Эссе “Минем педагогик осталыгым”
статья по теме

Абдуллина Файруза Миннулловна

мое педагогическое мастерство

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_metodik_ostalygym_a._f._m.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Питрәч икенче номерлы  гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

район күләмендә үткәрелә торган

“Туган тел” мастер-класс бәйгесенә

Эссе

“Минем педагогик осталыгым”

                              Укытучы:  Абдуллина Фәйрүзә Миннулловна

2016 ел

     

Кеше дөньяга ни өчен туа? Кемгәдер бу сорау беркатлырак тоелырга мөмкин. Әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Шагыйрь әйтмешли, күктә йолдызлар яна икән, димәк, моның кемгәдер кирәге бар.  Кешеләр белән дә шулай. Тик шунысы хак: кеше дөньяга бәхет өчен туа. Ә нәрсә ул бәхет? Шулай ук бик тә җитди сорау. Аның ахырына әле беркемнең дә чыга алганы юк. Һәркем үзенчә бәхетле. Үзем турында уйлыйм да, тормыш юлларымны күзаллыйм да , бәхет ул – җаным яраткан хезмәтем дигән бер нәтиҗәгә киләм.

Бу дөньяда укытучы хезмәте белән чагыштырырлык бернәрсә дә юк, дигән бөек галим, чех педагогы Ян Амос Коменский.

Мин – укытучы. Укытучылар гаиләсендә үсүем белән икеләтә бәхетле мин. Сеңлем Зифа белән икебез дә әниебез Сафиуллина Гайшә Мифтах кызы эзеннән китеп, мәгариф өлкәсендә эшлибез. Белгечлегем буенча мин – математика укытучысы. 1992 нче елдан бирле мин Питрәч икенче урта мәктәбендә (рус мәктәбе) рус балаларына татар телен укыта башладым. Рус мәктәбендә татар теле укыту авыр да, кызыклы да. Авыр, чөнки бердәм таләпләргә туры  килерлек программа, методик ярдәмлекләр, дәреслекләр юк. Дәресләргә, класстан тыш чараларга әзерләнергә вакыт бик күп сарыф ителә: өзлексез эзләнергә, төрле вариантларда эшләп карарга кирәк. Кызыклы, чөнки эшеңнең нәтиҗәсе күз алдында.

Минем өчен иң әһәмиятлесе шул: дәрес кулай мохитта, комфорт белән үтәргә тиеш. Комфортны мин җылы, игътибарлы мөнәсәбәтем белән, укучылар утырган урыннарның уңайлылыгы, дәрестә уен элементларының өстенлек итүе, музыка яңгыравы, балаларны еш кына хуплап тору чаралары ярдәмендә тудырам. Рус балаларын татар теленә өйрәткәндә төрле эш алымнарын кулланырга туры килә. Уен формасы аеруча үтемле. Үзем дә төрле уеннар уйлап табам, кирәкле материалларны үзем әзерлим, иҗат итәм. Әйтик, дәрескә “Белмәмеш” килеп керә, сүзләрне бутый, ә тыңлап утырганнан соң дәрес азагында дөрес җавап бирә.

“Серле агач” уенын оештырам. Балаларга яфраксыз агач күрсәтелә, алар, дәрес азагында белгән фразаларны кулланып, агачка яфраклар эләләр. Кызыксындыру моменты дәрес өчен гомуми фон тудырырга тиеш.

Рус балалары белән эшләгәндә татар халык аваз иҗатын да файдаланырга тырышам, укучылар андый дәресләрне бик яраталар. Зур кызыксыну белән такмаклар, сынамышлар, санамышлар һ. б. өйрәнәләр. Дәресләрдә җырлар өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Беренче урында, әлбәттә, “Туган тел” җыры. Шулай ук сюжетлы рәсемнәрне, картиналарны да еш кулланам. Чөнки рәсем, картина баланың хисенә тәэсир итә, сөйләмдә образлы сүзләр кулланырга булыша. Сюжетлы рәсемнәр сурәтләнгән вакыйгаларның тәртибен хәтерләтеп калырга, аларны эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтә.

Сөйләм телен үстерүдә һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә укучы белән шәхси эш алып бару да нык булыша. Бу максатта мин дәресләрдә карточкалар кулланам. Аларга сорауларны укучыларның белем дәрәҗәләрен искә алып язам.

