Доклад "Дәресләрдә карточкалар һәм тестлар куллану"
учебно-методический материал на тему
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тест һәм карточкалар кулланып укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү өстендә эшләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dreslrd_kartochkalar_hm_testlar_kullanu.doc | 43.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә карточкалар һәм тестлар ярдәмендә укучыларның компетентлылыгын үстерү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты – укучыларда татар телендә дөрес сөйләү, грамоталы язу, грамматик категорияләрне куллана һәм аера белү күнекмәләре булдыру. Әлеге максатка ирешү өчен хәзерге вакытта татар теле дәресләрендә укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәи уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла башлады.Дәрестә төрле эш алымнары, күрсәтмә материаллар куллану өйрәнелә торган теманың ныклы үзләштерелүенә ярдәм итә. Шуны исәпкә алып, мин үземнең методик темам итеп татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә карточкалар һәм тестлар ярдәмендә укучыларның компетентлылыгын үстерүне максат итеп куйдым. Шәхсән үзем, башлангыч сыйныфларда татар теле укытканлыктан, әлеге тема актуаль дип саныйм. Тел дәресләрендә, аеруча ныгыту – кабатлау дәресләре үткәргәндә төрле дидактик материаллар кулланырга тырышам. Аларны куллану балаларның материалны үзләштерү дәрәҗәләрен ачыкларга, шуның белән бергә алган белемнәрен, осталык һәм күнекмәләрен ныгытырга, уйлау, фикер йөртү эшчәнлекләрен үстерергә дә булыша.
Әлеге максатны тормышка ашыру йөзеннән, кабинетта күп кенә кулланма материаллар эшләнде. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту, тирәнәйтү йөзеннән аерым темалар буенча материалларны үз эченә алган карточкалар системасы булдырылды. Карточкалар программага кергән темалар буенча бүленгән. Барлык карточкаларга да номерлар сугылган.
I-IV сыйныфларда укучылар сүзнең иҗекләргә бүленүе, сүз төзелеше һәм ясалышы,сүз төркемнәре һәм аларның төп грамматик формалары белән таныша, шулай ук гади җөмлә төрләре һәм җөмлә кисәкләре турында төшенчә ала, орфографик кагыйдәләр үзләштерелә. Грамотага өйрәтү чорында дәрестә халык авыз иҗатын файдалану уңай нәтиҗә бирә. Бу чорда башлангыч сыйныфларда табышмаклар, мәкаль – әйтемнәр язылган карточкалар куллану отышлы дип саныйм. Мөстәкыйль эшләү өчен әзерләнгән әлеге карточкалар дәреслек материалына өстәмә итеп бирелә. Халык авыз иҗаты әсәрләре укучыларда аеруча кызыксыну уята, укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра, шулай ук тәрбия чарасы да булып тора.
II сыйныфта исә җөмлә төрләрен өйрәнгәндә сорау җөмлә, өндәү җөмләләрне тестлар аша тикшерү уңышлы дип саныйм. Сүз төркемнәрен кабатлаганда төрле типта төзелгән тестлардан файлаланам.
Башлангыч сыйныфларда, бигрәк тә рус мәктәбендә укучы татар баласы, гадәттә русча сөйләшә, өйдә дә, мәктәптә дә шул телдә аралаша. Күпчелек очракта татар телендәге кагыйдәләр дә рус теле кагыйдәләре күзлегеннән чыгып өйрәнелә. Шунлыктан укыту процессында “Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар” (авторы Ә.Н.Сафиуллина) җыентыгыннан файдаланып бик күп карточкалар эшләдем һәм аларны дәрестә отышлы кулланып киләм.
