"Милли бәйрәмнәр" темасына 4 сыйныф өчен уку дәресе
план-конспект урока на тему
Без күпмилләтле республикада дус, тату яшибез. Уку дәресендә милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр турында мәгълүмат бирү күз алдында тотыла..
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_deres_-_milli_beyremner.docx | 22.87 КБ |
Предварительный просмотр:
Уку дәресе.
Тема: Милли бәйрәмнәр.
Максатлар:
- Милләт төшенчәсенә аңлатма бирү аша төрле халыкларга хас милли традицияләрне, бәйрәмнәрне искә төшерү.
- Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй турында мәгълүмат бирү.
- Бердәмлек, тигезлек, милләтара дуслык, татулык хисләре тәрбияләү.
Халыкларның милли мирасына кызыксыну уяту.
Җиһаз: компьютер,интерактив такта, сүзлек
Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты, уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, безгә бүген кунаклар килгән. Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтергә тырышырбыз.
2. Яңа темага кереш.
- Укучылар, игътибар белән экранга карагыз.(Өзекне укыйм)
Бердәмлек, тигезлек төбәге
Халыклар дуслыгы терәге,
Чәчәк ат, ирекле бул мәңге
Кадерле, гүзәл җирем – Татарстан.
- Шигырь нәрсә турында? (Туган як, Туган җир турында)
- Безнең Татарстан Республикабыз нәрсәләр белән үзенчәлекле?
( безнең республикабыз бөек шагыйрьләре, язучылары, данлыклы кешеләре белән танылган; тагын республикабыз халыклар дуслыгы белән үзенчәлекле, ТРсы бердәмле, тигезлек төбәге).
- Әйе, бик дөрес әйттең, республикабыз халыклар дуслыгы, бердәмлеге,
тигезлеге белән үзенчәлекле. Татарстанда 120 халык вәкиле дус, тату, кулга-кул тотынышып яши.
- Татарстан республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев та бит
“Кем ул бәхетле кеше?”- дигән сорауга. “Кемнең татар, рус, чуваш, удмурт һәм башка милләт кешеләре арасында дуслары күп, шул бәхетле”, - дип җавап биргән бит.
- Без күпмилләтле республикада яшибез, һәм Һәр халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары һәм бәйрәмнәре була.
3. Төп өлеш.
- Ә нәрсә соң ул милли традицияләр? Әйдәгез, бу сүзнең мәгънәсен
сүзлектән карыйк.
Милли традицияләр - аерым бер милләтнең үз җирлегендә
барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре,үз-үзләрен тоту кагыйдәләре ул.
- Республикабыздагы төрле милләт вәкилләре үзенең һәм янәшә яшәүче халыкларның традицияләрен кадерли, хөрмәт итә.
- Укучылар, сез нинди милли бәйрәмнәр беләсез? (Нәүрүз,Масленица, Каз өмәсе, Пасха,Рождество, дини бәйрәмнәрдән – Гает, Корбан чалу бәйрәмнәре)
- Төрле халыкларның яратып каршылый торган, инде уртак бәйрәмнәре
дә бихисап. Уйлап карыйк әле, татар халкының нинди бәйрәме бөтен халыкларның уртак бәйрәменә әверелде? (Сабантуй бәйрәме)
- Ә ул кайчан уздырыла? ( кыр эшләре беткәч уздырыла)
- Дөрес, Элек Сабантуй бәйрәмен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәргәннәр. Бу апрель ахырларына туры килгән. Ә хәзер сабантуйны язгы кыр эшләрен тәмамалагач уздыралар. Татарстанда бу бәйрәм җәйнең беренче аенда уздырыла.
- Сабантуй сүзен сез ничек аңлыйсыз? ( Сабан (төрек теленнән - плуг) + туй( төрек теленнән – бәйрәм)
- Сабантуй нәрсәдән башлана? (Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл
яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр.)
- Бу әзерлек - «Сөлге җыю» дип атала, укучылар.
- Сезнең сабантуй бәйрәмендә булганыгыз бармы? (әйе, бар)
- Сабантуйны сезнең кебек балалар, яшьләр һәм өлкәннәр дә ел буе сагынып көтеп алалар һәм төрле сабантуй ярышларында теләп катнашалар.
4. Дәреслек белән эш. Шигырь уку.
- Әйдәгез әле, Мәхмүт Хөсәеновның “Сабан туе” дип аталган шигырен укып, авыл бабаеның нинди сабантуй бәйгесендә катнашуын белик.
( - укытучы укый;
- бер укучы укый)
- Димәк, бабай нинди бәйгедә катнаша? (чүлмәк вату ярышында катнаша)
- Ул чүлмәкне вата аламы? (Әйе, ул чүлмәкне вата һәм җиңүче була)
- Ә сабантуйда тагын нинди ярышлар, бәйгеләр уздырыла? ( ат чабышы, капчык киеп йөгерү, су ташу, сабантуйның иң олы ярышы – көрәш)
- Дөрес, һәм көрәштә җиңгән батыр – Сабантуй батыры дип санала.
Һәм нәрсә белән бүләкләнә?(тәкә белән бүләкләнә)
- Бүтән халыкларда да татар халкының сабантуй бәйрәме кебек үз милли бәйрәмнәре дә гөрләп уздырыла. Мәсәлән: Питрау бәйрәме.
- Питрау бәйрәме кайсы халыкның милли бәйрәме? (крәшен татарларының бәйрәме)
- Ә каравон? (рус халкының милли бәйрәме)
- Шулай ук чуваш милләтенең – уяв, удмурт халкының – гырон быдтон бәйрәмнәре дә гөрләп бәйрәм ителә.(слайд)
- Төрле халыкларда ел фасылларына бәйле йола бәйрәмнәре дә уздырыла. Мәсәлән:
- татар халык бәйрәме – каз өмәсе;
- рус халык бәйрәме – Святки;
- крәшен халык бәйрәме – Нардуган һ.б.
5. Йомгаклау.
- Укучылар, без бүген сезнең белән милли бәйрәмнәр, ел фасылларына бәйле йола бәйрәмнәре турында сөйләштек.
- Аларны нәрсәләр берләштерә?
(* Милли традицияләр һәр халыкның әби-бабаларыннан килгән гореф-гадәт;
* һәр халык үзенең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, хөрмәт итә;
* милли бәйрәмнәр һәр халыкта да зур әзерлек белән уза;
* бәйрәмнәрдә җырлар, биюләр, бәйгеләр була;)
- Ә аермалы яклары нәрсәдә?
( * һәр милләт үзләренең халык җырларын җырлый, биюләрен бии;
* һәр милләт бәйрәмнәргә үзләренең милли киемнәрен кия, милли ризыкларын пешерә;)
- Дөрес. Укучылар, сез дәрестән үзегезгә бик күп файдалы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калам.
- Дәресебезне тәмамлап, шуны әйтәсем килә. Без кайда, кемнәр белән генә яшәсәк тә дус, тату, бердәм булыйк. Шул очракта гына дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч, күкләребез аяз булыр.
- Дәрес тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)
Максат:1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.
Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле....
Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.
Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....
Осталык дәресе "Милли киемнәр"
Татар халкының тормышы сәнгатьтән аерылгысыз....
9нчы сыйныф. Сочинение язу дәресе
9нчы сыйныф. Сочинение язу дәресе...
Янәшә тартыклар 2 нче сыйныф татар теле дәресе
Татар теле...