Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.
методическая разработка по теме
Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1kl.docx | 19.02 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: Галимова Ләйсән Рәшит кызы.
1 нче Б сыйныфы.
Татар теле дәресе. 13.04.2017
Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.
Белем бирү максаты:
- Чынаяк, чәйнек, тәлинкә, кашык, пычак һәм кисә сүзләре белән таныштыру; аларны аралашуда куллана белү күнекмәләрен үстерү;
- Мин пычак белән ипи кисәм; мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру;
- Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Үстерү максаты:
- Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәтү;
- Чагыштырып, аермалык таба белергә өйрәтү;
- Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәтү.
Тәрбия бирү максаты:
- Кибеттә итәгатьле итеп үзеңә әйбер сорап алу күнекмәләрен үстерү;
- Зурларга хөрмәт белән эндәшә белү күнекмәләрен үстерү;
- Өстәл янында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләренә төшендерү.
Җиһазлау: дәреслек, 72 нче бит. 1нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек, 160-162 нче битләр. Эш дәфтәре, 487 нче бит, 3 нче,4 нче биремнәр, савыт-саба рәсемнәре, уенчыклар.
Дәрес барышы
- Дәреслек, 72 нче бит. Рәсемнәр буенча савыт-саба исемнәре белән таныштырыла. Аларның күплек сан формасы күрсәтелә. Дөрес әйтү күнегүләре эшләнә.
- “Нәрсә юк?” уены. Укытучы өстәлгә савыт-саба рәсепмнәрен (уенчыкларын)аралаштырып куя. Укучылар күзләрен йома, укытучы бер предметны алып куя һәм “Нәрсә юк?”-дип сорый. Укучылар нинди предмет юклыгын әйтеп бирергә тиеш.
- Таратма материаллар белән эш. Таратма материаллар кулланып, савыт-саба исемнәрен 1, 2 затта берлек санда тартым белән төрләндерә белү күнекмәләре формалаштырыла.
Балалар рәсемнәрне сайлап алалар һәм, рәсемдәге предметны атап, минем тәлинкәм бар, минем кашыгым бар һ.б. структураларны сөйләмдә куллануны камилләштерәләр.
- Дәреслек, 72 нче бит. 2 нче бирем аша Бари Рәхмәтнең “Аш вакыты”шигырен сәнгатьле уку оештырыла.
Искәрмә: тарата, әзерли сүзләренең тәрҗемәсе (мәгънәсе) аңлатыла.
- Эш дәфтәре, 48 нче бит, 3 нче, 4 нче биремнәр.
- Дәреслек, 72 нче бит. 3нче биремдә нәрсә белән? соравы, кисәм, ашыйм фигыльләре сөйләмдә камилләштерелә.
- “Мин нишлим?”уены. Укытучы яисә, үзе урынына берәр укучыны куеп, хәрәкәтләр белән ипи кисү, кашык белән ашны ашау, чәнечке белән ит алу күренешләре уйнала. Укучы беренче күренешне күрсәткәч, укытучы: “Коля нишли?”-ди. Калган укучылар, аңлап: “Коля ипи кисә” яисә “Коля кашык белән аш ашый”,-дип җавап бирергә тиеш.
- Парларда сөйләшү. Микродиалоглар төзү һәм балалар арасында үзара сөйләшү оештыру.
а) –Синең тәлинкәң бармы?
- Әйе, бар.
ә) Синең кашыгың бармы?
-Юк.
-Мә кашык.
б) –Миңа тәлинкә бир әле.
- Мә тәлинкә.
в) –Бу кечкенә кашыкмы?
- Әйе, бу кечкенә кашык. (Юк, бу кечкенә кашык түгел, зур кашык.)
г) –Сиңа кашык кирәкме?
- Әйе, миңа кашык кирәк.
9. Йомгаклау.
- Ребята, о чем мы сегодня научились говорить по-татарски? Какие слова и выражения на татарском языке узнали?
-Узнали слова: чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.
-Научились:
-говорить о том, какие столовые приборы нам нужны и научились просить их себе;
-научились говорить, о том, как мы используем столовые приборы: мин пычак белән кисәм, мин кашык, чәнечке белән ашыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)
Максат:1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.
Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...
Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)
Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...
Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.
Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....
Янәшә тартыклар 2 нче сыйныф татар теле дәресе
Татар теле...