Дәрес планы
учебно-методический материал (7 класс) на тему
Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
aerymlangan_hllr_yanynda_tynysh_bilgelre.docx | 68.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Балтач районы Пыжмара төп белем мәктәбенең
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зәкиева Әлфия Нурзада кызының дәрес эшкәртмәсе
Тема: Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.
Максат:аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре куелу күнекмәләрен ныгыту; дөрес интонация белән әйтү һәм дөрес итеп язуны булдыру; укучыларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау: тест, карточкалар, таблица, дәреслек, презентация
Дәрес барышы
ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ
1)бурыч һәм максатларны укучыларга җиткерү
2)укучыларның өй эшләрен бәяләү
Теләк буенча 1бирем:аерымланган хәлләр кергән кечкенә күләмле хикәя төзергә.
2 бирем: әдәби әсәрдән 4-5 җөмлә күчереп язып килергә иде.
Өй эше эзләнеп язуны, тырышлыкны сорый. Хәзер кемнең хикәясе матур килеп чыкты икән? (өй эшләрен укучыларга укыту)
3)Яңа темага кереп киткәнче, берничә сорауга җавап бирик әле.
1.Татар теленндә нинди хәлләр бар?
2.Җөмләдә хәлләр аерымлансын өчен нинди 2 шарт бар?
3. Кайсы хәл аерымланмый?
ТӨП ӨЛЕШ
Без бүген аерымланган хәлләрне кабатларбыз һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелуын карарбыз.Дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз.
Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.
Шулай итеп, үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәлләр аерымлана. Аерымланган хәлләр җөмләнең төрле урыннарында (алдан, уртада, ахырдан) килергә мөмкин. Уртада килгәндә, алар ике яктан да өтер белән аерыла, калган очракта өтер бер ятка гына куела.Алдагы җөмләләргә игътибар итик.Әдеге җөмләләрдә аерымланган хәлләр кайда урнашканнар.
Авылга кайту белән, көтү Вәли бай ишегалдына куылды. Ә Әйдүкнең үзен өйгә алып керделәр.
-Әйт, кемнәр сыерларын алып китте?-дип акырды староста, аның колагына борылып.
Әйдүк җавап бирмәде. Аны, эт урынына кыйнап, урманга ыргыттылар.(Һ.Такташ)
1.Тактага укучылар җөмләләр яза.
1.Фазыл, бүләкне кесәсенә салып, бөтен халыкның соклану карашлары астында мәйданнан чыгып китте.(Ә.Ф)
2.Алар , көлешә-көлешә, төнге бакча ягына бардылар(Г.Ә)
3.Өстен алыштырырга дип, Николай өенә таба китте.(И.Г)
4.Кырга чыксам, ап-ак чәчәкләрнең каршысына килеп тукталам.(М.Х)
5.-Эх, дустым!-дип куйды Муса, һаман әле газапланып.
3.Хәзер тактага язылган җөмләләдәге хәлләрне, аерымланырлык итеп, дәфтәрләргә язарга кирәк.Моның өчен ярым хәбәрлеккә ия булган сүз хәбәрдән ераклашкан булырга тиеш.
Сания абыйсы артынннан тиз-тиз атлап бара.(Сания, тиз-тиз атлап, абыйсы артыннан бара)
Балалар түгәрәк күл буена су коенырга дип килделәр. (Балалар, су коенырга дип, түгәрәк күл буена килделәр)
Кошлар киң тугайны яңгыратып сайрый.(Киң тугайны яңгыратып, кошлар сайрый)
Алсу бакчаларына ял иткәч чыкты. (Алсу, ял иткәч, бакчаларына чыкты.)
4.Перфокарта эшләү.(Тактада аерымланган хәлле җөмләләр бар , ә сез бу җөмләләрне перфокартага билгеләп барырга тиеш буласыз)
1.Нужадан йөрсәләр дә, күрәсең, бик үк ярлыдан булмаганнардыр.(Х.С)
2.Халык арасыннан, кулына чыбыркысын тотып, Нәфисәнең атасы килеп чыкты.(Г.Б)
3.Хөсәен, Ильясны озаткач, бераз уйлап утырды.
4.Эшләрнең барышы белән танышырга дип, Гөлзифа идарәгә юнәлде.(Р.Т)
5.Әгәр бик теләсәң, син моңа җавап табасың.
6.Авыру сәбәпле, Гөлназ бүген эшкә бара алмады.
Хәл төре | 1җөмлә | 2җөмлә | 3 җөмлә | 4 җөмлә | 5җөмлә | 6 җөмлә |
Вакыт хәле | ||||||
Сәбәп хәле | ||||||
Максат хәле | ||||||
Рәвеш хәле | ||||||
Шарт хәле | ||||||
Кире хәл |
Дөрес җаваплар
Хәл төре | 1җөмлә | 2җөмлә | 3 җөмлә | 4 җөмлә | 5җөмлә | 6 җөмлә |
Вакыт хәле | + | |||||
Сәбәп хәле | + | |||||
Максат хәле | + | |||||
Рәвеш хәле | + | |||||
Шарт хәле | + | |||||
Кире хәл | + |
КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ
Өйрәнгәннәрне ничек үзләштергәнегезне тикшереп карыйк.
1. Аерымланган хәлләрне өтерләр аша билгеләргә.
1.Юынгач ул ашарга кереп тормады.(Х.Сарьян)
2.Кыңгырау төсле чылтырап тургайлар безнең теләкләрне кабатлар.(Г.Хәсәнов)
3.Кешеләр тузаннан саклану өчен йөзләрен яулыклар белән каплыйлар.(А.Расих)
4.Мортаза бабай бу хәбәрне ишеткәннән соң башын түбәнрәк иеп йөри башлады.(Г.Гөбәй)
5.Урамның аргы башында кара болыт булып халык җыелып тора.(Г.Ибраһимов)
6.Надя күз кырыйлары белән генә елмаеп ияген селкетеп куйды.(И.Гази)
7.Бер егет шул җыр яратуы аркасында поезддан да калган иде әле.(М.Рәфиков)
2.Карточка белән эш.(төшеп калган аерымланган хәлләрне урынына куеп язарга)
1. Чыкылдык аны күрү белән ,__________________________ , аңа таба омтылды.Хәсән камчысын селтәргә дә өлгерә алмый калды. Чикылдык,__________________________, артын куйды һәм шартлатып “Давыл”га тибеп тә җибәрде. 2. Афанасий Иванович,___________________________________ , учын җәйде дә шап итеп тезенә китереп сукты. 3.Хәсән,_________________________ ,күл буена җиткәндә, Габделхәй күптән анда иде инде.
(кисәк кенә борылып ,колакларын шомартып, тыны бетеп, бармакларын тырпайтып)
3.Тест.
- Нинди хәлләр аерымлана?
ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган, ияртүче кисәктән ераклашкан, башка кисәкләрдән пауза белән аерылган хәлләр
ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булган теләсә нинди хәлләр
ияртүче кисәктән ераклашкан теләсә нинди хәлләр
теләсә нинди җәенке хәлләр - Аерымланган хәл җөмләдә ничек урнаша?
җөмләнең башында һәм уртасында
җөмләнең уртасында һәм азагында
җөмләнең башында
җөмләнең теләсә кайсы урынында - Аерымланган хәлләр язуда нәрсә белән аерыла?
нокталы өтерләр белән
тыныш билгесе белән аерылмый
өтерләр белән
сызыклар белән - Аерымланган хәлләр кайчан ике яктан да өтер белән аерыла?
җөмлә уртасында килгәндә
җөмләнең башында урнашканда
җөмлә азагында булганда
җәенке булганда - Кайсы хәлләр аерымлана?
барлык хәлләр дә
вакыт, сәбәп, максат, рәвеш, шарт, күләм хәлләре, кире хәлләр
күләм, вакыт хәлләре
урын хәле - Кайсы хәлләр аерымланмый?
шарт һәм кире хәлләр
сәбәп һәм максат хәлләре
урын хәле
рәвеш хәле - Бу - аерымланган хәлнең кайсы төре? хәл фигыль белән белдерелгән, ияртүче кисәктән ераклашкан, ничек? соравына җавап бирә?
вакыт хәле
сәбәп хәле
рәвеш хәле
максат хәле - Монда нинди хәл аерымланган? Теләкләренә ирешү өчен, Нәфисәнекеләр көчләрен кызганмадылар. (Г.Бәширов)
сәбәп хәле
вакыт хәле
максат хәле
рәвеш хәле
ЙОМГАКЛАУ
-Бүгенге дәрестә без нәрсә турында белдек?
-Нәрсәне әле авырсынасыз?
-Укучыларга билгеләр кую.
Өй эше.Аерымланган хәлләр төрле урында килерлек итеп 3 җөмлә төзергә
Карточка №3 Карточка №4
Карточка №5
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.
Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...
План-конспект урока "Планы на будущее"
План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...
ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ЗАНЯТИЙ ПО ОБУЧЕНИЮ ДЕТЕЙ СЛОВООБРАЗОВАНИЮ, ФОРМИРОВАНИЮ ЛЕКСИКО- ГРАММАТИЧЕСКИХ КАТЕГОРИЙ, РАЗВИТИЮ СВЯЗНОЙ РЕЧИ. ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ЗАНЯТИЙ ПО ОБУЧЕНИЮ ДЕТЕЙ СЛОВООБРАЗОВАНИЮ, ФОРМИР
Перспективный план по лексическим темам старшая логопедическая группа ОНР....
ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович
Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)
Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...
Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.
Образовательная программа: Программа среднего (полного) общего образования по технологии (базовый уровень). Составлена на основе федерального компонента государственного станда...