Август конференциясендәге чыгыш
статья на тему
Бу материал эш тәҗрибәм белән уртаклашу максатыннан ясалган чыгыш. Аның темасы: "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avgust_konferentsiyase._chygysh.docx | 22.02 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыны мәгариф бүлеге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе
Район укытучыларының август конференциясендә ясылган чыгыш
Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү
Башкаручы:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сиякина Нәфисә Равил кызы
2014
Сл. №1. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, – дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.
Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү – балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты.
Сл. № 2. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.Моның өчен дәрестә һәм класстан тыш эшчәнлектә иҗади күнегүләр үткәрү уңай нәтиҗәләр китерә. Иҗади күнегү – ул уйланып фикерләү, төзәтү юлы белән иң яхшы вариантны кат-кат төзәтү һәм иң яхшы вариантны табарга омтылу дигән сүз.
Сл. №3. Күнегүләрне үткәргәндә биремнәр укучыларның көче һәм сәләтенә туры килерлек булырга, һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешергә һәм сәләтлеләрнең үсеше өчен дә мөмкинлек тудырырга тиеш. Бу дифференцияле укытуның төп максаты булып тора.
Сл. №4.Мин татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм дәрестән соң үткәрелгән һәрбер чара яңалык алып килергә, укучының иҗади сәләтен үстерергә, белемен арттырырга,рухи дөньясын баетырга тиеш дигән принциптан чыгып эш итәм.
Сл.№5. Дәресне сүздән башлап сүзтезмәгә, җөмләгә аннан соң гына текст, монолог һәм диалогка күчәм. Лексика темасы буенча иҗади эш өчен берничә төр эш тәкъдим итәсем килә. Тема буенча лексиканы кабатлау һәм ныгыту өчен:
Сл.№6. 1) көчле укучыларга сүзләр русча язылган, аларны татарчага тәрҗемә итү;
2) уртача үзләштерүчеләргә сүзләр татарча бирелә, алар русчасын язарга тиеш;
3) кыен үзләштерүчеләргә сүзләр 2 баганада бирелә. Беренчесендә – татарча, икенчесендә – русча, ләкин алар тәртип белән түгел.Укучылар кайсы сүзгә нинди тәрҗемә туры килүен табарга тиеш.
Сл.№7. Күләме,катлаулылыгы,характеры белән аерылган тагын бер бирем: балалар рәсемдә сурәтләнгән предметларны, төрле һөнәр ияләрен һ.б. атап чыгып, үз сүзе белән эшли,кагыйдәне мөстәкыйль куллана. Мин төрле грамматик темалар үткәндә (тартым төрләнеше, сыйфат дәрәҗәләре, килеш белән төрләнеш...)бу биремне тәкъдим итәм.
Сл.№8. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә мин балаларга 12 сүз бирәм.Аларны 6 төркемгә бүләргә кирәк. 1 группада укучыларга төркем исемнәре бирелми, 2 группага 6 төркемнең исеме татарча, 3 группага – русча бирелә.
Сл.№9.Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты темасын үткәндә, белем, тел, хезмәт, тырышлык турында мәкальләр язып килергә, табышмаклар уйлап чыгарырга, әкиятнең ахырын яки яңаны язарга дигән эшләр тәкъдим ителә. Укучылар бу эшне бик яратып башкаралар. Г.Тукайның “Исемдә калганнар”ын өйрәнгәндә, балалар үзләренең биографияләрен язып киләләр.
Сл.№10.Югары классларда язучыларның биографияләренә кагылышлы кызыклы материаллардан, яңа чыккан мәгълүматлардан файдаланып, докладлар,рефератлар, эзләнү эшләре яздыру, семинар дәресләр үткәрү, спектакльләрдән өзекләр карау һәм сәхнәләштерүнең дә балаларның сәләтен ачуда ярдәме зур.
Сл.№11. Сөйләм үстерү дәресләрендә билгеле бер темага багышланган шигырьләрне җыеп, сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген ни дәрәҗәдә аңлауларын белү өчен, укыганны тулы итеп яздыру һәм үз фикерләреңне өстәргә кушу да отышлы алым булып тора. Мәсәлән, дәрестә “Көз” тексты белән таныштык. Өйдә балалар тема буенча шигырьләр табып укып киләләр. Урамда игътибар белән карап түбәндәге сорауларга язмача җавап бирәләр:
Яфраклар нинди төстә?
Кошлар кая очалар?
Кояш җылытамы? Һ.б.
