Сәйдәшев – ул күңел тугае, татар моңнарының Тукае
план-конспект урока (8 класс) на тему

Сабирова Галиябану Мирзовна

Тема: Сәйдәшев – ул күңел тугае, татар моңнарының Тукае.

                                                                                         М.Хөсәен

         Если нашим классиком в поэзии является Тукай, то классиком музыки – Салих Сайдашев.

                     М.Садри

 

         Максат: 1)Укучыларның С.Сәйдәшев турында белем күнекмәләрен камилләштерү, тирәнәйтү.

                           2)Композитор иҗат иткән җырлар белән таныштыру, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

                           3)Каралган видеотасмага нигезләнеп, “Моң” сүзенең мәгънәсен аңлауларына ирешү.

 

         Җиһазлар: Компьютер; С.Сәйдәшев иҗатына багышланган газета; китаплар, журналлар күргәзмәсе; индивдуаль карточкалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_sydshev.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

        Тема: Сәйдәшев – ул күңел тугае, татар моңнарының Тукае.

                                                                                         М.Хөсәен

        Если нашим классиком в поэзии является Тукай, то классиком музыки – Салих Сайдашев.

                     М.Садри

        Максат: 1)Укучыларның С.Сәйдәшев турында белем күнекмәләрен камилләштерү, тирәнәйтү.

                           2)Композитор иҗат иткән җырлар белән таныштыру, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

                           3)Каралган видеотасмага нигезләнеп, “Моң” сүзенең мәгънәсен аңлауларына ирешү.

        Җиһазлар: Компьютер; С.Сәйдәшев иҗатына багышланган газета; китаплар, журналлар күргәзмәсе; индивдуаль карточкалар.

                                                                     

ДӘРЕС БАРЫШЫ

        I.Вальс яңгырый

                1.Шигырь.   Венера

                     Татарларның Чайковские син.

                     Тукае син көйле дөньяның.

                     Рәхмәт сиңа рухландырган өчен

                     Моң сөюче милләт улларын.

                     Мәңге үлмәс җырлар иҗат иттең

                     Арабызда бергә сайрашып,

                     Халык мәхәббәте лауреаты –

                     Сөеклебез Салих Сәйдәшев!

                2.Шигырь.   Вика

                     Салих Сайдашев жив в народе,

                     И он вовеки не умрёт

                     До той поры, пока в природе

                     Людской не прекратится род.

                     У него при жизни никогда

                     Наград и премий не бывало.

                     Любовь народа – его медаль,

                     Других наград ему не надо!

                3.Укытучы:

        Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Кунакларны сыйларга, хөрмәт итәргә кирәк. Безнең матур, дөрес җавапларыбыз алар өчен сый – хөрмәт булсын!

        Ребята, начинаем наш урок. Я желаю вам правильных ответов. Удачи вам всем!

        Дәресебезнең темасы: “Сәйдәшев – ул күңел тургае, татар моңнарының Тукае”.

        “Если нашим классиком в поэзии является Тукай, то классиком музыки – Салих Сайдашев”.

        Бу дәрестә мин татар халкының сөекле композиторы С.Сәйдәшевнең иҗаты һәм тормыш юлы турында алган белемнәрне тирәнәйтү һәм камилләштерүне, ул иҗат иткән җырлар белән таныштыруны, аның иҗатына мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куям. Шулай ук каралган видеотасмага нигезләнеп, “Моң” сүзенең мәгънәсен ачыкларбыз, аны тирәнтен аңларбыз.

        Укучылар, без сезнең белән узган дәрестә Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган “Моң” исемле видеотасма карадык. Гаҗәеп матур фильмны безгә архивтан мәктәп директорыбыз Л.Михайловна алып кайтты.

        Бу видеотасманы караган вакытта без “моң” сүзен башка телләргә тәрҗемә итүе бик авыр, дидек. Ә сөекле композиторыбыз С.Сәйдәшев “моң” сүзенең мәгънәсен беренчеләрдән булып халыкка җиткерергә тырышкан. Өйдә сез бу сүзнең мәгънәсен сүзлекләрдән карап килергә тиеш идегез. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп үтик әле.

