен сез ничек аңлыйсыз?
+ Ул начарлык эшләми, үзен тыйнак тота, башкаларга ярдәм итә.
- Әйе, әдәпле бала гына бәхетле була, дигәннәр. Сезнең дә бәхетле булуыгызны телим.
Әлеге сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куегыз.
5. Рәвеш буенча биремнәр.
5 биремгә игътибар итик әле. Ниндидер сүзләр төшеп калган? Табыйк әле.
+ Рәвешләр төшеп калган.
- Ә сез рәвешләр турында нәрсә беләсез?
+ Ул кайда?, кайчан?, нигә? сорауларына җавап бирә.
- Ә нинди рәвешләр беләсез?
+ Урын, вакыт, сәбәп.
- Яхшы. Белемнәрегезне бәяләгез.
6. Фигыль буенча биремнәр.
- Экранга игътибар итик. Рәсемнәр буенча нәрсә әйтә аласыз?
+ Йөгерә, оча, сикерә, ята, уйный... Болар – фигыльләр.
- Сезнең фигыль буенча белемегезне сынар өчен тагын бер бирем тәкъдим ителә. Аларны таныйсызмы?
Йөгерә, укыса, сөйлә, уйныйбыз, әзерлән, килсәләр, язалар, катнашыгыз, чыксак, җиңәбез.
+ Йөгерә, уйныйбыз, язалар, җиңәбез – хикәя фигыль
укыса, килсәләр, чыксак – шарт фигыль
сөйлә, әзерлән, катнашыгыз – боерык фигыль
- Яхшы, афәрин укучылар. Менә без сезнең белән бирелгән биремнәрне яхшы гына үтәп чыктык. Белемнәрегезне бәяләгез.
- Ә йомгак эшебез итеп, иҗади эш башкарабыз. Игътибар – экранга.
- Рәсем буенча төрле сүз төркемнәрен кулланып, җөмләләр төзегез.
7. Рәсем буенча иҗади эш.
IV. Йомгаклау.
- Минемчә, без бүген тапшыруга әзерлекне күрсәттек. Бары тик чакыру гына көтеп калабыз. Бүгенге дәрестә, бигрәк тә, сез нәрсәне истә калдырдыгыз?
- Бәяләү карточкаларыгызны миңа җыеп бирегез. (Белемнәрне бәяләү)
V. Өй эше.
1. “Әдәплелек” темасына төрле сүз төркемнәре кергән 5 мәкаль язып килергә.
2. “Минем дустым” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Өйрәнелгән грамматик материалны кабатлау, белемнәрен системага салу максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....
Борын авазлары илендә
Борын авазлары илендә, 1 класс...
Әкиятләр илендә күңелле стартлар
Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...
"Вакланмалар илендә"
Разработка урока для 6 класса...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".
2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.
Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....