Язмача җавап бирү – кечкенә сочинениене хәтерләтә. Көчле балалар белән җөмләләрне җәенкеләндерү, сүзләрне икенче сүз белән (синоним яки антоним) алмаштыру, таркатылган текстны төзекләндерү кебек иҗади күнегүләр дә үткәреп була.
Бу эштән соң кыскача хикәя, сочинение язу үткәрү бик уңышлы
Сл.№ 12.Мин сөйләгән эш төрләрен барлык дәрестә, төрле этапта һәм Сингапур методикасын кулланганда да үткәреп була. Мәсәлән, ”Круиз-круиз-трейд”(опроси-опроси-обменяйся) шул ук сорау җөмләләрне башта язалар, аннары бер-берсенә бирәләр. Җавап бирә алмаса, булышалар. Тик-тэк-тоу стр-сы буенча эшләгәндә җөмлә төзү күнегүләре кертелә. Вакыт беткәч, продолжительный Раунд-робин стр-сы ярдәмендә бер-берсенә чират буенча укыйлар, истә калдыралар яки язып куялар. Мондый синтаксик күнегүләр сөйләм осталыгын һәм шуңа табигый бәйле фикер йөртү сәләтен үстерүдә бик әһәмиятле урын тота.
Сл.№13. Шагыйрьләрнең шигырләрен укып, анализлап, укучыларның үзләренә шул темага шигырь язарга кушарга була. Бу турыда Мәгариф журналының соңгы номерында кызыклы гына материал таптым.Ул да булса критик фикерләү технологисе куллану турында. Анда “Синквейн” ысулы турында да сүз бара. Французчадан ул шигырь дигәнне аңлата. Аның кагыйдәләре мондый. 1нче юлга – исем, ягъни Синквейнның темасы языла.
2нче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.3нче юлга 3 фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. 4 нче юлда тулы бер фраза языла.Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы юлда төп сүз-резюме языла.Ул теманы аңлата, укучының мөнәсәбәтен чагылдыра.
Чәчәк.(исем)
Ап-ак, хуш исле. (сыйфатлар)
Аңкып, балкып тора. (фигыльләр)
Һәм үзенә тартып тора. (укучының үз фразасы)
Шомырт(резюме)
Сл.№14. Бәйләнешле сөйләмнең кемгә дә булса атап хат язу, мәкалә язу кебек төрләре белем дәрәҗәсен күтәрә, җаваплылыкны сизәргә ярдәм итә, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә. Картина буенча яки әсәрдә сурәтләнгән күренешне күз алдына китереп, хикәя яки шигырь язу да бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтне үстерү өчен кирәкле чара булып тора. Укучының мөстәкыйльлеген, логик фикерләү сәләтен үстерә. Менә бу төр биремнәрне кулланып укытканда һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.
Сл.№15. Мисал итеп күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңеп чыккан укучымны китерә алам. Үзе рус баласы булуына карамастан, ул 2012 елда үткәрелгән “Теле барның – иле бар” дип аталган II Бөтенроссия Тукай укуларының муниципаль этабында рәхмәт хаты, республикада дипломга лаек булды.
Сл. №16.2013 елда Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан республика күләмендә үткәрелгән “Туган ягым – серле тел” конкурсында тәрбия номинациясендә “Иҗади якын килү” өчен диплом белән бүләкләнде.
Сл.№17.Мәктәп буенча үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашты. “Зирәк тиен” уенында призлы урыннар алды.
Сл.№18.Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.Татар теле һәм әдәбиятыннан да мин (Сл.№19)”Батырлык дәресе”, “Фронтовик язучылар иҗаты”на багышланган КВН, “Ф.Кәримнең тууына 100 ел”га багышланган кичә,”М.Җәлил – герой шагыйрь», Сл.№20. А.Алиш әсәрләре буенча үткәрелгән “Әкият бәйрәме”, Геройлар көне уңаеннан үткәрелгән
Сл.№21 “А.Алиш – патриот язучы”дип аталган чаралар үткәрдем. IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Моя малая Родина”дип аталган Сл.№22иҗади эшләр конкурсында, 7 класс укучысы Хәлиуллин Гадел белән “Туган авылым” номинациясендә катнашып, дипломга лаек булдык. Бу эшне язар өчен күп материалны авыл һәм Тәтеш музееннан, авылның олы яшьтәге кешеләре белән очрашып тупладык.