        Бу сүз русчага кичек тәрҗемә ителә?

        Задушевность.

        Лиризм.

        -Что такое задушевность?

        Задушевность – глубокая искренность, сердечность, сокровенность.

        Лиризм – чувствительность в переживаниях, в настроениях, мягкость  и тонкость эмоционального начала.

        Ә “моң” сүзе татарча сүзлекләрдә ничек аңлатыла?

        Моң – кайгы, хәсрәт, борчу, йөрәк хисе, тирән хис;

                   көй, хисләр җыелмасы;

                   рәвеш мәгънәсендә ниндидер эчке сагыш, моңсулык.

        Тагын “моң” сүзе турында нәрсәләр белдегез?

        Олеся: - Мин шигырь әзерләдем.

        Укытучы: -Әйдә, Олеся, сине тыңлыйк әле.

        Олеся: Көйләребез моңлы,

                    Ә моң нәрсә?

                    Тәрҗемәләп булмый моң сүзен.

                    Югалтмаска тиеш үз рухын ул

                    Һәм җуймаска тиеш үз сүзен.

        Укытучы: -Рәхмәт, Олеся! Бик яхшы шигырь өйрәнгәнсең.

        Лена: -Ярыймы?

        Укытучы: -Әйдә, Лена, сине дә тыңлыйк.

        Лена: -Дословно это слово на русский язык переводится как уныние, тоска, печаль и мелодия. Этот список можно продолжать и дальше, ведь ни в одном языке мира не найдётся слова, содержащего все его значения. “Моң” заключает в себе мелодию человеческой души, которую можно почувствовать, слушая музыку Сайдашева. Он искренне писал для любимого народа и поэтому без труда мог с помощью своей музыки играть на струнах их сердец. Сайдашев смог передать значение “моң” в музыке, послушайте её и вы почувствуете тоску, горести и радости своего народа.

        Венера: -“Моң” сүзе турында миндә дә кайбер фикерләр бар. Тыңлап карагыз әле. Безнең татар көйләре, җырлары йөрәкләрне айкап атарлык, күңелләрне тирбәтерлек, җаннарны өшетерлек яки ут итәрлек шул моңга нигезләнгән. Бу төшенчәне күбрәк музыка белән бәйлиләр. Музыка – халыкның рухи халәтенең чагылышы бит ул. Юкка гына татар халкында моңлы халык, моңлы бала дип әйтмиләр. Әйтелгән сүзләр, моң бары тик татар халкына гына хас, дигән нәтиҗә ясамый.

        “Моң” һәм “музыка” сүзләре бер-берсенә бик якын. Рус музыкасы дип әйтү белән Чайковский, ә татар музыкасы белән С.Сәйдәшев күз алдына баса.

        Укытучы:

        -Татар халкының бөек композиторы, профессиональ милли музыка сәнгатебезнең классигы С.Сәйдәшев исеме мәдәниятыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Композиторның музыкасындагы чиксез байлык хәйран калдыра! Нинди иркен һәм киң колачлы ул! Һәм шул ук вакытта тирән моңлы да!

        Айрат:

        -Салих Сайдашев – основоположник татарской музыки, жанра музыкальной драмы. Он создатель оркестрового многоголосия, хранитель татарской мелодии. В создании татарской музыки – его называют Большой Медведицей, Полярной Звездой.

        Укытучы:

        -Әйе, без С.Сәйдәшев – бөек композитор, дидек. Әйдәгез, искә төшереп китик әле: сез С.Сәйдәшевнең нинди җырларын беләсез?

        -“Хуш, авылым”, “Шәрыкъ биюе”, “Әдрән диңгез”

        -Ә С.Сәйдәшев татар сәнгате, театры тарихында нинди урын алып тора?

        -С.Сәйдәшев татар театры өчен бик күп музыка язган.

        -Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

        -“Зәңгәр шәл”, “Чаткылар”, “Наёмщик”, “Ил” әсәрләренә көй язган.

        -Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен С.Сәйдәшев көйләрен, әсәрләрен халык күп еллар дәверендә яратып тыңлый?

        -Чөнки ул моңлы, сагышлы, матур, дәртле.

        Регина:

        -Бар халык йөрәгенә аңлаешлы, гади, ачык һәм гүзәл музыка бирүче җыр чишмәсе ул – Сәйдәшев. Аның көйләре, ягымлы аһәңнәре белән күңелне биләп ала, якын һәм аңлаешлы булуы белән аерылып тора!

        Софья:

        -Наш любимый композитор никогда на писал унылой музыки, песен о неразделённой любви, о страданиях и лишениях, хотя собственная жизнь его была вовсе  не лёгкой, даже трагичной. Зато он много писал о строителях новой жизни, о героях-батырях, о радостях любви и дружбы.

        Укытучы:

        -Укучылар, видеотасмага язылган фильмны караганда, без С.Сәйдәшевнең эчке хисләре, тирә-якта яшәүчеләргә мөнәсәбәте турында бик күп мәгълүматлар алдык.

        С.Сәйдәшев бик ягымлы, игътибарлы һәм үткен, шул ук вакытта гаҗәеп йомшак күңелле, зур зәңгәр күзле чибәр кеше булган әйттек. Ул беренче карауда ук кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә торган шәхес була. Әйдәгез, искә төшереп китик әле: композитор  үз тирәсендәге кешеләргә нинди сүз белән әндәшкән?

        -Бәгырь.

        -Ул русчага ничек тәрҗемә ителә?

        Әйдәгез, фильмны искә төшереп китик әле.

        Наташа:

        -С.Сәйдәшев бик саф күңелле кеше булган. Ул сәнгатькә омтылган һәркемгә - җәмгыятьтә тоткан урынына карамый: артистмы ул, музыкантмы, яки эшчеме – барыбер эчкерсез дуслык кулын сузган кеше.

        Олеся:

        -Единственным обращением к людям было “душа моя”. И это не случайно, ведь в каждом человеке С.Сайдашев находил частицу себя. Его сердце было открыто для каждого из нас. Он был готов вложить в свои произведения всю свою душу, чтобы мы могли соприкоснуться с ней. Поэтому С.Сайдашев никогда не боролся с критикой, с ней боролась его музыка, его душа, ведь те, кто однажды слышал его творения и смог найти в них что-то родное, скажет словами С.Сайдашева, эта музыка – “душа моя”.

        Лена:

        -Сайдашев был очень дружелюбным, жизнерадостным человеком. Он любил татарский край, его природу, детей, всегда здоровался с ними за руку, любил своих коллег-артистов и музыкантов. Он был добр с людьми всех национальностей. Эта многосторонняя любовь его звучит в неповторимой музыке “Адриатического моря”.

        Укытучы:

        -Мин бу дәрестә сезгә “Әдрән диңгез” җырын тыңлатып үтәргә телим.

        “Әдрән диңгез” җыры яңгырый.

        -Бу җыр сезгә ошадымы?

        -Аны кем башкара? – Ильһам Шакиров

        -Әйе, бу җырны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты И.Шакиров башкара.

        Укытучы:

        -Укучылар, без сезнең белән фильмнан С.Сәйдәшев иҗаты турында бик күп мәгълүматлар алдык. Без күптән түгел музеенда булып кайттык. Анда без композиторның иҗаты турында бик күп яңалыклар белдек. Музейдагы экспонатлар турында, шулай ук яңалыклар турында безгә экскурсоводлар сөйләр.

        Эльвира:

        -Милли музыка сәнгатенә нигез салучы татар композиторы Салих Сәйдәшев музее аның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән оештырылды. Музейга килүчеләр композиторның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күпсанлы экспонатлар белән танышалар. Музей К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры ишегалдында урнашкан. Салих Сәйдәшев шушы йортта яшәгән.

        Аделя:

        -Күргәзмәнең үзәген композиторның мемориаль бүлмәсе тәшкил итә. Шушы бүлмәдә аның бик күп иҗат сәгатьләре үткән, күпчелек әсәрләре шушында дөнья күргән. Икенче каттагы бүлмәләргә куелган экспонатлар булачак композиторның балачагы, музыка белән мавыга башлавы, тормыш юлын сайларга ярдәм иткән өстазлары турында сөйли.