Дәресләрнең кызыклы итеп үткәрелүендә физкультминутларның әһәмияте зур. Шигъри юллар белән уздырыла торган бу ял минутларын балалар бигрәк тә ярата. Аларны дәрестә өйрәнелгән темага яраклаштырам.

Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теле белән кызыксындыруда дәрестән тыш чараларның әһәмияте гаять зур. Аларны дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт уяту өчен, мин мәктәптә “Курчак театры” түгәрәге оештырдым. Дөрес, балаларның сәхнәдә уйнарлык, чыгыш ясарлык итеп әзерләү шактый гына катлаулы булып чыкты. Аларның телләрендәге акцентны төзәтү белән шөгыльләндек: һәрбер сүзнең әйтелеше, интонациясе кабат – кабат аңлатылды. Шунысы куанычлы, балаларның һәркайсының сәхнәдә уйнау теләге бик көчле иде. Әнә шундый балаларның текстлар, сүзлекләр ярдәмендә кат – кат күнегүләр үткәрүе нәтиҗәсез калмады, укучылар текстларның эчтәлеген аңлап, әсәрдәге уй – кичерешләрне, хис – тойгыларны сиземләп, аларны сәнгатьле итеп укый башладылар. Сәхнәгә куелган беренче спектаклебез зур уңыш белән үтте. Кукмарада республика күләмендә уздырылган “Сәламәтлек театрлары” конкурсында  III урын алып, III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләндек.

Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу –   үсеш – үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга  гына түгел, ә яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Яңа технологияләр ярдәмендә татар  телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Татар теле дәресләрендә “Минем беренче сүзлегем”, “Татар теле – 2002”, “Татар телле Заман” дип аталган компакт – дискларыннан кулланабыз. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Укучылар, компьютер программаларын файдаланып, төрле иҗади эшләр үтиләр. Проектларны тормышка ашырганда әзер программа продуктларын да кулланабыз. Иҗади эшләрнең тематикасын дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлыйм. Мәсәлән, 11 нче сыйныфта “Югары белем” темасын өйрәнгәндә,  “Казандагы югары уку йортлары”  дигән темага проект эшләргә тәкъдим ителде. Проект өстендә эш барышында укучылар Интернеттан материаллар эзләп, буклет, презентация эшләделәр. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә Интернет челтәренә чыгып, мин татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алам.

Сөйләм телен үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик кулай. Power Paint программасында төрле эффектлар кулланып, укылган әсәргә иллюстрацияләр  эшләп, принтер аша чыгарып, һәр укучыга өләшәм. бу эшләрне укучылар үзләре дә бик теләп башкара. Г. Тукай, М. Җәлил, А. Алиш, Х. Туфан һ. б. шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, “Туган авылым буйлап сәяхәт”, “Казан театрлары”, “Г. Тукай музее”, “Сынлы сәнгать музее” һ. б. темалар өчен  эшләнгән презентацион программаларым бар.

Татар теле һәм әдәбиятын информацион һәм коммуникатив технологияләр кулланып укытуда беренче адымнарым менә шушылар.   Бу заманча эшләр укучыларда татар теленә мәхәббәт, халкыбызның яшәеше, мәдәнияте белән кызыксыну уятуга  әнә шундый юллар ярдәмендә тормышка ашырыл дип уйлыйм.    

Кайчагында уйлап куям,  кемнәрнеңдәр һөнәре бик җиңел дип. Ләкин мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларымның “Исәнмесез!” – дип килеп кочаклап алулары, “Сагындым!” – дигән сүзләре барлык авырлыкларны оныттыра, аларның хөрмәтен тоеп, үз хезмәтеңнең кирәклеген аңлыйсың.  Яраткан эшең, укучыларың, гаиләң. Бу түгелме бәхет?

Җаның – тәнең биреп эшләр эшең булса,

Эштән сине сагынып көтәр кешең булса,

Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Сары сагыш йөзләреңне киптермәсә,

Бала – чагаң сиңа хәсрәт китермәсә,

Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Баш очыңда балкып торган күгең булса,

Алда сине көтеп торган үрең булса,

Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.

Башта – түбәң, өйдә җылы түрең булса,

Һәрчакта да, һәркайда да үзең булсаң,

 Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....

Эссе.Минем һөнәри осталыгым

Үземнең  һөнәри осталыгым турында яздым...