Суда батмас асылташ
статья на тему
"Гариф Ахунов: шәхес, иҗат,заман" республика фәнни - гамәли конференциясендә чыгыш
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
suda_batmas_asyltash.docx | 120.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
МБГБУ-Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбе
төбәкара фәнни –гамәли конференция
“Гариф Ахунов:шәхес, иҗат,заман”.
“Гариф Ахуновның шәхесе,
тормыш юлы турында истәлекләр”
номинациясенә мәкалә
Әзерләде: мәктәпнең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөбинова Гөлнара Гаптелманнаф кызы
2015
Суда батмас
асылташ…
Суда батмас асылташ…
Гөлнара Мөбинова
Уйладым – уйладым да мәкаләмнең исемен шулай атарга булдым. Ни өченме? Гади генә исем куйсам, Гариф аганың шәхесен түбәнәйтермен шикелле тоелды. Асылташ сүзе мөхтәрәм язучыбызга килешеп тора . Бер караганда,асылташ, су төбенә батып, шуннан ялтырый, ә менә суда батмас асылташ үзенә көн җылысын, кояш яктысын , табигать гүзәллеген җыеп, алга омтылган саен тирә-юньгә яктылык, җылылык өләшә.Гариф Ахунов шәхесе дә нәкъ шундый.
Мин мәктәптә 23 ел инде татар әдәбияты дәресләрен укытам. Шушы дәвер эчендә укучыларыма Гариф ага турында белгәннәремнең барысын да җиткерергә тырыштым.Өстәмә материаллардан кызыклы бүлекләр уку дисезме, әсәрләренә анализ ясау, образлар турында төрледән – төрле матур фикерләр җиткерү, истәлекләр белән танышу дисезме?..
Ләкин мин бүген Гариф Ахуновны кеше буларак яктыртасым килә.Аңа хас булган сыйфатларга тукталып,аның чын мәгънәсендә ихлас,эчкерсез искитмәле мөхтәрәм шәхес икәнен раслыйсым килә.
Гариф Ахунов турында ихтирамга лаек булган күп әдипләребез тарафыннан бары тик мактау һәм хөрмәт сүзләрен генә ишетәбез, укыйбыз.Язучы халкының ихлас булуын белсәк тә, кырыслык дигән сыйфатның да аларны читләтеп үтмәвен әйтергә кирәк.Ләкин бу сыйфат Гариф агага кагылмый.Кем генә булмасын , Гариф абыйны мактап телгә ала, искә төшерә.Альберт Хәсәнов истәлекләрендә аның турында шундый вакыйга тасвирланган.Гариф Ахуновка әле 40 яшьләр дә юк,Альберт Хәсәновның язучы булырга хыялланып йөргән вакыты,Гариф аганың өенә барып,аны үзенең яңа гына табадан төшкән хикәясе белән таныштыра.Ә Гариф абый гырылдап йокыга китә.Яшь язучы үпкәләп,укуыннан туктый, ләкин шул мизгелдә Гариф абый уяна да укуын дәвам итәргә куша.Бик тырышып кына укып төгәлләгәч, тәҗрибәле язучының фикерен атлыгып көтүче бер генә җөмлә ишетә:”Йокысызлык белән интегүче укучыларга шушы хикәяне бирсәң,бүтән дару кирәкми инде, исертеп йоклата торган әйбер язансың”. * Һәм Альберт Хәсәновка киңәшләрен бирә.Гариф Ахунов иртәнге бишкә кадәр роман язуы,үзенең бик йокысы килүе турында әйтә.Ә чын әсәр менә шушы халәттә йокыны качыра , тетрәндерә, уйландыра торган
булырга тиешлеген җиткерә. “ Чиста итеп, очын – очка ялгап язу гына аз,язган әйберең кызык та булырга тиеш.Әсәр укучыны уйландырырга, борчылдырырга, тетрәндерергә тиеш”,**-дип әсәрнең әле өлгереп җитмәгәнлеген яшь язучыга төшендерә йомшак телле Гариф Ахунов.
Альберт Хәсәнов Гариф аганы көндәлек тормышта бик гади, шаян сүзләр сөйләп яшь язучыларның күңелен күтәреп җибәрүче күңелле кеше булуын искәртә.Лениногорскийга эш белән килгән вакытларында яшь язучылар янына кереп,”Нихәлләр карт һәм яшь язмаучылар ?”- дип сәламләвенең ике арадагы киртәләрне җимереп,әллә кайчангы таныш яисә бертуганнар белән очрашу кебек җылы сөйләшүгә әйләнүе әйтелә. Җитди сөйләшү табын артында гармун алып, халык көйләрен җырлау белән дәвам иткән. Һәм истәлектән Гариф абыйның Арча көенә калын көр тавышы белән матур итеп “ Бишле лампа якты яна, эчендә мае булса”,-дип җыр сузып җибәрүе турында укыйбыз.Гариф абыйның шушы моңлы җыры яшь язучыларга иҗатларына илһам өстәгән, дәрт уяткан.