        Венера:

        -Күргәзмәгә куелган һәрнәрсә композиторның беренче иҗат уңышларын, иҗатының чәчәк аткан вакытларын, гомумән, гомер юлын җанландыра.

        Музейның беренче катында музыкаль салон урнашкан. Биредә концертлар, кичәләр, сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрелә, композитор турында фильмнар күрсәтелә. Музейга килүчеләрне композиторның музыкасы каршылый.

        Укытучы:

        -Укучылар, музей темасын дәвам итеп мин сезгә диалог төзу өчен карточкалар әзерләдем. Бу карточкаларда диалогларның темасы, терәк сүзләр язылган. Сез парлашыгыз. Уңышлар сезгә!

        Укучылар карточкалар буенча эшлиләр.

        Укытучы: “Марш” кешене үстерә, күтәрә, яшәртә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка. Композитор өчен дә бу бик кадерле, якын әсәр булган. Шуның өчен дә аның “Марш” ы һәр кешенең йөрәгенә үтеп кереп, анда матур хисләр уята.

        Марш Татарстанның йөзек кашы булып башкалабызда килгән кунакларны тантаналы рәвештә каршы ала озатып кала. Бу маршны интернациональ марш дип әйтергә мөмкин. С.Сәйдәшев безнең йөрәкләрдә интернациональ шәхес буларак сакланыр.

        Музыкальное творчество Салиха Сайдашева неисчерпаемо, хотя он довольно рано умер.

        Иностранцы, немецкие и французские профессора, побывавшие в Казани ещё в сороковые годы, прослушав концерт из произведений Сайдашева, сказали, что татарская музыка достигла больших высот, она на европейском уровне. Воплотив в своих произведениях душу татарского народа, его неповторимый “моң”, С.Сайдашев достиг интернационального, общечеловеческого признания. Но самой большой любовью любят и помнят его, конечно, на родине, в Татарстане.

        Регина:

        Сез кайдан? – дип сорыйсыз.

        Без Казаннан, Иделдән.

        Ул – без эчкән су булыр.

        Иделдә иген иккән,

        Яшәгән, көнен иткән –

        Татарстан шул булыр!

        Урамнары ак ташлы,

        Җырлый Сәйдәш, Такташы,

        Татарстан шул булыр!

        Оля:

        Спросите нас: -Откуда вы?

        Мы родом из Казани,

        Где белокаменный свой кряж

        Над Волгой поднял город наш

        Где пел Сайдаш, писал Такташ

        О милом Татарстане!

        Билгеләр куела.

        Өй эше: “Салих Сәйдәшев – безнең йөрәкләрдә!” – дип аталган сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тест Чагырышкан нарын домак

Чагырышкан нарын домак8 класс1 вариант1.    Чагырышкан нарын домак деп чүл?2.    Немелденин тайылбыр домаа кол домакка кандыг кожумак-биле холбашканда, кол домактан...

Хөй тайылбыр домактарлыг (кезектерлиг) чагырышкан нарын домактар

Сорулгазы: 1.Хөй тайылбыр домактарлыг (кезектерлиг)...

"Нарын состер болгаш оларны шын бижиири"

Чаа теманы уругларга ханы, медерелдиг билиндирер болгаш дыл-домаан сайзырадыры. Торээн чуртунга ынак болгаш хумагалыг кылдыр ооредип, кижизидер....

Чагырышкан нарын домакка карточкалар

Чагырышкан нарын домакка хамаарыштыр даалгалыг ажылдар...

Нарын состер

Нарын состер болгаш оларнын бижилгези деп темага кичээл планы...

Чаа тема тайылбыры кичээл: Нарын сөстер болгаш оларны шын бижиири (5 класс)

Чаа тема тайылбыры кичээл: Нарын сөстер болгаш оларны шын бижиири (5 класс)...

Презентация «Нарын сөстер болгаш оларны шын бижиири» (5 класс)

Презентация «Нарын сөстер болгаш оларны шын бижиири» (5 кл.)...