Фатих Кәрим иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара
статья (7 класс) на тему

Гильманова Миляуша Амировна

Фатих Кәрим - талантлы шагыйрь.Аның иҗаты бик камил, үзәкләргә үтеп язган сугыш елларындагы поэмалары күңелләрне тетрәндерә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_krim.docx75.92 КБ

Предварительный просмотр:

 Сез Фатих Кәрим иҗатын беләсезме?(Уен –дәрес)

7 нче сыйныф

Эпиграф:

“Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм һәм корал тот-кан килеш, данлыклы кызыл Армия сафына кушылырбыз һәм барлык энергиябез, белемебез һәм талантыбыз белән Бөек Ватаныбыз өчен томышыбызны да кызганмыйа көрәшербез.”(Фатих Кәрим)

Максат: 

1) Патриот-шагыйрь Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты              турындагы белемнәрне яңа мәгълүматлар белән тулыландыру; укучыларның җирле матбугат материаллары белән эшләү күнекмәсен үстерү;

 2)Туган илгә хөрмәт,ә дошманга карата нәфрәт хисләре

                    тәрбияләү;

   3) Милли каһарманнар һәм аларның исемен мәңгеләштерүгә үзеннән көч куйган якташлар белән горурлану хисе уяту.

    Җиһазлау: Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты” җыентыклары I, II,том.  Ф.Кәримнең шигырьләре, Сөембикә журналлары:

Метод.  Сорауларга җавап бирү формасы

Тип.  “Көчсез звено” уены формасында ел буе үткәннәрне

           гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес барышы.

Кереш: 

         Ф.Яруллин “Сугыш ул – акыллы кешеләрнең акылсыз эшләре” , - дип язып калдырган. Минемчә, сугыш ул - ике илнең килешә алмыйча яшәве, бер-берсенә каршы чыгуы.

        Сугыш ул - күз яшьләре, үлем, фаҗига. Әйе, укучылар, сугыш ул - җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче.Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз.  Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур  Гафиятуллин, , Мәгубә Сыртланова, Миңнегәле Гобәйдуллин, Муса Гәрәев)

Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүз әйтү белән нәрсә күз алдына килә?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд)  Безнең авыл советыннан да әлеге дәһшәтле  сугышта 400дән____ артык якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды.  Ветервннарыбыз хөрмәтенә Хәтер китабы һәм “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китаплар чыкты.  Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең  200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.

        Бөек Ватан сугышында бик күп шагыйрь һәм язучылар үз гомерләрен аямыйча сугыштылар һәм һәлак булдылар.Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итер алдыннан без аларның исемнәрен барлыйбыз һәм аларның чиксез батырлыгы алдында башларыбызны иябез. Сез   Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм азатлык өчен башын салган күренекле язучы һәм шагырьләрдән кемнәрне беләсез? (Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим,Рәхим Саттар, Хәйретдин Мөҗәй, Гадел Кутуй, Нур Баян һ.б)

        Бүгенге дәресебез безнең шундый ялкынлы шагыйрьләрнең берсе Фатих Кәрим иҗатына багышлана.Уен “Иң көчле звено” дип аталачак. Дәрестә без Фатих Кәрим иҗатын иң яхшы укучыны билгеләрбез һәм үзебезнең Фатих Кәримне  билгеләп үтәчәкбез. Бу ярышка әзерләнер алдыннан сез шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яхшылап өйрәнергә, шигырьләрен яттан сөйләп килергә тиеш идегез.

        Безнең уеныбыз берничә раундтан торачак. Һәр раундтан соң 1 укучы уеннан төшеп калачак.Команда үзе иң көчсез звеноны билгеләп үтәргә тиеш.Дәрес азагында уенда ике генә кеше калачак.Шушы ике укучы арасында уен азагында  иҗади ярыш үткәреләчәк, яки үзебезнең “Фатих Кәрим” билгеләнәчәк. Моның өчен бирелгән рифма буенча Фатих Кәрим исеменнән шигырь язып карага һәм аны тамашачыларга укып күрсәтергә кирщк.

I раунд.”Биоргафия”

1.Үз иле , туган туфрагы турында чын күңелдән  кайгыртучы батыр   йөрәкле шагыйрь кайда туды икән?( Ф.Кәрим Башкорт иленең Ает  авылында туган .)

2.Фатих Кәримнең туган көне. (1909 елның 9 нчы январенда)

3.Апасының исеме.(Мәрьям)

4.Кем ул ь Ярлы Кәрим?(Фатихның абыйсы Габдулла)

5.Фатих Кәримне абыйсы кайсы шәһәрдә педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра? (Бәләбәй).

