К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Кутерова Галия Юнисовна

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

 

Максат. 1. К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру.  2.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү.  3. Халыкның тарихы, күренекле шәхесләренә кызыксыну уяту.   Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек / Казан: Мәгариф, 2007; Миңнегулов Х.Й.,Ш. А.Садретдинов. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда, III том / Казан: тат. кит. нәшр.,1981; К. Насыйри Китаб-әт-тәрбия / Казан: тат. кти. Нәшр., 1974; К.Насыйри Сайланма әсәрләр Iтом / Казан: тат. кит. нәшр., 2003;.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл k._nasyyrinyn_folklor_olksend_eshchnlege.docx14.96 КБ

Предварительный просмотр:

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

Максат. 1. К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру.  2.Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, анализ ясау күнекмәләрен үстерү.  3. Халыкның тарихы, күренекле шәхесләренә кызыксыну уяту.   Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек / Казан: Мәгариф, 2007; Миңнегулов Х.Й.,Ш. А.Садретдинов. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда, III том / Казан: тат. кит. нәшр.,1981; К. Насыйри Китаб-әт-тәрбия / Казан: тат. кти. Нәшр., 1974; К.Насыйри Сайланма әсәрләр Iтом / Казан: тат. кит. нәшр., 2003;.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

 Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

-Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез  ничек? Әдәбият  дәресен  башлыйбыз.

Татар халкында элек-электән зур мирас туплап, иҗади эзләнүләргә омтылган шәхесләр күп булган. Алар арасында милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә армый-талмый хезмәт итүчеләр дә шактый. Алдагы дәресләрдә шушы юнәлеш буенча эш алып барган шәхес Каюм ага Насыйри эшчәнлеген өйрәндек, аның карашлары белән таныштык. Без Каюм Насыйриның галим, журналист-энциклопедист, тарихчы, тел белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген  беләбез.

Бүгенге дәресебез дә  олуг галим Каюм ага Насыйриның фольклор эшчәнлеген барлау максаты белән үткәрелә.

II. Актуальләштерү:   1.Укучылар тестларга жавап бирәләр.

     1).К.Насыйриның туган төбәге:

      а)Казан ;

      б)Зеленодол районы  Югары Шырдан авылы ;

      в)Оренбург төбәге.

     2).Нинди гаиләдә туган?

     а)мулла;

     б)укытучы;

     в)крестьян.

     3).Аның беренче басылып чыккан әсәре:

      a)”Кыскача Нәху китабы ”;

      б)”Кырык вәзир кыйссасы”;

      в)”Әбугалисина” кыйссасы.

     4).Ул газета чыгару хакында хыяллаган. Аның исеме:

     а)Тәрҗеман;

     б)Чынлык;

     в)Таң йолдызы.

     5).К.Насыйри музее урнашкан урын.

      а)музей юк;

      б)Казан, Ачасыр авылы;

      в)Арча.

2. Үзбәягә анализ

- Каюм ага Насыйриның  кайсы сыйфатлары сездә соклану тудыра?

(Аң-белемгә омтылышы, гыйлемле булуга этәрүе, тел үсешенә өлешен кертүе, халык авыз иҗаты белән кызыксынуы).

III.Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү.

- Без бүген дәрестә К. Насыйриның халык авыз иҗаты  эшчәнлегенә мөнәсәсәтен ачыкларбыз.

1.Теманы тактага һәм дәфтәргә язу.

- К.Насыйри үзе җыйган фольклор әсәрләрен "Кырык бакча” (1880), "Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (1884), "Китаб-әт-тәрбия” (анда 113 нәсихәт тупланган, 1891) китапларында бастыра. Аларда халкыбызның тормыш-көнкүреше, үзара мөнәсәбәте, эчке кичерешләре, тәрбия тәҗрибәсе тасвирлана. Бу һәм башка хезмәтләрендә, укытучылык эшчәнлегендә халыкның педагогик мирасына, тәрбиядә халыкчанлыкка һәм гуманлылыкка зур өстенлек бирә һәм бу аның төп педагогик принцибы булып әверелә. Чөнки ул халык тәрбиясенең кешене белемле һәм әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли, шуңа күрә татар халык педагогикасын һәрьяклап өйрәнүгә күп көч куя. Кыскасы, аның хезмәтләре татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителә.

Халык авыз ижатына карашы.(Борынгы кабер ташларындагы язуларны укый , авыл тарихларын язып ала, гореф-гадәтләрен йолаларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихнын Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый).

1.”Кырык бакча ”китабында  296 мәкаль-әйтем, 116 жыр ,бәетләр, әкият-табышмаклар туплый.

2.”Фәвакиhел - жөләса фил -әдәбият ”хрестоматиясендә  27 табышмак  яза, халык җылары, бәет, 309 мәкаль һәм әйтем бар.

3. “Казан татарларынын ышанулары hәм гореф-гадәтләре”(иң борынгы ышануларын , мифларын , мифик образларын , әкиятләрен), “Казан татарларынын әкиятләре ” (татарча hәм русча 11 әкият) бастырган. Татар мифологиясендәге су анасы , шурәле турында эдәбиятта беренче булып кулланган кеше – Каюм Насыйри .

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-К. Насыйриның фольклор өлкәсендә эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз? (Фольклор фәнендә ул өч төп юнәлеш алып бара: тел байлыгын җыя,  риваятьләр, мифлар, гореф-гадәтләр җыеп эшкәртә, Көнчыгыш халыкларының фольклорын өйрәнә, татарча тәрҗемә итә.)  

V. Дәрескә  йомгак.

VI Өй эше.   301-306 б. укырга. Сөйләргә өйрәнергә.

Татар Маклак урта мәктәбе укытучысы

Кутерова Галия Юныс кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Замана гаиләсендә гореф-гадәтләр"

Җәмгыятебез тормышындагы соңгы еллардагы сәяси,социаль-икъдисадый үзгәрешләр мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куйды.Мәктәп тә,җәмгыять кебек үк,базар мөнәсәбәтләре кагыйдәләре буенча я...

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Ел әйләнәсендә (шигырьләр)

Ел әйләнәсендәКышКөзләр үтте, кышлар җитте,Табигать нык үзгәрде.Суык бөтен тирә- якныМамык юрганга төрде.Бөтен дөнья ап- ак булды:Урманнар, кырлар, таулар.Якты күк йөзендә йөзәКүксел йомшак болытлар.Я...

Стихотворение собственного сочинения с презентацией "Күзләрең яз төсендә"

Яраткан кешенең күзләрендә бөтен Җиһан чагыла. Яз - ул Яшәү, матурлык. бәхет. Яз төсе - яшәү чыганагы символы итеп бирелә....

Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).

ТемаТатар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы...

К.Насыйриның "Әбугалисина" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе

К.Насыйриның "Әбугалисина" хикәясе буенча дәрес эшкәрмәсе...

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...