Август конференциясенең директорлар секциясендә ясаган чыгыш. “Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак”
методическая разработка
"Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп баручы чыганак” - төрле дәрәҗәдәге методик утырышларда, семинар- киңәшмәләрдә кллану өчен татарча материал.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dolad_konferentsiya.docx | 49.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее
Август конференциясенең
директорлар секциясендә ясаган чыгыш.
“Конкурслар - укытучы эшчәнлегендә әйдәп
баручы чыганак”
Чыгыш ясаучы: Вагизова Ф.Г.
Зирекле лицееның югары категорияле
биология, география укытучысы.
Август, 2024
Хәерле көн! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.... Яңа уку елы башлану һәр укытучы-мөгаллим өчен яңа уку елы башлану бәйрәме дип уйлыйм һәм сезне дә шуның белән белән тәбрик итәм. Бу уку елы сезгә бары уңышлар, яңадан яңа җиңүләр, күңел көрлеге алып килсен. Бергәләшеп уртак тел табып, уртак максатларга җиңеллекләр белән генә ирешүләрне насыйп итсен.
Миңа бүген сезнең каршыгызда бик үзенчәлекле тема буенча чыгыш ясау мөмкинчелеген тәгъдим иттеләр. Тема “Конкурслар, бәйгеләр хәрәкәте – мөгаллимнен профессиональ үсеше этәргече”, - дип атала.
Конкурс, бәйге... Бу сүзне ишеткәндә һәркемнең күңелендә үзенчәлекле ассоциация барлыкка киләдер.... Кемнәр өчендер бу җыр-биюле гала-концертлар, кем өчендер гап-гади, алдан язылган сценарий буенча баручы шоу, кем өчендер Фортуна бәйрәме – “везет же некоторым”....
Бары тик узе катнашып, яки катнашучыга ярдәм итеп, шул мохиттә кайнаганнар гына, бу әзерлекләрнең тәмен татып, җиңү шатлыгын, җиңелү гарълеген үз җилкәсендә тойганнар гына конкурсның асылын чын-чынлап аңлыйлар. Җиңүләрнең дә, җиңелүнең дә нинди көч, сабырлык, үҗәтлек таләп итүен, нинди “корбаннар” бәрәбәренә яулануын беләләр. Хәтта әзерлекне читтән генә күзәтеп карап торучылар да, күпмедер дәрәҗәдә, бәйгеләрнең бәясен күзаллыйлар.
Шуңа күрә дә конкурсларда катнашырга теләк белдерүчеләр бик аздыр дип беләм..... Чөнки конкурста катнашу синнән бик зур интеллектуаль, эмоциональ, материаль киеренкелекләр таләп итә. Һөнәри яктан бик нык хәзерлекле, потенциаль җиңүче булу мөмкинчелеге булган мөгаллимнәр дә бу матавыклардан читтә калып, үз мөмкинчелекләрен ача алмый яшәргә мөмкиннәр... Ә шул ук вакытта, уртача гына күрсәткечләргә ия булган, ләкин яңалыкка, төрлелеккә омтылган, үзгәрешләр яраткан кешеләр өчен, конкурс зур иҗади мәйдан булып тора. Бу ярыш атмосферасы... , тиңдәшләрең арасында көчеңне сынап карау, башкалар белән үзеңне чагыштыра алу, үз-үзеңә ышанычыңны ныгыту чарасы да... Шулай ук коллегаларың белән аралашу, үзеңне һөнәри яссылыкта баету, башкаларның тәҗрибәсен кабул итү, актив рәвештә компетентлылыгыңны арттыру мөмкинчелеге дә. Ләкин болар барысыда төп эшеңнән – балаларга белем бирү процессыннан аерылмыйча бер үк вакытта, паралель рәвештә башкарылырга тиеш эшчәнлек. Димәк икеләтә тырышлык, икеләтә чыдамлык, икеләтә үҗәтлек таләп ителә....
Бик сирәкләр генә бу хезмәткә үзләре теләп алына...