6. Фатих Кәрим кайда балалар йортында тәрбияләнә?(Казанда  бер ел Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә. )

7.Кайсы елларда Казан җир төзү техникумында укый? ( 1925 -  1929 елларда )

8.1938 нче елның 3 нче гыйнварыннан  алып 1941 нче елның 3 нче декабренә кадәр Фатих Кәрим кайда була? (Сталин төрмәләренең кеше ышанмас шартларында, ГУЛАГ лагерьларында, чиксез тайгаларда җәфа чигә, нужа шулпасы эчә, үлем белән күзгә-күз тарткалаша. )

9.Суд карарыннан соң Фатих Кәрим кайда калдырыла. ? (Казанда Пугачев төрмәсендә)

10.Ничәнче елда аклана?(1941 елның 3 декабрендә аклана )

11. Фатих Кәримнең тормыш иптәшенең исеме. (Кадрия Ишукова)

12.Аның балалары буламы? (Кызлары Ада һәм Ләйлә.)

Командадагы уенчылар 1 укучыны уенның иң көчсез уенчысы итеп таныйлар һәм уеннан чыгаралар.

II раунд. Фатих Кәрим һәм Бөек Ватан сугышы.

1.Фатих Кәрим ничәнче елда фронтка китә? (1941 нче елның 30 декабренда)

2. Сугышта шагыйрь алган хәрби дәрәҗә.(офиицер)

3.Фатих Кәрим ничәнче елларда фронтның алгы сызыгында була?( 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында)

4.Аның сугышчан юлы кайлардан уза? (Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза,)

5.Фатих Кәрим нинди илләрне азат итү сугышларында катнаша? (Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша.)

6. Фатих Кәрим сугышта ничә тапкыр яралана?( ике тапкыр авыр яралана)

7. Шәхси батырлыклар өчен нинди орден белән бүләкләнә? (Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.)

8. Фатих Кәрим кайчан батырларча һәлак була? (1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була.)

9.Фатих Кәрим ничә яшендә һәлак була? (Ялкынланып яшәү теләге белән янган шагыйрь яу кырында башын салганда, аңа нибарысы 36 яшь кенә була.)

10.Бөек шагыйрьнең кабере кайда? (Фатих Кәрим Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәре туганнар каберлегендә күмелгән)

Уеннан тагын бер укучы төшеп кала.        

 

III раунд.  Иҗаты.

1.Фатих Кәримнең  фронтка кадәр ничәнче елларда ун  китабы басылып чыга ?.(1929 елдан 1937 елга кадәрге кыска вакыт эчендә)

2.Ул әсәрләр нинди жанрда иҗат ителгәннәр? (икесе — проза, сигезе — шигъри җыентыклар).

3.Ул китапларның исемнәрен атагыз.(«Яшең яктысы» (1932), «Тавышлы таң» (1933) ,«Илле егет» (1934),«Аучылар» (1934),«Аникин» (1936).

4.Бөек Ватан елларында нинди поэмалар иҗат итә?( «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары)

5.Шагыйрнең нинди балладасы бар һәм ул ничәнче елда иҗат ителгән? «Тимер һәм тимерче»  балладасын 1942 нче елда иҗат иткән.

6.Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Кәрим нинди проза  әсәрләре язган?( «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1944) исемле ике повестен иҗат итә.)

7.Фатих Кәримнең нинди драма әсәре Бөек Ватан сугышында язылган?(Шакир Шигаев» (1943) исемле драма.)

8.Сугыш елларында шагыйрнең тагын нинди китаплары басылып чыга? (“Мәхәббәт һәм нәфрәт”, “Моң һәм көч”)

9.  Бөек Ватан сугышында ничәләп шигыр, поэма, баллада, песа  иҗат иткән ул? (150   ләп шигырь,  8 поэма һәм баллада , 2 повесть,, 1 пьеса иҗат иткән ул )                                  

10. Кайсы әсәр Ф. Кәримнеке түгел?

“Язгы төндә”

“Разведчик язмалары”

“Яшәү белән үлем арасында”

Уеннан тагын бер укучы төшеп кала.

  IV раунд. «Бу өзек нинди шигырдән?»

1. Үлем турында уйлама,

     Илең турында уйла.

    Илең турында уйласаң –

     Гомерең озын була.(Ф.Кәрим “Уйла”)

2. Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның

Балабызны тотып ант итәм( Ф.Кәрим “Ант”)

3.Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәли дә сибәли

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми.    

