VII сыйныфта картина буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе
план-конспект урока (7 класс) на тему

Мулланурова Айсылу Мударрисовна

7 нче сыйныфта К.Муллашевның "Сөембикә" картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kartina_buencha_bylneshle_soylm_usteru_drese.docx35.4 КБ

Предварительный просмотр:

   Татарстан   Республикасы    Тукай муниципаль районы

                Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                                                 

                       

                              Сөйләм үстерү дәресе

            Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

        дигән картинасы буенча сочинение язу

                                       ( 7 нче сыйныф)

                                 

                                Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы

                        Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                    1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                  укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Тема:              Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

                        дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек.

Максат:          Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында

                        белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта  Сө-

                        ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу;

                        күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур

                        итеп яза белүләренә ирешү;      

                        эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану

                         хисләре тәрбияләү.          

Җиһазлау:     Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе,

                       “Сөембикә ханбикә” җыентыгы,

                      “Сөембикә” журналының аерым саннары:

                        2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация

Бәйләнеш:      рус теле белән.

   

Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

                                                       

                                                    Дәреснең барышы:        

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү.

Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган?

Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән.

Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема Сөембикә-ханбикә белән бәйле.

– Укучылар,  бүгенге дәрестә без татар халкының бөек үткәне, фаҗигале көннәре һәм һәр татарга якын булган ханбикәбез Сөембикә турында сөйләшербез. Кайчан яшәгән ул? Тарихыбызга кереп калырлык ниләр эшләгән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле. Сез аның турында ниләр беләсез?

Җаваплар:

– Сөембикә 16 нчы гасырда яшәгән, Казан ханлыгының патшабикәсе булган.

– Ул Йосыф морза кызы булган, аны Казан ханы Җангалигә кияүгә биргәннәр.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Сөембикә- бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да. Шуңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан дигәч, күпләребез Сөембикә манарасын  күз алдына китерәбез бит. (Проекторда Казан кремле, Сөембикә манарасы рәсемнәре күренә.Слайд 1)

Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.

Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны  китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә.Слайд 2-6).

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Укучылар, ә менә безнең алда күренекле рәссам Камил Муллашевның “Сөембикә-ханбикә” дигән картинасының репродукциясе. Без бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш итеп, без бергәләп якынча план төзик һәм шуның нигезендә сөйләшү алып барыйк:

         Кереш өлеш. Кем ул Сөембикә?

Сез бу өлештә ниләр язарга уйлыйсыз?

а) Сөембикә кайда туган? Ул кем кызы? Ул ничек итеп Казан ханбикәсе булган? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)

б) Рәссам К.Муллашев турында кыскача мәгълүмат. Картинаның язылу тарихы.

Укучы чыгышы: (Интернет материалы)Камиль МУЛЛАШЕВ, -казахстанский живописец, заслуженный деятель искусств Казахстана. Родился в семье художника-каллиграфа. Семья Муллашева жила до начала 1960-х гг. в Китае. Потом семья перебралась в Казахстан, в Карагандинскую обл. и позже в Алма-Ату. Окончил художественное училище в Алма-Ате и Московский государственный институт им. В. Сурикова (мастерскую народного художника СССР Т. Салахова). Муллашев живет и творит в Казахстане. Много путешествовал по Казахстану. В своем творчестве он затрагивает многие аспекты современной жизни и исторического прошлого. Портреты, пейзажи, сказочные персонажи - полотна жизнеутверждающие, пронизаны любовью к людям. Триптих "Земля. Время. Казахстан" стал визитной карточкой не только художника, но и романтическим символом Республики Казахстан. В произведении отражены три важных составляющие родного края - нефть, космос и целина. За эту работу Муллашев был удостоен серебряной медали Академии художеств Франции. Произведения: "Утро", "Земля и Время. Казахстан", серия "Горизонты целины", серия "Времена года", серия "Мир художника", "Беседа царя Оленя с рыбой", "Осень. Пора оленьей нежности и страсти", "Поцелуй полосатых", "Ревность", "Кыпчак-кыз", "Портрет первого Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева", "Озаренное солнцем мгновение вечности", "Рождение гения", "Золотой век", "Добрый пастух", "Осень. Пора оленьей страсти и нежности и другие", "Ранним утром тысяча забот", "Прикосновение", "Живительные соки тюльпана", "Птица счастья", "Кыпчак-кыз", "Сююмбике" и др. Триптих и картина "Утро" приобретены Государственной Третьяковской галереей, часть работ художника находятся в Государственном музее искусств им. А. Кастеева в Алма-Ате, во многих государственных и частных собраниях США, Германии, Франции, Турции, Китая и др. стран мира. Картины Муллашева пользуются все большим спросом у ценителей живописи, уверенной и свободной становится с годами техника, а взгляды на жизнь, представления о красоте - уверенными, четкими...(Слайд 7-9)

Төп өлеш. Картинада ниләр сурәтләнгән?

а) Картинаның арткы планында ниләр күрәбез?

