Әнием – күз нурым
план-конспект урока на тему
Максатлар: 1. Балаларны әти - әниләребезнең кадерен белергә өйрәтү.
2. Татар теле ана теле булмаган балаларның татар телен-
дә җырлау, сөйләү сәләтләрен үстерү.
3. Укучыларда милли үзаң; әти - әниләребезгә карата
мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар: Балаларның татар телендә дөрес, матур сөйләүләренә
ирешү.
Кичә үткәрү формасы: Әдәби музыкаль кичә.
Җиһазлау: Интерактив такта, магнитофон, гармун, пианино, бишек,
әниләребез турында матур сүзләр язылган плакат, шарлар.
Көтелгән нәтиҗә: Балаларда әти - әниләренә карата мәхәббәт,
ихтирамлылык, әти - әниләре белән горурлану
хисе булуына ирешү.
Татар телендә дөрес, матур сөйләмгә ирешү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
niem_-_kuz_nurym.doc | 77.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ТР МББУ “Ширәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Әнием – күз нурым
( Әниләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә)
Башкарды:
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гарифуллина Илзирә Рафаэл кызы
2015 нче ел
Максатлар: 1. Балаларны әти - әниләребезнең кадерен белергә өйрәтү.
2. Татар теле ана теле булмаган балаларның татар телен-
дә җырлау, сөйләү сәләтләрен үстерү.
3. Укучыларда милли үзаң; әти - әниләребезгә карата
мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар: Балаларның татар телендә дөрес, матур сөйләүләренә
ирешү.
Кичә үткәрү формасы: Әдәби музыкаль кичә.
Җиһазлау: Интерактив такта, магнитофон, гармун, пианино, бишек,
әниләребез турында матур сүзләр язылган плакат, шарлар.
Көтелгән нәтиҗә: Балаларда әти - әниләренә карата мәхәббәт,
ихтирамлылык, әти - әниләре белән горурлану
хисе булуына ирешү.
Татар телендә дөрес, матур сөйләмгә ирешү.
Әнием – күз нурым.
Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Алгы планда кәрзиннәрдә чәчәкләр.
"Илгә-матурлыкны,
Җиргә-батырлыкны
Сез бирәсез, газиз әниләр!" (Ф.Хәсәнова “Газиз әниләр”)
Бу сүзләр сәхнәнең, арткы планына язып эленгән. Пәрдә ачылганда Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллинның, Т.Миңнуллин сүзләренә язылган җыры яңгырый. "Бишек жыры".
1 слайд. Бишек янында сабыен тирбәтеп утыручы ана.
Сәхнә үзәгендә бишек янында сабыен тирбәтеп йоклатучы Ана. Жыр дәвам итә, ул акрынаеп ераклаша . Ераклаша барган көй астында алып баручыларның сүзе:
Хәерле көн кадерле әниләребез, хөрмәтле кунакларыбыз! Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез кадерлеләребез сезгә, газиз әниләребезгә багышлана.
Сегодня наш праздник посвящается Вам, дорогие наши Мамы!
А-б. Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
А.Б.Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Композитор Оскар Усмановның Гөлсәрвар сүзләренә язылган “Мин әнкәем сиңа сокланам” җырын 9нчы сыйныф укучысы башкара.
2 слайд. Ана һәм бала
1 кыз бала: Сөембикә Дусаева “Әнкәемнең сүзләре”
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.
3
Алып баручы: Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны.
Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово, которым называют самого близкого, дорогого, единственного человека. Мама следит за нашей дорогой. Материнская любовь греет нас до старости.
3 слайд. Җыр темасы буенча.
7 нче сыйныф кызлары башкаруында рус телендә җыр “Мама”.
К.Булатова “Бала өчен ( лирик көй яңгырый)
А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
йокысыз төн
Бала өчен.
А.б. Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.
А.б. Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам – түзәм, көям – күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм.
Бала өчен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен...
А.б. Безнең бүгенге кичәгә дә, әнә шундый изге теләкләр белән балаларын үстерүче, ә кайсыларын инде үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырган, гүзәл әниләребез кунак булып килгән! 4
А.Б. И на нашем празднике сегодня присутствуют наши дорогие мамы. Низкий Вам поклон. (Җирле материалларга нигезләп, өч hәм аннан да артык бала үстергән өлкән яшьтәге әниләрне хөрмәтләү).
4 слайд. Күп балалы әниләрнең фотосурәтләре.
А.Б. Шушы матур шигъри юллардан соң укучыларыбызның йөрәкләреннән ташып чыккан, сөекле әниләренә багышланган шигырьләрен тыңлап үтик.
5 слайд. Шигырь укучы балаларның әниләре белән төшкән фотосурәтләре.
1 нче укучы “Әниләр”
Иң кадерле кеше җир йөзендә, Иң-иң гүзәл кеше кем дисезме?
Кем булыр, дип сорау бирсәләр Иң-иң матур кеше булыр кем?
Җавап бирмәм, елмаермын гына, Авыр чакта юатучы сине,
Барлык кеше өчен җир йөзендә Гомер буе “Балам” диюче,
Иң кадерле кеше - әниләр! Фәрештәләр кебек киң йөрәкле
Булыр бары синең Әниең!