Ә инде Әлмәттә очрашырга насыйп булганда , горурланып, яшь язучыларны өенә – үзенең сөекле хатыны Шаһидәсе янына таныштырырга алып кайткан.Янәсе, бу кешедә өмет бармы?Шаһидә апаның тәмле токмачлары белән ( токмачны Шаһидә апа үтә дә тәмле итеп әзерли торган булган, кунаклар киләсе булганда, Гариф абый үтенече буенча мул токмачны, зурлап, табын уртасына куйган) сыйлап җибәрә торган булган.
Шушы урында Гариф Ахуновның тормыш иптәше, озак еллар буена бер – берсенә имәндәй терәк булган сөекле хатыны Шаһидә апага карата хөрмәте турында язмасам, мәкаләм тулы булмастыр.Мөхтәрәм язучыбызның “Йолдызлар калка” исемле автобиографик повестеның “Мәшәкатьле яз” (1980) бүлегендә Шаһидә апага карата сөю хисенең никадәр дәрәҗәдә самими ихлас,әкияти сөю икәнен күрсәткән бер өзек бар. Ул 1951 нче елда Шаһидә апаны “ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып китеп ,аңа операция ясаулары турындагы өзек.Гариф абый үзенә урын таба алмый, Шаһидәсенең хәлен беләсе килә, тик бер тиен дә акчасы юк.Әтисе вафат бу егетнең әнисе үзе дә тормышның очын очка чак кына ялгап бара.Ә менә нәкъ бүген аңа акча кирәк.Үч иткәндәй акча юк, сорап торыр кеше дә юк.Ә Шаһидә күз алдыннан китми.Их, чәчәк белән җимеш алып, янына барыр идең дә бит...Юк шул, юк... Шулвакыт тыйнак , басынкы егет беренче тапкыр тәвәккәлләп гонорар сорап керә.Бу аның “ Галләм сорау бирә” дигән хикәясе өчен аванс сорап керүе. Акчаны алгач сөенүен ( үзе өчен түгел,Шаһидәсе өчен) яшермичә:”Язу язган өчен әле миңа беркайчан да акча биргәннәре юк ___________
*, **. Альберт Хәсәнов .Бишле лампа якты яна... “Ватаным Татарстан”, 16 нчы сентябрь, 1995 нче ел.
иде.Күктән яуган акча төсле булды бу миңа.Бигрәк тә менә шушы бишкә ярылырга йөргән кытлык заманда,” * - дип шатлыгын уртаклаша Гариф ага үзенең укучылары белән.Шаһидә апа янына көн дә барып йөрүе,дус кызлары хәл белергә килгәч: “... ардырмагыз, Шаһидәгә ял кирәк,”- дип аларны тизрәк озатуы ир – егетнең никадәр саф йөрәк белән яратуын, иркәсе өчен өзгәләнүен күрсәтә.Һәм сөеклесе тарафыннан да җаваплы сөю аларның гаиләсен бик бәхетле итә.Шаһидә апаның бик яратып әйтә торган бер җөмләсе бар:” Гариф абыегыз бакча сукмагында күренүгә, бөтен дөньям бердәм яктырып китә.Аннары һаман яратам икән әле , дип сөенәм”.**Бу инде иңне – иңгә куеп, озак еллар бер сукмак үтелгәннән соң әйтелгән сүзләр. “ И Ходаем ,дим, мин дә ир хатыны, кызым – Сөмбелем, улым – Салаватым бар. Миңа да гомер көзләремдә Шаһидә апа әйткән шушы матур сүзләрне кабатларга насыйп булса иде !”- дип ,бу гаиләдән үземә үрнәк алам.
Шаһидә апа белән Гариф абыйның шигырь юллары белән аңлашкан чаклары да күп булган. Менә язучының “Үзем өчен” папкасыннан алынган “ Шаһидәмнең туган көненә” исемле шигырьдән өзек китерим әле:
...Мамык юрган түгел дөнья,
Кыен чагың булгандыр,
Юлларыңны томан баскан,
Буран уйнап торгандыр...
