Рабочая программа по татарской литературе.9класс.Татарская группа русской школы
рабочая программа (9 класс) на тему
Аңлатма язуы
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлар:
• текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
• татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;
• күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
• телебезгә, милләтебезгә, кеше шәхесенә ихтирам тәрбияләү.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның максатлары
• татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү;
• иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
• укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
• татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
• текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
• әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
• әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
• конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
• язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
• әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
• әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
• төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
• әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
• шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
• план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
• сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
• фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
• әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
• төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
• әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;
• татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
• рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9сыйныф) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
• язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
• әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
• әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында предметара эшчәнлек:
• әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
• әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
• татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
• әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
• укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
• укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
• баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.
• Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында 9 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятына барысы 68 сәгать үткәрү каралган. МББУ Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планында әдәбиятка атнага 2 сәгать (елына 34 атнага -68 сәгать) бирелде.
Программаның эчтәлеге
Халык аваз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләре. “Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы -2с.
Шәриф Камал.Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,"Буранда" хикәясе.Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.-2с.
Хөснулла Вәлиуллин. Композиторның иҗаты турында белешмә. "Акчарлаклар" җыры.-1с.
Гаяз Исхакый. Татар драмматургиясен үстерүгә кетркән өлеше. "Җан Баевич" комедиясе (өзек). Әсәрнең идеясе һәм образлары.(1с-өст.)
Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясенендә тоткан урыны. "Мокамай" шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.-2с.
Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. "Туган тел турында җырлар", "Кайсыгызның кулы җылы?", "Кем сез?" шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу.-3с.
Мирсәй Әмир. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Агыйдел" повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.-5с.
Шамил Усманов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Әптери агай" хикәясе. Әсәрнең идеясе, төп герой образы.-2с.
Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Изге әманәт" драмасы (өзек). Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше.(өст.)
Артистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская Җырчы Фәхри Насретдинов. Иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре Җырчының опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.-1с.
Шәриф Еникеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Солтангәрәйнең язмышы" повесте (өзек). Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше.-4с
Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Үлемнән көчлерәк" очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.-4с.
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Җомга көн кич белән" повесте (өзек). Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.-4с
Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Таныш моңнар", "Гашыйклар тавы" әсәрләре (өзекләр). Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.-4с.
Эдуард Касыймов. Язучы турында белешмә. "Гомер ике килми" повесте (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.-1с
Рәссам Лотфулла Фәттахов. Рәссам иҗаты турында белешмә. "Игеннәр өлгерде" картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше.-1с
Фәнис Яруллин. Иҗаты турында белешмә. "Иң гүзәл кеше икәнсез", "Ана", "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге. -4с.
Миргазиян Юныс.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә."Шәмдәлләрдә генә утлар яна" повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.-4с.
Мәдинә Маликова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Чәчкә балы”повесте.Гаиләдә хезмәтнең роле,яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.-3с.Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Татар теле”шигыре .Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу.-1с. Мәчетләр тарихыннан.Корбан гаете.-1с.
Календарь-тематик планлаштыру
Татар әдәбияты
9А.Б,В класс
Сәгать саны –елына 68; атнага 2 сәгать.
Әсәрләрне уку һәм өйрәнү - 53 сәгать. Бәйләнешле сөйләм үстерү - 10 сәгать. Дәрестән тыш уку - 4 (+1резерв)сәгать. Сочинение – 5 сәгать.. БРТ га әзерләнү, тестлар эшләү, рефератлар яздыру кебек эш төрләренә дә программада урын бирелде
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) /З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Программа. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы: гомуми төп белем бирү мәктәбе (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова).- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.
Кыскартылмалар: БСҮ – бәйләнешле сөйләм үстерү, ДТУ – дәрестән тыш уку
№ | Дәрес темасы | Сәг. сан. | Көтелгән нәтиҗә | Контр. төре | Үтәлү вакыты | |
план | факт | |||||
1 | Халык авыз иҗаты. Риваятьләр, леген-далар. “Шәһәр ни өчен Казан дип атал-ган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы | 1 | Риваятьләр һәм легендалар турында мәгълүмат туплау, эчтәлекне аңлау, тормыш белән бәйли белү. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләрен билгеләү. |
| 3.09
| 02.09 |
2 | Халык авыз иҗаты.Риваятьләр, леген-далар. “Шәһәр ни өчен Казан дип атал-ган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы | 1 | Риваятьләр һәм легендалар турында мәгълүмат туплау, эчтәлекне аңлау, тормыш белән бәйли белү. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләрен билгеләү. |
| 07.09 | 07.09 |
3 | Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Буранда” хикәясе | 1 | Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзү,хикәя жанрының үзенчәлеген аңлау "Буранда" хикәясен укый башлау. |
| 10.09 | 09.09 |
4 | "Буранда"хикәясендә күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше. | 1 | Ш.Камал "Буранда" хикәясен уку,анализларга өйрәнү.Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, куелган проблема буенча фикереңне раслау |
| 14.09 | 14.09 |
5 | ДТУ.Ш.Камал "Акчарлаклар" повесте | 1 | ”Акчарлаклар”повестеның эчтәлеген аңлау,тема буенча фикер алышу. Геройларга характеристика бирү. |
| 17.09 |
|
6 | Композитор Х.Вәлиуллин. Иҗаты ту-рында белешмә. "Акчарлаклар" җыры | 1 | Композитор иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Акчарлаклар”җырын тың- лау, сәнгатьле уку,фикер алышу, сорауларга җавап бирү. Якташ композиторлар турында әңгәмә кору. | Рефе-рат | 21.09 |
|
7 | Гаяз Исхакый. “Җан Баевич” комедия-се. (өст.)
