Мөхәммәдьяр иҗаты
план-конспект урока (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: Мөхәммәдьяр иҗаты.
Максат: Мөхәммәдьяр иҗатын йомгаклау, укучыларда Мөхәммәдьяр иҗаты хакында бөтенлекле караш булдыру, нәтиҗәләр чыгарту; әсәрләргә бәя бирдертү аша укучыларда фикер йөртү, үз фикереңне үтемле итеп җиткерү сәләте үстерү; эчкерсез, чиста күңелле шәхес булуга омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: 1. Миннегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият дәреслеге.–Казан: Мәгариф, 2012; 2.Татар әдәбиятыннан хрестоматия.–Казан: Мәгариф, 2012. 3.Алишев С. Х. Казан ханлыгы тарихыннан.– Казан: Раннур, 2003.4. Зайдуллин Р. Р. Татар таҗы.–Казан: Мәгариф, 2004. 5.Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек.–Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. 6.Хаков В. Х. Тел – тарих күзгесе.– Казан: Тат. кит. нәшр., 2003.7. Газета-журнал материаллары.
Дәрес тибы: йомгаклау.
Алым, методлар: укытучы сүзе, әңгәмә, план төзү, өлешчә анализлау.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру
- укучыларны барлау
- узган дәресне искә төшерү
II. Өй эшен тикшерү
(1-2 укучыдан Мөхәммәдьярның биографиясен искә төшертү, сөйләтү)
III. Актуальләштерү
Тест сораулары ярдәмендә белемнәрне тикшереп алу
(тест эшләтелә).
–Укучылар, Казан ханлыгы чоры әдәбияты турында гомуми ниләр беләсез?
(XV йөз урталарына таба Алтын Урда таркала, аның җирлегендә ханлыклар барлыкка килә. Казан ханлыгы чоры әдәбияты төшенчәсе барлыкка килә. Ул якынча XV йөзнең урталарыннан алып XVII йөзгә кадәр әдәбиятны үз эченә ала. Язма истәлекләрнең зур өлеше ханлыклар бетерелү чорында юкка чыгарыла. Истәлекләр: әдәби әсәрләр, гыйльми, дини китаплар, каберташ язмалары һ.б.)
–Бу чорда кемнәр иҗат итә? Аларга нинди үзенчәлекләр хас?
(Бу чорда Казтуган, Хәсән Кайгы, Дусмәмбәт, Чалгиз җырау, Мөхәммәт Әмин, Колшәриф, Өмми Камал, Мөхәммәдьяр иҗат итә.
Аларның иҗатларына хас үзенчәлекләр:
- фольклор чагыла
- дастанга якын
- туган якка дан җырлау
- дидактик характерда һ. б.ш.)
IV. Яңа дәрес.
- Укучылар, Мөхәммәдьярның иҗат мирасын барлыйк әле.
(Мөхәммәдьярның 2 поэма һәм 1 шигыре: “Төхфәи мәрдан” (“Егетләр бүләге”, 1540 нчы ел), “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”, 1542 нче ел) поэмалары һәм “Нәсыйхәт” шигыре билгеле. )
–– Яхшы, укучылар, хәзер һәр әсәргә аерым тукталып китик. “Төхфәи мәрдан” әсәре турында нәрсә әйтә аласыз?
( Поэма шул чорга хас булганча, Аллага, пәйгамбәрләргә, Гомәр, Гали, Госманга рәхмәт уку белән башланып китә. Әсәр үз эченә төрле хикәятләрне алган; хикәятләре эчтәлекләре ягыннан бер-берсеннән аерылып тора, мөстәкыйль сюжетка ия. Поэма тартмалы композиция белән язылган. Монда “Шаһ Һарун хикәяте”, “Заһид хикәяте”, “Игелекле кыз һәм саран ата хикәяте” һ.б.ш. хикәятләр бар. )
–– Кайбер хикәятнең эчтәлеген ачыйк әле. “Шаһ Һарун хикәяте”н кем сөйли?
(Шаһ Һарун исемле патша сараенда Хушнәва исемле бер җырчы хезмәт иткән. Ул җырлаган, кешеләрнең күңелләрен күтәргән. Башка вәзирләр, аннан көнләшеп, гайбәт тараталар. Ләкин Хушнәва җиңеп чыга...)
––Яхшы, укучылар, Хушнәва нинди сәбәпләр аркасында җиңә соң? Аңа нинди сыйфатлар хас?
(Хушнәва бары тик яхшы сыйфатларга гына ия: гадел, сабыр, тыйнак. Шуңа күрә ул дүрт вәзирне җиңеп чыга... )
–– “Заһид хикәяте”нең эчтәлеге нидән гыйбарәт?
(Коега төшкән Зәргәр, Елан, Маймыл, Капланны Заһид коткара. Һәрберсе рәхмәтен белдерә: Маймыл җимеш белән сыйлый, Каплан патша кызының муеныннан хәситә алып килеп бирә. Зәргәр, Заһидны патшага әләкләп, үтертмәкче була, зинданга утырта. Аны Елан коткара. )
–– Укучылар, нинди нәтиҗә чыгарабыз?