Сл.№23.11 сыйныф укучысы Кәлимуллин Рәмис белән быел 2 эзләнү эше яздык. Беренчесе “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” республика фәнни-гамәли конференциясенә “Татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне” юнәлеше буенча иде. Конкурска җибәрелгән 189 эш арасыннан, эшебез уңай бәя алып, II турга узды, тик анда бару өчен, чакыру хаты вакытында килеп җитмәү сәбәпле, эшебезне якларга бара алмадык. Икенче хезмәтебез “И.Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе”нең татар филология секциясенә җибәрелде. Аның темасы: “Хәлфиннәр – татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салучылар” иде. Эзләнү эше белән бергә тезислар да язып җибәрдек.
Сл.№24.К.Рәмис “Яшь галим” номинациясендә җиңүче дипломын яулап алды. Конференция материаллары буенча тикшеренү эшләре тезислары җыентыгы басылып чыкты һәм анда безнең тезислар да урын алды. Бу бик куанычлы хәл булды, безгә көч-куәт өстәде, иҗади эшкә тагын да дәртләндереп җибәрде.
Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.
Без дә Тәтеш районы җирлегеннән чыккан күренекле кешеләр белән якыннанрак танышу, аларның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнү максатыннан китапханә һәм музейларга йөрибез, алар турында мәгълүмат туплыйбыз. Укучыларым төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашканда бу материаллардан бик теләп кулланалар. Шигырь, сочинение конкурсларының укучыларны иҗатка тартуда роле зур.Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм, алар һәрвакыт диярлек призлы урын алалар.
Сл.№25.Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.Шундый укучыларым турында кыскача сөйләп китәсем килә.2013 елда республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү конференциясе булды. Ш.Галиев иҗаты буенча эзләнү эше язып 8 класс укучысы Гайнетдинова Эльвина дипломга лаек булды. Конференция кысаларында үткәрелгән танылган шагыйрь Р.Миңнуллин белән очрашу мәңге онытылмаслык хисләр калдырды.
Сл.№26.Быел IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән Тукай укуларының район буенча үткәрелгән этабында ул “Иң яхшы чыгыш ясаучы” номинациясендә дипломга лаек булды. Эльвина “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә призлы урыннар ала, төрле музыкаль конкурсларда да теләп катнаша.
Сл.№27.Тагын бер укучым турында әйтеп үтәсем килә.Бу – Александр Яценко. Аның белән горурланмый мөмкин түгел. Ул 2012 елда район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә III урын алган өчен Тәтеш районы башкарма комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2013 елның 26 апрелендә башкалабыз Казанда уздырылган Тукай бәйрәменә Саша “Шигырь иҗат итү” бәйгесендә җиңүче, ә мин, аның җитәкчесе буларак, икебез дә чакыру алдык.
Сл.№28.Бәйрәмдә танылган язучылар, артистлар чыгыш ясады, ул бик тантаналы төстә үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды безне 3 дәрәҗәле диплом, цифровой фотоаппарат һәм “Сәләт” лагерена ташламалы юллама белән бүләкләде.
Сл.№29.Быел укытучыларның һәм укучыларның
Т.Миңнуллинга багышланган I республика конференциясендә Шигърият ”Сөй гомерне, сөй халыкны...”номнациясендә Саша җиңүче дипломын яулады. Конференция эшендә төрле күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашу һәм мастер-класслар үткәрелде.
Сл.№30. “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә дә актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Саша татар теленнән район олимпиадасында да теләп катнаша. Быел ул призер исемен яулады.
Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары мине дә иҗатка өнди.
Чыгышымны тәмамлап, алдагы көннәрдә дә, алла боерса,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләвемне авторлык программасын һәм планын төзеп дәвам итәргә уйлыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү
1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...
Тукай ижаты буенча чыгыш
"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...
Р.Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы (фәнни-гамәли конференция чыгышы)
Фәлсәфи лирика дип җиһан, яшәеш турындагы уйларны лирик кичереш шәкелендә тасвирлаган әсәрләргә әйтәләр. Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсәбәт белдерүн...
Август киңәшмәсендә чыгыш,Август конф. 79нчы мәктәп,Чыгышымның темасы (2).
ТемаТатар әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда әхлакый-гражданлык кыйммәтләренең барлыкка килү проблемасы...
"Бердәм республика имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшыру мөмкинлекләре һәм кыенлыклар"- укытучыларның август киңәшмәсендә чыгыш
БРИ һәм ДЙА- ул укучыларның мәктәп курсы өчен дә, шулай ук алга таба укуын дәвам итәчәк уку йортының сынау имтиханын да үз эченә ала. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча...
Август конференциясенең директорлар секциясендә ясаган чыгыш. “Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак”
quot;Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак” - төрле дәрәҗәдәге методик утырышларда, семинар- киңәшмәләрдә кллану өчен татарча материал....