"Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре"
план-конспект урока (5 класс) на тему
Дәрес 5 нче сыйныф укучылары өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fgos_dres.docx | 19.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Алабуга муниципаль районы
“1 нче гимназия” муниципаль гомуми белем бирү
бюджет учреждениесе
5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты
Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре
Төзеде: югары категрияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Зимфия Миннәхмәт кызы
5 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (татар мәктәбе).
Дәреснең темасы: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес максатлары:
- Белем бирү максаты:
- сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында мәгълүмат алу;
- метафора төшенчәсен аңлата белү;
- Үстерү максаты:
- сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү;
- сөйләмдә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне дөрес куллану;
- Тәрбия бирү максаты:
- Туган телебезнең сүз байлыгына хөрмәт уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек (Ч. М. Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов 128 – 131нче битләр), презентация, карточкалар.
Дәрес барышы
- Оештыру.
- Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле иртә, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Бер-берегезгә карашып, елмаеп, яхшы кәеф теләгез!
- Кизү торучы укучыны тыңлау.
- Актуальләштерү.
- Укучылар, экранга карыйк әле. Слайдта “Инә” сүзе язылган. Уйлап карагыз әле, бу сүзнең нинди мәгънәләре бар?
+ бәйли торган инә, керпе инәсе, чыршы инәсе, шприц инәсе. (2 слайдта рәсемнәр чыга).
- Минем кулымда - кар. Ул нинди мәгънә белдерә? ( мотивация)
+ явым-төшем.
- Тагын нинди мәгънәләре бар?
+ аның башка мәгънәләре юк.
- “Инә” һәм “кар” сүзләре ничек аерыла?
+ “Инә” сүзенең берничә мәгънәсе бар, димәк, ул - күп мәгънәле сүз.
+ “Кар” сүзе бер генә мәгънәгә ия, димәк, ул – бер мәгънәле сүз.
- Укучылар, ә күп мәгънәле сүзләрне тагын ничек атыйлар?
+ Полисемия күренеше.
- Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы буламы?
+ Әйе, күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы була. Алар арасында берсе – төп сүз, калганнары – өстәмә мәгънә белдерүче сүзләр.
- Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
- Укучылар, кар нинди?
+ Ак, йомшак...
- Укучылар сезнең өстәлләрдә “Ак бәхет” дип язылган сүзтезмә бар. “Ак кар” һәм “Ак бәхет”. Әлеге сүзтезмәләрдәге “ ак” сүзе нинди мәгънәдә килгән?
+ “ Ак кар” сүзтезмәсендә “ак” сүзе аның төсен атый, ә “ак бәхет” сүзтезмәсендә ул аны чагыштырып бирә.
- Слайдта ике төшенчә язылган. ( Туры, күчерелммә). Ничек уйлыйсыз, бу сүзтезмәләрдәге “ак” сүзе кайсы очракта туры, кайсысында күчерелмә мәгънәдә килгән?
+ Ак кар – туры, ак бәхет – күчерелмә.
- Димәк, без бүген нинди тема белән танышачакбыз?
+ Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.
- Ә үзегезгә нинди максатлар куярсыз?
+ Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәрен аера белү, сөйләмдә дөрес итеп куллану.
- Укучылар, әдәби сурәтләү чарасы буларак, күчерелмә мәгънәләрнең иң таралган төрен әйтегез әле?
+ Метафора, татар әдәбияты дәресендә Г. Тукай иҗатын өйрәнгәндә, без бу төшенчә белән таныштык.
Ял вакыты.”Тэйк оф - тач даун” (Сингапур).
- Мин сезгә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне бутап әйтәм. Туры мәгънәле сүз булганда – басабыз, күчерелмә мәгънәле сүз булса – утырабыз.
Көмеш тавыш, алтын алка, җил елый, кош сайрый, салкын көн, салкын караш...
- Ныгыту.
Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
- 252 нче күнегү телдән эшләнелә. Сыйныф белән тикшерелә.
Ак кар
Җылы көн
Саф һава
Авыр йөк
Бу нинди мәгънәдәге сүзләр?
Ак бәхет
Җылы караш
Саф күңел
Авыр кайгы
Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? (үзбәя, бәяләү критерийлары экранга чыгарыла).
- Карточкалар белән эш. (Балалар бирелгән сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәдә икәнен билгели. Эшләп бетергәннән соң, экранда дөрес җаваплар күрсәтелә. Шуңа карап, үз эшләренә бәя бирәләр).
- Иҗади эш. Экранда 4 рәсем бирелә. Укучылар шул рәсемнәргә туры китереп, күчерелмә мәгънәле сүз кергән җөмлә төзергә тиеш.
(тамчы) Көмеш тамчылар тып-тып тама.
(җил) Җил уйный.
( йөрәк) Йөрәк елый.
(йөз, кешенең бите) Ачык йөзле кешеләр белән аралашуы рәхәт.
- Рефлексия.
- Ике вариантка бирем әйтелә. Парларда эш.
1 вариант – Сүзләрнең туры яки күчерелмә мәгънәләрдә булуын каян белеп була? ( сүзтезмә һәм җөмләләр эчендә).
2 вариант – Күчерелмә мәгънә ни өчен кулланыла? (Сөйләмне матурлау, образлы итү өчен кулланыла).
- Белемнәрне бәяләү.
- Өй эше.
- 257 нче күнегү.
- 258 нче күнегү.
- Әдәби әсәрдән күчерелмә мәгънәле сүз кергән 3 җөмлә язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Күчерелмә мәгънә (төрләре, аларны билгеләү күнегүләре)
5 нче сыйныфта "Лексика" бүлеген өйрәнгәндә, сәләтле укучылар белән эшли башларга була...
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.
"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....
Разработка урока "Күчерелмә мәгънәле сүзләр"
Разработка урока күчерелмә мәгънәле сүзләр...
«МУЗЫКАЛЬНОЕ РОНДО». Автор: Хозяинова Татьяна Геннадьевна Интеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе. Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набравший наименьшее количество баллов, выбывает из игры. Первы
«МУЗЫКАЛЬНОЕ РОНДО».Автор: Хозяинова Татьяна ГеннадьевнаИнтеллектуальная игра проводится в рамках недели искусства в школе.Игра продолжается 5 туров. После каждого тура игрок, набрав...
Результаты участия учителей в школьном туре региональной олимпиады для учителей, участники муниципального тура региональной олимпиады.
Школьный тур региональной олимпиады...
Результаты участия учителей в школьном туре региональной олимпиады для учителей, участники муниципального тура региональной олимпиады.
Школьный тур региональной олимпиады...
Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.
Туган (татар) әдәбияты дәресе эшкәртмәсе...