Тема: “Кышкы табигать” темасын йомгаклау.
план-конспект урока на тему
4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_tabigat_temasyn_kabatlau.docx | 31.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресе. 4А сыйныфы (рус группасы)
4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)
Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча.
Тема: “Кышкы табигать” темасын йомгаклау.
Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (кабатлау дәресе)
I. Максатлар:
1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кыш турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;
2) Коммуникатив максат: укучыларга терәк сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, ел фасылларын атый белү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру, сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү, бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү;
3)Тәрбияви максат: укучыларның кышкы табигатькә карата кызыксынуын уяту.
Дәрес методлары : Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәм язу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм, карточкалар белән эш.
II.Бурычлар: 1) кышкы табигать турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;
2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;
3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;
III. Укыту ысуллары:
- Аңлату-күрсәтү ысулы;
- Өлешчә эзләнү ысулы.
IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү, сингапур структурыларын куллану.
V. Дәреснең төре: ныгыту дәрес.
VI. Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.
VII. Әдәбият исемлеге:
Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014. – 124 бит.
Дәрес планы.
- Ориетнтлашу һәм уку максатын кую этабы.
- Уку максатын чишү .
- Кышкы табигатьне сүрәтләүче сүзләрне искә төшерү.
- Ел фасылларын аера белү.
- Физкультминутка.
- Ныгытуга күнегүләр (сингапур структуралары ярдәмендә).
III. Рефлексия һәм өй эше.
- Оештыру этабы 1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:
Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.
а) - Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәерле көн, балалар!
- Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
Гадәттәгечә без дәресебезне девизыбыздан башлыйбыз (бергә кабатлау):
Слайд №1
Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!
- Рәхмәт. Утырыгыз.
б) Кизү чыгышы (кизү укучы белән бүгенге число , атнадагы көн , һава торышы турында сөйләшү).
2. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.
Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;
- фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;
- бүгенге теманы ачыклау.
- Укучылар, хәзер нәрсә турында сөйләшкәнебезне белер өчен аудио язманы тыңлагыз әле.
- Сез нәрсә ишетәсез? Буран тавышы, дөрес. Ә бураннар кайсы ел фасылында була соң? Әйе, кыш көне.
Укучылар өйтегез әле, нигә мин дәресемне буран тавышы белән һәм кыш рәсеме белән башладым соң? Әйе, дөрес , чөнки без үткән дәресләрлә сезнең белән кыш темасын өйрәнгән идек. Димәк без бүген сезнең белән “Кыш” темасын кабатларбыз, ныгытырбыз.
- Аудирование. Фонетик зарядка:
Укытучы. | к] , [г] авазларын дөрес әйтер өчен Р. Миңнуллинның "Буран" шигыреннән бер өзеген кабатлау..
Беркем чыкмый
Урамга.
Буранлы көн
Булганга.
Укытучы. Укучылар, ә буран ничек улый? Әйтеп күрсәтегез әле. (у-у-у )
- Өй эше тикшерү.
Максат: Куелган бурычларны иҗади чишү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.
Сингапур структурасы: ТОКИН МЭТ (мозговой штурм) эшләп алыйк.
Укытучы. Үткән дәресләрдә без сезнең белән кыш темасына кергән күп сүзләр өйрәндек. Хәзер шул сүзләрне искә төшерәбез. Ә сүзлек эше безнең гади генә түгел, ул безнең рәсемле. Димәк сез рәсемнәргә карап сүзләрне бирелгән кәгазьгә язасыз, ләкин сүзләрегез кабатланмасын. (Кыш, кар, Кар Бабай, чана, чаңгы, тимераяк, шуа, шугалак.)
- Уку максатын чишү.
Максат: Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
1.Проблеманы чишү.
Максат: - кыш билгеләрен башка ел фасылларыннанаера белү;
-дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.
а) Проблема тудыру. Слайд №3
- Дәреснең темасы ,максаты белән таныштыру.