| 1 | Иҗаты турында белешмә бирү. Әсәрне рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү.Геройларга характеристика бирү. Комедия жанрының билге- ләре. Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, аңлап сөйләүгә ирешү. |
| 24.09
|
|
8 | БСҮ.Тел тарихы – халык тарихы. | 1 | Г. Исхакый әсәрләрендә милләт һәм тел мәсьәләсенең күтәрелеше, әдип- нең татар милләтенең киләчәге турында уйланулары. | Сочине-ние | 28.09 |
|
9 | Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. ”Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. | 1 | Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны турында фикер алышу. Мокамай һәм шагыйрь. Уртак һәм аермалы яклары турында әңгәмә.Ши- гырьнең эчтәлеген, төзелешен(тема, идея, сюжет, композиция,образлар системасы) анализлый белү, лирик геройның кичерешләрен аңлау. | ятларга | 01.10 |
|
10 | Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. ”Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. | 1 | Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны турында фикер алышу. Мокамай һәм шагыйрь. Уртак һәм аермалы яклары турында әңгәмә.Ши- гырьнең эчтәлеген, төзелешен(тема, идея, сюжет, композиция,образлар системасы) анализлый белү, лирик геройның кичерешләрен аңлау. | тест | 05.10 |
|
11 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Туган тел турында җырлар” | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографи- ясендәге әһәмиятле моментларны шигырьләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларын таптыру, сәнгатьле уку. | ятларга | 08.10
|
|
12 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кемнәр сез?”, шигырьләре. | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографиясендәге әһәмиятле моментларны шигырь- ләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларынтаптыру, сәнгатьле уку. |
| 12.10 |
|
13 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Кемнәр сез?”, шигыре. | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биография- сендәге әһәмиятле моментларны шигырьләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларын таптыру, сәнгатьле уку. |
|
15.10 |
|
14 | ДТУ.Х. Туфанның “Гүзәл гамь” җыентыгы | 1 | Укыган буенча фикер алышу, ошаган шигырьләрен сәнгатьле уку. | тест | 19.10
|
|
15 | М.Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Агыйдел” повесте. | 1 | Мирсәй Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографи- ясендәге әһәмиятле моментларны яздыру. |
| 22.10
|
|
16 | М.Әмир. “Агыйдел” повесте. | 1 | М.Әмир. “Агыйдел” повестен уку |
| 26.10
|
|
17 | Агыйдел” повестенда 30 нчы еллар ба-шындагы тарихи вакыйгалар сурәтлә-неше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. | 1 | 30 нчы елларбашындагы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышу. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, табигать, кеше хезмәте, мәхәббәт турында фикер алышу. | Өзекне ятларга | 29.10 |
|
18 | Агыйдел” повестенда 30 нчы еллар ба-шындагы тарихи вакыйгалар сурәтлә-неше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. | 1 | 30 нчы елларбашындагы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышу. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, табигать, кеше хезмәте, мәхәббәт турында фикер алышу. |
| 05.11 |
|
19 | “Агыйдел” повестенда табигать күре-нешләренең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте. | 1 | Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү. Образларга характеристика бирү. Повестьта табигать күренешләренең бирелеше, пейзаж, аның әһәмияте турында нәтиҗә ясау. |
| 09.11 |
|
20 | БСҮ.Табигать һәм без. | 1 | “Туган ягым” темасына сөйләшү өчен сорауларга җавап бирү.Табигатьне саклау проблемасы турында әңгәмә, бер-берсеннән интервью алу. |
| 12.11 |
|
21 | БСҮ.Туган ягым– яшел бишек”. Сочинение. | 1 | Бирелгән тема буенчафикералышу. Сочинениенең планын төзү, сөйләп карау. | Сочине-ние | 16.11 |
|
22 | Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге. | 1 | Газета-журналлар материаллары, истәлекләр буенча укучылар чыгышы. Опера сәнгатендә тоткан урыны турында әңгәмә. Театр тарихын искә тө- шерү. |
| 19.11 |
|
23 | Шамил Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Әптери агай хикәясе. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Төп образны һаләкәткә ки- тергән сәбәп. |
| 23.11 |
|
24 | Шамил Усманов. Әптери агай хикәясе. | 1 | Төп образны һаләкәткә китергән сәбәп. | Рефе-рат | 26.11 |
|
25 | Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты. (өст) | 1 | Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү
|
| 30.11 |
|
26 | “Изге әманәт” драмасы.(өст) | 1 | Рольләргә бүлеп уку, план төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләү, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерү, нәтиҗә ясау. |
| 03.12 |
|
27 | БСҮ. Батырлыкны сез ничек аңлыйсыз? | 1 | Батырлык турында мәкальләрне аңлата белү. Батырлык турында фикер алышу.Кызыклы фактлар турында хәбәр итү, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикереңне эзлекле белдерүгә ирешү |
| 07.12 |
|
28 | Театр артистлары Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге. | 1 | Артистларның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төп фактларны истә кал- дыру .Театрны үстерүгә керткән өлешләре турында сөйләшү. | тест | 10.12 |
|
29 | БСҮ. Казанда яшәгән бөек шәхесләр | 1 | Театр сәнгате һәм аның бөек шәхесләре белән танышу. Әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап, ведиоязма карау. |
| 14.12 |
|
30 | Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Шәриф Еникеевның тормыш юлы,иҗаты турында мәгълүмат бирү
|
| 17.12 |
|
31 | Шәриф Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы” повесте | 1 | Әсәрне сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмәдә катнашу. |
| 21.12 |
|
32 | “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендә тормыштагы авырлыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше | 1 | Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү , укыган әсәрне бәяли белү.Әсәрдә бала психологиясенең бирелешен аңлата белү, тормыш-тагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнешенә анализ, гомуми-ләштерү, нәтиҗә ясау. |
| 24.12 |
|
33 | “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендә тормыштагы авырлыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше | 1 | Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү , укыган әсәрне бәяли белү. Әсәрдә бала психологиясенең бирелешен аңлата белү, тормыштагы авыр- лыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнешенә анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. |
| 11.01 |
|
34 | БСҮ.Әдәби сочинение ”Солтангәрәй – көчле рухлы кеше” | 1 | Әдәби әсәр буенча сочинение язу, үз фикерләреңне төгәл, әдәби телдә бирү. | Сочине-ние | 14.01 |
|
35 | Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | С.Шакирның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу хронологик таблица төзү,очерклардан өзекләр уку, очерк жанры. |
| 18.01 |
|
36 | “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Очерк жанры. | 1 | Очерк жанры турында төшенчә.Хәйретдин Мөҗәй турында әңгәмә. |
| 21.01 |
|
37 | Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. | 1 | Өзекнең кыскача эчтәлеген сөйләү. Хәйретдин Мөҗәйнең эш-гамәлләренә бәя бирү, сурәтләү чараларын табып аңлату. | тест | 25.01 |
|
38 | Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. | 1 | Өзекнең кыскача эчтәлеген сөйләү. Хәйретдин Мөҗәйнең эш-гамәлләренә бәя бирү, сурәтләү чараларын табып аңлату. |
| 28.01 |
|
39 | Аяз Гыйләҗев.Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.Укучыларның сөйләүлә- ре.
|
| 01.02 |
|
40 | ”Җомга көн, кич белән” повесте. (өзек) | 1 | Поветьтан өзекләр уку. Дәреслектәге соруларга җавап бирү. “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”. Фикер алышу. |
| 04.02 |
|
41 | Бибинурның изге күңеллелеге. Тормыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | 1 | “Повестьта татар хатынының игелекле сыйфатлары ничек чагыла?” сора- вы буенча фикер алышу |
| 08.02 |
|
42 | Бибинурның изге күңеллелеге. Тормыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | 1 | “Повестьта татар хатынының игелекле сыйфатлары ничек чагыла?” сора- вы буенча фикер алышу | тест | 11.02 |
|
43 | ДТУ. А. Гыйләҗев “Күзгә-күз”. | 1 | А. Гыйләҗев “Күзгә-күз” әсәре белән танышу.Халкымның күңел байлыгы турында сөйләшү.Тормышта була торган (ана һәм балалар)хәлләргә бәя бирү. |
| 15.02 |
|
44 | БСҮ. Сочинение язу. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” повестенда ана образы | 1 | “Җомга көн кич белән...” повестенда Бибинурның изге күңеллелеге. Тор- мыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | Сочине-ние | 18.02 |
|
45 | Илдар Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.
|
| 22.02 |
|
46 | Илдар Юзеев. “Таныш моңнар”. | 1 | Поэмадан өзекне уку, анализлау, сорауларга җавап бирү: Резидәнең ялгы- шы һәм аның бәхеткә килү юлы.Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү. |
| 25.02 |
|
47 | “Гашыйклар тавы” әсәрендә хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау пробле-малары | 1 | Сәнгатьле һәм йөгерек уку өстендә эшләү, әсәрнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Төп геройларга характеристика бирү. Мәхәббәт һәм аның көче. Әсәрдәге геройларның тормышы аша аңлату. |
| 01.03 |
|
48 | “Гашыйклар тавы” әсәрендә хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау пробле-малары | 1 | Сәнгатьле һәм йөгерек уку өстендә эшләү, әсәрнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Төп геройларга характеристика бирү. Мәхәббәт һәм аның көче. Әсәрдәге геройларның тормышы аша аңлату. |
| 04.03 |
|
49 | Эдуард Касыймов. (өст)Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә | тест | 08.03 |
|
50 | «Гомер ике килми» повесте” | 1 | Повестьтан өзекләр уку. Дәреслектәге сорауларга җавап бирү. |
| 11.03 |
|
51 | ДТУ. Фәнис Яруллин “Яши белү” | 1 | Өйдә укыган буенча фикер алышу |
| 15.03 |
|
52 | БСҮ. Яшьлек – кеше гомеренең чәчәкле чагы. | 1 | Әңгәмә кору.Үзара диалог. Яшьлек турында фикер алышу. |
| 18.03 |
|
53 | Рәссам Лотфулла Фәттахов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Картиналары белән та- нышу. |
| 29.03 |
|
54 | БСҮ.“Игеннәр өлгерде”картинасы. Анда сурәтләнгән образлар. Төсләрнең бирелеше.Сочинение.Икмәк – ил тоткасы. | 1 | “Игеннәр өлгерде”картинасы буенча эш. Картиналарны укырга өйрәтү. Картинаны аңлап, төп детальләргә игътибар итеп эчтәлеген сөйләү, нәти- җә ясау, картина буенча сочинение язу. | Сочине-ние | 01.04 |
|
55 | Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Иң гүзәл кеше икәнсез”“Ана” балладасы. Укытучыга соклану хисенең, ана мәхәббәтенең сурәтләнүе | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Ана һәм бала мөнәсәбәте. Балладада тел-сурәтләү чараларын табу. Чын кеше нинди булырга ти-ешлеге турында фикер алышу. | “Ана” балла-дасын ятларга | 05.04 |
|
56 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр-ләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. | тест | 08.04 |
|
57 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. |
| 12.04 |
|
58 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр-ләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. |
| 15.04 |
|
59 | Миргазиян Юныс. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Язучының тормыш юлы һәмиҗатының төп фактларын истә калдыру. Та- тар әдәбиятын үстерүдәге ролен төшенү. | Рефе-рат | 19.04 |
|
60 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү.Геройларга характеристика бирү. |
| 22.04 |
|
61 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү,Геройларга характеристика бирү. |
| 26.04 |
|
62 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү.Геройларга характеристика бирү. |
| 29.04 |
|
63 | Мәдинә Маликова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты буенча укучыларның чыгышлары |
| 03.05 |
|
64 | “Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәт-нең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәве-шен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. | тест | 06.05 |
|
65 | “Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәт-нең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәве-шен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. |
| 10.05 |
|
66 | ДТУ“Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. |
| 13.05 |
|
67 | Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. “Татар теле”шигыре. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның сөйләүләре. “Татар теле” шигырен уку, анализлау, теманы, идеяне ачу, сәнгатьле укырга өйрәнү. Шигырьдә туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу. | “Татартеле” шигы-рен ят-ларга. | 17.05 |
|
68 | Йомгаклау контроль эше | 1 | Белем-күнекмәләргә контроль Ел буена үткәннәрне кабатлау.Хаталар өстендә эш | Конт-роль тест | 20.05 |
|
69 | БСҮ.Мәчетләр тарихыннан. Корбан гаете. (резерв) | 1 | . Әсәрләрдәге автор идеясе турында фикер алышу. Дини бәйрәмнәр ту-рында сөйләшү |
| 24.05 |
|
Укучыларның әдәбияттан белемнәрен бәяләү нормалары
Сочинениенең күләме: 9 нчы сыйныфта - 3,5-6 бит
Сочинениене бәяләү
“5” – эчтәлек темага туры килә,фактик ялгышлар юк,бай телдә,образлы итеп язылган ,стиль бердәмлеге сакланган эшкә куела ( 1 орфографик яисә 2 пунктацион хата булырга мөмкин)
“4”- язманың эчтәлеге темага туры килә,хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклыр күзәтелгән,1-2 фактик хатасы булып,теле бай,стиль ягы камил булган, 2 орфографик,3 пунктацион (грамматик) яисә 1-2 сөйләм ялгышы булган эшкә куела.
“3”- эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар,фактик төгәлсезлекләр булган,эзлеклелек югалган,сүзлек байлыгы ярлы,стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр булган,3 орфографик,4 пунктацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булган эшкә куела.
“2”- темага туры килми,фактик төгәлсезлекләр күп,план нигезендә язылмаган,сүзлек байылгы бик ярлы,текст кыска һәм бер титптагы җөмләләрдән тора,сүзләр дөрес кулланылмаган ,стиль бердәмлеге сакланмаган , 5 орфографик, 8 пунктацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булган эшкә куела.
Тестларны бәяләү нормалары.
“5”билгесе – 100-90%
“4”билгесе – 89-70%
“3” билгесе – 69-45%
“2” билгесе – 44 -20%
Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә ќарап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була.
Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
IX | 160-220 | 90-110 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
1.Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса,“5”ле куела.
2.Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә,“4”ле куела.
3.Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3”ле куела.
4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә,“2”ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Ятлау өчен әсәрләр
1. Һ. Такташ “Мокамай”(өзек)
2. Хәсән Туфан “Туган тел турында җырлар”
3. Мирсәй Әмир “Агыйдел”(өзек)
4. Фәнис Яруллин “Ана”
5. Наҗар Нәҗми “Татар теле”.
Дәрестән тыш уку
1. Шәриф Камал “Акчарлаклар”
2. М. Маликова. “Чәчкә балы.”
3. Хәсән Туфан “Гүзәл гамь”
4. Аяз Гыйләҗев. “Күзгә күз”
5. Фәнис яруллин. “Яши белү”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Рабочая программа по татарской литературе.Татарская группа русской школы | 86.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Бурычлар:
- текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;
- татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;
- күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
- телебезгә, милләтебезгә, кеше шәхесенә ихтирам тәрбияләү.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның максатлары
- татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү;
- иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;
- укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:
- татар әдәбиятындагы аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
- текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ягыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;
- әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
- әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция;
- конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә;
- язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә;
- әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.
Әдәбияттан гомуми төп белем бирү (9 сыйныф) баскычында формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;
- әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
- шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
- план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;
- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
- рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9сыйныф) баскычында укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:
- язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);
- әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда иҗат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре турында өстәмә;
- әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик; әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында предметара эшчәнлек:
- әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
- әдәбиятны татар теле белән бәйләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
- әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Әдәбияттан төп гомуми белем бирү (9 сыйныф) баскычында укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:
- укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
- укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
- баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;әхлак (этик) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.
- Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
- Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
- Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
- Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
- Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
- Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
- Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
- Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасында 9 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятына барысы 68 сәгать үткәрү каралган. МББУ Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нче уку елына уку-укыту планында әдәбиятка атнага 2 сәгать (елына 34 атнага -68 сәгать) бирелде.
Программаның эчтәлеге
Халык аваз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләре. “Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы -2с.
Шәриф Камал.Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә,"Буранда" хикәясе.Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше.-2с.
Хөснулла Вәлиуллин. Композиторның иҗаты турында белешмә. "Акчарлаклар" җыры.-1с.
Гаяз Исхакый. Татар драмматургиясен үстерүгә кетркән өлеше. "Җан Баевич" комедиясе (өзек). Әсәрнең идеясе һәм образлары.(1с-өст.)
Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясенендә тоткан урыны. "Мокамай" шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.-2с.
Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. "Туган тел турында җырлар", "Кайсыгызның кулы җылы?", "Кем сез?" шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу.-3с.
Мирсәй Әмир. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Агыйдел" повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.-5с.
Шамил Усманов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Әптери агай" хикәясе. Әсәрнең идеясе, төп герой образы.-2с.
Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Изге әманәт" драмасы (өзек). Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше.(өст.)
Артистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская Җырчы Фәхри Насретдинов. Иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре Җырчының опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.-1с.
Шәриф Еникеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Солтангәрәйнең язмышы" повесте (өзек). Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше.-4с
Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Үлемнән көчлерәк" очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.-4с.
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Җомга көн кич белән" повесте (өзек). Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы.-4с
Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Таныш моңнар", "Гашыйклар тавы" әсәрләре (өзекләр). Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.-4с.
Эдуард Касыймов. Язучы турында белешмә. "Гомер ике килми" повесте (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.-1с
Рәссам Лотфулла Фәттахов. Рәссам иҗаты турында белешмә. "Игеннәр өлгерде" картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше.-1с
Фәнис Яруллин. Иҗаты турында белешмә. "Иң гүзәл кеше икәнсез", "Ана", "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге. -4с.
Миргазиян Юныс.Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә."Шәмдәлләрдә генә утлар яна" повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.-4с.
Мәдинә Маликова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Чәчкә балы”повесте.Гаиләдә хезмәтнең роле,яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.-3с.Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Татар теле”шигыре .Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу.-1с. Мәчетләр тарихыннан.Корбан гаете.-1с.
Календарь-тематик планлаштыру
Татар әдәбияты
9А.Б,В класс
Сәгать саны –елына 68; атнага 2 сәгать.
Әсәрләрне уку һәм өйрәнү - 53 сәгать. Бәйләнешле сөйләм үстерү - 10 сәгать. Дәрестән тыш уку - 4 (+1резерв)сәгать. Сочинение – 5 сәгать.. БРТ га әзерләнү, тестлар эшләү, рефератлар яздыру кебек эш төрләренә дә программада урын бирелде
Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) /З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2011.
Программа. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы: гомуми төп белем бирү мәктәбе (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова).- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.
Кыскартылмалар: БСҮ – бәйләнешле сөйләм үстерү, ДТУ – дәрестән тыш уку
№ | Дәрес темасы | Сәг. сан. | Көтелгән нәтиҗә | Контр. төре | Үтәлү вакыты | |
план | факт | |||||
1 | Халык авыз иҗаты. Риваятьләр, леген-далар. “Шәһәр ни өчен Казан дип атал-ган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы | 1 | Риваятьләр һәм легендалар турында мәгълүмат туплау, эчтәлекне аңлау, тормыш белән бәйли белү. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләрен билгеләү. | 3.09 | 02.09 | |
2 | Халык авыз иҗаты.Риваятьләр, леген-далар. “Шәһәр ни өчен Казан дип атал-ган?” риваяте, “Зөһрә кыз” легендасы | 1 | Риваятьләр һәм легендалар турында мәгълүмат туплау, эчтәлекне аңлау, тормыш белән бәйли белү. Риваятьләр һәм легендаларның жанр үзенчәлекләрен билгеләү. | 07.09 | 07.09 | |
3 | Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Буранда” хикәясе | 1 | Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзү,хикәя жанрының үзенчәлеген аңлау "Буранда" хикәясен укый башлау. | 10.09 | 09.09 | |
4 | "Буранда"хикәясендә күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше. | 1 | Ш.Камал "Буранда" хикәясен уку,анализларга өйрәнү.Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, куелган проблема буенча фикереңне раслау | 14.09 | 14.09 | |
5 | ДТУ.Ш.Камал "Акчарлаклар" повесте | 1 | ”Акчарлаклар”повестеның эчтәлеген аңлау,тема буенча фикер алышу. Геройларга характеристика бирү. | 17.09 | ||
6 | Композитор Х.Вәлиуллин. Иҗаты ту-рында белешмә. "Акчарлаклар" җыры | 1 | Композитор иҗаты турында мәгълүмат бирү. “Акчарлаклар”җырын тың- лау, сәнгатьле уку,фикер алышу, сорауларга җавап бирү. Якташ композиторлар турында әңгәмә кору. | Рефе-рат | 21.09 | |
7 | Гаяз Исхакый. “Җан Баевич” комедия-се. (өст.) | 1 | Иҗаты турында белешмә бирү. Әсәрне рольләргә бүлеп уку, сорауларга җавап бирү.Геройларга характеристика бирү. Комедия жанрының билге- ләре. Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, аңлап сөйләүгә ирешү. | 24.09 | ||
8 | БСҮ.Тел тарихы – халык тарихы. | 1 | Г. Исхакый әсәрләрендә милләт һәм тел мәсьәләсенең күтәрелеше, әдип- нең татар милләтенең киләчәге турында уйланулары. | Сочине-ние | 28.09 | |
9 | Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. ”Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. | 1 | Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны турында фикер алышу. Мокамай һәм шагыйрь. Уртак һәм аермалы яклары турында әңгәмә.Ши- гырьнең эчтәлеген, төзелешен(тема, идея, сюжет, композиция,образлар системасы) анализлый белү, лирик геройның кичерешләрен аңлау. | ятларга | 01.10 | |
10 | Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. ”Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. | 1 | Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны турында фикер алышу. Мокамай һәм шагыйрь. Уртак һәм аермалы яклары турында әңгәмә.Ши- гырьнең эчтәлеген, төзелешен(тема, идея, сюжет, композиция,образлар системасы) анализлый белү, лирик геройның кичерешләрен аңлау. | тест | 05.10 | |
11 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Туган тел турында җырлар” | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографи- ясендәге әһәмиятле моментларны шигырьләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларын таптыру, сәнгатьле уку. | ятларга | 08.10 | |
12 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кемнәр сез?”, шигырьләре. | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографиясендәге әһәмиятле моментларны шигырь- ләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларынтаптыру, сәнгатьле уку. | 12.10 | ||
13 | Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. “Кемнәр сез?”, шигыре. | 1 | Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биография- сендәге әһәмиятле моментларны шигырьләре белән өлешчә ялгау. Әдип турында 1 укучының чыгыш ясавы. Шигырьләрен анализлый белү, тел –сурәтләү чараларын таптыру, сәнгатьле уку. | 15.10 | ||
14 | ДТУ.Х. Туфанның “Гүзәл гамь” җыентыгы | 1 | Укыган буенча фикер алышу, ошаган шигырьләрен сәнгатьле уку. | тест | 19.10 | |
15 | М.Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Агыйдел” повесте. | 1 | Мирсәй Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, биографи- ясендәге әһәмиятле моментларны яздыру. | 22.10 | ||
16 | М.Әмир. “Агыйдел” повесте. | 1 | М.Әмир. “Агыйдел” повестен уку | 26.10 | ||
17 | Агыйдел” повестенда 30 нчы еллар ба-шындагы тарихи вакыйгалар сурәтлә-неше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. | 1 | 30 нчы елларбашындагы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышу. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, табигать, кеше хезмәте, мәхәббәт турында фикер алышу. | Өзекне ятларга | 29.10 | |
18 | Агыйдел” повестенда 30 нчы еллар ба-шындагы тарихи вакыйгалар сурәтлә-неше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. | 1 | 30 нчы елларбашындагы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышу. Әсәрнең эчтәлеген сөйләтү, табигать, кеше хезмәте, мәхәббәт турында фикер алышу. | 05.11 | ||
19 | “Агыйдел” повестенда табигать күре-нешләренең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте. | 1 | Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү. Образларга характеристика бирү. Повестьта табигать күренешләренең бирелеше, пейзаж, аның әһәмияте турында нәтиҗә ясау. | 09.11 | ||
20 | БСҮ.Табигать һәм без. | 1 | “Туган ягым” темасына сөйләшү өчен сорауларга җавап бирү.Табигатьне саклау проблемасы турында әңгәмә, бер-берсеннән интервью алу. | 12.11 | ||
21 | БСҮ.Туган ягым– яшел бишек”. Сочинение. | 1 | Бирелгән тема буенчафикералышу. Сочинениенең планын төзү, сөйләп карау. | Сочине-ние | 16.11 | |
22 | Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге. | 1 | Газета-журналлар материаллары, истәлекләр буенча укучылар чыгышы. Опера сәнгатендә тоткан урыны турында әңгәмә. Театр тарихын искә тө- шерү. | 19.11 | ||
23 | Шамил Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Әптери агай хикәясе. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Төп образны һаләкәткә ки- тергән сәбәп. | 23.11 | ||
24 | Шамил Усманов. Әптери агай хикәясе. | 1 | Төп образны һаләкәткә китергән сәбәп. | Рефе-рат | 26.11 | |
25 | Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты. (өст) | 1 | Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү | 30.11 | ||
26 | “Изге әманәт” драмасы.(өст) | 1 | Рольләргә бүлеп уку, план төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләү, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдерү, нәтиҗә ясау. | 03.12 | ||
27 | БСҮ. Батырлыкны сез ничек аңлыйсыз? | 1 | Батырлык турында мәкальләрне аңлата белү. Батырлык турында фикер алышу.Кызыклы фактлар турында хәбәр итү, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикереңне эзлекле белдерүгә ирешү | 07.12 | ||
28 | Театр артистлары Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге. | 1 | Артистларның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төп фактларны истә кал- дыру .Театрны үстерүгә керткән өлешләре турында сөйләшү. | тест | 10.12 | |
29 | БСҮ. Казанда яшәгән бөек шәхесләр | 1 | Театр сәнгате һәм аның бөек шәхесләре белән танышу. Әңгәмә, фикер алышу, сорауларга җавап, ведиоязма карау. | 14.12 | ||
30 | Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Шәриф Еникеевның тормыш юлы,иҗаты турында мәгълүмат бирү | 17.12 | ||
31 | Шәриф Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы” повесте | 1 | Әсәрне сәнгатьле уку, сүзлек эше,әңгәмәдә катнашу. | 21.12 | ||
32 | “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендә тормыштагы авырлыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше | 1 | Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү , укыган әсәрне бәяли белү.Әсәрдә бала психологиясенең бирелешен аңлата белү, тормыш-тагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнешенә анализ, гомуми-ләштерү, нәтиҗә ясау. | 24.12 | ||
33 | “Солтангәрәйнең язмышы” әсәрендә тормыштагы авырлыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше | 1 | Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү , укыган әсәрне бәяли белү. Әсәрдә бала психологиясенең бирелешен аңлата белү, тормыштагы авыр- лыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнешенә анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау. | 11.01 | ||
34 | БСҮ.Әдәби сочинение ”Солтангәрәй – көчле рухлы кеше” | 1 | Әдәби әсәр буенча сочинение язу, үз фикерләреңне төгәл, әдәби телдә бирү. | Сочине-ние | 14.01 | |
35 | Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | С.Шакирның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу хронологик таблица төзү,очерклардан өзекләр уку, очерк жанры. | 18.01 | ||
36 | “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Очерк жанры. | 1 | Очерк жанры турында төшенчә.Хәйретдин Мөҗәй турында әңгәмә. | 21.01 | ||
37 | Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. | 1 | Өзекнең кыскача эчтәлеген сөйләү. Хәйретдин Мөҗәйнең эш-гамәлләренә бәя бирү, сурәтләү чараларын табып аңлату. | тест | 25.01 | |
38 | Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. | 1 | Өзекнең кыскача эчтәлеген сөйләү. Хәйретдин Мөҗәйнең эш-гамәлләренә бәя бирү, сурәтләү чараларын табып аңлату. | 28.01 | ||
39 | Аяз Гыйләҗев.Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.Укучыларның сөйләүлә- ре. | 01.02 | ||
40 | ”Җомга көн, кич белән” повесте. (өзек) | 1 | Поветьтан өзекләр уку. Дәреслектәге соруларга җавап бирү. “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”. Фикер алышу. | 04.02 | ||
41 | Бибинурның изге күңеллелеге. Тормыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | 1 | “Повестьта татар хатынының игелекле сыйфатлары ничек чагыла?” сора- вы буенча фикер алышу | 08.02 | ||
42 | Бибинурның изге күңеллелеге. Тормыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | 1 | “Повестьта татар хатынының игелекле сыйфатлары ничек чагыла?” сора- вы буенча фикер алышу | тест | 11.02 | |
43 | ДТУ. А. Гыйләҗев “Күзгә-күз”. | 1 | А. Гыйләҗев “Күзгә-күз” әсәре белән танышу.Халкымның күңел байлыгы турында сөйләшү.Тормышта була торган (ана һәм балалар)хәлләргә бәя бирү. | 15.02 | ||
44 | БСҮ. Сочинение язу. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” повестенда ана образы | 1 | “Җомга көн кич белән...” повестенда Бибинурның изге күңеллелеге. Тор- мыш авырлыгын җиңәргә ярдәм иткән сыйфатлары. | Сочине-ние | 18.02 | |
45 | Илдар Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 22.02 | ||
46 | Илдар Юзеев. “Таныш моңнар”. | 1 | Поэмадан өзекне уку, анализлау, сорауларга җавап бирү: Резидәнең ялгы- шы һәм аның бәхеткә килү юлы.Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү. | 25.02 | ||
47 | “Гашыйклар тавы” әсәрендә хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау пробле-малары | 1 | Сәнгатьле һәм йөгерек уку өстендә эшләү, әсәрнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Төп геройларга характеристика бирү. Мәхәббәт һәм аның көче. Әсәрдәге геройларның тормышы аша аңлату. | 01.03 | ||
48 | “Гашыйклар тавы” әсәрендә хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау пробле-малары | 1 | Сәнгатьле һәм йөгерек уку өстендә эшләү, әсәрнең үзенчәлекләре белән таныштыру. Төп геройларга характеристика бирү. Мәхәббәт һәм аның көче. Әсәрдәге геройларның тормышы аша аңлату. | 04.03 | ||
49 | Эдуард Касыймов. (өст)Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә | тест | 08.03 | |
50 | «Гомер ике килми» повесте” | 1 | Повестьтан өзекләр уку. Дәреслектәге сорауларга җавап бирү. | 11.03 | ||
51 | ДТУ. Фәнис Яруллин “Яши белү” | 1 | Өйдә укыган буенча фикер алышу | 15.03 | ||
52 | БСҮ. Яшьлек – кеше гомеренең чәчәкле чагы. | 1 | Әңгәмә кору.Үзара диалог. Яшьлек турында фикер алышу. | 18.03 | ||
53 | Рәссам Лотфулла Фәттахов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү. Картиналары белән та- нышу. | 29.03 | ||
54 | БСҮ.“Игеннәр өлгерде”картинасы. Анда сурәтләнгән образлар. Төсләрнең бирелеше.Сочинение.Икмәк – ил тоткасы. | 1 | “Игеннәр өлгерде”картинасы буенча эш. Картиналарны укырга өйрәтү. Картинаны аңлап, төп детальләргә игътибар итеп эчтәлеген сөйләү, нәти- җә ясау, картина буенча сочинение язу. | Сочине-ние | 01.04 | |
55 | Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Иң гүзәл кеше икәнсез”“Ана” балладасы. Укытучыга соклану хисенең, ана мәхәббәтенең сурәтләнүе | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Ана һәм бала мөнәсәбәте. Балладада тел-сурәтләү чараларын табу. Чын кеше нинди булырга ти-ешлеге турында фикер алышу. | “Ана” балла-дасын ятларга | 05.04 | |
56 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр-ләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. | тест | 08.04 | |
57 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. | 12.04 | ||
58 | “Җилкәннәр җилдә сынала” повесте. Ихтыяр көче һәм кеше язмышының үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр-ләрнең үзенчәлеге | 1 | Сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.Биографик әсәр аша ша-гыйрь язмышы чагылышы. | 15.04 | ||
59 | Миргазиян Юныс. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Язучының тормыш юлы һәмиҗатының төп фактларын истә калдыру. Та- тар әдәбиятын үстерүдәге ролен төшенү. | Рефе-рат | 19.04 | |
60 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү.Геройларга характеристика бирү. | 22.04 | ||
61 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү,Геройларга характеристика бирү. | 26.04 | ||
62 | “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләрне уку. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җа- вап бирү.Геройларга характеристика бирү. | 29.04 | ||
63 | Мәдинә Маликова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты буенча укучыларның чыгышлары | 03.05 | ||
64 | “Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәт-нең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәве-шен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. | тест | 06.05 | |
65 | “Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәт-нең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәве-шен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. | 10.05 | ||
66 | ДТУ“Чәчкә балы”повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү | 1 | Әсәрнең төп идея-эчтәлеген билгеләү. Малайларга характеристика би-рү.Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире. Фикер алышу. | 13.05 | ||
67 | Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗа-ты турында белешмә. “Татар теле”шигыре. | 1 | Тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларның сөйләүләре. “Татар теле” шигырен уку, анализлау, теманы, идеяне ачу, сәнгатьле укырга өйрәнү. Шигырьдә туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу. | “Татартеле” шигы-рен ят-ларга. | 17.05 | |
68 | Йомгаклау контроль эше | 1 | Белем-күнекмәләргә контроль Ел буена үткәннәрне кабатлау.Хаталар өстендә эш | Конт-роль тест | 20.05 | |
69 | БСҮ.Мәчетләр тарихыннан. Корбан гаете. (резерв) | 1 | . Әсәрләрдәге автор идеясе турында фикер алышу. Дини бәйрәмнәр ту-рында сөйләшү | 24.05 |
Укучыларның әдәбияттан белемнәрен бәяләү нормалары
Сочинениенең күләме: 9 нчы сыйныфта - 3,5-6 бит
Сочинениене бәяләү
“5” – эчтәлек темага туры килә,фактик ялгышлар юк,бай телдә,образлы итеп язылган ,стиль бердәмлеге сакланган эшкә куела ( 1 орфографик яисә 2 пунктацион хата булырга мөмкин)
“4”- язманың эчтәлеге темага туры килә,хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклыр күзәтелгән,1-2 фактик хатасы булып,теле бай,стиль ягы камил булган, 2 орфографик,3 пунктацион (грамматик) яисә 1-2 сөйләм ялгышы булган эшкә куела.
“3”- эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар,фактик төгәлсезлекләр булган,эзлеклелек югалган,сүзлек байлыгы ярлы,стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр булган,3 орфографик,4 пунктацион яисә 3-4 сөйләм хатасы булган эшкә куела.
“2”- темага туры килми,фактик төгәлсезлекләр күп,план нигезендә язылмаган,сүзлек байылгы бик ярлы,текст кыска һәм бер титптагы җөмләләрдән тора,сүзләр дөрес кулланылмаган ,стиль бердәмлеге сакланмаган , 5 орфографик, 8 пунктацион яисә 4-6 сөйләм хатасы булган эшкә куела.
Тестларны бәяләү нормалары.
“5”билгесе – 100-90%
“4”билгесе – 89-70%
“3” билгесе – 69-45%
“2” билгесе – 44 -20%
Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку – график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү һәм аны мәгьнәви берәмлекләргә бүлүне үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, аңлауның – сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку – әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек, һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә ќарап бирерлек дәрәҗәдә укуы дөрес уку була.
Йөгерек уку – укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку – текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнеү төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
IX | 160-220 | 90-110 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
1.Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса,“5”ле куела.
2.Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә,“4”ле куела.
3.Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3-5 төгәлсезлек күзәтелсә, “3”ле куела.
4. Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә,“2”ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Ятлау өчен әсәрләр
- Һ. Такташ “Мокамай”(өзек)
- Хәсән Туфан “Туган тел турында җырлар”
- Мирсәй Әмир “Агыйдел”(өзек)
- Фәнис Яруллин “Ана”
- Наҗар Нәҗми “Татар теле”.
Дәрестән тыш уку
- Шәриф Камал “Акчарлаклар”
- М. Маликова. “Чәчкә балы.”
- Хәсән Туфан “Гүзәл гамь”
- Аяз Гыйләҗев. “Күзгә күз”
- Фәнис яруллин. “Яши белү”
Укыту – методик комплекты
- Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы: гомуми төп белем бирү мәктәбе (төзүче авторларыФ.Г. Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева).- Казан:Татар.кит.нәшр., 2011.-239 б.
- Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфлары өчен дәреслек (татар балалары өчен).Авторлары: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- 5 нче басма. – Казан: Тат. кит.нәшр., 2011. – 239б.
- Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
- Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000
- М. Х. Бакиров. Татар фольклоры. – Казан:Мәгариф, 2008.
- Д.Ф. Заһидуллина. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2006.
Уку-укыту барышының матди-техник яктан тәэмин ителеше.
- Әдәбият белеме сүзлеге/ төз.-ред.А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.238 б.
- Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. 231 б
- Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә. - Казан, «Яңалиф», 2006.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге/ 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.
- Татарча-русча сүзлек. 2 томда. – Казан: Мәгариф, 2007.
- Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. _Казан: Мәгариф, 2001, 319б.
- “Мәгариф”, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел”, “Мәдәни җомга”, “Ялкын”, “Сабантуй” һ.б. газета-журналлар.
- Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары” мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (http://tatar.com.ru/fonetika.php, http://tatar.com.ru , http://shigriyat.ru, http://www.tatknigafund.ru, http://tatar.moy.su, http://www.tugantelem.narod.ru, http://www.belem.ru/. )
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарской литературе для 8 класса в коррекционной школе VIII вида (татарская группа)
Программа Мәгариф һәм фән министрлыгы ...
рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса 8 класс
Рабочая программа по татарскому языку для русской группы русского класса (8 класс) составлена в соответствии со Стандартом...
Проект урока татарского языка в 5 классе (русскоязычная группа русских школ)
Современный урок...Каким он должен быть? В работе очень часто приходится искать ответ на данный вопрос.Конечно, он должен быть актуален для сегоднешнего дня. Урок должен отвечать условиям и требования...
Рабочая программа по татарскому языку для 2класса (Русская группа)
Рус телле укучыларның рус телендә аралашуын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны...
Рабочая программа по татарскому языку для 7 класса (русская группа, УМК Хайдарова Р.З
7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде. - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2004 нче елны...
рабочая программа Родной (татарский) язык и литературное чтение. Начальная школа.
Родной (татарский) язык, литерратурное чтение....