(Кеше кайвакыт хайваннан да түбән җанлы була...)
–– “Саран ата белән игелекле кыз хикәяте” ни турында? Автор нинди фикерне алга сөрә?
(Саран атасы өйдә булмаганда, фәкыйрь кеше теләнеп өйгә керә, кыз икмәк бирә. Фәкыйрь шатлана, рәхмәтләр укый. Әтисе, сизеп, кызының кулын кисә, өйдән куып чыгара. Ләкин үзе шартлап үлә. Кызны бер изге егет очрата, өйләнешәләр... )
–– Әлеге эчтәлеккә туры килә торган нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?
(Яхшылык җирдә ятмый; яхшылык эшлә дә, суга сал, балык күрер, балык күрмәсә, халык күрер; бер рәхмәт мең бәладән коткарыр һ.б.ш. )
–– Кайсы гына хикәятне сөйләсәк тә, барлык эчтәлек нәрсәгә хезмәт итә?
(Көчлеләр –– көчсезләргә карата, байлар –– ярлыларга карата мәрхәмәтле булырга тиешләр...)
–– “Нуры содур” поэмасы нәрсә турында, искә төшерик әле.
(Поэма 10 бүлектән тора, 10 темага багышланган: юмартлык, тел әдәбе, гаделлек, рәхим-шәфкать кебек сыйфатлар олылана. Әсәрдә “Йөкче хикәяте”, “Нәүширван хикәяте”, “Сабырлык турында” һ.б.ш. хикәятләр урын алган. “Йөкче хикәяте” “Төхфәи мәрдан”дагы “Җеп эрләүче хатын белән ир” хикәятенә охшаган. Йөкче 2 сум акча эшли, 1 сумын ярлыларга бирә. Бер егетне коткара. Утынын балыкка алмаштыра. Балык эченнән асылташ чыга. Автор фикеренчә, яхшылык изгелек белән кайтарыла... )
–– Тагын бер яхшы сыйфат –– сабырлык турында кайсыбыз сөйли?
(Вәзир, хөкемдары белән сөйләшкәндә, читегендәге чаянга түзә, хакимнең сүзен бүлдерми. Моның өчен хөкемдар вәзирне бүләкли. Үзенең сабыр холыклы булуы аркасында, вәзир мал-мөлкәткә ирешә. Бу хикәяттә автор сабыр булуның кирәклеген аңлата. )
–– Поэмаларның эчтәлекләрен ачыкладык. Хәзер “Нәсыйхәт” шигыренә күчәбез. Автор бу шигырь белән ни әйтергә тели? Моны ул үз укучыларына ничек җиткерә?
(Күңел бакчасына очып кергән кош андагы тигәнәккә, чүпкә шакката. Рәйхан гөлен күрә дә, зарлана, күңел багын чистартырга куша, аннары кешеләрне Коръән, хәдис сүзләрен тотарга өнди. )
–– Дөрес, Мөхәммәдьяр иҗатында буеннан-буена ак җеп булып нинди фикер уздырыла?
(Кайсы гына әсәрен алсаң да, бер фикер уздырыла: кеше һәрвакыт үзенең күңелен чиста, саф, пакь тотарга тиеш. Игелеклелек, юмартлык, намуслылык кебек сыйфатлар кеше белән яши. Үзара мөнәсәбәтләрдә кеше һәрвакыт яхшы яктан гына ачылырга тиеш. Һәрвакыт кешелеклелек –– гуманизм өстен булырга тиеш. )
V. Физкультминут. Күзләргә гимнастика.
VI. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
–– Укучылар, Мөхәммәдьярның иҗат мирасын барладык, әсәрләрен искә төшердек. Хәзер “Мөхәммәдьяр –– гуманист шагыйрь” темасына план төзибез.
(Язма эш дәфтәрдә башкарыла. Якынча план түбәндәгечә булырга мөмкин:
I. Кереш өлеш. Мөхәммәдьяр –– Казан ханлыгы чоры әдибе.
II. Төп өлеш. Мөхәммәдьяр иҗатында кешелеклелек мотивлары.
1. “Төхфәи мәрдан” поэмасында күтәрелгән мәсьәләләр.
2. “Нуры содур” поэмасы –– күңелләрне нурландыручы әсәр.
3. “Нәсыйхәт” шигырендә уздырылган фикерләр.
III. Йомгаклау өлеше. Әдип иҗатының бүгенге көнгә аваздашлыгы, әһәмияте. )
VII. Йомгаклау.
–– Укучылар, әдипнең әсәрләре кешеләрнең күңеленә ничек тәэсир итә икән? Сездә нинди дә булса теләкләр, фикерләр үзгәрдеме?
(Укучылар фикере тыңлана.)
VIII. Өй эше бирү. Мөхәммәдьяр иҗаты буенча 4 сорау төзеп килергә.
2-3 укучыга индивидуаль эш: тест төзергә.
Билгеләр кую.
–– Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.