Ә күпләрнең аңында “Кирәкме соң бу миңа”, “Моя хата с краю, так живется спокойнее”дигәнрәк консерватив фикерләр туа.... Һәм гадәттә конкурста катнашу процессы ихтыяри-мәҗбүри форматында уза дисәм дә ялгыш булмас. (минем белән килешәсездер дип уйлыйм..)
Мин үзем дә шулар исәбендә.... Конкурста катнашу эчке яктан ниндидер каушау, киеренкелек, уңайсызлык хисләре уята, нәрсәнедер үзгәртүдән курку, канәгатьсезлек хисләре тудыра.
Ләкин шулай булсада, үзем дә сизмәстән,елына һич югы 1-2 конкурста катнашмый калмыйм... Мин генә түгел, ә коллективыбыздагы һәр мөгаллим район, республика конкурсларда актив катнаша. Һәм бу катнашу һич тә мәҗбүри рәвештә башкарылмый. Монда инде безнең җитәкчеләребезнең оста психолог, оратор булулары, сине мәҗбүриләми генә үз көчеңә, булдыра алуыңа инандыра белү осталыклары дә сәбәпчедер. Уңышсызлыктан кәефең китеп, балтаң суга төшкән чакта да төпле киңәшләре аша ярдәм кулы сузып, дәртләндерерлек этәргеч бирә белүләре алга омтылып, югары уңышларга ирешүгә өстәмә көч бирә. Ел саен узучы “Ел мөгаллиме” (“Учитель года”), “Ел сыйныф җитәкчесе” (“Самый классный классный”) кебек югары дәрәҗәде коннкурсларда да, район, республика күләмендә уза торган башка бәйгеләрдә дә коллегаларым сынатмый. Төрле грантлар отуда да алдынгылар сафында баралар. Зарипова Фәния, Шакирова Лөтфия, Сабанаева Нәфисә, Газыймова Ризидә, Нуреева Айсинә дигән исемнәрне күпләрегезең ишеткәне бардыр ди ышанам... Үзләре генә түгел, укучылары да алардан үрнәк ала, төрле бәйгеләрдә катнашып лицеебыз данын күтәрә.
Белгәнебезчә бүгенге заман таләбе бездән белемле, талантлы, тормышка яраклаша алучы шәхесләр тәрбияләүне таләп итә. Бары тик үзе шундый сыйфатларга ия булган креатив фикерләүче, замана белән бер адымда баручы алдынгы карашлы, яңача эшләргә, фикерләргә яраклаша алган мөгаллим генә бу таләпләргә җавап бирә ала. Ә төрле конкурс, бәйгеләрдә катнашу үзеңне нәкъ менә шушы яктан чарлау, шомару мөмкинчелеген бирә дә инде. Иң беренче без үзебез үзгәрергә, замана таләпләренә җавап бирә белерлек итеп үзебезнең аңыбызны үзгәртергә тиеш булабыз. Бары тик шул очракта гына уңышлар безгә юлдаш булыр.
“Үзебезнең аңыбызны үзгәртергә”, бу сүзләрне ишеткәч, күпләребез уенда “Бигрәк пафослы сүзләр сөйли” дигән фикер тугандыр.... Чынлап та үзгәрү мөмкинчелеге барлыгын дәлилләү өчен, мин сезгә үземнең мастер-классымны тыңлап үтәргә тәгъдим итәм.
Мастер-классымны кечкенә генә видеоролик белән башлап китәр идем.“Креативность...”
Бу роликны мин кат-кат карадым... һәм караган саен күңелемдә канәгатьсезлек хисләре арта барды. Мин үземне укытучы буларак нинчектер гаепле хис иттем. “Чынлар та без гаеплеме соң?. Ситуацияне үз эшчәнлегем кыссаларында гына булса да үзгәртеп булмас микән”,- дигән фикер туды. Һәм мин эзләнергә тотындым, бу сорауларга җавап табарга теләдем....
Мәгълүм мәкальдәгечә “Кем эзли – шул таба...”
Интернет диңгезендә йөзгәндә минем игътибарымны бер шактый ук таныш булган мәгълүмат җәлеп итте... Билгеле булганча, безнең баш миебез ике өлештән тора. Сул як төгәл информация, мантыйк(логик), билгеләр системасы, анализ өчен җавап бирә..., ә уң як өлеше – образлы фикерләү, , тирә-якта ориентлашу өчен җавап бирә...., фантазия, ритм тою да уң як өлеше өстендә...
