6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"
план-конспект урока (6 класс) на тему
"Игелекле бала" 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе конспекты. Дәреснең тибы : ЛГКК. Дәрес планы Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 25.49 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Игелекле бул.бала!
Максат: 1.Укучыларның трансортта йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен актуальләштерү,өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; “Игелекле бул.бала!” тексты белән танышу;
2. Әдәп кагыйдәләрен кулланып, җөмләләр төзү; ситуатив күнегүләр
эшләү ; диалогик сөйләм телен үстерү
3.Өлкәннәргә,кечкенәләргә карата транспортта йөргәндә
игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә, игелекле, әдәпле булырга өндәү.
Җиһазлау:дәреслек Нигъмәтуллина Р.Р., компьютер, проектор, презентация ”Игелекле бул, бала”
Дәрес барышы:
1.Оештыру .
1) Уңай психологик халәт тудыру. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
2) Фонетик күнегү үткәрү:
[ Ә]-әби, бәби; [ а]-апа, бала ; [ү]-күнегү , бүген; [ө]-өй, көн , төн; [ х]-рәхмәт, хата, [къ]-кыш, кар, карга; [ гъ]-чыгарга, утырган.
2.Актуальләштерү:
-Ә хәзер үткән дәрестә алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле.
1.Өй эшен тикшерү (2 нче күнегү) Укыгыз һәм тәрҗемә итегез:
1)Әдәпле бала транспортта ничек йөри?
2) Өлкәннәргә,хатын-кызларга,кечкенә балаларга урын бирә.
3)Аларга транспортка керергә һәм транспорттан чыгарга булыша.
4)Транспортта уйнамый, кычкырып сөйләшми, башкаларга комачауламый.
5)Урын булмаса, тотынып басып тора.
2) Тәрҗемәсен әйтегез:
-Урын бирә (уступает место)
-транспортка керергә булыша (помогает зайти в транспорт)
-чыгарга булыша ( помогает выйти)
-кычкырып сөйләшми (громко не разговаривает)
-башкаларга комачауламый (не мешает)
-тотынып басып тора (стоит держась)
3) Җөмләләр төзү ( 2 нче сайтта сүзтезмәләр күрсәтү)
1) .............урын бирә.
-Кем урын бирә?
-Нинди бала урын бирә?
-Кемнәргә?
Көтелгән җаваплар : Әдәпле бала өлкәннәргә хатын-кызларга кечкенә балаларга урын бирә.
2) ........булыша .
-Нишләргә булыша? ( керергә булыша)
- Кем?
- Кая керергә булыша?
Көтелгән җаваплар : Әдәпле бала транспортка керергә булыша
3)......... чыгарга булыша.
- Кем чыгарга булыша?
-Каян ?
Көтелгән җаваплар : Әдәпле бала транспорттан чыгарга булыша
4)................кычкырып сөйләшми
- Кем кычкырып сөйләшми?
-кайда ?
Көтелгән җаваплар : Әдәпле бала транспортта кычкырып сөйләшми
3. Әңгәмә .
-Безнең шәһәрдә нинди транспортлар йөри?
-Трамвай кайсы шәһәрләрдә йөри?
4. Рәсем буенча эшләү. ( 2 нче слайд)
1 нче рәсемне карыйбыз.
-Кешеләр кайда утыра?
-Балалы апа утырамы?
-Ул ни өчен утырмый?
-Аңа басып бару рәхәтме?
-Малай дөрес эшлиме?
-Ул транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?
2 нче рәсемне карыйбыз ( 3 нче слайд)
-Әби кайдан чыга?
- Бу малай аңа булышамы?
-Бу әдәпле баламы?
3 нче рәсемне карыйбыз ( 4 нче слайд)
-Бу малай дөрес утырамы?
-Ул транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?
4 нче рәсемне карыйбыз ( 5 нче слайд)
-Кызлар нишли?
-Алар ничек сөйләшә?
Бу кызлар әдәплеме?
5 нче рәсемне карыйбыз (6 нчы слайд)
-Бу сүзләрне балалы хатын кемгә әйтә?
Ни өчен? ( чөнки малай урын бирә)
Бу малай нинди?
5.Ситуатив күнегү (8 нче слайд)
Посоветуй другу: Используя 2 упр.сформулируем советы, глаголы ставим в повелит.накл.)
- Уступи место пожилым людям, женщинам и маленьким детям
- Помоги им заходить в трансорт и выходить из транспорта.
- В транспорте не играй,громко не разговаривай,не мешай другим.
4.Если нет свободного места,стой, держась
Тикшер .(9 нчы слайд)
- Өлкәннәргә,хатын-кызларга,кечкенә балаларга урын бир
- Аларга транспортка керегә һәм трансорттан чыгарга булыш
- Трансортта уйнама,кычкырып сөйләшмә,башкаларга комачаулама
4.Урын булмаса,тотынып басып тор.
(Физ. минут)
5. Яңа материал өстендә эш.
1) Яңа сүзләр үзләштеү. (10 нчы слайд)
Игелекле = миһербанлы =яхшы күңелле-добрый
Тукталыш-остановка
Буш урын-свободное место
Картлар өчен-для пожилых
Як-ягына-по сторонам
Алгы урыннар-передние места
6.Проблемалы момент.
- Дәреслектә текст боталып бирелгән
Аудиоязмада дөрес текстны тыңлыйбыз һәм абзацларны мөстәкыйль дөреслибез. (в.б,а)
Дәреслек белән эш.3)Дәреслектәге “Игелекле бала”текстын дөресләп уку (52 бит,6 нчы күнегү) Экранда 11 нче слайд)
6.Ныгыту
1 нче бирем. Кайсы раслау текстка
А1.Трамвайда кеше күп түгел иде
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
А2.Вагонның арткы урыннары балалар һәм картлар өчен.
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
А3.Тукталышта трамвайга әби керде.
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
А4.Апа як-ягына карады.
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
А5.Илдар:
-Апа килегез утырыгыз,-диде.
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
А6.Илдар апага урын бирмәде
1)туры килә 2)туры килми 3 )текстта әйтелми
2нче бирем.”Сүзне дөресләп яз” (12 нче слайд)
Прочитайте предложения. Преобразуйте слова,написанные заглавными буквами,чтобы они грамматически соответствовали содержанию предложения.
........... ... кеше күп иде. | ТУКТАЛЫШ |
Вагонның .......................... өлкәннәр өчен. | АЛГЫ УРЫН |
.............. бала күтәргән апа керде | ТРАМВАЙ |
Ул як-якка .................. : буш урыннар юк иде | КАРАРГА |
Апа рәхмәт әйтте һәм аның урынына....................... | УТЫРЫРГА |
3 нче бирем.Текст буенча сораулар: (13 нче слайд)
-Трамвайда кеше күп идеме?
-Вагонның алгы урыннары-кемнәр өчен?
-Алгы урыннар-кемнәр өчен?
-Илдар кая утырып барды?
-Тукталышта трамвайга кем керде?
-Ул кая карады?
-Буш урыннар бар идеме?
-Апа баласына нәрсә диде?
7. Йомгаклау.
-Без бүген нинди бала турында текст укыдык?
-Илдар транспортта йөрү кагыйдәләрен беләме?
-Илдар игелекле баламы?
-Сез игелекле баламы?
- Транспортта өлкәннәргә урын бирәсезме?
-Һәрвакытта әдәпле,игелекле булыгыз. Транспортта,юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз, өлкәннәргә, хатын-кызларга урын бирегез.
8.Билгеләр кую
9.Өй эше: текстның эчтәлеген сөйләргә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2014/04/04/picture-420573-1396634319.jpg)
5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.
Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...
![](/sites/default/files/pictures/2014/04/04/picture-420573-1396634319.jpg)
8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".
Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...
![](/sites/default/files/pictures/2015/01/24/picture-571921-1422103858.png)
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...
![](/sites/default/files/pictures/2015/01/24/picture-571921-1422103858.png)
Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе
Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/08/picture-199323-1360338765.jpg)
Д. Аппакова "Сөяк саплы пәке" (беренче хикәя) 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе
6 нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе...
![](/sites/default/files/pictures/2017/10/13/picture-958418-1507890894.jpg)
Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе
Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...
![](/sites/default/files/pictures/2022/10/05/picture-966294-1664948357.jpg)
9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр
Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....