Җаваплар: Караңгы – соры күк йөзе, еракта Идел елгасы, Кремль стеналары күренә, димәк, бу – Казан шәһәре. Елгада көймәләр күренә. Диварда татар халкының символы-барс сурәтләнгән.

Укытучы: Алгы планда рәссам кемне сурәтләгән? Сөембикә ничек итеп сурәтләнгән?

Җаваплар: Алгы планда – Сөембикә-ханбикә сурәтләнгән. Ул матур итеп киенгән. Аның өстендә патшалар кия торган кием. Җентекләп карасак, анда  милли бизәкләр ярылып ята. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы.  Сөембикәнең башында бик матур итеп чигелгән калфак. Ул энҗе-тәңкәләр белән бизәлгән, яфрак, чәчәкләр чигеп нәкышләнгән. Бай һәм затлы  татар киеменә калфак бик тә килешә.Сөембикәнең алкасы һәм муенсасы зиннәтләп эшләнгән. Күлмәге өстеннән ханбикә камзул кигән.  Камзул бик кыска була, җиңсез була. Бу кием затлы әдрәс(шелк) тукымадан тегелгән. Күкрәгенә алтын-көмеш тәңкәле хәситә кигән. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Ханбикәнең кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек. Беренчесе — тоташ һәм тар, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзек. Ул чокып, оялап эшләнгән. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Татар халкы  тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигән. Йөзекләр дә күп төрле булган. Мөселман хатын-кызлары  фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яратканнар. Сөембикәнең бармагында да  ташлы йөзек. Патшабикә кигән киемнәрнең формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил итәләр.

Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Сөембикә дә бик матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, пөхтә итеп җыелган. Йөзе ак, матур. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта. Сызылып киткән кыйгач кашлары  үзенә бик килешеп тора.( Слайд 10-13)

Укытучы:Сөембикә турында  тагын нәрсәләр беләсез?

Җаваплар: 1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.

Укытучы: Әлеге рәсемгә карагач, сезнең күңелегезгә нинди уйлар килә?

Җаваплар: Сөембикә бик горур булган. Авырлыклар алдында сыгылып калмаган, көрәшкән. (Бәеттән өзекләр уку).

Укытучы: Димәк, сез төп өлештә картинада сурәтләнгән патшабикә турында язачаксыз.

      Йомгаклау. Сөембикә исеме – мәңгелек.

          Укытучы: Ни өчен Сөембикә исеме мәңгелек?

          Җавап: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә аның образына бик күпләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, рус язучылары тарафыннан XVIII гасырда берничә трагедия иҗат ителгән. Сөембикә язмышына М. Гафуриның «Сөембикәнең актык көне» шигыре багышланган. Р. Батулланың «Сөембикә», М. Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары—Сөембикә образына багышланган иң күләмле әсәрләр. Төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» романы татарчага тәрҗемә ителеп, 1992 елда дөнья күрде.

        Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 нчы елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.

Укытучы: Укучылар, йомгаклау өлешендә сез Сөембикә турында үзегезнең шәхси фикерләрегезне яза аласыз. Бигрәк тә Сөембикә белән горурлануыбыз, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән эшләнгән эшләр турында да язарга мөмкин. Бу турыда сез тагын ниләр беләсез?

Җаваплар: Бик күп санлы картиналар белән беррәттән, әдәбиятта Сөембикәгә багышланган әсәрләр бик күп язылды. Аларның барысын да диярлек яңа гына чыккан “Сөембикә ханбикә” җыентыгында күрергә мөмкин.

  • Хатын-кызлар өчен чыга торган журнал да “Сөембикә” дип атала.

      -   Татар халкының күренекле хатын-кызларына әлеге журнал “Сөембикә беләзеге” бирә. (Рәсемен күрсәтү, лауреатларның исемнәрен атау).

      -   Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сөембикәгә багышлап, һәйкәл проекты эшләгән. (Рәсемен карау, фикер алышу).

      -        Төрки халыкларның сәләтле балаларын җыеп, “Сөембикә варислары” дигән сәнгать фестивале уздырыла. (Бу турыда язылган газета-журнал материаллары белән таныштыру)

Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Халкыбыз үзенең батыр кызын онытмый. Без аның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

IV.        Ныгыту.

Сочинение темасы буенча план төзү һәм план нигезендә бер-береңә сөйләү. Сочинениене караламага язу.

     V.        Дәресне йомгаклау.

     VI.      Өйгә эш: сочинениене  акка язып бетерергә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары"

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары". К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу...

” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

rdquo; Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

МӘКАЛӘ ЯЗА БЕЛӘСЕҢМЕ? (VII сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Дәрестә укучыларны мәкалә язу үзенчәлекләре белән таныштырыла. Мәкаләнең исеме дә "җанлы" булырга тиеш. Ул нәрсәгәдер өйрәтергә, яңалык хәбәр итәргә, искермәскә тиеш. Шул ук вакытта анда исе...