Бу барыбызга да билгеле...
Ләкин тагын бер факт мине гаҗәпләндерде.... - Музыкаль ритм өчен уң як җавап бирсә дә, сул як ярымшар музыкаль ноталарны “укый” алмаса – кеше музыкант була алмый икән.... Ике ярымшар да бер-берсе белән информацияне берләштермәсә, уртаклашмаса ниндидер яхшы күрсәткечләргә ирешү мөмкин түгел икән...
Һәм тагын эзләнүләрем нәтиҗәсендә менә мондый аудиоязмага тап булдым.... «Креативность археважный фактор способствующии к успеху во многих сферах жизни. Способность мыслить не шаблонно уходит от принятых, привычных способов мышления, генерировать свежие идеи - сделает нас остроумными, успешными и богатыми. Умение быть креативными пригодится каждому.»
Тагыда кызыграк мәгълүмат – табигатьтән креатив булып бик аз, бик аз гына кеше генә туа икән.... Ләкин бу куркыныч фал түгел. Кеше миенең ике ярымшарын берләшеп эшләргә ярдәм итә торган бик күп төрле методикалар бар...
Ә без укытучылар киләчәк буынны тәрбияләүчеләр – балаларны тормышка яраклаша алучы толерант, креатив фикерләүче шәхесләр итеп тәрбияләргә бурычлы.
Бүгенге ФГОС кыссалары да бездә нәкъ шундый шәхес тәрбияләүне таләп итә... Һәм мин сезгә гади генә булып тоелган, ләкин баш миенең ике ярымшарын берләшеп эшләргә мәҗбүр итүче берничә күнегү белән таныштырып үтәргә телим.....
ФИЗ-МИНУТКА
1. Фломастерлар белэн эш (ике кулга да фломастер тотып берьюлы икесе белән дә төрле фигуралар (өчпочмак, түгәрәк, зиг-заг,8ле билгесе һ.б.) ясау;
2. Сүзлек белэн эш. Теләсә нинди бер сүзне алып, аның турында төрле ассоциацияләр китерергә;
3. “Җәнлекләр” - дөньяда булмаган, төрле-төрле җанвар өлешләреннән торган җан иясен ясау.
4. «Балдак-кольцо» күнекмәсе.
Тиз-тиз бер-бер артлы бармакларны тоташтырабыз. Бер кулыбызда – баш бармак һәм күрсәткеч бармактан тотынсак, икенче кулда киресенчә – баш бармак һәм чәнти бармактан тотынабыз.Ике кул да бер үк вакытта эшли. Эффекты тагын да яхшырак була, әгәр бу әшне йөри-йөри, йөгергәндә, сикереп башкарсак.
5. “Балансировка” күнекмәсе.
Баш миенең уң ярымшары – төсләрне таный, ә сул ярымшар – укый белү күнекмәләренә ия. Экранда төрле төстәге сүзләр язылган. Тиз-тиз итеп үзне укырга һәм аның төсен атарга.
Сезнең күңелдә мөгаен сорау тугандыр: “Ничек соң бу эшләрне дәрес системасына кертеп җибәрергә?”, бик гади генә итеп: бу – дәресләрдә динамик тукталышлар;
- Төрле методик технологияләрен кулланганда;
- Сыйныф сәгатҗләрендә;
- Сыйныфтан тыш эшчәнлек кыссаларында, һ.б, һ.б..
Хөрмәтле коллегалар, бүген мин сезнең белән үземнең эш методларым белән бүлештем. Нинди дә булса үзегез өчен файдалы материал тапкан булсагыз, мин бик шат булам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.
Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...
Галиаскар Камал-8нче сыйныф укучысы ясаган презентация
Галиаскар Камал-8нче сыйныф укучысы ясаган презентация...
Мәктәпнең музыка эшчәнлегендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану
Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе. Сәламәтлекне саклауда юнәлешл...
Китапханә эшчәнлегендә проект
Помощь библиотекарям...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...