                                  (Ф. Кәрим “Сибәли дә сибәли”)

4.Хат алырсың тиздән,мине сагынып,

   Моңаеп утырганда;

   Күкрәгеңә када бу чәчәкн

  Хатымны укыганда.         (“Умырзая”)

 5.Калды Казан,балаларым калды,

    Калды иркәм,калды киң Иделем...

Дуслар калды...Киттем..

Тын алгысыз салкын көн иде.       (“Дусларга”)

6.Мин рядовой солдат бу сугышта,

Тик бер нәрсәм белән аерылам.

Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык –кайгыдан.(Ф.Кәрим “Кереш җыр”)

7.Идел буйларына тагын

Әйләнеп кайтсам иде.

Ал чәчәкләр арасында

Бер җырлап ятсам иде. (Ф.Кәрим “Сагындым”)

8. Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.(Ф.Кәрим “Ватаным өчен” шигыре)

9.Исә җил, тирбәлә җил,

Ул тирбәлә, ә йөрәк?

Йөрәгем яна минем,

Яна көндез, яна кичен,

Синең өчен, Туган илем,

Синең язмышың өчен.(Ф.Кәрим”Исә җил” шигыре)

10.Миңа озын гомер тели –тели

Кем булды дип улым –алтыным,

Өйдән-өйгә кереп укытыр идең

Окоплардан язган хатымны.( Ф.Кәрим “Газиз әнкәй”)

  11.Фашист илгә үлем ген

Фашизмның таңы, язы юк.

 Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

                          (“Бездә яздыр”)

12. Дошманга ялкын сибүче

    Җил булып барсам иде,

 Тәвәккәлек, батырлыкта

       Җыр булып калсам иде.(“Теләк”)

                                                  (1 укучы төшеп кала)

V  раунд.(Поэмалары)

1.Гөлсем” поэмасы кайчан языла? (1941 -1942  елларда)

2. Поэманың төп герое — солдат, Гөлчәчәк,партизанка Ләлә. Солдат Гөлчәчәккә хат яза..  (« П и о н е р ка  Г ө л ч ә ч ә к кә  х а т»          п о э м а с ы )

3.Кайсы поэмаларында шагыйрь фашистларның вәхши йөзләрен,кансызлыкларын һәм мәрхәммәтсез,булуларын чагылдыра.(“Гөлсем”, “Партизан хатыны” поэмалары)

4.Балалар өчен язган әсәрләре.(“Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” һ.б.)

5. Бу поэма Фазыл кебек батырларча көрәшкән һәм һәлак булган меңнәрчә геройларның батырлыгын чагылдыруга багышлана.(“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы)

6.”Үлем уены” поэмасының төп геройлары. ( Әхтәм, Сөләйман)

7.”Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасының төп герое.(Фазыл)

8.Кайсы поэмада Гөлчәчәк солдат абыена чиккән кулъяулык бүләк итә?(“Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасы)

9.Кайсы поэмада Әхтәм фашистны алдый?(“Үлем уены”)

10. Кайсы поэмада фашист батыр партизан хатынының улын вәхшиләрчә үтерә?

(“Партизан хатыны” поэмасы)

   

  (2 укучы төшеп кала)

VI раунд. “Бу өзек нинди поэмадан?”

1. Тын калып тыңлый бу җырны

Күктә алтын йолдызлар,

Һәм бакчада,чәчәк тотып,

Ял итеп йөргән кызлар.(“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы)

2.Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.(«Партизан хатыны»)

3.Яна дөрләп ләгънәт утында,

Яна танк  -кара тәреле;

Тимерчегә килеп бәрелде

Тимер тавы сугыш судында.(“Тимер һәм тимерче”)

4.Ватаным өчен –

Гомерем, көчем,

Төзәлде ярам,

Данлы сугышка

Яңадан барам “ (“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы

5.“Күрешербезме? –Бусы киләчәк,

Ә яулыгың белән Гөлчәчәчк,

Нәни партизанка Ләйләнең

Яраланган башын бәйләдем.”.(“ Пионерка Гөлчәчәккә хат”)

6.“Бу толымы хәзер көч аңа,

Җиңүенә Гөлсем ышанып,

Селки –селки буа дошманын, -

Улы, иле өчен үч ала”  (“Гөлсем”)

7.“Ял булып килә авылга

Безнең армсия –

Җырларда данга күмелгән

Кавалерия!” (“Идел егете”)

8.Хәйлә кешен

Ат итеп җигә.

Сугышта хәйлә

Танкны җиңә.(“Үлем уены “ поэмасы.)

9. Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
— Бик беләсең килсә, менә шул —
Яра ямау өчен, балаңның
Бераз тиресен тунап аламын».(Гөлсем». )

10. Саратский яшел гармун, 
Көмеш кыңгыраулары, 
Бу көмеш кыңгырауларның 
Кичке яңгыраулары.

Әллә нишләтә күңелне, 
Үксеп елыйсы килә... 
Елау егет эшемени?! — 
Эх, бер җырлыйсы килә!.. (“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы

                                                 

(Тагын  1 укучы уеннан төшеп кала)

VI раунд         Шагыйрь турында яхшы беләсезме?

1.Фатих Кәрим турында язылган нинди әсәрләр беләсез?(Ренат Харис “Күзләреңнән үбеп” пьесасы, Р.Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән “ китабы; шагыйрь турында З.Мәҗитов. М.Давыдов истәлекләре һ.б.)

2.Фатих Кәримнең кайсы шигырьләренә көй язылган ?(Илең турында уйла” җыр   Ринат Хәйруллин көе. Ф. Кәримнең шигырьләренә композиторларыбыз көйләр дә язган. «Яз җитә», «Күбәләк», «Кемгә сөйлим серләремне»(Әнвәр Бакиров көе), «Кайтыр әткәң», «Кала яшьлек», «Син еракта», «Аның дәфтәреннән» - шундыйлардан. )

3. Фатих Кәримне аклауга кемнәрнең ярдәме тигән (Кави Нәҗми)

4.Шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукова иренә багышлап нинди гөл үстерә(ясмин гөле)

5.Фатих Кәримнең бюсты кем таарфыннан ясалган? (Н.Я.Васильев)

6.Шагыйрьнең йорт –музее кайда урнашкан? (Бишбүләк районы Ает авылында)

7.  1945 нче елның  язында    “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) редакциясенә Кадрия Ишукова килеп керә дә өстәлгә ниндидер зур ящик китереп куя: ”Менә  Фатихымнан шулар гына калды,” –  ди дә һуштан язып, гөрселдәп идәнгә егыла.Бу ящикта нәрсәләр була? ( Казанга ядрәләр белән тишкәләнгән  солдат шинеле, рәсемнәре, шигырь дәфтәрләре, хатлары кайта. Шинеле бүгенге көндә Татарстан Дәүләт музеенда саклана.  )

8.Фатих Кәрим исемендәге дәүләт премиясе кайчан булдырылды? (1996 нчы ел. Әдәбиятлар дуслыгының тантаналы кичәсендэ БР-ң Язучылар союзы идарәсе рәисе Равил Бикбаев Бәләбәй һәм Бишбүләк районнары хакимиятләре, БР-ның Язучылар союзы булдырган Ф. Кәрим исемендәге премия беренче тапкыр тапшырды.)

9. Аның беренче бәхетле лауреатлары  кемнәр? ( күренекле татар шагыйре – публицист Ренат Харис, Башкорт язучысы, безнең якташыбыз Таһир Таһиров һәм чуваш прозаигы, тәрҗемәче, әлеге вакытта яшәүче Виталий Енеш тордылар. )
10. 1999 нчы елгы Ф. Кәрим исемендәге премия лауреатлары  кемнәр? (Д. Бүләков (үлгәннән соң), Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьев, Пермьнан Игорь Тюленев, танылган татар шагыйре Әхмәт Гадел булдылар. )
11.Якташыбыз, язучы - шагыйрь патриот Ф. Кәримнең якты истәлеген мәңгеләштерү, язучыларны, шагыйрьләрне, драматургларны, рәссамнарны югары сәнгать әсәрләре иҗат итүгә дәртләндерү һәм үсеп килүче яшь буынны тарихыбызның данлы сугышыннан һәм хезмәт традицияләрендә тәрбияләү максатларында 1999 нчы елда шагыйрьнең 90 еллык юбилеенына карата Бишбүләк районы хакимияте Ф. Кәрим исемендәге премия булдырырга карар итте. Ул шагыйрьнең тормыш юлын, ижатын чагылдыруда зур өлеш керткән әдәбият , сәнгать, матбугат әһелләренә тәгаенләнә. Бу мактаулы исемгә 3 кеше лаек булды.Кемнәр алар?
1) «Кызыл таң» гәзите журналисты, Кыңгыр–Мәнәвез авылында туып –үскән Әнвәр Сөләймәнов. 
2) Татарстанның атказанган рәссамы, Бишбүләк туфрагында туып – үскән Рәшит Имашев. Ул югары художестволы сынлы сәнгать әсәрләре өчен бүләкләнә. 
3) Базлык авылыннан фотожурналист Виталий Исаев шагыйрьнең тормышын чагылдыручы фотосәнгать

                                                  (Тагын бер укчы уеннан чыга)

                    VII раунд . Фатих Кәрим турында фикерләр

1.“Ф.Кәрим-һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат.”  Бу фикерне кем әйткән?( француз язучысы Луи Арагон;)

2. “Нинди генә шартларда да ул Кеше булган. Кеше булып кала алган...” Бу сүзләрне кем, кайсы каһарман шәхес турында әйткән?( Ләйлә Кәримова әтисе Ф.Кәрим турында әйткән.)

3.Сугыш ахырында шагыйрь Казанда була. Республика җитәкчеләре аңа тылда калырга мөмкинлек бирә, чөнки яу кырында талантлы кадрлар чиксез күп кырыла. Инде илебезнең Ватан сугышында җиңәчәге бу вакытта шөбһәсез булса да, Ф.Кәрим яңадан фронтка китә. 19 февральдә взвод командиры Ф.Кәрим чын каһарманннарча һәлак була. Кемнең истәлекләрендә бу турыда болай дип язылган ?  “... Бу көнне аның взводы дошман батальонына каршы тәүлек буе тигезсез көрәш алып бара. Шагыйрь, бу бәрелештә ике тапкыр яраланып та, көрәштән туктамаган. Фәкать фашист снайперының өченче тапкыр тигән пулясы гына аның гомерен өзә. Шушы батырлыгы өчен Ф.Кәримгә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә...”

 (Зәки Мәҗитов)

4.Менә рәсемең,

Ни дип сорыйсың син

Күзләреңдә нигә яшь димсең?

Мин шулай дим,

Син үлмәдең, дустым.

Син үлмәдең, шагыйрь, яшисең.

Синең гомерең – илең өчен яну.

Ә җырларың – гомер чәчәгең

Безнең йөрәктәге ялкынлану

Бу синең дә җирдә яшәвең.

(Гали Хуҗи “Гражданин, шагыйрь, солдат”.)

5. “Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул

солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.”

(Сибгать Хәким)

6“Фатих.  Белмим, синең үзеңә мәгьлүм  микән,  татар поэзиясендә син күренекле, затлы, якты урын билисең.  Бу безнең бөтенебез өчен дә зур шатлык.”

                                                                   (Шәрәф Мөдәррис, фронтовик шагыйрь)

7.“Бу ике шагыйрьнең (Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим) үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының  алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул – һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь ”

                                                         ( Сибгат Хәким,  татар халык шагыйре)

8.Фатих Кәрим – гражданин, солдат, шагыйрь.

                                                         (Гали Хуҗиев)

9.Бу якты талантлы шагыйрь… балалар өчен аеруча гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” шикелле поэмалары, күп кенә шигырьләре татарсовет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр”.                                                                                                                     ( Гариф Гобәй)

.10.Бу юллар кайда язылган?  “Лейтенант Фатих Кәрим – татар шагыйре. Немец басып алучылары белән сугышта батырларча һәлак булды”.

( Фатих Кәримнең кабере өстендәге һәйкәлгә мондый юллар язылган)

( Уеннан тагын бер укучы төшеп кала һәм иң көчле дип саналган ике укучыга түбәндәге иҗади бирем тәкдим ителә)

II тур   Иҗади эш

Бирелгән рифмалар буенча Фатих Кәрим исеменнән аның шигырен искә төшереп язарга:

1.________________керәмен.

____________________күрә мен.

_____________________атамын.

_______________________Ватаным.

_________________________болында.

_________________________юлымда.

_________________________килүе.

____________________________үлүе.

Җиңүчегә бүләкләр бирелә, Билгеләр куела.

 

V. Йомгаклау

                        .

        Ф.Кәрим, шул рәвешле, үзенең иң әүвәл кулына корал тотып сугышырга тиешлеген яхшы аңлый. Ләкин шагыйрь каләменең дә үткен корал икәнлеген инана.. Хатларында ул бу турыда гел искәртә. “ Вакыт аз, эш күп. Язарга, укырга тик йокыга тиеш булган сәгатьләрне генә файдаланам” (03.12.1942). “Язарга гына вакыт аз. Шулай да мин язмыйча яши алмыйм” (15.02.1943).  “Минем язган әйберләрем уңышлы санала икән, моның төп сәбәбе шунда: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам” (16.06.1943). “Фронт сызыгындагы сугышчының көне ничек үтсә, минем дә көнем шулай үтә. Кайвакытларда шундый янарга – пешәргә туры килә, гимнастеркалар тозланып ката. Шул шартларда табылган вакытны иҗатка багышлыйм” (24.06.1943).

    Ирек-азатлык кеше рухына нинди көч – канат бирә. Юкса көн-төн бертуктамый туплар шартлый, пуля ява – җирнең асты өскә килә. Йә яшәү, йә үлем! Икенең берсе. Башка юл юк. Язмыш кыл өстендә. Ф.Кәримдә дә дөньяның башка кайгысы юктыр кебек. Әмма алай түгел икән! Сугыш чоры – аның иҗатының да, шигъри осталыгының да иң югары ноктага күтәрелгән чагы. Фронт биштәреннән аерылмыйча, ул сәнгатьлелек ягыннан теләсә кайсы каләм әһелен көнләштерерлек: 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1драма әсәре иҗат итте.

    Ф.Кәрим сугыш чоры лирикасы кырыс чынбарлык күренешләренә нигезләнә. Лирик герое – сугыштагы солдат. Бу сугышчы – уйлары чынбарлыктан аерылмаган фәлсәфәче дә. Шигырьләрдә сугышның кешелек өчен фаҗига икәнлеге даими ассызыклана. Яшь нарат төбенә япь –яшь солдатны күмү күренеше, мәсәлән, вәхшәтне тагын да көчәйтеп җибәрә. Ак каен тәлгәшләрен дошман снайперын яшереп торуына да күңел тетрәнә. Сугыш берничек тә табигый була алмый. Шуның өчен сугыш чукмарларын – немец фашистларын мөмкин кадәр күбрәк юк итү кешелеклелек кабул ителә.

                                             Фашист илгә үлем генә китерә,        

                                              Фашизмның таңы, язы юк.

                                              Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

                                              Язы юкның яшәү хакы юк!

                                                                                     (“Бездә яздыр”)

   Сугышның тагын бер фаҗигасе шунда: ул шагыйрь М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, композитор Ф.Яруллиннарны кулларына үлем коралы – мылтык алырга мәҗбүр итә.

                                 Мин бер шагыйрь- тойгы, хис кешесе,

                                 Яратам мин кошлар сайравын;

                                Мин – гуманист, сөям дөньяны,

                               Акмасын, дим җирдә кеше каны,

                               Гуманизм минем байрагым.

Ул гөнаһсыз сабыйлар, халыкның ирекле булуы хакына, шуларны саклау өчен, илгә басып керүчеләрне юк итәргә тиеш. Шулай итмгәндә, ил коллыкка дучар булачак.

    Шагыйрь Туган илне иң мөкатдәс нәрсә итеп карый. Әлеге төшенчәгә үзе өчен кадерле булган барлык кешеләрне, халкын, җир – суларны һәм табигатьне кертә.

      Илне саклап калу өчен сугыш, әлбәттә, корбансыз булмый. Фатих Кәрим болай дип яза:

                                             Үлем икән, үкенечле түгел,

                                             Бу үлемнең миңа килүе,

                                             Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

                                             Сугыш кырларында үлүе.

.

III. Өй эше.  Фатих Кәрим тормыш юлы һәи иҗаты буенча реферат язарга

Кулланылган әдәбият:

1.Р. Мостафин. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем ... – “Казан утлары”,  1999, №1

2. 3. Мәҗитов З. Фатих Кәрим: тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963.

3.Р. Камалетдинова.  Соңгы хат. – “Сөембикә”, 2007, № 6,  

4.К. Ишукова көндәлегеннән. – “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар,  

5.Фатих Кәрим. Әсәрләр. 1, 2, 3 нче томнар. – Казан, 1979, 1980, 1981 нче ел.

6.Ренат Харис. Творчество и военная доблесть Фатиха Карима. – журнал «Татарстан», №12, 2008, 37-41 бит.

7.Ант: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979

8. Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006

9.Илең турында уйла: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

10. Идел егете: хикәя һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.

11. Кыр казы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.  

Нуриман районы  Яңа Субай  төп белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Гыйльманова,14 февраль 2015 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

"Йолдызлар сәгате". Габдулла Тукай иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара

Внеклассное мероприятие по жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...