Бүген мәгариф системасына кыю рәвештә бердәм дәүләт имтиханнары кертелде. Ул, әлбәттә, укытучы һәм укучыдан зур әзерлек сорый. Шуңа күрә, дәресләрдә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре буларак, тестлар куллану отышлы. Бу эшкә эзерлекне нәкъ менә башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк дип саныйм.Түбән сыйныфта тестлар белән эшләү күнекмәсен алган укучы бала югары сыйныфларда да югалып калмый дип уйлыйм.Тест ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү – чикләнгән вакыт эчендә кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз ул. Укучыларның җавапларын үрнәк белән чагыштырып, укытучы типик хаталарны, балаларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Тестлар танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә, белемне дөрес бәяләргә, хаталарны башлангыч этаптан ук төзәтергә, укучыларның индивидуальүзенчәлекләрен исәпкә алырга, белемне тикшергәндә һәм нәтиҗәләрне бәяләгәндә вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, алар гадәти дәресләрдә кулланыла торган тикшерүне тулысынча алыштыра алмый. Ләкин белем тикшерүенең бу ысулын катнаш, кабатлау, гомумиләштерү дәресләрендә кулланып, укытучы бәяләүнең объективлыгына, нәтиҗәләрнең төгәллегенә ирешә.
Мин үземнең эш тәҗрибәмдә тестлар белән эшне түбәндәгечә оештырам. Гадәттә тестларны тема үтелеп беткәч яки уку чиреге тәмамлангач алынган белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәләрен тикшерәм. Биремнәрне рәтләргә бәлеп тә, вариантлап та тәкъдим итәм. Алар күрсәтелгән вакыт эчендә куелган сорауларга җавап бирә. Тиешле вакыт узганнан соң, дөрес җаваплар әйтелә. Укучылар үз җавапларын үрнәк җаваплар белән чагыштыра һәм бәяли. Шул рәвешле укучылар үз – үзләрен тикшерү күнекмәсен дә ала, үз белемен, әзерлек дәрәҗәсен түбән сыйныфтан мөстәкыйль тикшерергә өйрәнә. Дөрес җавап булса, укучы ”+” тамгасы куя. Шуннан соң биремнең һәр соравы буенча дөрес җаваплар саны ачыклана һәм җавапларның гомуми саны билгеләнә.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, тест һәм карточкаларда алынган сүзләр, җөмләләр, текстлар гамәлдәге программаларда куелган таләпләрдән чыгып, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланды. Текстлар, хаталарны төзәтү белән беррәттән, туган якка, телебезгә халкыбызның гореф – гадәтләренә һәм йолаларына мәхәббәт, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү, матурлыкны тоя белү, табигатьне саклауны да күздә тота.
Туплаган карточкалар һәм тестлар укучылар белән индивидуаль эшләү өчен бик уңайлы. Мин дәрестә күнегүләрне бик тиз һәм дөрес үтәгән балаларга карточкалар яки тестлар өләшеп, аларның сәләтен үстерергә булышам. Дәреслектәге күнегүнең күләме зуррак яки укучыга авыррак булса, андыйларга кечерәк күләмле гадиерәк карточкалар сайлап бирәм. Кайбер карточкалардагы күнегүләрне сыйныфтагы барлык укучылар белән үтәргә мөмкин. Мондый очракларда биремнәрне телдән эшләтергә дә була. Укучыларның хаталарын киметү максатыннан, карточкаларда төрле эш бүленеше алырга тырышам. Мәсәлән:
- төшеп калган хәрефләр урынына тиешлесен куярга;
- бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганаларга аерып язарга;
- сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга (телдән);
- сүзләрнең басымын куярга;
- җибәрелгән хаталарны төзәтергә һ.б.
Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Чирек ахырында исә, аеруча рус группаларында, укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә бәялим.
Карточкалар һәм тестларны индивидуаль эшләтү белән беррәттән фронталь, сыйныфта һәм өйгә эш формасында да кулланам. Язма эштән соң – хаталарны төзәтү, язма эшкә кадәр – хаталарны кисәтү, хаталарны булдырмау максатыннан да файдаланам.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: дәресләрдә карточка һәм тестларны отышлы куллану – укучыларның активлыгын, логик фикерләү дәрәҗәсен, мөстәкыль танып белү эшчәнлеген үстерә һәм үз эшенә тәнкыйть белән карый белергә күнегүләр чарасы булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Физика буенча карточкалар
10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...
Хәл фигыль карточкалар
Хәл фигыль...
Дәрестә куллану өчен карточкалар.
Индивидуаль эшне оештыру өчен карточкалар....
Тестлар куллану
Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса ...
Тестлар куллану
Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнеӊ берсе булып торса ...
Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар
Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар...