V-IX сыйныфлар өчен татар теленнән милли-төбәк компонентларына нигезләнеп төзелгән дидактик материаллар
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Даутова Альфинур Файзулловна

Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү,  әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра.Бездә үсеп килүче яшь талантлар да бар.Укучыларны төбәгебезнең данлы шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итәрлек итеп тәрбияләү - безнең төп бурыч булып тора.

Милли-төбәк компонентларын  куллану татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла дип уйлыйм. Мисал өчен “Әгерҗе төбәге кайсы ягы белән үзенчәлекле?”, “Районыбыз талантлары”, “Авылыбыз иҗатчылары” һәм башка шундый темаларга эшләрне укучылар теләп башкаралар. Темалар буенча җөмләләр сайлап алу, схемалар төзү кебек эш төрләрен дә укучылар кызыксынып эшлиләр.

Дәресләрдә якташ язучыларыбыз иҗатын, ягъни өстәмә чыганак материалларын файдалану, икеләтә  отышлы: беренчедән, тел гыйлеменең төрле бүлекләренә кагылышлы биремнәр үтәү барышында белем-күнекмәләр ныгытыла; икенчедән, махсус  сайланган текстлар тәрбияви әһәмияткә ия. Шуларны күздә тотып, мин үз төбәгебездә туып-үскән авторларның әсәрләрен, кулланма-китапларын  файдаланып, V-IX сыйныфлар өчен  “Фонетика”, “Лексика”, “Морфология”, “Синтаксис”, “Пунктуация” бүлекләре буенча күнегүләр тупланмасы (карточкалар) әзерләдем. Боларның әһәмияте шунда: шигырләрдән, хикәяләрдән алынган өзекләрдә туган якның матурлыгы, аңа карата мәхәббәт, хезмәтне ярату, сугыш турында, әти-әнигә, өлкәннәргә карата ихтирам һәм башка темалар чагылыш тапкан.  

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Л.Айтуганов исемендәге Девятерня төп гомумбелем бирү мәктәбе

Тема: V-IX сыйныфлар өчен татар теленнән милли-төбәк компонентларына нигезләнеп төзелгән  дидактик материаллар

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Даутова Альфинур Файзулла кызы  

Кереш.

Мин берничә ел дәвамында “Дәресләрдә милли-төбәк компоненты куллану” дигән  тема буенча эшлим. Әлбәттә, бу очраклы түгел. Шушындый болгавыр заманда укучыларга үз кыйбылаларын табарга ярдәм итү, аларда якташ язучыларыбыз иҗатын белергә омтылыш тудыру, туган якка, ана теленә мәхәббәт  тәрбияләү, күңелләрдә милли горурлык хисләре уяту максатыннан  башлаган эш бу. Аннары районыбызда туып- үскән, хәзер инде республика  күләмендә танылган шәхесләребез дә күп бит. Ләбиб Айтуганов. Чыңгыз Мусин, Габдулла Галиев, Әлфирә Фәтхетдинова, Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Роза Мулланурова, Резидә Заһретдинова, Әлфирә Низамова  кебек язучы- шагыйрьләребез белән без бик горурланабыз.

         Мин аларның тормыш юлы, иҗаты яктыртылган материалларны аерым папкаларга туплыйм. Матбугатта чыккан мәкаләләрне, истәлекләрне дә җыеп барам һәм дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда кулланам.

Милли горурлык, туган төбәгеңне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә тәрбияләнә.Аларның иҗатын өйрәнү,  әсәрләре буенча фикер алышу укучылар күңелендә тирән эз калдыра.Бездә үсеп килүче яшь талантлар да бар.Укучыларны төбәгебезнең данлы шәхесләре белән горурланып яшәрлек, аларның эшен дәвам итәрлек итеп тәрбияләү - безнең төп бурыч булып тора.

Милли-төбәк компонентларын  куллану татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла дип уйлыйм. Мисал өчен “Әгерҗе төбәге кайсы ягы белән үзенчәлекле?”, “Районыбыз талантлары”, “Авылыбыз иҗатчылары” һәм башка шундый темаларга эшләрне укучылар теләп башкаралар. Темалар буенча җөмләләр сайлап алу, схемалар төзү кебек эш төрләрен дә укучылар кызыксынып эшлиләр.

Дәресләрдә якташ язучыларыбыз иҗатын, ягъни өстәмә чыганак материалларын файдалану, икеләтә  отышлы: беренчедән, тел гыйлеменең төрле бүлекләренә кагылышлы биремнәр үтәү барышында белем-күнекмәләр ныгытыла; икенчедән, махсус  сайланган текстлар тәрбияви әһәмияткә ия. Шуларны күздә тотып, мин үз төбәгебездә туып-үскән авторларның әсәрләрен, кулланма-китапларын  файдаланып, V-IX сыйныфлар өчен  “Фонетика”, “Лексика”, “Морфология”, “Синтаксис”, “Пунктуация” бүлекләре буенча күнегүләр тупланмасы (карточкалар) әзерләдем. Боларның әһәмияте шунда: шигырләрдән, хикәяләрдән алынган өзекләрдә туган якның матурлыгы, аңа карата мәхәббәт, хезмәтне ярату, сугыш турында, әти-әнигә, өлкәннәргә карата ихтирам һәм башка темалар чагылыш тапкан.  

I. Фонетика һәм орфография

 1 нче карточка

Асларына сызылган сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.

Гомерем азагына чаклы онытылмаслык итеп күңелемне тетрәткән бу вакыйга яшүсмер чагымда, авыр  сугыш елларында булды.         (Г.Галиев)

2 нче карточка

Тартык авазларны калын яки нечкә әйтелә торган сүзләрне ике төркемгә аерып язарга.

Буран бераз гына тынгандай итте. Ябалак-ябалак кар ява башлады.  Кар чана юлыбызны бөтенләй күмеп китәр инде дип эчем пошты.   (Г.Галиев)

3 нче карточка

Иренләшкән сузыклары булган сүзләрне бер баганага, иренләшмәгән сузыклары булган сүзләрне икенче баганага язарга.

Утау, үләннәр, ачу, орлыклар, имәнлек, абага, әрәмә, ылыс, эшсез, елак, салам, утар, иртән, комлык, атлар, үләндә, оядагы, бозаулар, алабута, коймак, тарак, бәрәңге.

4 нче карточка

Сүзләрне сузыклар гармониясенә карап, ике баганага аерып язарга.

Мин, поезддан поездга күчеп кайта торгач, 9 май көнне иртән Әгерҗе станциясенә кайтып төштем. Монда икенче поездга күчеп утырырга кирәк иде. Товар вагоныннан сикереп төштем дә кызу-кызу атлап вокзал эченә кердем.Андагы хәлне күреп, ниндидер зур вакыйга булганын сизенеп, ишек төбендә тукталып калдым.                                 (Г.Галиев “Сандугач”)

5 нче карточка

Шигырьне  сәнгатьле итеп укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясарга.

Ямьле дә соң, матур да соң

Җитез Көтмәс буйлары.

Уңган да соң, булган да соң

Кызлары һәм уллары.

Әй, Көтмәсем буйлары,

Дулкынлана сулары.

Йөрәкләргә көч, дәрт өсти

Язгы сабан туйлары .      

(Р.Заһретдинова “Көтмәс буйлары”)

6 нчы карточка

Әйтелешләре һәм язылышлары туры килмәгән сүзләрне күчереп язарга.

Көндәлек, таулар, борылыш, эзсез. Җәенке, тәңкә, бәрәңге, төтен, өмет, таралышу, атлы, көндезгә.

7 нче карточка

Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.Составында к һәм г хәрефләре булган сүзләрне тел арты [к], [г] яки кече тел  [къ], [гъ] тартыклары белдерүләреннән чыгып, ике төркемгә аерып язарга.

Таң белән уяна Әгерҗем,

Ил гизгән поездлар шавына.

Хөрмәткә лаеклы кешеләр,

Яшиләр Әгерҗе ягында.

Аерылып китсәм дә еракка,

Нигәдер үзеңә тартасың.

Нурланып үсәсең Әгерҗем,

Илемнең зур юллар капкасы.

Сәфәргә китәргә теләсәң,

Еракка- илемнең чигенә.

Хөрмәтләп озатыр Әгерҗем,

Каршылар кайтканда кирегә.

Изге гадәт туган ягымда,

Һәрвакыт сый- хөрмәт табында.

Хезмәтне, хөрмәтне күрерсез,

Килегез Әгерҗе ягына.

(Ч.Мусин “Әгерҗе таңнары”)

8 нче карточка

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язарга.

Килеп җитт... декабр...нең соңгы көне,

Кар астын...а инде кырлар, ...асулар да.

Е...аклардан, е...алардан ка...та кеше

Я...а елны ту..ан якта каршыларга.

Үз ягына мә...әббәте суынмаса,

...әркемне дә туган ту...рак, нигез тарта.

Я...а  елны туган ...ортта каршыласа

Бу д...ньяда бер г...мерлек дәртең арта.

9 нчы карточка

Сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар?

Әгерҗе, Девятерня, Яңавыл, район, Исәнбай, Кадыбаш.


10  нчы карточка

 Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Сингармонизмның беренче төренә кергән сүзләрнең асларына сызарга.

Күбәләгем, күбәләгем.

Кун инде бармагыма.

Куанам мин бу дөньяда

Синең дә барлыгыңа.

Күбәләгем, күбәләгем

Очасың да очасың.

Үзең бәләкәй булсаң да,

Киң дөньяны кочасың.

Күбәләгем, күбәләгем

Очыйк әле бергәләп

Син йөзәрсең баш очымда

Мин уйнармын тәгәрәп.

(Р.Заһретдинова “Күбәләгем”)

11  нче карточка 

Сузык авазларның асларына сызыгыз.
Бер яхшылык кылсаң әгәр,
Юллар ярып меңнәргә.
Яхшылык ул сүнми  – күчә
Күңелдән күңелләргә.
Бер яманлык кылсаң әгәр,
Ул да җитә күпләргә.
Үз башыңа төшә соңыннан
Каргыш булып күкләрдән... (Ф. Шәех)

12  нче карточка 

Күчереп языгыз, яңгырау тартыкларга сызыгыз.
Төнлә янган йолдыз көндез булмас,
Кояш сипмәс төнлә яктылык.
Буыннардан буыннарга күчеп,
Яши алсын иде яхшылык.  (Р. Батталов)

13  нче карточка 

Күчереп языгыз, саңгырау тартыкларга сызыгыз.
Исемем матур – Резидә шул,

Мәңге шиңмәс гөлчәчәк.

Гөлләр кебек булыр әле

Минем якты киләчәк.( Р.Заһретдинова)

II. Лексика

1 нче карточка

Асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

Билгеле инде әнинең бу сүзләреннән соң мин бер карышка үсеп китәм. 2.Иртән генә җиргә төкерек төшеп җитә алмаслык салкын аяз көн иде. 3.Без ул көнне мәктәптә бәхет кошы тоткандай йөрдек. (Г.Галиев)

 2 нче карточка

Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын язарга.

Хәзер-                                                Җылы-

Биек-                                                   Куркак-

Текә-                                                   Кыз-

Озын-                                                 Дошман-

3 нче карточка

Шигырьләрне укырга. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табып, парлап язарга.

Көзен миләш бик тә әче,

Кышларын никтер татлы.

Балдай хисләр күңел тулы

Минем дә татлы чакмы?         (Ә.Низамова)

Бу дөньяда күп татыдым

Әчене дә, төчене дә.

Тормыш бит ул һич аямый

Олыны да , кечене дә.             (Ч.Мусин)

Һәрбер эшнең, һәр кылганның

Уңае бар, киресе бар.

Уңайның да, киренең дә

Безгә тигән өлеше бар.           (Ч.Мусин)

4 нче карточка

Текстны күчереп язарга. Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табарга.

Девятерня авылы табигатьнең сокландыргыч матур почмагына урнашкан.Аның җиләкле аланнары, карлыганлы әрәмәләре, урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, Кады һәм Көтмәс елгалары тәнгә сихәт, җанга ләззәт бирә.Табигатьнең гүзәллеге рухны чистарта, шифа иңдерә. Шуңадырмы Әлфирә кечкенәдән үк шигъри җанлы, кешеләргә ярдәмчел булып үсте.

5 нче карточка

Түбәндәге  җөмләләрдә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр бармы?Аңлатыгыз.

1.Алтын нурларын тирә-якка сибеп әкрен генә кояш чыгып килә. 2.Минем Радигымның куллары алтын аның. 3. Күктә кояш, җирдә без. Рафика сөенечтән кояштай елмая. 4. Җилнең елау- улау тавышына кушылып, үзебезнең кычкырып елап җибәрәсебез килә.    (Г.Галиев)

6 нчы карточка

Әйтемнәрнең мәгънәсен аңлатыгыз.

1. Йомыркадан җөй эзләмә.

2. Егет сүзе бер булыр.

3.  Каш ясыйм дип, күз чыгарма.

7 нче карточка

Өзекне укырга, алынма сүзләрнең асларына сызарга.

Стоматолог Игорь Никитич белән дуслашып киттек .Мин һәр кергәнемдә аннан берәр дәрес алдым, мәсәлән, кайсы тешне нинди инструмент белән суырырга, авыруның башы, синең  инструмент  тоткан кулың нинди позициядә булырга тиешле- барысын да күрсәтергә тырышты. Бу мәрхәмәтле җан иясенең өйрәтүе, авылыма фельдшер булып кайткач, миңа бик ярап куйды, мин аңар гомерем буена рәхмәтле булдым.     (Г.Галиев)

8 нче карточка

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне синонимнмары белән алмаштырып карарга.

Мин тормышны хәзер ныграк сөям,

Сөям аның назлы гөлләрен.

Һәр үләнен, һәр агачын сөям,

Зәңгәр күзле урман- күлләрен. (Ә.Фәтхетдинова)

9 нчы карточка

Күчереп язарга.Асларына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.

1.Киләчәк – вакыт дәвамы,

Хыялга бәйле дәвам.

Хыялы татлы кешенең,

Юллары- якты заман.

2.Их бу яшьлек, гүзәл яшьлек,

Гомернең күркәм чагы.

Йөрәктәге ялкын булып,

Дөрләп янган учагы.  (Ч.Мусин)

10 нчы карточка

Җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне табарга, мәгънәсен аңлатырга.

1. Көймәм комга терәлде дә калды.

2. Тозлап-борычлап җавап кайтарасы килгән иде дә, тыелып калдым.

3. -Җитте сиңа, әни! Балавыз сыгудан тукта! (Г.Галиев)

III. Морфология

1 нче карточка

Текстан баш килештәге исемнәрне язып алырга.

Сугыштан соңгы еллар һаман да авыр булса да, авылга җан керде. Яшьләр күп, кичләрен авыл клубы гөр килеп тора.Җырга- биюгә һәвәс үзешчәннәр, оешып, концертлар, спектакльләр куеп торалар, кич җитсә, олысы-кечесе клубка агыла.  (Г.Галиев)

2 нче карточка

Текстагы исемнәрнең килешләрен билгеләргә.

Мәктәптә укуларның соңгы көннәре якынлаша. Май кояшы чалт аяз күктән кошларны көмеш нурлары белән коендыра. Һәр агач кәүсәсендә икешәр- өчәр сыерчык оясы. Барысын да укучылар ясап элгәннәр. Ул оялардан сары томшыкларын сузып сыерчык балалары чыр-чыр килә. Әниләренең җим алып кайтып авызларына каптырганын шулай сабырсызланып көтә алар.    (Р.Заһретдинова)

3 нче карточка

Җөмләләрне күчереп язарга.Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

Куе томан төшкән кебек, урман эченә караңгылык иңә башлады.Бераз ял итеп алу өчен уңайлы урын табарга кирәк иде.Бара торгач, кырыйлары озын камыш белән  каеп алынган күл буена килеп чыктым.Күземә күл уртасында калкулык сыман урын күренде.Калкулык өстенә аркылы- торкылы юан гына каен агачлары ауган, тирә-ягы куе гына куаклар белән капланган иде. Минем уемча, уңайлы урын иде бу. (Г.Галиев)

4 нче карточка

Текстан исемнәрне табарга, асларына сызарга. Аерым бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга.

Яктырып килгәндә, без юлда идек инде. Атларыбыз үз көйләренә  салмак кына атлап баралар.Үзебез кулларыбыз белән колакларыбызны җилдән ышыклап, олауларыбыз артыннан атлыйбыз.  (Г.Галиев)

5 нче карточка   

Тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып текстны күчереп язарга. Исемнәрнең килешен билгеләргә.

1944 елның яз сулы...ы сизелә башлаган февраль урталары иде. Кичен ат аб...ары алдын(да) атларыбызны ту...арып торганда, Рәсим белән мине көтмәгәндә ид...рәгә чакырып алдылар. Яңа  ел алдыннан гына а...гы  яраланып сугыштан кайткан, күптән түгел генә колхоз рәисе булып эшли башлаган Заһиду...ла  абый безне идарә(дә) ялгызы гына каршы алды. (Г.Галиев)

6 нчы карточка

Тексттагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне билгеләргә.

Шулай хәтеремдә калган, алтмышынчы елның декабрь башларында Минзәлә Татар дәүләт драма  театры авылыбыз клубында якташыбыз Юныс абый Әминовның “Тамырлар” комедиясен күрсәтте. Клуб эче тамашачы белән шыгырым, урынсыз калганнар идәндә утырып, кайберләре аягөсте басып спектакль карыйлар. Тамашачы  сәхнәдәге Габсаттар абзый белән карчыгы Хәернисаның комсызлыклаыннан эчен тотып рәхәтләнеп көлә, клубның тәрәзә пыялаларына кадәр зеңгелди. Комедияне исем китеп яратып карадым. Пьесаныың җор, шигъриятле теле, авторның осталыгы мине сокландырды.  (Г.Галиев)

7 нче карточка

Шигырьне сәнгатьле  итеп укырга.Фигыль төркемчәләрен билгеләргә.

Мин тормышны хәзер ныграк сөям,

Сөям аның назлы гөлләрен.

Һәр үләнен, һәр агачын сөям,

Зәңгәр күзле урман-күлләрен.

Яшәү үзе бәхет түгелмени,

Яшәмик лә һәрчак көенеп.

Яңа язлар килгән, шуны күреп,

Кайтып киләм әле, сөенеп.     (Ә.Фәтхетдинова)

8 нче карточка

Текстны күчереп язарга. Асларына сызылган фигыльләргә морфологик анализ ясарга.

Атларны җигеп, юлга чыктык. Кояш баш түбәсенә күтәрелеп өлгерде. Эссе, тузанлы. Тәгәрмәчләр тузлырып алган тузан борынга, авызга керә, арбага уралып, безне озата бара. Бер уңайга гына келтерәп барган арба тавышы мине йокыга  талдырмакчы. Йокыга китә алсам, ашыйсы килү онытылып торыр иде дип, күзләремне йомам. Ләкин... күпме генә тырышсам да, йокыга китә алмыйм. Мин гел генә ашау турында уйлыйм, тамак ачудан җаным илерә. Эчемнең әллә кай җире хәлемне бетереп, өзелеп-өзелеп сулкылдый. Бөтен тамырларым буйлап хәлсезлек йөгерә. Каядыр якында гына кәккүк кычкыра. Юл кырыендагы яшел уҗым өстендә очына-очына тургайлар сайрый. Тик минем аларның берсен дә тыңлыйсым  да, ишетәсем дә килми. Табигатьнең  бу илаһи яме миңа эчпошыргыч, мәгънәсез булып тоела. Тамагың ач булгач, күзеңә дөньяның матурлыгы да, хозурлыгы да күренми икән!

( Г.Галиев)

9 нчы карточка

Шигырьләрдә исем, фигыльләрнең төрләнешләрен күрсәтергә.

Йомшак кына җемелдиләр,

Йолдызлар җәйге кичтә...

Туган якның зәңгәр күге

Истә, һаман да истә. (Л.Айтуганов)

Туган авылым, сиңа кайттым тагын,

Өзелеп сагынып алсу таңнарың.

Каршы алды яшел болыннарым,

Озатып калган моңсу талларым. (Р.Заһретдинова)

10 нчы карточка

Күчереп язарга.Сүз төркемнәрен билгеләргә.

Менә бит ничек! Безнең өчен гади генә тоелган кызыл йолдызлы авыл һәйкәле күпләр өчен нинди изге һәм кадерле нәрсә икән. Яу кырында ятып калган арысландай ир- егетләрнең, эзсез-хәбәрсез югалган батырларның кабере икән ич ул.    (Ә.Фәтхетдинова)

11 нче карточка

 Күчереп языгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез.
Яхшы кеше, гадел кеше дибез,
Кискен булган өчен яманга:
Авыр чакларда да кеше өчен
Игелекле булып калганга.
Яхшы кеше, гүзәл кеше дибез,
Иман белән яши белгәнгә.
Шундыйларга таянып исән кала
Гади гавам дөнья бөлгәндә.   (Ф. Шәех)

IV. Пунктуация

1 нче карточка 

Тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга.
Тик менә хәзер– бу вакыйга булганга инде байтак еллар үткәннән соң – Лариса искә төшсә, аның миен бер сорау бораулый башлый, бер сорау аптырата.
(М.Вәли–Барҗылы  “Мәхәббәт мәңгелек”)
Хәер, ул чакта әле сине бөтенләй белмәгәнгә, күршемдә утырсаң да битараф  идем. (Р. Мулланурова)

Ул кинәт кырт борылды да, чанасын сөйрәп, урманга таба китеп барды.
(Г. Галиев)
Йа Хода, адәм баласының гомере– тузан бөртеге. (Гөлшаһидә)
Кайнар сөю, керсез сөю
Ул– ачылмаган бөре. (Ш. Садыйков)
Газиз җирем,  сиңа ятып,
Сулышыңны тыңладым. (А. Корбангалиева)
Шатлык килде– шашмадым,
Кайгы килде – качмадым.
(А. Корбангалиева)

2 нче карточка 

Тиешле тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз. Тыныш билгесенең ни өчен кирәклеген аңлатыгыз.

Туган ил чишмә агышы

Ул сандугач тавышы

Басуларда җәйрәп үскән

Карабодай арышы

Туган ил ул сукмакларым

Өзелеп сайрар кошларым

Өем әти һәм әнием

Минем якын дусларым   (А. Корбангалиева)

3 нче карточка 

Туры сөйләм янындагы тыныш билгеләренең куеп, күчереп языгыз.
Рәхмәт, туганым апа, рәхмәт диде Сафура, калтыранган иреннәрен чак кыймылдатып. (Гөлшаһидә)
Сылу кыз иде Гөлчирә диде Абдулла абзый, сөйләвен дәвам итеп Талчыбыктай нәфис гәүдәле, поши баласы кебек өлгер, гаҗәп тә җитез иде. (Г. Галиев)
Аннан, Фирүзәне күздән яздырмаска теләгәндәй Мин сиңа җыешам диде.
(Р. Мулланурова)
Шаһбаз үпкәләп  бер мәл дәшми-тынмый барды да шоферның аркасына какты Тукта, мин төшәм! (М. Вәлиев)

V.Синтаксис

        

1 нче карточка 

Җөмләләрне күчереп языгыз, схемаларын төзегез.
Кайгы - хәсрәт килсә, кешеләрнең
Үзәкләре әрни өзелеп. (Ф. Шәех)
Гомер көзләрем җитсә дә,
Күңлем һаман яшь минем. (Ф. Шәех)
Көн кичкә авыша башлагач, Наҗия кайтырга әзерләнә башлады. (Р.Батталов)

2 нче карточка 

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндереп языгыз.
“Нәрсә бу? – дип соңыннан да кат-кат уйланды Кәрим.
“Әйе, әйе! Без өйдә!”- дигән аваз салдым.
“Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?” –дип сорады Билал  (М. Вәлиев)

3 нче карточка 

Җөмлә төзелешен күрсәткән схемаларга карап, ничәнче җөмләнең кайсы схемага туры килүен билгеләгез.
Алар киткәч, йорт бушап калды.
(Р. Мулланурова)
Алар килеп төшкәндә, Асылбикә ишегалдында иде. (Гөлшаһидә)
Беләм: газиз гомер бергә
Бер генә булып килә.(Р. Батталов)
Галимнәр һәм табиблар бер кызыклы ачыш  ясаганнар: ялгызлар ешрак һәм озаграк авырыйлар икән.  ( М. Вәлиев)

Кәримәнең сүзгә кушылуын зарыгып көтсәк тә, ул чәй яңарткан булып әйләнеп йөреп килде. (Р. Мулланурова)
[ ] : ( )
(-кәндә) , [ ].
( -сәк тә ) , [ ].

(-кәч), [ ].
[ ] : ( ).

4 нче карточка 

Аерымланган хәлләрнең төрләрен билгеләгез.
Мунчаладан ишкән бау белән бәйләнгән басу капкасын ачып керүгә, бозау хәтле ике соры эт ак биягә һау да һау өрә башладылар.(Р.Батталов)
5 нче карточка 

Җөмләләрне күчереп языгыз,  аерымланган хәлләрне аерымланмаслык итеп җөмләләрне үзгәртегез, чагыштырыгыз.
Тау башына җитүгә, ак бия артына бер каерылып кешнәп алды да, колыны  үз янындабаруына тынычланып, акрын гына алга – Рыска таба юлын дәвам итте (Р. Батталов)
Өстәл алдына утырып шикәрләп чәй эчкәч, Наҗиянең күңеле күтәрелеп китте.(Р. Батталов)
Салагышка кайтып җитеп өйгә керүгә, аларны авыл советы йомышчысы көтеп тора иде. (Р. Батталов)

6 нчы карточка 

Җөмләләрне күчереп языгыз, аерымланган хәлләрне аерымланмаслык итеп, җөмләләрне үзгәртегез, чагыштырыгыз.
Бозлы плитәдән аягы таеп, суга кереп киткән.  (Р.Батталов)
Зиләнең өченче хатын алгач, Кәрим тәвәкәлләп хат язмакчы булды.(М. Вәлиев)
Ярга чыгып, елмая-елмая яннарына килгәч кенә,  Билал яшьләрендәге Саша сүз башлады. (М.Вәлиев)
Кызлар канат ныгытты да, туган йортны ташлап, бер-бер артлы читкә очты. (Р. Мулланурова)

7 нче карточка 

Җөмләләрне күчереп языгыз, туры сөйләм янына тыныш билгеләренең куелышын схемалар ярдәмендә күрсәтегез.
“Нәрсә бу? – дип соңыннан да кат-кат уйланды Кәрим.
“Әйе, әйе! Без өйдә!”- дигән аваз салдым.
“Бабай, әллә син дә ял йортына барасыңмы?” –дип сорады Билал (М. Вәлиев)

8 нче карточка 

Эндәш сүзләрне билгеләгез.
Йә булдымы, кызым? – диде әти. (Гөлшаһидә)
“Сау бул, Күлбай!”- дидем мин күңелемнән. (Гөлшаһидә)
-Син исәнме әле, кызым?- диде әти, машина Әгерҗенең тимер
юл станциясына килеп туктагач.  (Гөлшаһидә)
-Тор, кызым, тор... (Гөлшаһидә)

9 нчы карточка 

Инверсия күренеше чагылыш тапкан җөмләләрне күчереп алыгыз.

Урам кырлап ялгыз карчык бара,

Башы- түбән, уйчан карашы. (Р.Батталов)

Һавада уйныйлар болытлар

Әйләнеп күп төрле сурәткә.(Р. Батталов)

Ярый әле бакчам бик зур,

Эш булмаса көн озын.(А.Корбангалиева)

Ил язмышы- ир язмышы,

Яшьләр дөрес аңласын.(Ш. Садыйков)

Елмаешып, ап- ак карлар ява,

Алар йомшак, серле,чисталар. (Ф. Шәех)

Баш очымда яшьнәп- күкрәп сызды болыт,

Аязды көн,елмайды шат язгы кояш. (Р. Батталов)

10 нчы карточка 

Кушма җөмләләрне табып язарга.
Авырту-сызлану күптән онытылса да, хурлану-оялуы әле дә йөрәк итен томалап тора сыман. (Р. Мулланурова)
Җиргә аягы тиюгә, йончулы йөзе язылып китте. (Р. Мулланурова)
Җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганган, автоматларыннан туктаусыз ут сиптереп, танк артына ышыкланып килүче фашистлар хәзер дә күз алдымда тора. (Г.Галиев)
Чормадан мунчала алып төштем,  чананың бушаган карамаларын кысып бәйләдем. (Г. Галиев)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5-10 сыйныфлар өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Биредә укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тикшерү өчен заман таләпләренә туры китереп төзелгән язма эш текстлары тупланган...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план

1 сыйныфлар өчен татар теленнән тематик план...

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидиатик материаллар.

Хөрмәтле татар теле укытучылары! Сезнең өчен татар теленнән дидактик материаллар тәкъдим итәм. Материалны башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен тикшерү максатында кулланырга була....

9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән ДЙА материалы

9 нчы сыйныфлар өчен демоверсия. А һәм В өлеше. Өйрәнү өчен кулланма....

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...