2 нче укучы “Нежность мамы”
Утром проснулась, Это мама, мне улыбнувшись,
Никак не пойму Утра доброго мне пожелала,
Солнце сияет зимой- Нежной ручкой,
Почему? Погладив меня,
И синеглазки цветут Улыбнулась...
Будто всюду, И все засияло.
И не пойму –
То ли явь,
То ли сон...
Нет, не сон -
5
3 нче укучы “Мамочка”
Моя мама лучшая на свете Я люблю тебя, родная мама,
Знают все и взрослые, и дети Без тебя мне всей вселенной мало,
И поются в песнях строки эти, А с тобой я счастливей всех на свете,
Наши мамы лучше всех на свете. Для меня ты добрый ангел, мама!
А.Б.. Мамы нам пели колыбельные песни возле нашей колыбельки, мы засыпали под их нежный голос, добрые сказки… А сейчас слово даем нашим мамам. Выступают Фролова Елена Николаевна и Константинова Валентина песня: “ Милая мама”
А.б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.
Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда - ул илебезнең, hәр почмагында, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле,тырыш, сәләтле, илhамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
А.б. Ә аннан соң?!
6 слайд. Хат ташучы һәм Ана.
А.Б.Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.
Хат ташучы килми микән, диеп,
Борылып карый барган юлыннан.
Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә - кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,
Бик соң гына китә йокыга.
Ана көтә,
Ана өмет итә...
А.Б.Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре әти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.
(Сәхнәдә, "Сәлам сиңа, әнием" җырының көе яңгырый.)
Хат язучы, төрле позада утырган балалар.
Хатның текстын хат язучы бала укый
7 слайд. Хат язучы бала.
1 бала.
"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә
Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,
Өебезнең күрке булырсың".
2 бала.
"Син безгә кил, әни!
Без дөньяның оҗмахында гомер итәбез. 6
Киләм дисәң, шушы сәгатьтә ук
Алыр өчен кайтып җитәбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, әни әгәр,
Килер ризалыгын белдерсәң.
Түп-түгәрәк бәхетебез безнең
Тулып ташыр иде, син килсәң".
4 бала.
"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Көн туды исә сине көтәбез".
6 бала.
"Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"
А. б.: Алты бала шундый хат язды
Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.
Шушы сүзләр булды ананың
Алты хатка язган җавабы.
7 нче сыйныф укучысы башкаруында пианинода лирик көй яңгырый
(Ана балаларына язган хатын укый)
8 слайд. Хат укучы ана.
Ана булып киенгән кыз бала
“Бара алмыйм сезгә, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып күрегез,
Кайта алмас җирдә түгелсез.
Ана күңеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнең, хәлләрне,
Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,
Көтеп тормам сезнең хәбәрне.
Китә алмыйм бүген,
Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йөрер сыман.
Чит нигездә сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белән бәйләп торган
Җепләр өзелер сыман.
Яудан кайтмый калган зур улым да
Кайтып җитәр сыман.
Туган нигез хәтерләтә миңа,
Сезнең бергә чакны,
Туган нигез сезнең hәp адымын
Истәлеген саклый. 7
Нигез ташлап китү авыр миңа,
Кем белми соң аны, кайсыгыз?!
Сез үзегез җыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездән артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".
Пианинода көйнең ахыры.
Кыз бала.Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Малай.Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Кыз бала.Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса – кичерә...,
Тугрылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.
9 слайд. Төрле чәчәк бәйләмнәре рәсемнәре.
Кадерле әниләр! Иң изге теләкләр белән сезнең өчен бию башкарыла.
( 6 нчы сыйныф укучысы башкаруында Татар халык биюе)
А.б. Газиз Әнкәй!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрең,,
Җылыдыр карашың,
Тансыктыр табының.
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше жаныңның!
И, Ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер
Әнкәйгә бир саулык!
Әнкәйгә бир Гомер!
А. б. Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек, 8
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
А.Б. Кичәбез ахырына якынлаша. Гүзәл, газиз әнкәйләребез, сезнең игътибарыгызга тагын бер җыр. 9 нчы сыйныф укучысы башкаруында “ Рәхмәт сиңа әнием” җыры.
10 слайд. Ананы котлаучы балалар.
А.Б Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең - мең рәхмәт сезгә әнкәйләр!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кыл яхшылык, чәч иман нуры
Бу сыйныфтан тыш эш урта сыйныф укучылары белән үткәрелә. Кешене бизәүче иң яхшы сыйфатлра турында сөйләнелә....
Әнием-күз нурым (бәйрәмгә сценарий )
Әниләр көне өчен сценарий....
Иман нуры керсен күңелгә
Әдәп, әхлак тәрбиясенә багышланган әдәби-музыкаль кичә....
Лексические особенности языка тувинцев Цагаан-Нура
Статье расмотренно лексические особенности Цагаан-Нурского диалекта тувинского языка....
Презентация "Биография З.Нури"
Презентация "Биография З.Нури"...
Урок внеклассного чтения в 11 "А" классе "Чувство любви в творчестве Зеки Нури"
На уроке анализируются стихотворения писателя-земляка, делается вывод....
Школьный, групповой проект "Три секрета хребта Нурали"
Описывается школьный, групповой проект для 5-о класса...