Милләтебезнең күренекле шәхесләре
статья (10 класс) на тему
Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче, галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре буларак, тарихка кереп калганнар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fatih_krimi.docx | 26.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре МАББУ - 2нче лицейның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алексеева Миләүшә Роберт кызы
Милләтебезнең күренекле шәхесләре
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Ә безнең тарихи үткәнебез – бик кадерле мирас. Без аны саклыйбыз, өйрәнәбез.
Әлмәт җирлеге тарихи шәхесләргә уңдырышлы як. Татар халкының милли горурлыгы булган дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат авылында, атаклы мәгърифәтче,галим, язучы Фатих Кәрими Миңлебай авылында туып, халыкны аң-белемгә этәрүче гыйлем ияләре буларак, тарихка кереп калганнар.Бу ике олы шәхесне туганлык җепләре дә бәйли.Бөтен мөселман дөньясында зур урын алган олуг дин әһеле булып җитлегеп, ахун дәрәҗәсенә күтәрелгән Гыйльман Ибраһим улы Кәримов Ризаэддин Фәхреддиннең бертуган апасы Мәгъсүмәгә өйләнгән була. Шушы гаиләдә дөньяга килгән Фатих Кәрими төрле яклап үсеш алган, хәзерге буынга үрнәк итеп сөйләрлек бөек шәхес.
Ул җәмгыять тормышының күп тармакларында уңышлы эшли, яңа әдәбиятыбызны мәйданга чыгаруда катнашып, исеме К. Насыйри, Р.Фәхретдин, Г. Исхакый, Г. Ибраһимовлар белән бер биеклеккә куелырлык дәрәҗәгә ирешә.
Тугры сүз, төпле фикер, халыкка мәхәббәт –
бөек адәмнәрдә генә була торган сыйфатлар Фатихта...
Закир Рәмиев
Фатихның олы шәхес булып формалашуында әтисенең тәэсире гаять зур.Унбер яшенә кадәр ул Миңлебайда әтисе мәдрәсәсендә укый. Кечкенәдән үк укуга хирыс була, әтисенең барлык китапларын укып чыга. Әтисе Фатихтагы тырышлыкны, белемгә сусауны күреп, гомере әрәм булуын уйлап, аны Чистай шәһәренә илтергә карар биргән.
Фатих унбер ел Чистай мәдрәсәсендә укый. Анда гарәп, фарсы телләрен бик яхшы өйрәнә.Рус мәктәбендә ике ел укый. Әтисе улының зур гыйлем иясе,милләт өчен файдалы кеше булуын тели һәм моңа ирешү өчен, аны Төркиягә укырга җибәрә. 1892-1896нчы елларда Ф.Кәрими Истанбул университетында укый. Әтисе үгет-нәсыйхәт тулы хатларын җибәреп кенә тора. Улы да аның йөзенә кызыллык китерми. Биредә укыган елларында төрек,француз телләрен тирәнтен өйрәнә, күп телләр белүче полиглот була. Заманының тирән белемле, югары әзерлекле белгеч булып җитешә. Бу чорда милләтебездә аңа тиң кеше булмый.
Ф.Кәрими Төркиядәге мәгариф системасын, яңа тип мәктәпләр, яңача укыту методикасын җентекләп өйрәнә, яңа төрек әдәбияты, француз әдәбияты белән мавыга.
Университетны бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Миңлебай авылына кайта. Әтисенә укытуны яңача оештыруда ярдәм итә, җәгърәфиядән дәреслек төзеп бирә, берничә дәреслекне татарчага тәрҗемә итә.Бу игелекле эшен ул гомере буе дәвам итә.
1896 нчы елда Ялтага чакырыла, яңа методлы мәктәптә укыта. Бакчасарайда оештырылган укытучылар әзерләү курсларына җитәкчелек итә, әдәбият, педагогика дәресләрен алып бара.
Гыйльман ахун күңелендә күптән өлгергән, үзенә тынгылык бирмәгән уйларын тормышка ашыру ниятеннән 1899нчы елның 21нче июнендә гаиләсе белән Оренбургка күчеп килә. Улы Фатихны аңа кадәр үк китап басу эшенә хәзерли. Фатих Мәскәүдә бухгалтерия курсларында укый, типография эшләренә өйрәнеп кайта.
Әтисенең вафатыннан соң типография Фатих карамагына күчә.
Төрек, гарәп, фарсы, француз, рус телләрен яхшы белүче Фатихны алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев үзе белән Европа сәяхәтенә иптәш итеп ала. Алар сәяхәткә 1899нчы елның 15 нче февралендә Оренбургтан чыгып китәләр. Мәскәүдә, Петербургта, аннан Германия, Бельгия, Франция, Италия һәм башка Европа илләрендә 4 ай йөреп, Төркиядә булып, Оренбургка әйләнеп кайталар.
Бу сәяхәттә Шакир Рәмиевнең төп максаты – тау эшләренә караган техника яңалыклары белән танышу, алтын приискасына кирәкле машиналар сатып алу булса, Фатих Кәрими бу илләрдәге югары үскән культура үзәкләре, музейлар, китапханәләр, мәктәпләр эше белән танышуны күздә тота.
Фатих Кәрими теләгенә ирешә, культура учакларын игътибар белән карый, өйрәнә, көндәлек дәфтәренә терки бара. Шулар нигезендә 1902нче елда “Аурупа сәяхәтнамәсе”н бастырып чыгара. Шул китап аша ул беренче тапкыр татар җәмәгатьчелеген Европа илләрендәге әдәбият һәм сәнгать музейлары, бай китапханәләр, фән сарайлары белән таныштыра. Әтисе Фатихны үзе янына чакырып кайтара. Ул Оренбургта яңа методлы татар мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү курслары ачуда башлап йөри.
Фатих Кәрими 1899нчы елдан 1925нче елга чаклы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә, аннан бу мәдрәсә базасында ачылган Татар, Башкорт, Казан, Көнчыгыш институтларында укыта. Шул ук вакытта озак һәм кыска сроклы педагогик курсларда да укытырга өлгерә. Тарих, география, тел тарихы, әдәбият фәннәреннән укыта, төрле фәннәрне укыту методикасы буенча дәресләр алып бара. Үз гомерендә югары уку йортлары һәм мәктәпләр өчен дәреслекләр, методик кулланмалар, әдәби әсәрләр, тәрҗемәләре белән йөздән артык китап бастырып чыгара.
Күп телләр белгәнлектән, ул “Вакыт” һәм “Шура” гәҗитләре битләрендә,урыс матбугатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш педагогларының алдынгы тәҗрибәләрен киң пропагандалый, әдәбият, халык мәгарифе проблемаларын күтәрә. Ул хатын-кызларны азат итү, агарту юлында үзен ялкынлы көрәшче итеп күрсәтте.
Ф.Кәрими күренекле язучы да. Ул XIXгасырның азагында, XX гасыр башында язган әсәрләре белән татар реалистик прозасын үстерүгә зур өлеш кертә.
Аның 1898нче елда язылган “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы” исемле әсәре Петербургта басыла. Әсәрнең төп максаты – иске типтагы мәктәпләрдә укыту һәм тәрбия ысулларының гадәттән тыш начар булуын фаш итү.
1899нчы елда Казанда басылган “Бер шәкерт илә студент” хикәясе искелеккә, кадимчелеккә каршы көрәштә аеруча зур урын тота.
1897нче елда иҗат иткән “Салих бабайның өйләнүе” исемле әсәрендә язучы авылда яшәүче татар карты образын тулы, матур итеп ача.
1901нче елда язылган “Мирза кызы Фатыйма” хикәясе романтик мәхәббәт әсәре. Аннан соңрак язган “Солтан гыйшкы”, “Телсез хатын”, “Гаяз хәлфә” һәм “Хыялмы, хакыйкатьме” исемле әсәрләре дә кызыклы һәм эчтәлекле.
Ф.Кәрими Оренбургта “Вакыт” (1906-1917), “Яңа вакыт” (1917-1918) газеталарының баш мөхәррире буларак та киң танылды. Ул чорда хәтта Казанда да “Вакыт” газетасы, “Шура” журналы белән янәшә торырлык газета–журналлар булмый. Бу газетаның бик күп прогрессив карашлы мәкаләләре Ф.Кәрими каләме белән языла. Газетага ихтыяҗ күп булганлыктан, ул биш мең тираж чыгасы урынга унбиш-егерме данә итеп чыгарыла.
Газета дөнья хәлләрен, аеруча Көнчыгыш илләрендәге фән, әдәбият-сәнгать яңалыкларын яктыртуга киң урын бирә. Патша хөкүмәтенең вак милләтләрне гадәттән тыш кысуына протест белдергән материалларның газетада күп басылуы бүгенге көнгә дә бик аваздаш. Шундый мәкаләләр язган һәм бастырганы өчен Ф.Кәрими күп тапкырлар хөкемгә тартыла, зур штрафлар түләп кенә төрмәгә ябылудан котыла.
Егерменче елларда Оренбургта беренче “Мөселман әдәби түгәрәге” оеша. Аның җитәкчесе дә Ф.Кәрими була. Бу түгәрәктә булачак талантлы шагыйрьләр, язучылар актив катнашалар. Ф.Кәрими юлламасы белән яшь Муса Җәлил Казанга укырга килә.
1916нчы елда Ф.Кәрими җитәкчелегендә Ореннбургта “Музыка-драма” татар җәмгыяте оеша һәм ул “Музыка-әдәбият” исемле беренче татар китабын бастыра.
1925нче елның гыйнварында ул Мәскәүгә күчә. СССР халыкларының үзәк нәшриятында эшли.Көнчыгыш университетында һәм хәрби курсларда төрек теле укыта.
Оренбургта яшәгән һәм эшләгән елларында да жандармерия күзәтүе астында булган Фатих Кәримигә Мәскәүдә дә көн күрсәтмиләр. Гомере буе үз халкына фидакарь хезмәт иткән бөек мәгърифәтче әдипне төрек шпионы дип барлык эшләреннән, әдәбияттан читләштерәләр.
1937нче елның 4нче августында 67 яшьлек карт әдипне, бер гаебен дә әйтеп тормыйча, кулга алалар. Гомере буе җыйган китапханәсен, кулъязмаларын ике йөк машинасына төяп алып китәләр.Ф.Кәриминең шуннан соңгы язмышы озак еллар билгесез булып кала.
СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе 1959нчы елның 8нче декабрендә реабилитацияләнүе турында карар чыгара.
Фатих Кәрими – халкыбызның иң күренекле шәхесләреннән берсе. Ул татар әдәбиятына үзенең мәгърифәтчелек рухындагы хикәяләре белән килә һәм реалистик проза үсешенә зур өлеш кертә, соңрак очерклар, төрле китаплар авторы, журналист-публицист буларак та таныла.
Фатих Кәриминең исеме яңадан халкыбызга кайтуга без чиксез шатланабыз. Аның белән горурланабыз.Һаман да тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнәбез. Аның исемен мәңгеләштерү өчен 1998нче елда туган авылы Миңлебайда музей ачылган, мәктәпкә, аларның гаиләсе яшәгән урамга Фатих Кәрими исеме бирелгән, мемориаль такта куелган.
Күптән түгел Әлмәттә Әхмәт Яруллинга багышланган конференция булып узды. Әхмәт Яруллин 1912 нче елның 14 ноябрендә ул вакытта Самара губерниясе Бөгелмә өязе Әлмәт авылында туа. 1919 нчы елда ул гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп китә. Дин әһеле улы булганлыктан аңа белем алу юлы киселә. Әтисе киңәше белән Әхмәт Рәшит улы Төркиягә качарга мәҗбүр була.
Төрек иленә күчеп киткәч, Әхмәт Яруллин фамилиясен “Тимер”гә үзгәртә. Бөтен дөньяга әлмәтлеләрнең якташы галим–лингвист, язучы, журналист, тәрҗемәче һәм Әнкарадагы төрки мәдәниятне тикшерү институтына нигез салучы һәм аның җитәкчесе буларак билгеле.
Әхмәт Тимер әнисе ягыннан шулай ук танылган шәхес Фатих Кәрими белән туган. Моңа Миңлебай авылындагы Фатих Кәрими музеендагы нәсел шәҗәрәсе дәлил.
Кулланылган әдәбият:
- З.Әхмәтшина.“Әлмәт таңнары”,№52, 6 июль ,2012ел.
- М.Гайнуллин. Татар әдәбияты тарихы, том II, , 334-350 битләр.
- Р.Н.Даутов, Н.Б.Нуруллина. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан: Тат.кит.нәшр., 1986.
- М.З.Ибраһимов. “Әлмәт таңнары”, №50, 30 март,1990ел.
- М.З.Ибраһимов. “Әлмәт таңнары”, №38,39, 1 апрель,1995ел.
- Кәрими Ф.Г. Морза кызы Фатыйма. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1996.
- Фатыйх Кәрими: Фәнни-биографик җыентык=Фатих Карими: Научно-биографический сборник. –Казан: Рухият, 2000ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күренекле шәхесләребез белән очрашу
Дилә Булгакова, Вәкил Мурзин, Радик Динәхмәтов белән очрашу кичәсе өчен әзерләнгән сценарий һәм презентация....
”Халкымның күренекле шәхесләре”
В рамках акции "Музейная весна-2016" 23 апреля 2016 года в актовом зале прошло мероприятие "Именитые люди.Чингиз Мусин -певец родного края". В гостях у нас был поэт Ч.Мусин. Ученики ...
Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”
Доклад. “Туган телне һәм милләтебезне саклау-безнең бурыч!”...
Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.
Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...
Милләтебезнең күренекле кешеләре.
Төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрне барлау....
“Күренекле шәхесләр.” КВН-дәрес.
КВН - дәрес.7-9 нчы сыйныфларда үткәрелә.Дәрестә үзебезнең районнан чыккан күренекле шәхесләр турында да сөйләнелә....
Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби
Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Ру...