Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы
статья на тему

 

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә куллану 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә куллану

   

    Югары әхлаклы, белемле, тормышта үз юлын таба алырлык шәхес тәрбия- ләү – мәктәпнең төп вазифасы.  

   Бүгенге көндә иң кирәкле, иң актуаль мәсьәлә – ул тәрбия. Гаиләдә ата- ана тәрбиясе тиешенчә бирелмәгән бала өчен бердәнбер тәрбия учагы – мәктәп. “Тәрбиялелеккә өйрәтмәү – тәрбиясезлеккә өйрәтү буладыр", - дип язып кал-дырган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык бел- гече һәм фәлсәфәче Ризаэддин бине Фәхреддин. Бу олуг шәхеснең бөтен тор-мышы, иҗаты балаларны белем алуга өндәү, тәрбияләү юлында алыштыргы- сыз маяк булып тора.

   Озак еллар дәвамында ниндидер караңгы почмакларда аунап яткан рухи мирасыбыз халкыбызга кире әйләнеп кайтты. Укытучылар, тәрбиячеләр га- лимнең хезмәтләрен укып өйрәнеп, үз эшләрендә кулланалар.

   2007 нче елда Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын яшь буынга җит-керү максатыннан, киң катлау укучылар өчен дәреслек-кулланма нәшер ите- лә. Авторы – Р.Ш.Шаһиев. Әлеге хезмәт бөек галим мирасын өйрәнүгә бул- ган ихтыяҗны искә алып төзелә, һәм бик уңышлы булып чыга. Галимнең тәр- җемәи хәле турында материаллар, тәрбия, тарих, әдәбият өлкәсенә караган хезмәтләр – барысы бер китапка тупланып, кулланучы өчен бик уңайлы итеп бирелә. Минемчә, бу дәреслек-кулланманы һәр мөгаллим өстәл китабы итеп файдалана торгандыр. Иҗади якын килә белгәндә, дәреслектәге материаллар- ны татар мәктәбендә генә түгел, рус мәктәпләрендә рус телле балалар белән эшләгәндә дә файдаланып була.

   Р.Шаһиевнең “Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы” минем өстәлемдә ята. Һәм мин аны дәреснең тәрбияви максатын тормышка ашыруда бик теләп кулланам.

   Мәсәлән, 5-8 нче сыйныф укучыларын мәктәптә үз-үзеңне дөрес тоту ка- гыйдәләре белән таныштырганда, әдипнең “Нәсыйхәт” китабыннан файдала- ну бик кулай :  

  • мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек өс киемнәрегезне,

билгеле җиргә куеп, укытучы вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез;

  • дәрес башланыр вакыт җитсә, һичкемне тыгызламыйча вә рәнҗетмичә,

әдәп белән генә урыннарыгызга урнашыгыз;

  • бер төрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләрегезгә карамагыз, бәл-

ки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә күңелләрегезне салыгыз һ.б.  

   Ата-аналарга, туганнарга, укытучыларга карата миһербанлылык, шәфкать- лелек, хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү максатыннан, “Нәсыйхәт” кита- бына мөрәҗәгать итү бик урынлы. Чөнки Риза Фәхреддин киңәшләрен укучы күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә.

   Ә “Тәрбияле бала” әсәрен укып чыккан балада, әлбәттә, тәрбияле булу те- ләге уяна, ул башкаларның җитешсез якларын күрергә өйрәнә, яхшыны яманнан аера белә башлый.

   Риза Фәхреддин нәсыйхәтләре белән өлкән сыйныфларда да танышуны дәвам итәбез. Төп максатыбыз – укучыларны олы тормыш юлына әзерләү. “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, “Өйләнү әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Ата әдәпләре” хезмәтләре бу максатны тормышка ашыру өчен зур ярдәмлек булып тора. Әлеге материалны һәрбер дәрестә төрле эш алымнары аша кулланырга мөмкин.

1)Аудирование (ишетеп аңлау).Укытучы кирәкле дип санаган өзекне укып чыга. Әлбәттә, кайбер сүзләрнең, сүзтезмәләрнең мәгънәләре тактага алдан язып куела. Укучының текстны аңлавын төрлечә тикшерергә була: эчтәлекне русча яки татарча сөйләргә, әңгәмә, сорауларга җавап.

2)Программа буенча бирелгән аралашу темаларын өйрәнүдә. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта “Белем һәм хезмәт”, 7 нче сыйныфта “Белем һәм тормыш” , 8 нче сыйныфта “Белем һәм фән” темаларын өйрәнү барышында “Шәкертлек әдә-бе” әсәрен укучыларга җиткерергә була.

3)Грамматик белемнәрне камилләштерү максаты белән, таратма материаллар итеп файдалану.

4)Синоним һәм антонимнарны өйрәнүдә. Мәсәлән, “тәрбияле (тәрбиясез) бала дөньяда җанга шатлык (борчу) китерер”, “үзе шикелле мәктәп балалары илә яман (начар яки яхшы) сүзләр әйтеп, сугышып йөрмәс (йөрер)” (“Тәрбия- ле бала”).

5)Аңлатмалы яки сайланма диктантлар язу.

6)Синтаксисны өйрәнгәндә:

- әйтү максаты буенча җөмлә төрләре;

“Кешене иң бөек дәрәҗәләргә ирештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә – гыйлемдер. Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нәрсәдә, беләсезме?” (“Укыту кагыйдәләре”). “Китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!) (“Нәсыйхәт”)

- җөмлә кисәкләре;

“Укытучылык – иң бөек һәм изге бер хезмәттер” (“Укыту кагыйдәләре”).

“Гыйлем – инсаннарга(кешеләргә) хас булган бер сыйфат”(“Шәкертлек әдәбе”).

- тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү;

“Тәрбияле бала иптәшләренә каты вә яман сүз әйтмәс, һәм ул аларны һич тә кыйнатмас” (“Тәрбияле бала”). “ Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләре яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз! Әгәр дә берәр сүз

сорасалар, сүзегезне үлчәп кенә, яхшы җавап бирегез!” (“Нәсыйхәт”)

7)җөмләләрне, өзекләрне тәрҗемә итү.

   Гомумән, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре дәресләрдә еш яңгыраса, ул баланың колагына керер, галим бер гасыр элек язып калдырган киңәшләрне тотсак һәм укучыларга җиткерә алсак, эшебез нәтиҗәле булыр.

                                                                                                 Р.Ә.Әбүбәкерова,

                                                                                                 Биектау муниципаль районы

                                                              Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                               татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                   

                                                                                   

     

 

                                                                                 

                                                                                           

               

                                                                                                                                 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Авторлык программасы. Электив курс: “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы”

     “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү уку йортлары өчен тәкъдим ителә. Бу про...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...