Тиешлесен узгансың син
Бирешми җил –давылга:
Йә сине кала чакырган,
Йә киткәнсең авылга.
Еллар сине саклап калган
Гүя минем бәхеткә:
Үстердек без ике бала-
Ике үсенте бер төптә...
Әлеге шигырьдә гаиләнең күченеп йөрүләре борчу – мәшәкатьләр тудырса да ,Шаһидә апаның иренә күндәм хатын булып, хөрмәт һәм сөю аша сабырлык, тыйнаклык саклап ризалашуы һәм шуңа җавап итеп Гариф абыйның рәхмәт хисләре чагыла.
Аяз Гыйләҗевның “Янәшә” исемле истәлегендә Гариф абыйның оста рәссам булуы турында әйтелә. Беренче хезмәт акчаларын да шушы _______________
*Гариф Ахунов. ”Мәшәкатьле яз”. Йолдызлар калка. Казан.Татарстан китап нәшрияты,1980.
** Күңел нечкәргән минутларда. “Ватаным Татарстан”, 16 нчы сентябрь, 1995 нче ел.
рәссамлык осталыгы белән кертә ул.Студент елларында алар бүлмәдәш
Алексей Краснов исемле керәшен егете белән картиналар ясап саталар.Авылда туып – үскән , авыл табигатен сагынып, ыгы-зыгылы шәһәрдә яшәгән яшь студент рәсемнәргә нәрсәләр төшерде икән? Кәгазь дә кирәк бит әле.Авиа заводыннан кемнәрнеңдер картон кәгазьләр чәлдереп , боларга сатулары билгеле.Ә егетләр иң беренче авыл су буйларын,зәп – зәңгәр күлләр,ямь-яшел камышлар, ап – ак аккошлар төшереп,базарларга сатарга чапканнар.Сугыш арты еллары булганга,халык мондый рәсемнәрне сатып алып, үзенең толлыгын, ялгызлыгын җылытырга тырышкан.Минем уйлавымча, бу рәсемнәр гади авыл егете ясаган рәсемнәр генә булмагандыр, чөнки рәсем ясау сәләте бирелсә, ул инде я өеп бирелә, я бөтенләй бирелми.Монда Гариф Ахуновның улы Рәшит Гарифҗановичның дистә еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятында ирекле рәссам буларак хезмәт итүен һәм кызы Наилә Гарифҗановнаның рәссам бизәүче булуын исәпкә алсак, Гариф абый гади генә рәсемнәр ясап сатмагандыр. Бу балаларына әтиләреннән күчкән бүләк – рәссамлык сәләте диясем килә.
Һәм Аяз Гыйләҗев әйтүенчә,Гариф абыйның рәссамлык сәләте, эшкә җитезлеге, телгә тапкыр – тыйнаклыгы , вак – төяк моң –зарларга баш бирмәве , мескенләнмәве егетләргә тамак ялгарга мөмкинлек биргән дә инде. Аяз Гыйләҗев истәлекләрендә үзен гел Гариф Ахунов белән янәшә куеп чагыштыра һәм һәрвакыт Гариф Ахуновның өстен булуын искәрт ә.Үзенең тыйнаксыз булуы,фәкыйрьлектән бу дөньяның 4 тарафын ямьсез сүзләр белән каһәрләгән чакларының күп булуы, ләкин шул ук вакытта яшь Гарифның да фәкыйрьлек чигендә булып, төймә тишекләре киңәйгән, терсәкләре шомарган,җиң очлары чачакланган , төсе уңып беткән курач пинжәк киеп йөрүе һәм ялгышып та бер тапкыр авыз ачып зарланганын,боекканын хәтерләмәве турында әйтә. “ Көләч, якты күзле,якты уйлы иде Казан арты егете Гариф Ахунов,” *- ди ул.Бу аның яхшы күңелле, үз көченә ышанган,яшь студент булуына карамастан,үз кыйбласын табып , җиргә ныклы адымнар белән басып баручы кеше өлгерүен күрсәтә.
Аяз Гыйләҗев – Гариф Ахуновның бүлмәдәш дусты.Тормыш аны да гел маңгаеннан сыйпап тормаган.Озын сәфәрләр үтеп, төрмә-каторга юлларыннан әйләнеп кайтканда, аның иң якын дусты Гариф Ахуновның “Совет әдәбияты” журналында эшләүче, инде танылып килүче язучы булуы
____________
Аяз Гыйләҗев. Янәшә. Ватаным Татарстан”, 16 нчы сентябрь, 1995 нче ел.
мәгълүм. Иң беренче ярдәм сорап, аңа мөрәҗәгать хаты җибәрә Аяз Гыйлә -җев һәм җавап хаты көтә.Язармы, әллә төрмәче дустын онытканмы инде ?.. Үзгәрмәгән Гариф дусты , нәкъ элеккечә... Хатны укып чыга да Гариф абый, төрмәдән кайткан дустының күңеле рәнҗемәслек итеп кенә тәнкыйтьли һәм акыллы киңәшләрен бирә.Чөнки ул - чын дус!
Гариф Ахуновның яшь талантлар белән тыгыз элемтәдә булып, алар- ны үстерүдә күп көч куюы, театрны яратуы,дөнья малына кызыкмыйча , бул- ганына шөкер итеп әкрен генә тормыш тәгәрмәчен тәгәрәтүе , урыс язучыла рыннан Валентин Распутин,Сергей Залыгин кебек мәшһүр затлар белән фи -кердәш ,дус булуы , төрле авыл – шәһәрләргә очрашуларга йөрүе дә һәм әйтеп бетерә алмаслык көн-төн димичә чабулары аның чын мәгънәсендә намуслы, милләт җанлы, халыкчан булуын күрсәтә. Язучылар арасында абруе зур, хәтта урта яшьләрдәге язучыларның да, киңәшләр сорап, Гариф Ахуновка килүләре мәгълүм. Андыйларны да күз уңыннан җибәрми чә, барлап,киңәшләрен биреп тора ул. Изге җанлы, кешелекле диләр андыйлар турында.
Мин тагын шул нәрсәгә игътибар иттем:кайсы гына фотосурәтенә күз салсак та , берсендә генә дә елмаймыйча төшкән фотосын очратканым юк минем.Көдрәләнеп өскә караган куе чәчләр, куе кара каш, зур көләч күзләр һәм энҗе кебек тезелеп киткән ак тешләре һәр фотосыннан:” Без монда , безнең Гариф менә шундый ул !”-дип карап торалар. Аның елмаюлы карашы табигать кочагында үскән бу малайның тормышны сөюен раслый, шуңа күрә язучы әсәрләрендә тормышны сөйгән, максаты булган, табигатьне яклаучы ихлас күңелле образларны бирергә тырыша.Бу – аның күңел халәте. Мәкаләмнең ахырында Аяз Гыйләҗевның бик матур җөмләсен язып үтәсем килә:” Гарифның “ эшем бармый әле, тукталдым... кәефем юк” дигән сүзләрен бер чакта да ишеткәнем булмады минем.Гариф белән эш, тырышлык , хезмәт янәшә яшиләр.Әнә шуңа күрә дә ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез...” *
Г.Ахунов шәхес буларак һәркемгә үрнәк. Аның күңел күзе матур. Гариф ага җирдәге матурлыкны күреп, шуны иҗаты белән баетып, укучыларын яраттыра алды.Мин ышанам, әле озак еллар буена Г.Ахуновның әсәрләре кулдан төшмәс, чөнки аларда тормыш, аларда мәхәббәт, яшьлек, яшәү яме кайный... ТР Теләче муниципаль районы МБГБУ –
Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбенеңюгары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
________________ Мөбинова Гөлнара Гаптелманнаф кызы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Алабина Л.Е. Волейбол: "Судьи, их обязанности и официальные сигналы"
Конспект и презентация открытого урока по спортивным играм....
Жесты судей в баскетболе
памятка для учащихся...
Совесть - внутренний судья человека
совесть...
Урок литературы в 9 классе "С тех пор как вечный судия мне дал всеведенье пророка..."
Этот урок литературы можно провести во время изучения творчества М.Ю.Лермонтова.Урок представляет собой опыт сопоставительного анализа стихотворений с одинаковым названием – «Пророк». Элементом ...
Занятие по правовому воспитанию подростков: "Час суда"
Правовая игра: на доске эпиграфы "Сделать попытку оправдания совсем ещё не значит оправдать...." А. МаркушаВ аудитории стоят:стол, за которым сидит адвокат, и стол, за которым сидит прокурор; стулья д...
«Где добродетель обитает». Тема праведного и неправедного суда в лирике Г.Р.Державина (на примере стихотворения «Властителям и судьям)
Сопоставительный анализ текста стихотворения и 81 псалома...
Занятие по краеведению "Моё уральское село Суда. Суда купеческая"
Занятие по краеведению в виде экскурсии по улице Школьная с. Суда, на которой находятся памятники архитектуры и градостроительства. Из данного занятия можно узнать о происхождении Суды, её знаменитых ...