- Укучылар без кыш темасына бәйле сүзләрне күп беләбезме соң?
- Димәк без сезнең белән кыш темасына карата сүзләрне искә төшердек, хәзер без кыш темасына гына түгел башка ел фасылларына да хас булган сүзтезмәләрне дә искә төшерербез.
- (Слайд №4)
- Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
- Сингапур структурасы: СОРТ КАРДС (классификация идей) эшләп алыйк.
- Сезнең өстәлләрегездә дүрт төсле карточкалар бар. Һәрбер укучы үзенә бер төс сайлап ала. Шул төсле карточкаларга без ел фасылларын язып чыгабыз. Мин сезгә карточканың төсен һәм ел фасылының исемен рус телендә әйтә, ә сез аның тәрҗемәсен язасыз. Башладык.
Сары карточкага- осень
Зәңгәр карточкага – зима
Яшел карточкага – весна
Кызыл карточкага – лето
- Әзер карточкаларны өстәлнең уртасына куеп чыгыгыз. Беренче номерлы укучы сүзләрне ала, тарата. Сез шул билгеләрне туры килә торган ел фасыллары исемнәре астына дәресләп тезеп чыгыгыз. (Һәрбер укучы үз төсе буенча җавап бирә). Кемнең чәче озынрак шул башлый.
Молодцы, без булдырдык!
Ә хәзер кыш билгеләрен генә калдырыгыз, башка карточкаларны җыеп алыгыз, алар безгә киләсе эшкә кирәгә.
- Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Сингапур структурасы: ЭКСТЕНД (расширение знаний) эшләп алыйк.
Карточкадагы сүзләр ярдәмендә кыш турында кечкенә генә хикәя языгыз. Хикәягезнең фигыльләре хәзерге заманда булырга тиеш. (По опорным слова составьте небольшое сочинение на тему “Зима”).
Уен.”Кем кыш турында күбрәк сорау бирә?” (Һәрбер өстәлдән бер сорау)
-Кайсы айлар кыш айлары?
-Бездә кыш нинди була?
-Яңа ел бәйрәме кайчан була?
-Син чаңгы шуасыңмы?
VI. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.
Тест биремнәре.
Максат: - дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;
- үзлектән эшкә өйрәтү.
VII. Өй эше:
Максат: Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
200 РУБЛЕЙ САМЭРИ, где каждое слово стоит 10 рублей. Написать текст или диалог на тему «Зима». Сколько слов у вас должно получиться? ( 20 слов)
VIII. Рефлексия.
Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;
- Сингапур структурасы буенча дәрескә бәя бирү;
- Өй эшен аңлату.
-Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
1. Сингапур структурасы: ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН эшләп алыйк.
- Ә хәзер, кыш билгеләрен ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУНструктурасын кулланып кабатларбыз. Җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз. Минем белән килешсәгез торып басыгыз.
. Кыш көне көннәр бик салкын була.
. Кыш көне көннәр бик җылы була.
. Кыш көне яңгырлар ява.
. Кыш көне ап-ак кар ява.
. Кышын елгалар боз белән каплана.
. Кышын кошлар җылы яктан кайталар.
Миңа дәрес ошады.
Миңа дәрес ошамады.
2. Үзбәя.
- Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Шул укучылар бирелгән карточкаларга 5 кар бөртеге ясый. Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, шулар 4 кар бөртеге, кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк, 3 кар бөртеге ясый.
- Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз. (Укучылар саубуллашалар).
- (Слайд №18)Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.
Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат кызының дәрескә үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...
Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.
Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....
"Кышкы уеннар" темасын кабатлау
шушы дәрес эшкәртмәсе укучыларга теманы аңларга ярдәм итәр...
2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”
Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...
"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....
"Кышкы уеннар" темасына презентация.
Презентация: "Кышкы уеннар" (2 нче сыйныф,рус төркеме)....
"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе
"Кышкы уеннар" темасына 1нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе...