I раздел. Визитная карточка.
материал на тему

Прокопьева Татьяна Ильинична

Содержит следующую информацию:

·        Фамилия, имя, отчество учителя

·        Фотография

·        Преподаваемый предмет

·        Стаж работы

·        Категория, разряд

·        Педагогическое кредо

·        Название учебного заведения

·        Система или технология, в которой работает педагог

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Раздел 1. Визитка801 КБ

Предварительный просмотр:

   

Прокопьева

Татьяна

Ильинична
Тукай муниципаль районы

«Аерым фәннәрне тирәнтен

өйрәнелә торган

Мәләкәс урта гомуми белем мәктәбе»нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик стажым: 9 ел

Бу тормышның озын юлларыннан
Атлыйм  да, һаман атлыйм;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемемне горур саклыйм.

Үткәннәргә - баш иям.

Киләчәк алдында - җиң сызганам.

          Описание: C:\Users\Гайнуллина\Pictures\2016-02-11\003.jpg                   

            Әдәбият һәм татар теле дәресләре, идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, балаларны уйларга, үз фикерләрен дөрес итеп әйтеп бирә белергә өйрәтү бурычын да үти. Әгәр укучы мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәсә, чын шәхес булып формалаша алмас. Моның өчен мин үз тәҗрибәмдә иҗади дәресләргә урын бирергә тырышам. Алар чын-чыннан уйлану, фикер йөртү, иҗат итү, дөньяны танып белү, эстетик, әхлакый тәрбия дәресләре булсын дип тырышам. Стандарт булмаган дәресләр баланың сәләтен төрле яклап үстерергә кызыксынуын арттырырга ярдәм итә.

        Әдәби әсәрләр – тәрбия чыганагы. Г. Ибрахимов та «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбертөрле тәэсир бирмәгән адәм юк», - дигән. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген белү, әлбәттә, мөһим нәрсә. Әмма хәзер инде бу гына җитми. Хәзер без әдәбият укыту дәресләрендә төрле алымнар, методлар кулланабыз. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен - дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк.

      Шунысын онытмыйк, бер генә укытучыга да бу методларны көчләп тагып булмый. Һәркем үзе өчен кирәклесен сайлап ала, иң мөһиме – нәтиҗә: укучылар аңладымы, белдеме, кызыксындымы, киләчәктә мөстәкыйль бу белемен үстерә алырмы һ.б.

       Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен булса да, мин үзем тагын бер алым куллануны кулайрак күрәм. Дәресләремдә ешрак кулланырга тырышам. Ул - әдәбият дәресләрендә шигырьләр куллану алымы. Әлбәттә аларны бик урынлы файдалана белергә кирәк. Беренчедән, шигъри юллар дәрес материалын үзләштергәндә ярдәм итсә; икенчедән, аның авторы белән кызыксыну туа; өченчедән, поэзиягә мәхәббәт тәрбияләнә һ.б. Аннан соң формасы белән шигырь, әмма әчтәлеге белән бик йомшак булган шигъри әсәрләрне сәнгатьчә югары дәрәҗәдә иҗат ителгән әсәрләрдән аера белергә өйрәтү дә мөһим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Визитная карточка

                             Визитная карточка Ф.И.О.   Попсуевич Людмила АлексеевнаДата рождения                                    15 февраля 1960 годаОбразование, наименование учебного заведения, г...

Визитная карточка для конкурса "Учитель года"

в 2010 году я была участником коекурса "Учитель года " на муниципальном уровне. Там мной была предмтавлена следующая визитная карточка....

Создание визитных карточек в Paint

Урок может быть использован в качестве итогового при изучении программы Paint. В первой части урока рассказывается об истории создания и видах визитных карточек. Учащиеся создают эскизы карточек на бу...

Презентация "Визитная карточка ЦДТ"

В нашей презентации мы знакомим вас с нашими коллегами и деятельностью нашего Центра...

Визитная карточка для учителя математики

Творческое представление для учителя математики на профессиональных конкурсах...

Визитная карточка Японии

Интересные слайды по историческим местам...

Визитная карточка команды на турслёте

Разработка может быть использована для представления команды на туристическом слете, в походе. Сценарий в стихах, представление команды ФАНТ, представление завершается песней. Для учащихся 5-11 классо...