Д. Аппакова "Сөяк саплы пәке" (беренче хикәя) 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе
план-конспект урока (6 класс) на тему

 Саляхова Филия Фарахутдиновна

6 нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon d._appakova_soyak_saply_pke_hikyase_6_syynyf.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районының

Зур Ключи гомуми урта белем мәктәбе

Дәрҗия Аппакова “ Сөяк саплы пәке”( беренче хикәя)

6 нчы сыйныфның рус төркеме

өчен дәрес эшкәртмәсе

               Сәләхова Филия Фәрәхетдин  кызы,

                I  нче квалификацион категорияле

   татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                     

Зур Ключи,  2014

Тема: Дәрҗия Аппакова  “ Сөяк саплы пәке”( беренче хикәя)

Максатлар:

1. Д.Аппакованың  “Сөяк саплы пәке” әсәре белән танышуны дәвам итү

2. Дөрес һәм матур итеп уку, укыганның эчтәлеген сөйләү, аерым темага әңгәмә кора белү,  телдән сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе уяту.  

Җиһазлау:  Презентация  , компьютер,   дәреслек, биремнәр язылган карточкалар . 

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн укучылар! Утырыгыз.Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы җавабы тыңлана)

- Тактага карагыз әле.( Презентация – кояш) . Кояш– безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, безнең  бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә яхшы булыр  дип ышанам. Исәнләшү, хәерле көн теләү.

– Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

– Каршыдагы иптәшегезгә Хәерле көн теләгез,

– Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

– Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.  

Өй эшен тикшерү. “Сөяк саплы пәке” хикәясенең башлам өлешенең эчтәлеген сөйләү.

II. Яңа белем бирү һәм белемнәрне ныгыту.

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

  • Без бүген “Сөяк саплы пәке” хикәясе белән танышуыбызны дәвам итәбез. Хикәяне укый башлаганчы, яңа сүзләр белән танышып үтик әле.

Яңа сүзләр белән танышу: аяк астында – под ногами

                                              Шоп – шома – гладкий – прегладкий

                                              Атлый – шагает

                                              Ашыгып килүче – торопливо идущий

                                               Уңган – ловкий

Ә хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк, сүзләр тәртибенә игътибар итегез.

(сүзтезмәләр  төзү)

Хәзер хикәяне укыйбыз,  игътибар белән тыңлагыз.Укыганда, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез. Тактада гади сораулар:

-Хикәя кем турында?

-Нинди вакыйга сурәтләнә?

-Геройлары  кемнәр?

(хикәя укыла)

  • Клок Баддис. Ә хәзер без сезнең белән алдыбызда яткан кәгазь битләренә сәгать рәсеме ясыйбыз һәм бер – беребезне очрашуга чакырабыз. Хикәя буенча сораулар төзибез һәм очрашуга килгән дустыбызга шул сорауны бирәбез. Дустыбыз безгә җавап бирергә тиеш.

Дима, син сәгать 3 тә кем белән очрашасың?

  • Мин    сәгать 3 тә Юля белән очрашам.
  • Рәхим итеп, Юляга соравыңны бир. (Юля җавап бирә)

Укучылар, инде утырып арыдык, әйдәгез ял итеп алыйк.

Ял итү минуты.

Микс пэа шэа. Укучылар ике түгәрәк ясап басалар. А – эчке түгәрәк. Б- тышкы түгәрәк. Музыка астында кара – каршы атлыйлар һәм бер- берсен сәламлиләр.

  • Татар телендә ничә килеш бар? (6. Укучылар 6 адым атлыйлар һәм бер- берсен сәламлиләр) Эчке түгәрәктәге укучылар сорау бирә, тышкы түгәрәктәгеләр җавап бирә.
  • Хикәядә ничә малай катнаша? (3)
  • Өчпочмакның  ничә ягы бар? (3)
  • Җир йөзендә ничә океан бар? (4)

  • Инде бераз ял иттек, әйдәгез эшебезне дәвам итик.  

Сезнең алдыгызда кешене характерлый торган сүзләр бирелгән. Әлеге сыйфатларның кайсысы Фәриткә туры килә, шунысын алдыбыздагы кәгазь битләренә язабыз һәм кычкырып укыйбыз.

Слайд. Акыллы, ялганчы, тупас, тәрбияле, өлкәннәрне хөрмәт итә, уңган, мактанчык.

Ни өчен Фәритне шулай характерлавыгызны аңлатып бирегез.

  • Фәрит акыллы, тәрбияле, уңган, өлкәннәрне хөрмәт итә белә. Ул бабайны калдырып төшеп китмәде, аңа ярдәм итте.
  • Фәрит дөрес эшләдеме?
  • Әйе, Фәрит дөрес эшләде. Без өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итәргә тиеш.
  • Ә сез Фәрит урынында булсагыз, бабай белән ничек сөйләшер идегез? Әйдәгез диалог төзеп карыйк әле. (укучылар диалог төзиләр һәм кара- каршы сөйләшәләр)

УЕН. « Башы бар, азагын тап,

  •                азагы бар , башын тап!»
  • ( Карточкада җөмләләр 2шәр өлешкә бүлеп язылган, алар таратыла. 1 нче өлеш буенча җөмләнең дәвамын тап)
  •    Менә өч көн өзлексез                ( яңгыр яуды –яуды да, кинәт суытып җибәрде  )
  •  Шул таудан                                  (бер бабай төшеп килә)
  •  Картка булышыйм дип,               (ашыга- ашыга тауга менәм)    
  •  Мәктәптән кайткач,                      (чана шуарга чыккан инде)
  • Фәрит карт янына                           (җитез генә килеп басты)
  • Кәрзинем булмагач,                       (үзем дә акрынлап төшәрмен, улым)

  • Инде дәресебезгә йомгак ясап, хикәянең эчтәлеген тагын бер кат исебезгә төшерик әле.
  • Беренче хикәядә сүз кем турында бара?
  • Фәрит ни өчен бабайга ярдәм итәргә теләде?
  • Бабай Фәритне нигә мактады?
  • Фәриткә нинди бәя бирергә мөмкин?
  • Әлеге хикәясе белән безгә автор нәрсә әйтергә тели?

III. Өй эше бирү. 72 бит, 7 бирем: хикәяне сөйләргә өйрәнергә.

IV. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

  •    Менә өч көн өзлексез               (бер бабай төшеп килә)
  •  Шул таудан                                ( яңгыр яуды –яуды да, кинәт суытып җибәрде  )

      -  Картка булышыйм дип,               (чана шуарга чыккан инде)

- Мәктәптән кайткач,                         (ашыга- ашыга тауга менәм)    

     -   Фәрит карт янына                           (үзем дә акрынлап төшәрмен, улым)

     -   Кәрзинем булмагач,                       (җитез генә килеп басты)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Тема: Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Дуслык белән көчле без.Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. 7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....

4 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе. "Минем песием (этем) бар" - диалогик- монологик сөйләм.

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган ачык дәрес конспекты....

"Туган ягым" 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Туган  ягым2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;                2...